Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

IV

Монгол капка төбендә басып тора. Җил карны себереп йөртә.

 

М о н г о л . Өлгермәдек... Буранга эләгәбез инде... Җитмәсә, җиле дә каршыга. Күзне дә ачып булмый... Ярар, безнең класска гомергә җил каршы булды, үлмәдек. Юллар билгеле, күзне йомган килеш тә кайтырбыз, боерган булса... Безне буран белән генә куркытып булмас. Кар көртләрен ерып чыгу гына... Эһе, берәү килә... Минем ристаным бугай...

Ә н с ә р абына-сөртенә йөгереп килә, изүләре ачык, авыр сулый. Монголның муенына килеп асылына.

М о н г о л (аны бераз назлап). Нәрсә?! Әллә сагындың дамы?

Ә н с ә р (аны маңгаеннан үбә). Минсабир һаман юкмы? (Як-ягына карана.)

М о н г о л . Юк шул... Берәр нәрсә булмагандыр бит?

Ә н с ә р. Нишләргә? Аны ташлап китеп булмый бит...

М о н г о л . Ничек инде ташлыйсың? Нәрсә булды соң?

Ә н с ә р. Кая, без әзерләнеп торыйк әле...

М о н г о л . Кара, әйт инде, ул-бу булмагандыр бит?

Әнсәр капкадан дилбегәне сүтә. Шул арада артында килеп чыккан А р с л а н белән Әмирне күрми кала.

А р с л а н. Кая җыендың, кунак җегете? Әллә китәсең дәме?

Ә н с ә р (каушавын күрсәтмәскә тырышып). Китәргә кирәк, соң бит инде... Әллә озатырга килдегезме?

А р с л а н. Әйе! Сездәй кунакларны озатмый булмас, дидек.

Ә н с ә р. Рәхмәт инде, борчылмасагыз да була иде, җегетләр!.. (Атны кузгатмакчы.)

Әмир (килеп, атны авызлык тирәсеннән кысып тота). Ашыкма инде, сандугач тел. Нишләп шулай бик тизлисең?

М о н г о л . Кара, җибәр әле! Ал кулларыңны!

Ә н с ә р (акрын гына чанага таба чигенә). Буран башлана, китәргә кирәк...

А р с л а н. Әллә танымаслар дигән идеңме? Әмир, теге юлы Яңа Думадан сине кыйнап җибәрүчеләрнең берсе шул дисеңме?

Ә м и р. Шул, башлап сугучы!

Әнсәр чанадагы сәнәккә ташлана. Арслан аны якасыннан сөйрәп алырга өлгерә.

А р с л а н. Сәнәккә үреләсеңме, падлис! (Аны Әмиргә таба селкеп җибәрә.)

Ә м и р. Нәрсә ди, безне тотар куллылар тумаган, диме? (Аны янә Арсланга селкеп җибәрә.)

Ә н с ә р. Җегетләр, сез нәрсә инде...

А р с л а н. Менә, эләктеңме инде, сандугач! Безнең авылда кызлар күзләп йөрисезме?

Әнсәр, кыйналачагын аңлап, беренче булып үзе сугыша башлый. Ул Арсланны җилкә аркылы җиргә әйләндереп сала. Шул арада Әмир Әнсәрнең йөзенә суга, ул сузылып ята. Арслан инде аякка баскан, ул ачу белән Әнсәрне торгызып, тагын сугып ега. Алар барысы да авыр сулыйлар, калын киемнәрдән бик җайсыз хәрәкәтләнәләр, нидер сөйләнәләр... Икәүләшеп җирдә яткан Әнсәрне типкәли башлыйлар.

Ә м и р. Мә! Рәхәтме?

А р с л а н. Чучка булып чинатам мин сине хәзер!.. Кара, падлис, ни кыланган була...

Шулчак М и н с а б и р чабып керә. Ул сугышучыларны ерактан күреп алган.

М и н с а б и р. Нишлисез?..

М о н г о л. Үтерәләр! Үтерәләр!..

Чабып килгән җирдән Арсланны якасыннан сөйрәп ала, сугып җибәрә, ул кар көртенә барып төшә. Аннан Минсабир Әмирнең йөзенә суга, ул егыла. Минсабир Әнсәрне торгыза башлый.

М и н с а б и р. Син исәнме? Тор әйдә! Тизрәк, киттек!

М о н г о л. Әйдәгез! Әйдә, тизрәк! Җилләтәм генә!

Арслан кесәсеннән пәке чыгара.

А р с л а н. Мә, падлис!

Арслан чабып килеп, Әнсәрне торгызып маташкан Минсабирның аркасына пәке кадый.

Ә м и р. Нишләдең?!

А р с л а н (шашкан күзләр белән карап тора). Нәрсә?

Ә м и р. Ташла пәкеңне, тайдык!

Әмир берни аңламый катып торган Арсланның кулындагы пәкесен алып, читкә ата. Алар чабып чыгып китәләр.

Ә н с ә р (Минсабир аның кочагына ава). М и н с а б и р!.. Нишләдең? Чәнчеделәрме? Син исәнме?

М и н с а б и р. Исән...

Ә н с ә р. Хәзер, хәзер... Бульнис­ка... Күп кердеме... Хәзер... Район- га...

М о н г о л. Районгамы? Тизрәк чанага яткыр! Хәзер, минутта... Егерме чакрым нәрсә ул безгә...

Ә н с ә р (Минсабирны чанага яткыра). Хәзер... Хәзер... Ярый әле син килеп чыктың, малай. Кыйнап үтерәләр иде... (Монголга.) Әйдә, малкай!

М о н г о л. Их, җегетләр... Шулай ярый димени соң?..

Барысы бергә кузгалып китәләр.

Ә н с ә р. Син йоклама, йоклама, дим, Минсабир... Танып алдылар бит, каһәрләр... Ярый, бер очрарлар әле! Шулай бит, яшьти!.. Әйдә, малкай! Син, кара, йоклый күрмә... Ә, үзеңнең эшләр ничек соң, булдымы? Күрештеңме?

М и н с а б и р. Сөйләштем...

Ә н с ә р. Менә бит! Ничек соң, кирегә сукаламыймы?

М и н с а б и р. Юк... Тиздән килеп алып китәбез!..

Ә н с ә р. Инде ансын да сөйләштегезме?! Ну, син җегет, булдырасың! Урлап китәбез, боерган булса... Андый эшне безгә куш!..

М и н с а б и р. Син аның чәчләрен күрдеңме?

Ә н с ә р. Күрдем... (Монголга.) Әйдә инде, җаным!

М о н г о л. Чабам бит инде, чабам...

М и н с а б и р. Шул ике толым өчен берни жәл түгел, малай... Шомыртмыни – чем-каралар... Ефәк тасмалардан үргәнмени – ялтырыйлар... Карурманмыни – фикерләрне чуалталар... Шул чәчләргә йөзең чумырып, бер сулар өчен берни жәл түгел, малай...

Ә н с ә р. Буран да кузгалды бит, җитмәсә... Нишләтә бит, ә? Хәзер...

М о н г о л. Ярый, безне буран белән генә куркытып булмый. Без күз йомып та... Эһ, җегетләр...

Буран эченә кереп югалалар.

V

Клуб. Яңа ел киче. Сәхнәдә кызыл җәймә җәелгән өстәл. Иптәш Ленин һәм иптәш Сталинның сурәтләре эленгән. Өстәл артында авылның җитәкчеләре. Зал тулы халык. Җыелыштан соң булачак тамашада катнашучы артистларның башлары күренеп тора. Иптәш председатель, Мөхетдинов Хәбибрахман, үзенең чыгышын тәмамлап килә.

Х ә б и б р а х м а н. Иптәшләр, инде сүземне йомгаклап, тагы бер кабатлап үтәсем килә: «Комсомолец» колхозы белән берләшүебез дөрес адым булуын бүгенге көндә барыбыз да ап-ачык күрәбез! Безнең күрсәткечләр бермә-бер артты! Бу гади саннар гына түгел, ә беренче чиратта, безнең дөрес юлдан тайпылмавыбыз күрсәткече. Бары тик хезмәт җиңүләре белән генә без каршыбызга куелган максатларга ирешә алачакбыз! Илебез кара кайгы кичергәндә, без бердәнбер дөрес юлны сайладык: төшенкелеккә бирелмичә, күңелгә кечкенә генә шик тә кертми, тагы да ныграк берләштек, идеалларыбызга тугры калдык! Татария колхозчылары иптәш Сталинның үлеменә башкача җавап бирергә тиеш тә түгелләр иде! Безнең юлыбыз билгеле һәм без шул юлдан нык адымнар белән алга барабыз!

Әминә белән Шәрифә янәшә утыралар. Председатель сөйләгән арада алар пышылдашалар.

Ш ә р и ф ә. Көнләшәсеңме?

Ә м и н ә. Кемне?

Ш ә р и ф ә. Соң, синеке бит, әнә, гел хатын-кыз арасында...

Ә м и н ә. Исем дә китми...

Ш ә р и ф ә. Шыттырасың!...

Ә м и н ә. Чүт кенә дә көнләшмим! Гармунчы тирәсендә хатын-кыз күп була инде ул! Һәрберсеннән көнләшә калсаң...

Ш ә р и ф ә. Алып китсәләр?

Ә м и н ә. Кая китсен?! Миннән башка берәүне дә күрми бит ул! Барыбер селәгәйләрен агызып, минем янга килеп җитәчәк! Ә син нәрсә?..

Ш ә р и ф ә (боргалана). Нәрсә, нәрсә... Мин бернәрсә дә түгел. Мин нәрсә...

Ә м и н ә (кечкенә паузадан соң). Т-с-с!

Ш ә р и ф ә. Нәрсә?..

Ә м и н ә (җитди нәрсә хәбәр иткәндәй, паузалар белән).

Коридор, коридор,

Коридор бүлмәләре.

Күз төпләреңә уелган

Мәхәббәт сөрмәләре...

Ш ә р и ф ә. Әй, юньсез...Тыңла, әнә, иптәш председатель сөйли...

Ә м и н ә (бераздан, елмаеп). Тсс! Әйтергә онытканмын!

Ш ә р и ф ә. Нәрсә, нәрсә тагын?

Ә м и н ә.

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә.

Ышанмагыз егетләрнең

Яратам дигәненә...

Х ә б и б р а х м а н. Барыгызны да котлыйм, иптәшләр!

Р ә ш и т. Иптәшләр, мин иптәш Мөхетдиновның сүзләренә кушылам һәм барыгызны да уңышлы ел белән тәбрик итәм! Киләсе еллар да шулай ук шатлыклы булсын, дип теләп калам! Ә хәзер сезнең алдыгызда Кызылсу урта мәктәбе укытучылары көче белән оештырылган концерт! Рәхим итеп каршы алыгыз!

Председательләр сәхнәдән төшеп, залда урын алалар. Чаршау корыла. Аның артыннан аяк тавыш­лары, сөйләшүләр, әйбер күчергән тавышлар ишетелеп тора.

М а р а т (чаршау алдына чыгып). Колхозчы кызлар биюе!

Кереп югала. Кечкенә пауза. Чаршау артыннан берничә пышылдашкан тавыш ишетелә. Гармун тавышы. Чаршау ачыла. Инде өстәл юк, ләкин иптәш Ленин белән иптәш Сталин портретлары калган. Марат бер читтә гармунда уйный. Берничә кыз шул көйгә бииләр.

Шәрифә урынында тик кенә утыралмый. Аны мең төрле уй интектерә. Кызның күңеле кая барып бәрелергә белмәгәндәй тоела.

Ш ә р и ф ә. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә? Хәдичә тыкрыгында көтәм, дигән... Ничек шулай бөтен нәрсәне ташлап китәргә кирәк? Ә ул бит көтә... Инде килгәндер дә. Туңып тора торгандыр. Шулай була микәнни соң ул? Бөтен авыл нәрсә дияр? Хәсәншаның кызы сорамый-нитми, күрше авыл егетенә тагылып киткән, диярләр. Аннан әтинең күзенә ничек карарга? Мондый җәфаларсыз гына булмый микәнни соң? Әгәр дә соратып алдырсам?.. Апаны бирделәр бит әле... Юк шул, бирмәсләр. Апа иң олысы иде, аннан соң өйләнмәгән абыйлар бар бит әле. Йөриләр һаман, ыштан туздырып, ачуым да бер килмәгәе. Барыйм микән, юк микән? Барам! Ничек сөйләште бит, ә ничек җырлады... Кочагында эреп төштем инде. Минсабир анда көтеп тора, клубтан чыгуга, Әминәдән аерылып, Хәдичә тыкрыгына йөгерәм. Йа Ходаем! Мин генә аны ошатам дип торам, ә юк икән, икебезнең дә күңел тарткан... Әнә бит, апа әйтә, юләр чакта чыгып калсаң гына, ди. Әйе шул, аннан акыллы да булырсың, беркемгә кирәгең дә калмас. Барам! Килен булып төшәм. Әстәгъфирулла... Бер дә белмәгән, күрмәгән өйгә... Апа сөйләвен сөйли дә, үзе бик йөрешеп, белешеп, соратып кына чыкты. Ә мин ике-өч мәртәбә күрешкән кешегә, яп-ят йортка... Бәлки ул усалдыр? Җүләрлегем белән аның кимчелекләрен күрмим генәдер? Туктале, Шәрифә... Алай тиз генә хәл итәргә уен эшмени язмыш? Юк... Син нәрсә? Юләр дә инде. Җегет дигәч тә... Чынлап торып яратса, үпкәләмәс, көтәр. Юк, бармыйм... Хәдичә тыкрыгына якын да бармыйм... Өйгә башка яктан урап кайтам. Юк... Уйламаган-нитмәгән, беренче чакыруга кияүгә чык та куй, имеш. Юк! Ике аягымның берсен дә атламыйм!..

Сәхнәдә бию дәвам итә.

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: