Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

XIX

Шәрифәнең өе. Әлфия белән Шәйдулланың унөч-ундүрт яшьләрдәге
Госман атлы сукыр малайлары тәрәзә янында урамнан килгән тавышларны тыңлап утыра. Ш ә р и ф ә килеп керә.

 

Г о с м а н. Апа, синме?

Ш ә р и ф ә. Мин, акыллым. Малайлар кая?

Г о с м а н. Урамга чыгып чаптылар...

Ш ә р и ф ә. Көнозын берьялгызың утырасыңмы?

Г о с м а н. Мине дә алып чыкмакчылар иде, үзем калдым... Апа, мин аларга кызыл билле прәннек бирдем.

Ш ә р и ф ә. Әй, акыллым, үзең ашыйсың калган.

Г о с м а н. Мин бит аларны еш ашыйм, апа. Әти гел алып кайтып тора. Апа, ул прәннекне нигә кызыл билле дип атаганнар?

Ш ә р и ф ә. Кызгылт төстә булгангадыр, акыллым...

Г о с м а н. Бар да кызыл да кызыл, диләр. Ниндирәк була соң ул кызыл төс?

Ш ә р и ф ә. Кызылмы? Җылы төс ул... Син соң, аз гына да күрмисеңме, акыллым?

Г о с м а н. Төпсез чиләк куеп, кояшка карасам, бераз яктылык күрәм!.. Беләсең бит инде, апа, минем күзләрем чәчәктән шулай булып калган. Күрше әби кереп караган да, сукырайганмын... Чәчәк вакытында балага карарга ярамаганны белмәде микән ул әби?

Ш ә р и ф ә. Белмим шул, акыллым, әйталмыйм...

Г о с м а н. Апа, ә урамнан нинди көй ишетелә ул?

Ш ә р и ф ә. Көй түгел, ирләр такта яралар, пычкы тавышы ул...

Г о с м а н. Пычкылар шулай моңланамы икән, әллә агач сыкранамы?.. Бигрәк моңсу көй бит апа... (Пычкы көенә җырлап җибәрә.)

Г о с м а н. Мин әти белән әнигә үпкәләдем бит әле, апа.

Шәрифә (яшьләрен сөртеп). Нигә?

Г о с м а н. Мин бит аларның апа белән абыйны чирлеләр йортында калдырып кайтырга киткәннәрен беләм. Ә мине нишләптер алып китмәделәр, калдырдылар. Сыкранып ятмагангадыр инде... Абый белән апа йөри алмый, буыннары шешә иде, мин күрмим – шулай көннәр буена сөйләшеп утыра идек өчәү. Алар миңа тирә-якта ни барын сөйләп бирәләр, мин тыңлыйм. Апа шигырь белән сөйләргә ярата торган иде... Хәзер ялгызым нишләп бетәм инде мин?..

Ш ә р и ф ә. Аларны бит дәваларга алып киттеләр, анда аларга җиңелрәк булачак...

Г о с м а н. Белмим шул, җиңелрәк булырмы икән?..

Ә л ф и я (атылып керә, үзе елый, үзе шатлана). Исән-сау гына тордыгызмы? Әй, сеңелкәш, гөнаһ кыла яздык бит...

Ш ә р и ф ә. Кайтып та җиттегезме, апа?

Ә л ф и я. Кайттык. Әле дә ярый Ходай Тәгалә саклап калды.

Г о с м а н. Апа белән абыйны урнаштырдыгызмы, әни?

Ә л ф и я. Кире алып кайттык, балам, өйдә алар... Ходай Тәгалә саклады... Палатага кертеп яткырдык кына үзләрен, елапмы елыйлар. Икәүләшеп: «Кошлар да бит ...» –  дип, шигырь әйтеп елыйлар сабыйлар. Коридорга чыккач, җизнәң белән икәүләшеп үкерепме үкерәбез. Аннан җизнәң: «Күрәсең, Ходай Тәгалә безгә шулай кушкандыр», – дип, алып чыктык та үзләрен, кайтып киттек. Дүртәүләшеп юл буена елап кайттык... Ходай Тәгалә саклады, гөнаһ кыла яздык...

Ш ә й д у л л а (килеп керә). Исәннәрмесез!

Ш ә р и ф ә. Исәнме, җизни!..

Ш ә й д у л л а. Балалар ничек, исән-саулармы?

Ш ә р и ф ә. Аллага шөкер!

Ш ә й д у л л а. Ярый!.. Әлфия, әйдә инде. Балалар, ашыйсыбыз килә, диләр. Умач булса да уып сал, тилмереп утыралар сабыйлар...

Ә л ф и я. Кайтабыз, кайтабыз...

Ш ә й д у л л а. Әйдә, улым, апаң белән абыең сине югалканнар, Госман кая дип, борчылалар.

Г о с м а н. Әти, мин Газинур белән Марска кызыл билле прәннек бирдем!..

Ш ә й д у л л а. Дөрес эшләгәнсең, улым, мин сиңа тагын алып кайттым! Ярый, исән-сау торыгыз! Әйдә, улым... (Госманны алып чыгып китә.)

Ә л ф и я. Ходай Тәгалә гөнаһтан саклап калды...

Ш ә р и ф ә. Аллага шөкер инде!..

Ә л ф и я. Ярый, кайтып ашатыйм үзләрен...

 

Шәрифә Әлфияне һәм Шәйдулла белән Госманны озата чыга.

 

 

XX

Шәрифә йортының җилкапка төбе. Көз, баткаклык... Иске арбага җигелгән Монгол капкага бәйләнгән. Ул бик картайган, күзләрендә ак таплар, тән торышында ниндидер хәлсезлек, битарафлык.

 

М о н г о л . Октябрь... Аннан – ноябрь… Аннан – декабрь... Шуннан соң – гыйнвар... Һаман шул ук айлар... Һаман шул бер куласа... Алаша булуларың бер дә кызык түгел икән шул... Башкалар шатлыгына куанып яшәсәң генә... Көннән-көн томанлана. Минем күз алдымда гына шулаймы, әллә дөньясы томанга чума барамы? Эх, күзләрнең махы бирә башлавыдыр шул... Бу бит аз гына да кызык түгел: дөнья матурланып, бизәкләнеп, яктырып китәр, ә без тәки күрми калырбыз... Шулай булыр микәнни? Кызганыч, күз кырые белән генә карап каласы иде... Ярар... Нишләтәсең... Без күрмәсәк, балалар күрер... Шулай да, алашага ничек тә бер инде...

 

Шәрифә белән Мәүлә җилкапкадан керәләр.

 

Ш ә р и ф ә. Кереп, чәйләр эчәсе иде, Мәүлә абзый!..

М ә ү л ә. Юк, киленкәй, рәхмәт, кереп торырга вакыт тар... Мунчалаларны калдырдым, хәзер башка йортларга да керәсем бар. Кызылсуда кап сугучылар байтак, үзең беләсең...

Ш ә р и ф ә. Кирәк бит, Мәүлә абзый. Утынга урманын булса да бирәләр...

М ә ү л ә. Шулай... Малайлар үсеп беткәннәрдер инде?

Ш ә р и ф ә. Өчесе дә мәктәптә... Шулар суга инде ул капны... Нәрәт бирәм үзләренә, нурмы эшләмичә, уйнарга чыгармыйм, шулай чиратлап сугалар... Кая китәсең, үзең генә өлгереп җитеп булмый... Безнекеләр ничек соң анда?

М ә ү л ә. Әкрен генә... Картлар картаялар... Исмәгыйльләр Үзбәкстанга китәргә җыенып йөриләр. Килен һаман шулай тынгылык бирми аңа... Кәримәнең саулыгы бөтенләй бернәрсәгә ярарлык түгел... Сиздермәскә тырышса да, күренә. Торфта йөргәннәре чыга балакайның... Минем Әнсәр калага китте, шунда кайнаша... Минсабирның каберен карап, чистартып торабыз...

Ш ә р и ф ә (яшьләрен сөртә). Бу соң, Монголмы?

М ә ү л ә. Шул...

Ш ә р и ф ә. Йа Аллам... (Чабып кереп китә.)

М о н г о л . Кем ул? Әллә Шәрифә киленме? Тавышы бигрәк җитдиләнгән, тәмам ныгып җиткән кызый...

Ш ә р и ф ә (ипи катысы алып чыгып, Монголга каптыра.) Мәле, җанашым! Танымыйча да торам бит үзеңне!

М о н г о л . И-и! Рәхмәт, киленкәй!

Ш ә р и ф ә. Мәүлә абзый, без дә шул чаклы картайдык микәнни? Гомер бигрәк тиз үтә икән?

М о н г о л . Әйтмә дә инде, әле кайчан гына үзеңне Думага җилләтеп алып кайткан идем шикелле...

М ә ү л ә. Сез яшьләргә гомер узу турында уйлау иртә әле, иң өлгергән чагыгыз. Әле сезнең күрәселәр... Китик без. Әле кайчан кайтып җитәбез, хәзер титаклап кына йөрибез бит...

Ш ә р и ф ә. Чәйләр эчеп чыгасы иде...

М ә ү л ә. Рәхмәт, сеңлем, башка юлы...

Ш ә р и ф ә. Ярый алайса... Күргән-белгәннәргә сәламнәр әйтегез...

М о н г о л . Ярый, хуш, киленкәй...

 

Арба тәгәрмәче сыкрап кына кузгалып китә. Шәрифә алар артыннан күзәтеп кала. Әминә килеп керә.

 

Ә м и н ә. Кем ул китеп бара?

Ш ә р и ф ә. Мәүлә абзый, кап сугарга мунчалалар китерде...

Ә м и н ә. Ә-ә. Безгә дә керер инде. Карале, малай, кичә Мамыктан кайтышлый сугылган идем, өйдә очратмадым үзеңне. Мамык кибетенә кызыл костюм-чалбар кайткан, синең Мөдәррисеңә таман гына була инде. Бар әле, малай, соңламыйча гына барып кайт әле...

Ш ә р и ф ә. И Аллам, палучка да алмаган бит, акчам җитеп бетмәс шул. Кемнән генә сорап торыйм икән?..

Ә м и н ә. Фуат абзыйларга кереп кара, алар акчасыз тормый. Ярый, малай, анысын чамала инде. Мәүлә абзый безнең урамга борылды, кайтыйм мин. Бар, бар, басып торма, кереп чык... (Китә.)

Ш ә р и ф ә. Чиләкләремне дә ала барыйм әле, суга да төшеп менәрмен... (Кереп китә.) 

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

Фото:  pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: