Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

XV

Кибет каршында. А р с л а н белән Әмир яшертен генә аракы эчеп торалар. Әмир кып-кызыл булып чыккан.

А р с л а н. Әйдә, җиппәр! (Рюмка суза. Әмир эчкәч, кабымлык биреп.) Мә...

Ә м и р. Син күрдеңме соң әле?

А р с л а н. Нәрсәне?

Ә м и р. Шәрифә кире кайткан...

А р с л а н. Күрдем... Дөмеккәнме теге Дума хәерчесе?

Ә м и р. Дөреслек бар ул...

А р с л а н. Нинди дөреслек?

Ә м и р. Соң, теге вакытта бер дә юкка ике ел ярымга утыртып куйдылар бит...

А р с л а н (эчеп куя). Бөтенләй үк бер дә юкка түгел инде...

Ә м и р. Бар нәрсә дә хатын-кыздан чыга. Шулар әллә кемнәрне җыеп яталар. Үзебезнең авылныкылар ярамый аларга. Әнә, хәзер нәрсә, бер өй бала-чага... Күп сикерсәң, шулай була ул...

А р с л а н. Хатын-кыз түгел, әнә, шуның ише ир була белмәгәннәр дөнь­яны бутап ята.

Ә м и р. Кая, кем?

А р с л а н. Әнә, Москвич пальтолардан, мин сиңа әйтим...

Ә м и р. Ә, падлис... Ничек кыланып йөри, ә... Әллә кем булган. Ну, берәр сәбәп табып, муен тамырына ямамасаммы!

А р с л а н. Булмас шул.

Ә м и р. Карап кына тор син!

Марат керә, ул да бераз кызмача.

Ә м и р. О-о, Марат! Сәлам, туган!

М а р а т. Сәлам! Нишләп торасыз? Әллә кибет биклеме?

А р с л а н. Акчалыга ачык!

Ә м и р. Арслан, әйдә, Маратка берне тутырып сал әле!

А р с л а н. Әйдә, күтәреп куй!

М а р а т. Бәйрәм мәллә сездә?

Ә м и р. Иреклегә көн дә бәйрәм, көн дә туй инде!

М а р а т. Ярый, сезнең исәнлеккә! (Эчеп куя.)

Ә м и р. Синең каян кайтышың сон әле бу?

М а р а т. Районнан. Концерт, аннан банкет, көчкә кайтып җиттем... Анда буталып, балаларга берәр нәрсә алыр­га онытканмын. Моннан булса да кереп алыйм, дидем...

А р с л а н. Әти куян күчтәнәче алып кайта, дип көтеп утыралар инде...

М а р а т. Соң...

Ә м и р. Арслан, әйдә, сал инде син!

А р с л а н. Каян алып салыйм соң?

Ә м и р. Бетте дәмени?

А р с л а н. Әллә син төпсез шешәдән чөмерәбез дип белдеңме?

Ә м и р. Ярар, менә Марат дус хәзер алып чыгар. Аның безгә бурычы да бар бит әле!

М а р а т. Минем? Сезгәме? Нинди бурыч тагын?

Ә м и р. Кара, ничек авызын бөрә, оныткан! Соң, теге юлысы безне синең дускаең аркасында рәшәткә артына илтеп тыктылар бит...

М а р а т. Ә син нәрсә, кешегә пычак кадарбыз да иректә йөрербез, дип уйлаган идеңме?

Ә м и р. Әгәр дә син теләсә кемне авылда җыеп ятмасаң, берни булмас иде...

М а р а т. Бераз баш белән уйлап эшләргә иде аны... (Китмәкче була.)

Ә м и р (аны пальто якасыннан тотып кала). Кая китте?

М а р а т. Җибәр яканы...

А р с л а н. Җибәр, Әмир, тизрәк кайтып, Әминәсенең итәге астына чумсын!

М а р а т. Соңгы тапкыр әйтәм, җибәр дим!..

Ә м и р. Юкса нишләтәсең? Хатыныңа әйтеп, кыйнатасыңмы?!

М а р а т. Җибәрәсеңме, юкмы...

Марат бераз катырак тартыла, якасы ертылып, Әмирнең кулында кала. А р с л а н белән Әмир шаркылдап көлә башлыйлар.

Ә м и р. Каян аракыга акчасы булсын моның, әнә, хатыны черек пальто кигезеп җибәргән!

А р с л а н. Аның каравы, Москвич пальто!

Ә м и р. Мә, якаңны! Кәнфитләреңне ал да сыдыр моннан! (Яканы Маратның йөзенә ташлый.)

М а р а т. Ах, син, хайван!

Марат Әмирнең чыраена суга. Әмир көтелмәгән сугудан сузылып ук ята. Ярсыган Марат аны типкәли башлый. Арслан катнашмый, Әмирне котыртып кына тора. Әмир бер мизгелдә Маратның аягын тотып ала, аны чалып ега. Өстенә утырып, котырып, бик явыз итеп кыйный, йөзе белән балчыкка чумыра.

А р с л а н. Бир, әйдә! Әмир, ныграк сук! Беткән баш беткән!..

Әмир шул кадәр хәрәкәтләнүдән хәлдән тая, Маратны ташлап, Арслан янына атлый.

Ә м и р. Кара, шавка, нишли, ә... Падлис...

Марат янәшәсендә яткан күсәкне күреп ала, аңа сузыла. Соңгы көчләрен җыеп күтәрелә.

М а р а т. Үтерәм, хайван!

Марат күсәген күтәреп, Әмир өстенә йөгерә. Ут сүнә.

 

XVI

Шәрифә өенең җилкапка төбе. Кечкенә коймага бәйләнеп куелган. Ул озак кына, саклык белән тирә-якны күзли, теләсә кайсы җирдән дошманнар килеп чыгар төсле. Карашында сабыйларча җитдилек.

Кечкенә. Бернинди матурлык та күрмим әлегә. Барысы да шундый ук. Минем монда булганым да бар шикелле. Әни алдады микәнни? Сине чачаклы-чучаклы, матур җиргә алып китәләр, бездән әйбәтрәк яшәрсең, бәхетле булырсың, дигән иде... Әни алдадымы, әллә әнине алдаганнармы? Юк, әнине алдаганнардыр... Ул матур дөньяларында нишләп минем әниемә урын табылмады икән? Әнидән аерылгач, нинди дөнья рәхәт булып тоелсын инде?.. Тукта, ә ничек минем әнием алдана алсын? Әни бит ул! Мин генә берәр нәрсә күрмимдер, йә булмаса, әле без ул җиргә барып җитмәгәнбездер...

Җилкапкадан Шәйдулла, Әлфия, Шәрифә керә.

Ш ә й д у л л а. Менә, Шәрифә, үзең кара. Безгә барыбер итлеккә генә тананы әрәм итү дөрес булмас. Риза булсаң, үгезеңне весага куеп үлчибез дә алмашабыз, веса күрсәткән аерманы инде акчалата түләрбез. Уйла.

Ә л ф и я. Балаларың тәгәрәп үсеп килә, өйдә сөт-катыксыз ярамый, ярты ел асрасагыз, сыер булыр.

Ш ә й д у л л а. Әлегә акчаң булмаса, аерманы соңрак түләрсең, ашыгыч түгел...

Ш ә р и ф ә. Әй, җизни, ни әйтергә дә белмим инде... Бигрәк көтмәгәндә, башым да эшләп бетерми. Әлегә акчам юк та... Чөгендер алырмын, бер-ике гектар, шуны эшләп түләрмен, җизни.

Ш ә й д у л л а. Ярый алайса, килештек. Үгезең көтүдән кайткач, весага бастырырбыз. Безнеке үлчәнгән, шикләнсәң, яңадан алып барып була.

Ш ә р и ф ә. Нинди шикләнү инде ул, җизни? Чөгендер алырмын... Шулай түләсәм генә, көтсәгез, җизни.

Ш ә й д у л л а. Көтәрбез... Безгә ашыгыч түгел. Алма кебек малайларың, сөт-катыксыз ярамый...

Ш ә р и ф ә. Малайлар кич белән сөт эчеп ятарга яраталар шул... Рәхмәт яугыры...

Ә л ф и я. Җизнәңә рәхмәт әйт, сеңлем, минем башыма да килгәне юк, ул барысын да кайгырта...

Ш ә р и ф ә. Ходай Тәгалә исәнлегеңнән аермасын, җизни!..

Ш ә й д у л л а. Ярый, кайтыйк без. Көтүдән соң килербез.

Ш ә р и ф ә. Ярый, җизни!..

Ә л ф и я. Бик сабыр, бик акыллы хайван. Без Кечкенә дип йөртә идек, син үзең кара инде...

Ш ә р и ф ә. Ярый, апа, рәхмәт яусын...

Әлфия Шәйдулла артыннан китеп бара.

Шәрифә белән Кечкенә күзгә-күз карашып калалар. Шәрифә бу хәлгә һаман да ышанып җитә алмый. Ул Кечкенәне картина караган сыман күзләп чыга: аның аяклары да дүртәү, колаклары да икәү, койрыгы да урынында, гомумән, бәйләнерлек җире юк инде, малай, шедевр!

Ш ә р и ф ә. Кечкенәм минем!.. Курыкма, җаным. Нәрсә аякларыңны терәп бастың?! Әллә берәрсе тияр дисеңме?! Курыкма, без бик матур яшәрбез...

Шәрифә алъяпкыч чите белән шатлык яшьләрен сөртә. Кечкенәне сыйпый.

Әминә килеп керә.

Ә м и н ә. Шәрифә... Шәрифә...

Ш ә р и ф ә. Дустым, карале нинди шатлыклы булдык бит!..

Ә м и н ә. Шәрифә, балаларны сиңа китереп торырмын әле... И Ходаем, ничек кенә яшәп бетәрбез?..

Ш ә р и ф ә. Нәрсә булды, нишләдең?

Ә м и н ә. Үтергән бит, үтергән...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла... Кем? Кемне үтергән? Ни сөйлисең?

Ә м и н ә. Марат... Әмирне күсәк белән сугып үтергән... Нишләп туры өйгә генә кайтмады икән соң, әй Аллам?.. Утыртып куялар инде үзен хәзер. Өч бала белән нишләп кенә бетәм инде мин хәзер, йа Ходаем?

Ш ә р и ф ә. Туктале, тынычлан әле. Изалама үзеңне. Милиселәр алып киттеме?

Ә м и н ә. Сельсоветка ябып куйганнар, алып китүләрен көтәләр... Ничек гомер итеп бетәргә кирәк?.. Үземнеке иде бит, үземнеке! Көнләшеп туялмыйлар иде бит. Тегенең янына барган, моның белән булган, дип колак итемне кимерәләр иде. Башкалар янына йөрсә дә, сөеп кенә кайта иде бит ул аннан, барыбер минем юрган астына кайтып ята иде... Күз генә тидерделәр микәнни?.. Балаларны ничек кенә үстерербез, йа Аллам, атасыз нишләп бетәрләр?..

Ш ә р и ф ә. Үсәрләр, Аллаһы боерган булса. Атасыз бала да үлми, ди...

Ә м и н ә. Атасыз бала үлми дә, ата рәхәтен дә күрми, ди шул...

Ш ә р и ф ә. Үсәрләр, Алла теләсә. Барысы да сау-сәламәт – шунысы мөһим. Минем Әлфия апаларның әнә, ничә баласы берсеннән-берсе кечкенә. Сабыйлар, йөгереп кенә йөрергә тотыналар, аяклары шешә, буыннары сызлана. Ничәү өйдә тилмереп утыралар. Безнекеләр тфу-тфу...

Ә м и н ә. Күпмегә утыртырлар икән? Ун еллап кына бирерләрдер шул...

Ш ә р и ф ә. Туктале син, тикшерерләр, белешерләр. Ул Әмирләрнең нинди зимагур икәнен бар да белә. Юкка гына эләгешеп китмәгәннәрдер... Бар кайт син, балаларыңны миңа алып кил. Хәзер мин тиз генә эшләремне бетереп куям. Бар, монда утырып кына берни үзгәрми. Бар...

Ә м и н ә. Ачуланма инде, Шәрифә, ярыймы? (Китә.)

Ш ә р и ф ә. Хәзер, берәр нәрсә пешереп тә куям... (Кечкенәнең бавын сүтә.) Менә бит, авырткан башка тимер тарак... Әйдә, җаным, әйдә... Хәзер ашарыңа да йолкып салырбыз, алдыңа эчәргә дә куярбыз... Әйдә...

Шәрифә белән Кечкенә җилкапкадан кереп китә.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: