Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

III

Урам. Капка. Әминә белән Марат Шәрифәне озата киләләр. Капка төбенә килеп җитәләр.

Ш ә р и ф ә. Рәхмәт! Зинһар, мин өйгә кереп җиткәнче китми торыгыз.

Ә м и н ә. Бигрәк куркак инде үзең!

М а р а т. Безнең Шәрифә, эштән башка, бар нәрсәдән дә курка!

Ш ә р и ф ә. Чыннан, зинһар, китми торыгыз! Иң курыккан җирем шул ишегалды...

Ә м и н ә. Бар инде, бар! Беркая да китмибез!

М а р а т. Озатып куйыйммы? Капкагызны бикләп, өстән генә төшәрмен!

Ш ә р и ф ә. Юк, кирәкми. Йә пәлтәңне ертырсың.

Ә м и н ә. Шәрифә, ахир, бар инде, туңдырып үтерәсең бит!

Ш ә р и ф ә. Киттем! Иртәгә нәрәттә күрешербез...

Ә м и н ә. Ярый. (Шәрифә капканы япканда.) Кара аны, урлап китә күрмәсеннәр үзеңне!

Ш ә р и ф ә. Әминә!

М а р а т. Куркытма инде! Кер инде, курыкма, Шәрифә, мондый салкында кемгә кирәгең бар синең!

Ш ә р и ф ә. Урлап китсәләр, белерсең әле менә! Тыныч йокылар!..

Ә м и н ә. Сиңа да! Без монда, син кереп китмичә, беркая кузгалмыйбыз!

Шәрифә капканы ябып, бикләп куя. Борыла һәм шунда гына капка артында күзләрен ялтыратып посып торган кешене – Минсабирны күреп ала. Кыз сүзсез кала, кычкырмакчы була – тавышы чыкмый. Егет аңа тавышланмаска кушып ишарә ясый. Кыз икеләнә. Алар ишарәләр белән бәхәсләшеп алалар: Егет тынычланырга куша, Кыз: «Юк, мин хәзер кычкырам!» – ди...

Капканың икенче ягында Марат Әминәне кочакларга маташа, тегесе карышкан була, шулай ук ишарәләр белән аралашалар.

Ә м и н ә. Кердеңме әле?

Егет кызның кулыннан тотмакчы була.

Ш ә р и ф ә. Юк.

Егет иптәшләрен кайтарып җибәрергә кушып, ишарәләп.

М а р а т. Кердеңме инде?

Ш ә р и ф ә. Юк...

Ә м и н ә (кычкырып диярлек). Шул гомер нишләп басып торырга була инде, Ходаем! Керәсеңме инде, юкмы?!

Кыз Әминәнең тавышыннан каушап куя, качмакчы була, Егет, куркудан үзе дә бик үк аңлап бетермичә, аны кочаклап кала.

М а р а т. Кердеңме?!

Ш ә р и ф ә (кочаклаудан). Соң, кердем бит инде, күптән кереп киттем бит инде!

М а р а т. Ә-ә, ярый алайса...

Ә м и н ә. Әйдә инде, киттек...

Әминә йөгереп китә, Марат аның артыннан.

Капка артында Егет һаман да Кызны кочаклап тора. Калын, кышкы киемнәрдән алар буранда кабарынып, өй кыегында утырган күгәрченнәрне хәтерләтәләр.

Ш ә р и ф ә. Син ничек монда килеп эләктең?

М и н с а б и р. Капкадан кердем!

Ш ә р и ф ә. Эт өрмәдеме?

М и н с а б и р. Этегез бармыни?

Ш ә р и ф ә. Юк...

М и н с а б и р. Шулай булгач?

Ш ә р и ф ә. Ә булса, син бит белмисең?..

М и н с а б и р. Булса, өрер иде!

Ш ә р и ф ә. Әйе... Нишләп йөрисең?

М и н с а б и р. Сине кочакларга дип килдем!

Ш ә р и ф ә. Ә, бәлки, мин кочак­латмасмындыр?

М и н с а б и р. Менә, кочаклап торам бит!

Ш ә р и ф ә. Әйе... Син кем соң?

М и н с а б и р. Утырмада күрмәдеңмени?

Ш ә р и ф ә. Күрдем...

М и н с а б и р. Кызлардан кемлегемне сорамадыңмы?

Ш ә р и ф ә. Сорадым...

М и н с а б и р. Нәрсә диделәр?

Ш ә р и ф ә. Яңа Дума авылыннан, Минсабир, диделәр...

М и н с а б и р. Ә нишләп кабатлап сорыйсың?

Ш ә р и ф ә. Синнән ишетәсем килде...

М и н с а б и р. Димәк, күзең төште?

Ш ә р и ф ә. Кая?

М и н с а б и р. Миңа?!

Ш ә р и ф ә. Яңа кеше булгач, сораган идем инде...

М и н с а б и р. Алдашма.

Ш ә р и ф ә. Алдашмыйм...

М и н с а б и р. Алдашасың! Бер күрүдә үк ошаттың! Утырмада гел миңа гына карап тордың!

Ш ә р и ф ә. Карамадым ла...

М и н с а б и р. Карадың, мин бит күрдем! Караганыңны да күрдем, күрсәтмәскә тырышканыңны да! Күз кырые белән генә күзләдең!

Ш ә р и ф ә. Шулаймы? Башкалар да күрде микәнни?

М и н с а б и р. Юк! Башкалар башкаларны күзләде! Мин дә сине бер күрүдә ошаттым!.. Нигә кызарасың?!

Ш ә р и ф ә. Салкын...

М и н с а б и р. Миңа кияүгә чыгасыңмы?

Ш ә р и ф ә. Ничек? Хәзер үкме?.. Минем... иртәгә нәрәткә барасым бар...

М и н с а б и р. Кайчан әйтәсең, шунда.

Ш ә р и ф ә. Ә әтиләр?

М и н с а б и р. Нәрсә әтиләр? Телисеңме, иртәгә үк сорарга киләм?

Ш ә р и ф ә. Бирмәсләр бит... Минем әле абыйлар да өйләнмәгән, апалар да...

М и н с а б и р. Алайса, урлап алып китәм!

Ш ә р и ф ә. Ә әтиләр?

М и н с а б и р. Нәрсә әтиләр? Бер алып киткәч, кире сорамаслар инде!

Ш ә р и ф ә. Мин оялам...

М и н с а б и р. Нәрсәсеннән ояласың? Йола шулай куша! Урлап алып китәм! Йә, ничек? Йә инде, нигә эндәшмисең?

Ш ә р и ф ә. Бер күрешүдән үк ул турыда сөйләшәләрмени?

М и н с а б и р. Тимерне кызу чагында сугып калырга кирәк!

Ш ә р и ф ә. Тимерче түгелсеңдер бит?

М и н с а б и р. Юк, мин көтүче... Андый эшне озак уйлап торырга ярамый, күңелгә шик керә.

Ш ә р и ф ә. Ә син каян беләсең?

М и н с а б и р. Җегет кеше барын да белергә тиеш!

Ш ә р и ф ә. Мин сине күптәннән беләм. Беренче тапкыр яз көне урман эшләрендә очрашкан идек.

М и н с а б и р. Эссе иде, бер читтә чәчләреңне туздырып үргән идең... Җете кара толымнарың әле дә төшләремә керә...

Ш ә р и ф ә. Алдарсың бит. Сез җегетләр шундый... Оста сөйләнәсез дә кочаклагач, таясыз...

М и н с а б и р. Ә син каян беләсең?

Ш ә р и ф ә. Шулай диләр...

М и н с а б и р. Шулай диючеләрне күбрәк тыңла. Телисеңме, бүген үк алып китәм...

Ш ә р и ф ә (паузадан соң). Нигә калтырыйсың?

М и н с а б и р. Мин түгел, син үзең калтырыйсың. Әнә, тешең-тешкә тими...

Ш ә р и ф ә. Синеке дә!

Минсабир кызны иреннәреннән үбеп ала. Шәрифә аны этеп, читкә тайпыла.

Ш ә р и ф ә. Мин өшедем. Бар! Кит!

М и н с а б и р. Җавап бирмәдең...

Ш ә р и ф ә. Соң инде. Минем йокым килә...

М и н с а б и р. Ярый, яхшылап уйла! Мин хәбәр салырмын...

Ш ә р и ф ә. Ярый, бар... Әй, тукта, китмә...

М и н с а б и р. Нәрсә?

Ш ә р и ф ә. Мин өйгә кереп киткәнче генә шунда тор әле...

М и н с а б и р. Ярый!

Ш ә р и ф ә. Капка бикләгән, өстән төшәрсең...

М и н с а б и р. Ярый!

Ш ә р и ф ә. Мин киттем. (Кереп китә.)

М и н с а б и р (артыннан). Уйла, мин хәбәр салырмын!

Шәрифә кереп китә. Минсабир капка аркылы менү юлларын карый. Җайсыз гына менә. Икенче якка төшәм дигәндә Шәрифә ишектән башын тыгып:

Ш ә р и ф ә. Егыла күрмә! Саграк кылан!

Минсабир капканың кире ягына капчык сыман килеп төшә.

Ш ә р и ф ә. Минсабир!

М и н с а б и р (яткан җирдән). Әү!

Ш ә р и ф ә. Син ничек?

М и н с а б и р. Әйбәт...

Ш ә р и ф ә. Ярый...

М и н с а б и р. Тыныч йокы...

Ш ә р и ф ә. Тыныч йокы!..

Шәрифә кереп китә. Минсабир торып, аксаклап китеп бара. Шәрифә атылып керә. Нишләргә белми, тиле сыман бераз кар туздырып уйный, ишегалдында әйләнгәли дә кереп сыдыра. Әкренләп буран күтәрелә.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Теги: ДРАМА
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: