Көтмә, язмыш…

Күңелемнән куам әле Сагышлы уйларымны. Көтмә, язмыш, тик син куйган Рольләрне уйнавымны. Язмышларны сылтау итеп, Туктамам көрәшүдән. Туя алмам йөрәгемнән Мәхәббәт өләшүдән. Сагышларны таратуның Бер чарасын табармын. Сүнәр, димә, киресенчә, Дөрләп-дөрләп янармын! Язмышыма язылганны Күрми калмам, килешәм. Бирешмәмен, дусларым күп Хисләремне бүлешкән. Сагышларга күмеп җанны, Телисеңме сынарга? Тик онытма, үзең мине Өйрәттең бит чыдарга!

Гөлара ШӘРИПОВА


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: