Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

VII

Яңа Дума авылы. Шул ук төн. Тәрәзә, тәрәзә кырыенда рамада вак фотолар, аш-су әзерләнгән өстәл, ястык, түшәкләр җәелгән карават, күкеле сәгать – Мирзаның өе. Тәрәзә кырыенда Исмәгыйль калын китап укый. Мирза өстәл кырыенда артсыз урындыкта черем итеп утыра. Сәхнәнең икенче читендә абзар. Абзарда Йолдыз белән Машка.

 

Й о л д ы з. Безнекеләр бүген никтер йокламыйлар...

М а ш к а. Хуҗаның малае өйләнергә җыена, шуңа әзерләнәләрдер...

Й о л д ы з. Ә син каян беләсең?

М а ш к а. Ишетеп калдым...

Й о л д ы з. Мин тагын хыялга бирелеп, берни белми калганмын. Әйбәт! Әйбәт! Кирәк нәрсә!

М а ш к а. Нәрсәсе әйбәт? Тагын берәр имчәк тә тарта белмәгән маңка борынны алып кайтып утыртырлар астыңа да белерсең...

Й о л д ы з. Ярар. Тартыр, тартыр да өйрәнер. Беркем белеп тумый. Гаилә кору – әйбәт гамәл. Матур киләчәкне якынайтыр өчен безгә яшьләр кирәк, бәбиләр!

 

Мирза кинәт уянып китә.

 

М и р з а. Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә. (почмактан атылып керә). Әү!

М и р з а. Аш-суларың әзерме?

М ә х р ү з ә. Әзер!..

М и р з а. Ярый... (Мәхрүзә почмакка кереп китә. Өстәлне карап үтә, өстәлдәге нәрсәләрне үзенчәрәк урнаштырган була). Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә. (почмактан йөгереп керә). Әйе, нәрсә?! Нәрсә бар? Кайталармы әллә?..

М и р з а. Исмәгыйль кая?

М ә х р ү з ә. Менә бит, китап укып утыра... (Кире кереп китә.)

М и р з а. Улым...

И с м ә г ы й л ь (китабыннан аерылмыйча). Әү, әти?!

М и р з а. Улым...

И с м ә г ы й л ь. Әйе.

М и р з а. Бар әле...

И с м ә г ы й л ь. Кая?

М и р з а (тиз). Улым, бар әле, карап кер, абыеңнар кайтмыймы?!

И с м ә г ы й л ь. Хәзер, әти!.. (Кузгалмый да, укуын дәвам итә.)

М и р з а (аңа бераз карап торгач). Исмәгыйль!

И с м ә г ы й л ь. Әйе, әти!

М и р з а. Карап керәсеңме, юкмы?

И с м ә г ы й л ь. Хәзер, әти, кызыл юлга кадәр генә укып бетерим.

М и р з а. Кызыл юлга кадәр булса, укы...

 

Мирза урынына барып утыра. Исмәгыйль укуын дәвам итә. Ул инде кызыл юлга менә-менә килеп җитә, якынайган саен урындыгыннан күтәрелә бара, тәмам торып җиттем дигәндә генә, бик кызык нәрсәгә барып төртелә һәм янәдән утырып укый башлый. Мирза уйланып утырганда, әкренләп йокыга китә.

Абзарда Машка белән
Йолдыз.

 

Й о л д ы з. Машка, ә син киләчәкне ничегрәк күз алдына китерәсең?

М а ш к а. Берничек тә... Миңа болай да начар түгел...

Й о л д ы з. Ә тиздән тагы да әйбәт булачак. Җир йөзендә бары тик көтүлекләр генә, чиста сулы елгалар гына булыр! Без чирәмнәрнең иң хуш ислеләрен генә сайлап ашаячакбыз... Ә, юк, җир йөзендә бары тик хуш исле үләннәр генә булачак!.. Тик моның өчен безгә үзебезгә дә тырышырга кирәк.

М а ш к а. Ансыз гына булмыймы?

Й о л д ы з. Юк, тырышкан табар, дигән! Без күп итеп сөт бирергә, берсеннән-берсе матур бәбиләр алып кайтырга тиеш!

М а ш к а. Бик кирәк иде, үз рәхәтем рәхәт!

Й о л д ы з. Алай ярамый, Машка...

М а ш к а. Ярамыйга карамый!

Й о л д ы з. Бераз оят бел. Без матур киләчәкне бергә, уртак көчләр белән булдырырга тиешбез...

М а ш к а. Кыл да кыймылдатасым килми.

Й о л д ы з. Машка, туры сөйләвем өчен үпкәләмә, мин сиңа дөресен әйтергә тиеш: безнең рәтләргә ялкаулар кирәкми.

М а ш к а. Мин сезнең рәтләргә бик үк ашкынып тормыйм әле!..

Й о л д ы з. Шулаймы? Болай булганда, матур киләчәк турында хыялланма да!

М а ш к а. Бик хыяллана торган нәрсә бит инде, әйтәм. Сезгә көтү булып йөрергә ошый икән, йөри бирегез, көтүче кая кушса, шунда борылып. Ә мин көтүдән качып, җаным теләгән болын-кырларда, күңелем теләгән үлән ашап йөрүдән дә артык нәрсә күрмим! Миңа якты киләчәк кирәкми, минем бүгенге көнем дә ап-ачык!

Й о л д ы з. Кырларда йөрисең дә, полевойлар тотып яба үзеңне. Хуҗаларга җәфа гына син...

М а ш к а. Исем китә...

Й о л д ы з. Оятсыз син, Машка. Өч литр сөтең юк, ике елның берендә кысыр каласың, көтүдән вакытында кайтканың юк. Һәм, гомумән, мин синең ише артка сөйрәүче элементлар белән сөйләшергә дә теләмим. Бетте, бүгеннән ләм-мим.

М а ш к а. Ихтыярың!

 

Мирза уянып китә.

М и р з а. Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә (кереп). Әү! Нәрсә?! Нәрсә?

М и р з а. Сәгать ничә?

М ә х р ү з ә (күз алдында эленеп торган күкеле сәгатькә карап). Бер тула!

М и р з а. Исмәгыйль!

И с м ә г ы й л ь. Әү, әти?

М и р з а. Карап кердеңме?

И с м ә г ы й л ь. Әле генә кереп утырдым...

Мирза (аннан дәвам булмагач). Һәм?

И с м ә г ы й л ь. Күренмиләр. 

М и р з а. Соңладылар... Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә. Мин монда, кычкыр­ма.

М и р з а. Аш-суларың әзер дисең инде?

М ә х р ү з ә. Бар да әзер, борчылма... Әллә ятып аласыңмы? Күренсәләр, уятырмын?

М и р з а. Нинди йөрәк белән йок­лап ятарга мөмкин ди мондый төндә?! Менә-менә килен төшәргә тора, ә мин йоклап ят имеш...

 

Ишек ачылып китә. Салкын һава болытлары арасында башта Әнсәрнең елмайган чырае күренеп ала, аннан К ә р и м ә н е ң йөзе, шуннан май кояшымыни – М и н с а б и р пәйда була.

 

М и н с а б и р (ишек артыннан). Әти! Әни! Киленегезне каршы алыгыз!..

Өйдәгеләр нишләргә белми аптырап калалар. Аннан йөгерешә башлыйлар.

М и р з а. Тукта, улым. Ашыкма. Мәхрүзә, нәрсәләрең кайда?

М ә х р ү з ә. Хәзер, хәзер... Шунда гына куйган идем ләбаса...

Мендәр, бал белән май тотып ишек каршына басалар.

М и р з а. Аллага тапшырдык!

Ишектә Шәрифә күренә.

М и р з а. Кызым, үз теләгең беләнме?

Ш ә р и ф ә. Үз теләгем белән... (Йөзен яшерә.)

М ә х р ү з ә. Авызыңа бал да май, киленкәй! Төкле аягың белән!

Шәрифәне мендәргә бастырып, бал белән май каптыралар.

М и р з а. Әйдәгез, балалар, табын артына рәхим итегез! Аллаһы Тәгалә биргәне белән! Рәхим итегез!

Бар да табын артына
утырышалар. Шәрифә һаман
карашын яшерә. Бар да үз эшен эшли, сөйләшкән була, ә күз кырые белән генә киленне сынаулы караш белән күзлиләр. Урамда җил
кар себерә.

VIII

Кызылсу авылы. Иртән. Өстәл, артсыз урындыклар, күкеле сәгать, вак фотолар тезгән рама, тәрәзә төбендә кызыл чәчәкле гөл – Хәсәншаның өе. Шәмсеруй бер читтә басып тора. Ул нидер әйтергә тели, тик сүз башларга батырчылык итми. Әлфия әнисе янында. Тау кадәр гәүдәле Сәяр артсыз урындыкта карашын идәнгә төбәп утыра. Табигый әдәплелек, гомерендә авызыннан сүгенү сүзе ишеттермәве белән билгеле Хәсәншаның бик ачулы чагы, бүлмә буйлап әле алга, әле артка китә. Ул идәннең бер тактасына баскан саен, тегесе сызгырып куя. Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, Сәяр торып, мич артыннан балта алып килә, идәнне бераз кысып, «шап» иттереп сугып куя, балтаны урынына илтә, кире барып утыра. Хәсәнша аның артыннан игътибар белән күзәтеп тора. Аннан кабат йөри башлый, идән сызгырмаудан аның тагы да эче поша. Сәяр янында туктап, аңа карап тора. Сәяр атасының карашын тоя, мөмкин кадәр озаграк башын күтәрмәскә тырыша, аннан чыдый алмый, кыюсыз гына күтәрелеп карый.

Х ә с ә н ш а. Кая... сеңлегез?

С ә я р. Әти, абый Әминәләргә китте бит инде. Ул белсә генә...

Х ә с ә н ш а. Нишләп сезнең сеңлегезнең кайдалыгын сез түгел, Әминә белергә тиеш?

С ә я р. Соң, иптәш кызы бит...

Х ә с ә н ш а. Ә сез нәрсә карап йөрдегез?

С ә я р. Карадык инде...

Х ә с ә н ш а. Адәм хурлыгы... (Карашы Шәмсеруйга төшә.)

Ш ә м с е р у й (тиз). Самавыр шаулады, чәй эчеп аласың мәллә генә димәкче идем... (Хәсәнша бер сүзсез карап тора.) Ярар, соңрак эчәрбез...

Ишек ачыла. Әминә, Марат һәм Хәсәншаның олы малае, гәүдәгә кечкенә, җиңел сөякле, елан кебек Сәлим килеп керәләр.

Ә м и н ә. Исәнмесез...

М а р а т. Исәнмесез, Хәсәнша абзый... Шәмсеруй апа... Әлфия апа... Сәяр абый...

Х ә с ә н ш а. Шәрифә кая?

М а р а т. Без аны кичә озаттык...

Х ә с ә н ш а. Кая озаттыгыз?

М а р а т. Гелдәгечә...

Хәсәнша. Кая, гелдәгечә?

М а р а т. Соң...

Ә м и н ә. Без аны капкагызга кадәр озаттык, өйгә кереп киткәнен көтеп тордык.

Х ә с ә н ш а. Кереп киттеме?

М а р а т. Барыгыз, мин кердем, диде.

Х ә с ә н ш а. Алай булгач, кайда соң ул?

М а р а т. Урлап киткәннәрдер инде алайса. Соң, өйдә булмагач...

Ш ә м с е р у й. Әстәгъфирулла...

Х ә с ә н ш а. Кем урлаган? Йөргән егете бар идеме?

Ә м и н ә. Болай юк кебек. Бер... бер егет сүз кушкан иде бугай...

Х ә с ә н ш а. Кем?

Ә м и н ә. Думадан... Минсабир...

М а р а т. Ә, әйе шул. Шәрифә кичә бик борчулы иде. Бездән соң шуның белән качып киткән инде ул алайса! Менә бит...

С ә л и м. Күптән түгел Арсланнар пәке кадаган Минсабирмы?

Ә м и н ә. Әйе...

Х ә с ә н ш а. Мирза малае алайса...

С ә я р. Абый, әйдә, ат табыйк та Думага киттек...

С ә л и м. Әйдә... (Ишеккә таба кузгалалар.)

Х ә с ә н ш а. Кая киттегез?

С ә л и м. Думага...

С ә я р. Табып алып кайтабыз...

М а р а т. Бер урлагач... хәзер... кирәкмәстер инде... Мин, белмим дә инде...

Ш ә м с е р у й. Әстәгъфирулла...

Хәсәнша ни әйтергә белми тора. Кинәт ишеккә шакыйлар. Барысы да тынып кала. Ишек ачыла. Аннан Мирза белән Мәүлә килеп керәләр. Кулларында алып килгән күчтәнәчләре.

М и р з а. Эһем, эһем! Әссәламегаләйкем, хуҗалар!

Алгы ишегегезне ачып килдем,

Арткы ишегегезне яба килдем,

Кызыгызга башкода булып килдем.

Х ә с ә н ш а. Кемнән башкода булып килдегез?

М и р з а. Улым Минсабирдан...

Х ә с ә н ш а. Димәк, кыз сездә... (Авырсынып, ни әйтергә белмичә.) Үз теләге белән барганмы соң, хет?

М и р з а. Үз теләге белән, туган!

Х ә с ә н ш а. Үз теләге белән...

Мәүлә. Үз теләге белән!

М и р з а. Бусагадан атлап кергәч тә сорадым! Үз теләге белән!

Шәрифәнең: «Үз теләгем белән!» – дигәне яңгырап ишетелә.

Х ә с ә н ш а. Үз теләге белән булгач, мин нәрсә әйтә алыйм...

М и р з а. Димәк, сез риза?! Димәк, туй?!

Х ә с ә н ш а. Туй!..

Б а р ы с ы  д а. Туй!!!

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Теги: ДРАМА
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: