Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

XI

Минсабир белән Шәрифәнең өе. Кич. Өстәл, артсыз урындыклар, диварда икесенең фотолары, мич.

М и н с а б и р өстәл кырыендарак урындыкта итек астына салып утыра. Аның каршында биш пар итек. Шәрифә кер уа. Ул мич буена сузылган бауга ике чалбар элеп куя: берсе биш яшьләр тирәсендәге, икенчесе ике яшьләрдәге баланыкы. Шулар янына тагын күкрәк баласының биләүсәләрен чайкап элә. Минсабир үз эшеннән аерылмый гына хатынын күзәткәли. Шәрифә керләр уып бетерә, тиз генә суларны түгеп керә. Аннан тагын әллә нәрсәләр эшләп, әле бер якка, әле икенче якка тыныч кына йөгереп үткәли. Минсабир итегенә төп салып бетерә. Кулына иң кечкенә итекләрне ала. Шуларга карап, үз көенә елмаеп утыра. Шәрифә аңа игътибар бирмәгәч, бер үтеп киткәндә, Минсабир аны, кулыннан тартып, үз янына утырта. Бер кулы белән башын күкрәгенә кысып, икенче кулындагы итекләрне аңа күрсәтә.

М и н с а б и р (итекләр белән уйнаклап). Боларның астына саласымы икән?! Ничек уйлыйсың?!

Ш ә р и ф ә. Белмим шул!.. Бигрәк тиктормас, кышка чабып китүе дә бар!.. (Йөзен яшерә.)

М и н с а б и р. Алты ел яшибез, һаман ояласың! Әти дә, килен тел яшерә, ди...

Ш ә р и ф ә. Ничек инде мин әти каршында җәелеп китеп сүз куертып утырыйм, ди?

М и н с а б и р. Әйтер сүзең булгач, нәрсәсе бар аның?

Ш ә р и ф ә. Аңлашабыз бит әле. Кирәген әйтәм мин...

М и н с а б и р (канәгать сулап куя, аны тагы бер кат коча). Каяле! (Кулындагы итекләрне каршында үсә бару тәртибендә тезелеп торган итекләр рәтенә куя. Шуларга карап, икәү елмаешалар. Үрелеп өстәл астыннан гармун ала.) Китмә, утыр!

Ш ә р и ф ә. Нишлисең? Минем камыр куясым бар...

М и н с а б и р. Куярсың, качмас. Бераз янымда утырып тор инде!

Ш ә р и ф ә. Әллә гармун уйнарга җыендыңмы? Малайларны уятасың...

М и н с а б и р. Курыкма, уянмаслар, мин тыныч кына!

Минсабир мөмкин кадәр тыныч итеп яраткан көен уйный. Шәрифә аңа карап, елмаеп утыра. Минсабир җырлый башлый. Аның тавышы ишетелми дә диярлек, әйтерсең лә ул эченнән җырлый, ә кайбер авазлар ялгыш кына тышка яңгырыйлар, аерым сүзләрне генә аңларга мөмкин.

М и н с а б и р.

Тимер чана карны яра

Бу йөрәгем ник яна шул?

Бу йөрәгем ник яна?

Бу йөрәгем белеп яна,

Җаныем, бәгърем,

Сөйгәнем ятка кала...

Ш ә р и ф ә. Ник һаман шул бер җырны җырлый торгансыңдыр?.. Җыр беткәнмени...

М и н с а б и р. Яратам!.. Ә сиңа ошамыймы?

Ш ә р и ф ә. Әллә нинди ул...

М и н с а б и р. Нинди?

Ш ә р и ф ә. Белмим... Әллә ничек, күңелне борчып тора...

М и н с а б и р. Башкасына күңелем ятмагач, нишлим инде?!. (Паузадан соң.) Мин иртәгә урманга барам.

Ш ә р и ф ә. Урманга? Нигә?

М и н с а б и р. Утын әзерлибез! Тиздән бит кыш башлана, малайларны салкын өйдә яткырып булмас!

Ш ә р и ф ә. Соң, аны алданрак әйт­сәң, булмый идеме? Җырлашып утырабыз... Камырым да куймаган. Иртәгә ашарга җыеп җибәрергә кирәктер бит.

Шәрифә торып китә. Минсабир тагы бер кат шул ук куплетны нәкъ шулай ук җырлый.

XII

Урам. Йолдызны җитәкләгән Җәмилә белән төрле төенчекләр, мендәрләр, кәрзин белән тавыклар, тагын әллә нәрсәләр күтәргән Исмәгыйль үтеп бара. Җәмилә бик канәгать күренә.

Җ ә м и л ә. Әйдә, хайван, әйдәле!

Й о л д ы з. Атлыйм, атлыйм... Тизрәк ярамый... Теләсә ничек йөрергә безгә килешми. Матур итеп, уйнаклап кына атлап барырга кирәк. Сиңа карап, хуҗаңның дәрәҗәсен белердәй итеп, башны горур, карашны җиңелчә битараф итеп...

Җ ә м и л ә. Әйдә, җаным, әйдә!

Й о л д ы з. Болар мине кая алып баралар икән соң? Әллә дөньяның берәр читен матурлап бетергәннәр дә лаеклы дип санаганнарны әкренләп шунда күчерә башлыйлар микән? Көтүне Үри буена күптән чыгарганнары юк, шул тирәне бизәп яттылар микәнни?!. Менә мине хәзер Машка күрсә иде!..

Җ ә м и л ә. Әйдә, атла!

Й о л д ы з. Атлыйм гынамы соң!..

Йолдыз белән Җәмилә китә.

 

XIII

 

Минсабир белән Шәрифәнең өе. Шәрифә утын күтәреп керә. Идән уртасында утыннары чәчелә. Ул тиз генә алдагы өйнең ишеген ачып карый, бала уянмаган, йоклый. Утыннарын җыя. Кәримә килеп керә.

К ә р и м ә. Ни хәлләрегез бар, сеңлем?

Ш ә р и ф ә. Апа, әйдә, утыр! Әйбәт кенә. Белмим нәрсәдер, көнозын кулымда тоткан әйберем тормый.

К ә р и м ә. Минсабир кая соң, эштәме?

Ш ә р и ф ә. Урман салалар... Апа, нәрсә булды? Нигә елыйсың? Бер-бер хәл булмагандыр бит?

К ә р и м ә. Тизрәк өйдән чыгып качтым, әти күрмәсен дип...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә булды?

К ә р и м ә. Тегеләр, башка чыктылар бит... Йолдызны ияртеп чыгып киттеләр...

Ш ә р и ф ә. Туктале, ничек инде...

К ә р и м ә. Килеп, ярты ел тормаган килен бура хәтле сыерны ияртеп чыгып китте... Әти, бичара, миннән качып, абзарда елый... Мин тизрәк сезгә кердем...

Ш ә р и ф ә. Анда ук, мәйтәм, ниш­ләп бүген күңелем тыныч түгел... Елама әле син...

К ә р и м ә. Еламыйсы иде дә бит... Башта маслозаводтан алып кайткан нәрсәләрен тезмә башында качып ашап яттылар... Исмәгыйль каян табып алып кайткандыр шуны. Бер күрүдә ошатмадым... Әткәйнең бит исәнлеге юк. Минем дә, торфларда йөреп...

Ш ә р и ф ә. Апа, елама әле син... Башмак танагыз бар, язга сыер булыр, Аллаһы боерса, Йолдыз барыбер кышка ташлатып торыр иде...

К ә р и м ә. Башмакны кышлык иткә дип тора идек бит...

Ш ә р и ф ә. Хәзер нишлисең инде. Әйдәле, чәй янына утыр... Нишләптер вакыт-вакыт күз алларым караңгыланып, хәлем китеп тора бүген... Малайлар, әти кайтмыйча ашамыйбыз, диләр. Алдап кына ашаттым үзләрен, уйнап утыралар. Әйдә утыр әле, чәй эчәбез. (Урындыкта торган гармунны алып.) Менә, аталарының гармунын шулай сөйрәп йөртәләр, уйныйлар, имеш. Орышам да, үзем күрмәгәндә, барыбер алалар... Әйдә, утыр...

Шәрифәнең хәле китеп, кулыннан гармуны чыжылдап сузылып төшә. Ә н с ә р килеп керә.

Ә н с ә р. Мөмкинме... Исәннәрмесез...

Ш ә р и ф ә. Әкрен генә, Аллага шөкер...

Ә н с ә р. Синеке, хәзер кайтып җитә, самоварын куя торсын, диде...

Ш ә р и ф ә. Ә? Самовармы? Кайнаган самоварым, хәзер яңартам... Ашарга да пешкән... (Нидәндер каушап, нишләргә белми тегендә-монда таптанып ала.) Әйдә, син дә утыр, бергәләп чәйләр эчәрбез...

Ә н с ә р. Юк, рәхмәт. Өйдә дә көтәләрдер...

Ш ә р и ф ә. Ул үзе кая калды сон әле, нишләп аерылды?

Ә н с ә р. Арбага... Урманда... Арбага салганда бүрәнә ычкынып, аңа бераз эләгеп китте...

Ш ә р и ф ә (урындыкка утыра). Кайсы җиренә?

Ә н с ә р. Ул ничек китеп өлгермәгәндер... Әллә ничек, көтмәгәндә генә ычкынып китте дә тәгәрәп...

Ш ә р и ф ә. Кайсы җиренә? Каты эләктеме, дим? Кая ул?

Ә н с ә р. Куркыныч түгел, дигән була. Хәзер дә әле, әйдә, өеңә кадәр илтәм, дим, кирәкми, ди... Мин күрмичә дә калдым. Тәгәрәп, башына эләгеп киткән... Ул хәзер, медпунктка сугылам да кайтам, диде...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла... Нәрсә генә... Апа, балалар белән калып тор әле...

Шәрифә чабып чыгып китә. Әнсәр дә, бераз нишләргә белми торгач, чыга.

 

XIV

Урам. Җил өрәңге яфракларын очыртып йөртә. Урам башыннан М и н с а б и р килә. Ул ава-түнә атлый, абынып китә, бер тезенә тезләнә.

М и н с а б и р. Тимер чана... карны яра... бу йөрәгем... ник яна шул... Чәчләренә йөзеңне чумырып, бер күкрәк тутырып сулаудан рәхәте бармыни соң?!.

Минсабир тора-атлый килә. Аңа эссе, фуфайкасын салып ташлый. Тагы абынып егыла.

М и н с а б и р. Бу йөрәгем... ник яна... Шомырт кара, ефәкмени ялтырап торган чәчләреннән сыйпап, башын күкрәгеңә кысып, төне буена селкенергә дә кыймый ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар?

Минсабир тора, тагын алга атлый. Өс киемен бөтенләй салып ташлый, ак күлмәктән генә кала.

М и н с а б и р. Иртән торып, чәчен тарап, үреп утырганыннан да самимирәк нәрсә күргәнең булды синең?!. Шуннан башка бу дөньяның тагын нинди рәхәтләре таныш сиңа?.. Толымнары! Һавадагы карлыгач канатымыни – кагыналар, шомыртмыни – чем-каралар, ефәк тасмалардан үргәнмени – ялтырыйлар... (Алга атлый.) Бу йөрәгем... белеп яна... Сөйгәнем... ятка кала...

Йөзе белән җиргә барып төшә, көйләп барган көе өзелә.

Урам башында Шәрифә пәйда була, ул Минсабирны күреп алып, тизрәк аның янына йөгерә. Аны әйләндереп сала.

Ш ә р и ф ә. Ходаем, нәрсә инде бу?.. Соң... Минсабир... Самоварым куйган. Ашарга пешкән. Нәрсә инде бу? Ничек шулай була инде?.. Газинур, әти кайткач, мине гармунда уйнарга өйрәтә, дип, сине көтеп утыра. Болай булмый бит инде...

Шәрифә нишләргә белми, елый, аны аңына китерергә тырыша. Урам башында Ә н с ә р күренә. Ул чабып килеп җитә. Минсабирны җилкәсенә салып, өйләренә алып кайта. Сәкегә яткыралар. Шәрифә аның кулын үзенең битенә кысып, елап утыра. Әнсәр нишләргә белми, таптана. Шәрифә Минсабирның кулын битеннән ала, аны күкрәгенә куймакчы була, кул шуып төшә, салынып кала. Шәрифә моның нәрсә аңлатканына ышанырга теләми, читләшә. Чигенеп барганда, ул Әнсәргә барып терәлә, борылып, аның күзенә карый, Әнсәр карашын яшерә.

Акрын гына бөтен булган туган-тумача, әти-әниләр, кода-кодагыйлар, күрше-күлән, таныш-белешләр кереп тула. Дога кылалар. Ирләр Минсабирны күтәреп алып чыгып китә. Алардан соң хатын-кызлар да юк була. Шәрифә өйдә берьялгызы кала. Ул әле мич буенда бауда эленеп торган чалбарларга күз төшерә, әле дивар кырыенда тезелеп торган биш пар итеккә, әле читтә торган гармунга. Аннан ул иң зур итекләрне мич башына алып куя, гармунны чиккән тастымал белән томалый. Өй шундый зур, дөнья шыксыз киң, һәм шул дөньяда ул берьялгызы кебек тоела.

Хәсәнша, Сәяр, Сәлим керә.

Х ә с ә н ш а. Кызым, менә без киңәштек тә шундый уйга килдек. Монда берүзең терлек тә асрый алмассың, балаларыңны үстерергә дә авыр булыр. Кодаларның үз хәлләре хәл. Җиде ят арасында торып калсаң, дөрес булмас. Ни дисәң дә, безнең янәшәдә булсаң, барыбыз да хәлдән килгәнчә булышып торыр идек. Көзе дә бик матур. Кызым, әйдә, йорт-җиреңне Кызылсуга күчерик. Менә абыеңнар балта эшенә оста, озакка сузмаслар. Бер дә булмаса, бер кыш кына бездә дә чыгарсыз... Миннән киңәш шул, кызым. Гаиләгездә хәзер син баш, син муен – ничек әйтәсең, шулай була.

Ш ә р и ф ә (йөзен яшереп). Ярый, әти...

Сәяр белән Сәлим әйберләрне җыя башлыйлар.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: