Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

XVII

Чөгендер кыры. Көннең иң эссе вакыты. Шәрифә бөгелеп чөгендер эшләп килә. Аның артында бауга тагылган иске тас, тагарак кебек нәрсә, ул томаланган. Шараф Бараз Эшләп Бара Да, Туктап, Тасны Тартып Китер, Янә Эшләп Кит. Арттан А р с л а н килеп чыга. Ул күпмедер вакыт тыныч кына Шәрифәне күзәтеп бара. Шәрифә баудан тарткач, тагарак Арсланның аягына бәрелеп, туктап кала.

А р с л а н. Курыктыңмы?

Ш ә р и ф ә. Әллә куркытмакчы идеңме? Нәрсә карап торасың?

А р с л а н. Сокланып торам, бигрәк тырышып эшлисең!

Ш ә р и ф ә. Тырышмыйча гына булмый бит ... (Эшләп китә.)

А р с л а н. Тукта инде, кая ашыгасың, хәл ал. Сөйләшик бераз ...

Ш ә р и ф ә. Вакытым юк, әле печәнгә дә өлгерәсем бар ...

А р с л а н. Эш бетми инде ул ...

Ш ә р и ф ә. Синеке беткән, ахры, иң кызу вакытта сүз куертасың ...

А р с л а н. Бу нинди таслар тактың, нәрсәләр уйлап чыгардың тагын?

Ш ә р и ф ә. Ә син ачып кара.

А р с л а н (тас өстендәге чүпрәкне күтәреп карый). Әстәгъфирулла... Нишләп бу баланы болай тагып йөртәсең?

Ш ә р и ф ә. Ә кая илтим соң мин аны? Персидәтел балалар бакчасы була, балалар бакчасы була, түзегез инде, дип сөйләнә. Никтер әлегә эше күренми.

А р с л а н. Бигрәк авыр инде сиңа, ә? Өч баланы берүзең карап үстерергә. Янәшәңдә ир-атың булмагач...

Ш ә р и ф ә. Өлешеңә тигән көмешең инде. (Эшләп китә.)

А р с л а н (аның аркасына кулын куеп). Мин әйтәм, яныңда берәр ир заты булса, җиңелрәк булыр иде...

Ш ә р и ф ә (аның ни теләгәнен аңлап, тураеп, уйнап сөйләшә). Сөйләмә дә инде, Арслан абзый!..

А р с л а н. Көчле ир-ат канаты астында булсаң, тел-теш тә тидермәсләр иде!..

Ш ә р и ф ә. Ирсезләргә кадер-хөрмәт юк инде ул...

А р с л а н. Аннан, мену бу ристаннарны аякка бастырырга кирәк бит! .. (Тастагы баланың өстен ача.) Әнә бит ничек корсагын киереп ята! Уть, аны! Елмаямы соң?

Тастагы бала Арсланның йөзенә чаптыра. Шәрифә тыелырга тырышып көлә башлый.

А р с л а н. Мать якаңны ... (Сөртенә.)

Ш ә р и ф ә. Улым, шулай ярый димени ?! Абыең безне кайгыртып ... Үпкәләмә инде, Арслан абзый!

А р с л а н. Ничего сабый балага үпкәлисең ди инде? .. (Аны кочаклап тота.) Теләсәң, үз канатым астына сыендырырга да әзер ...

Ш ә р и ф ә. Каян килеп безгә шундый хөрмәт, ди ул ?! Шаяртма инде!

А р с л а н. Теги: вакцина Минсабир, убийца, мальчик, мальчик, мужчина, женщина, ярыймы?

Ш ә р и ф ә. Усаллар керер бит, куркам! ..

А р с л а н. Усаллар кермәс, мин керермен!

Ш ә р и ф ә. Юк, алай йермик инде, арслан абый, кешегә сүз ясап ...

А р с л а н. Сүздән курыкма син!

Ш ә р и ф ә. Куркам шул. Мин алай риза түгел, Арслан абый.

А р с л а н. Ә ничек риза?

Ш ә р и ф ә. Әйдә, өйләнешәбез! Сельсоветка барабыз да язылып, туры миңа кайтабыз! Миңа ир, балаларыма ата булырсың! Әйдә, бүген үк барабыз, хәзер үк...

А р с л а н. Син нәрсә?

Ш ә р и ф ә (көлүен яшерергә тырышып). Үзең тәкъдим иттең бит! Мин риза, әйдә, өйләнешәбез!

А р с л а н. Кара ничек башын дуракка салып, биттән көлә! Кеше калдыгына өйләнеп йөрергә, кем дип белдең син мине?! Тапкан... Дума хәерчесенең көчекләрен ашатып ятарга башыма тай типкән мәллә минем? (Тастагы балага карап.) Монысы да ыржаеп ята. Күрсәтермен әле мин сезгә... Көлдерәм әле мин сезне! (Китеп бара.)

Ш ә р и ф ә (тыела алмый көлә). Кая киттең инде, Арслан абый?!. (Баланың өсләрен томалап.) Качты киявебез, улым! Әй, дөрес тә эшләдең, алтыным! Артына да карамый, тайды!

Шәрифәгә бераз алдарак, чөгендер буразнасында Минсабирның сыны күренгән кебек тоела. Ул гармунын тартып, яраткан җырын көйләп утырадыр сыман...

Ш ә р и ф ә. Борчылып ятасыңмы? Шаяртып кына әйттем. Өч бала белән кемгә барыйм да кемгә кирәк инде мин?.. Әнә бит, шундук табан ялтыратты. Болай әле бәйләнеп торган булыр иде... Шаярып кына әйттем, борчылып ятма... (Тагын эшкә керешә.) Менә чөгендерне эшләп бетерербез. Танабыз өчен бурычыбызны түләрбез. Язга үзебезнең сыерыбыз булыр, Алла теләсә... Өстәлдән сөт-катык өзелмәс...

Шәрифә эшләп китә. Минсабир моңланып кала.

XVIII

Төн. Шәрифәнең өе. Берәү тәрәзәгә чиртә. Алдагы өйдән Шәрифә чыга.

Ш ә р и ф ә. Бу вакытта... Аллам сак­ласын... (Тәрәзәгә килеп.) Кем бар?.. Кем?.. Зәйнәп?.. Нинди?.. Зәйнәп апа, синме?! Хәзер, хәзер ачам... (Барып ишекне ача.) Апа, нәрсә булды? Бу вакытта нишләп йөрисең?

З ә й н ә п (кереп). Биклә, биклә ишегеңне, артымнан килеп җитәр...

Ш ә р и ф ә (келәне элеп). Кем, абыймы?

З ә й н ә п. Кем булсын инде тагын...

Ш ә р и ф ә. Ул калымда иде түгелме соң?

З ә й н ә п. Бүген кайтты. Сәлим абый белән ызгышканнар, котырып кайтып керде...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә булган тагын?

З ә й н ә п. Һәрвакыттагыча инде: Сәяр тиз-тиз эшләргә ярата, Сәлим төпчелли, җиренә җиткереп эшли. Сәяр нәрсәдер ясап куйган, Сәлим, күрәсең, аны сүтеп, киредән җыйган.

Ш ә р и ф ә. И Ходаем, ике туган юк-бар өчен кеше көлдереп...

З ә й н ә п. Соң, Сәлимгә ни ярамаган инде, калымда да кыланмаса... Имеш, кул китә, җиренә җиткереп эшләргә кирәк...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла!.. Син шулай яланаяк, өстеңә дә кимичә урам буйлап пычрак ерып килдеңме?.. Әйдә, утыр тизрәк, туңып беткәнсең бит. Хәзер самоварны яңартам...

З ә й н ә п. Кая анда өскә киеп торасың, эләктереп алганчы, тизрәк чыгып чаптым.

Ш ә р и ф ә. Балалар соң?..

З ә й н ә п. Елап калдылар инде. Күз алдында мин булмасам, тынычлана ул. Кычкырып сөйләшмә, балаларны уятасың, дигән идем, шул ярамады, китте тузынып... Эчсә, бер акылы калмый инде мескенкәйнең. Синекеләр йоклыймы?

Ш ә р и ф ә. Йоклыйлар...

Ишекне тартып караган, аннан шакыган тавышлар, ниндидер ир-ат мыгырдаулары ишетелә.

З ә й н ә п. Шул, шул килеп җиткән... Ачма, кыйнап үтерә...

Ш ә р и ф ә. Балаларны уята бит бу... Бар, алдагы өй идән астына төш, бар... Мә, толыпны ал, салкын тидерерсең тагын.

З ә й н ә п. Кертмә инде шуны, Шәрифә.

Ш ә р и ф ә. Бар, дим, шыңшыма...

Шәрифә Зәйнәпне алдагы өйгә кертеп җибәрә. Кулына тимер кисәү ала. Ишек янына килә.

Ш ә р и ф ә. Кем бар?.. Кем?.. Абый, синме? Нишләп йөрисең? Без йоклыйбыз, бар, кит... Шакыма, балаларны уятасың. Йөрмә монда...

Ишеккә каты итеп шакыгач, келәне ычкындыра. Сәяр ишектән башын тыга, Шәрифә аңа керергә ирек бирми...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә кирәк бу вакытта?

С ә я р. Минеке кая?

Ш ә р и ф ә. Синеке монда нишләп йөрсен, ди? Бар кайт, өеңдәдер...

С ә я р. Өйдә юк, чыгып чапты бит... Чыгар әле монда, бәреп кенә үтерим...

Ш ә р и ф ә. Кычкырма, балалар йоклый. Кемне чыгарыйм?

С ә я р. Зәйнәпне чыгар.

Ш ә р и ф ә. Каян килеп монда Зәйнәп апа булсын, ди? Ике күзең акайган, кешегә күренергә оялыр идең ичмасам...

С ә я р. Кая, керим әле... (Ишекне тартып ача, Шәрифә чүт кенә урамга чыгып очмый кала.) Кая ул?

Ш ә р и ф ә (алдагы өй ишеге янына басып, тимер кисәү белән яный). Балалар янына аяк та атлатмыйм. Сине түгел, аталарын да исерек килеш күргәннәре булмады аларның... Якын гына килеп кара, бәрәм дә үтерәм...

С ә я р. Абыеңнымы? Ә, сеңлем?

Ш ә р и ф ә. Син бит, туктале, сеңлемнең өч баласы, йоклыйлардыр, аптыратып йөрмим, димәгәнсең, бәбәгеңне терәп килеп җиткәнсең...

С ә я р (аптырап кала, урындыкка барып утыра). Кара, минем белән ничек сөйләшәләр. Тегендә абый канны кыздырып җибәрде, кайтып кердем, өйдә сүз әйтергә дә ярамый, хәзер монысы...

Ш ә р и ф ә. Абый белән нәрсә бүлешә алмадыгыз тагын?

С ә я р. Соң бит һаман төпчелли, бер мунчаны бер атна эшлибез. Мин бер нәрсә ясап кына куям, карыйсың, шуны төзәтеп ята. Икенчесен ясыйм, тагын... Мин бер атна эчендә ике калым эшлим, бу һаман шул чувашның мунчасында казына, ярамаган аларга тагын... Әле миңа: «Мин әти белән кара-каршы бура бураганда, син астыңа пес итеп йөри идең, молокосос, өйрәтмә!» – ди. Миңа шулай, ди, күз алдыңа китерәсеңме, өч бала атасына...

Ш ә р и ф ә (үзе сизмәстән). Соң, шулай бит инде...

С ә я р. Син дә, кызый... Булса соң? Ул аны каян хәтерли? Миннән ике яшь кенә олы бит... Ундүрт яшемнән кулымнан балта төшкәне юк, мин эш җаен белмим буламы?..

Ш ә р и ф ә. Хатыныңның монда ни катнашы бар?

С ә я р. Аңа бераз кирәк... Калымга китеп торсаң, өйдә кемнең хуҗа икәнлеген оныта башлый, хәтерен яңартмыйча ярамый... Әйдә, бер чикушкаңны чыгар әле...

Ш ә р и ф ә. Каян килгән, ди?

С ә я р. Сиптермә, син запассыз тормыйсың ... Чыгар, берне җибәрәм дә китәм. Әнә, капкаң да аварга тора, иртәгә килеп ясармын ...

Ш ә р и ф ә (тимер кисәү белән янап). Кузгаласы булма ... (Яшергән җиреннән чикуш аракы чыгарып, стакан, чуеннан бер бәрәңге белән телем икмәк китереп, каршына куя.)

С ә я р. Менә рәхмәт, сеңелкәш! (Ярты чикушны салып эчә, кабып куя.) Калганын иртәгә килгәч бирерсең. Яшереп куй, балалар күзенә күренмәсен ... Ух! Минем шомыртым кая соң? Идән астындамы? Д эрес эшләгәнсең, әзем дә бераз ярып, идон астына салып торырмын дигән идем! .. Ирт мин мин торган җиргә кайтып ашарга әзерләсен, әйт. (Бас.)

Ш ә р и ф ә. Ярар ... Алй Аллам, урам буйлап ялан өс чабып йөрмәсәгез ... (Москвич пальто алып бирә.) Мә, йөрмә күлмәктән ...

С ә я р. Каян килде бу?

Ш ә р и ф ә. Минсабирныкы. Күптән сиңа бирергә дип торам, барыбер әрәм генә булып ята ...

С ә я р. Рәхмәт, сеңелкәш! .. Ярый, иртәгә киләм ...

Ш ә р и ф ә. Килерсең, бар ...

Шәрифә Сәярны озатып, келәне элеп куя. Алдагы өйдән Зәйнәп чыга.

З ә й н ә п. Киттема?

Ш ә р и ф ә. Китте ...

З ә й н ә п. И җаным, бераз эчсә, бер дә акылы калмый инде ... Яркий, мин дә кайтыйм ...

Ш ә р и ф ә. Тукта инде, кайтып йокласын хет ...

З ә й н ә п. Хәзер куркыныч түгел инде! Шомыртым, диде бит! Тынычланган, димәк! .. Ул бит бик ярсыганда, ачуын чыгарыр өчен генә. Янәшәсендә хатыны булганда, ярсуын басар өчен кемне эзләп йөрсен инде, кая барсын? .. Кырысланса да, үземнеке бит ... Кылана гына ул, усал булып күренергә тырыша. Беркөн мунчадан койрыгы пешкән мәче кебек атылып чыкмасынмы, нәрсә булган дип торам, җен күрдем, ди. Кереп карасак, лампа яктысыннан үз шәүләсе төшкән икән! Гй гарьләнде, мескенкәем! .. Йомшак күңелле ул. Барысы да чегән кебек кара дигәндә, ул бит, әнә, шомыртым, ди! .. Кайтыйм инде мин. Рәхмәт сиңа!

Ш ә р и ф ә. Бар, саграк бул инде, артыгын әйтеп ташлый күрмә.

З ә й н ә п. Иртәгә уятып җибәрермен, капкаңны ясар.

Ш ә р и ф ә. Ярый, рәхмәт! .. (Зәйнәпне озата.)

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 10, 2019

фото:  pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: