Төзәтми тор!

Күпме шәһәрләрнең нигезенә Без таш булып Бу дөньядан күчтек! Октябрьның давыл көннәрендә Кызыл җилләр булып без ул истек! Әмма һаман: Ул – тарихның яман хатасы, дип, Аны бары ваклап сатасы, дип, Саттылар. Галимнәрен артык акыллы, дип, Шагыйрьләрен артык давыллы, дип, – Аттылар. Ә без һаман, Мең-миллион корбан бирә-бирә, ҖӘЛИЛ булып ташны комга теттек, Төрмә диварларын тиштек! Үлеп бетәр чорны күптән үттек! Йөрәктәге үчне, нәфрәтләрне Тау менгәндә без ат итеп җиктек. Тегермәннән хәтта үткәрелдек, Ә без һаман өскә күтәрелдек! Кем әкияти Салсал көчен белә? Уйнамагыз безнең исем белән!
 Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: