Шөкер ит

«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк, Үпкәләмә, зинһар, тормышка. Бу дөньяга тууларың белән Рәхмәтле бул тормыш-язмышка. Алсуланып һәр көн таң атканын Бисмиллалап каршы алсаң син, Кызарып кына кояш баеганын Дога белән озатып калсаң син... «Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк, Әйтә күрмә, Ходай ишетер. Уйлан бераз кулсыз-аяксызга, Сукырларга дөнья ничектер?! «Мин бәхетсез», — диеп кабатлама, Булганына шөкер ит әле... Иң бәхетле кеше сыман көлеп, Урамнардан балкып үт әле...

Әлфирә НИЗАМОВА – шагыйрә; «Язмышым канатында», «Кояш исе», «Һәр бәйрәмнең үз гаме» исемле китаплар авторы. Әгерҗе районында яши.


"КУ" журналының 2нче (февраль, 2015) санында басылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: