Миләшем

Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләш, Әче, диләр, тәмнәрен, Җил-давылда, суыкта да, Юк, югалтмый ямьнәрен. Төсләрен дә һич үзгәртми, Якын дус сыман миләш, Авырлык басса иңнәрне, Бирә күк изге киңәш. Бар җиһанның матурлыгы, Дәвасы сыйган – тоям. Килеп сөялгәч кәүсәңә, Бер җиңел сулап куям.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: