Туганнар-тумачалар (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

IX

Туй ике якта да булу сәбәпле, сәхнә ниндидер урталыкны белдерә.

Туйда сый-хөрмәт, чирек аракы. Барысының да кәефе күтәренке. Биредә бөтен туган-тумача, иптәшләрдән берничә кеше күренә. Марат гармунда уйный, яшьләр бииләр. Уртада Әминә белән Ә н с ә р кыздыралар. Аннан уртада ике туган: аю кебек Сәяр һәм тал чыбыгыдай Сәлим пәйда була, очып-очып бииләр. Шуннан Әминә М и н с а б и р н ы биергә алып чыга. Бу вакытта егетләрдән берәү Шәрифәне алып чыгып китә.

Ә н с ә р (кинәт Шәрифәнең юклыгын сизеп). Урлаганнар! Кызны урлаганнар!

М и н с а б и р. Кая? Кем?

Шау-шу куба. Бар да йөгерешә башлыйлар. Кычкырышалар, кемнәрдер көлешә. Яшьләр өйдән йөгереп чыгып китә. Бу вакыт ике гармун тавышы ишетелә – бераз төшереп алган кодалар: Мирза белән Хәсәнша, кара-каршы утырып, чиратлап такмак әйтешәләр!

М и р з а.

Аргы яктан бирге якка

Йөгерә аксак куян...

Ботак очы ападан соң

Иң якын туган – кодам!

Әй туганнар, туганнар ла,

Туганнар-тумачалар,

Сездән аерылса әгәр,

Нишләр газиз башкайлар?..

Х ә с ә н ш а.

Шәһәр базарына барсам,

Әфлисун сатып алам.

Кодамны күрсәм, шатлыктан

Лимун булып саргаям...

Әй туганнар, туганнар ла,

Туганнар-тумачалар,

Яшик мәзәкләр әйтешеп,

Җырлашыйк шаян җырлар!

М и р з а.

Сандугач телле бер чыпчык

Төшеп кунган куакка...

Кодамны җәфалап йөртмим,

Үзем барам кунакка!

Әй туганнар, туганнар ла,

Туганнар-тумачалар,

Сезнең белән очрашудан

Яктырадыр дөньялар!..

Яшьләр килеп керә. Минсабир Шәрифәне эзләп тапкан. Марат керүгә үк бию көе уйный башлый. Яшьләр такмак әйтеп, Минсабир белән Шәрифәне уртада биетәләр. Аннан барысы бергә бииләр.

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

X

Октябрь. 1961 ел. Йолдыз күшәп, уйланып ята. Тезмәдә Исмәгыйль белән аның күптән түгел генә өйләнешкән хатыны Җәмилә ипигә май ягып, бик тәмләп ашыйлар.

Й о л д ы з. Киреләнергә ярамый... Әнә Машка безнең дөньяны матурлаячагыбызга ышанмаган иде, менә кая ул хәзер? Юк. Ялгыш юлга басты һәм юк булды. Ә безнең белән иңгә-иң барган булса... Әйтик, пример, көтүеңнән вакытында кайт, сауганда тибенмә – авырмыни? Менә тәүлегенә 15 литр гына сөт бирсәң дә, ул бит атнасына 105 литр була, ә аена... әйтергә дә куркыныч – ким дигәндә 450 литр! Аннан бит күпме файда: каймагы, мае, эремчеге, катыгы. Ничәмә кеше шуның белән тукланып, тагы да яңа көчләр белән дөньяны бизәргә керешә. Гап-гади нәрсәләр. Машка шуларны аңламады... Менә кая ул хәзер?.. Юк ул...

Исмәгыйль бик тәмләп ашап утырган җиреннән тончыга. Йөткеренә башлый.

Җ ә м и л ә (аның аркасына кагып). Нишләдең инде?.. Булдымы инде, юкмы? (Каты итеп тондыра.)

И с м ә г ы й л ь. Булды, рәхмәт... (Бераз корсагын тоемлап, елмаеп тора.) Кая, кил әле! (Җайсыз гына сузылып, хатынын үпмәкче була.)

Җ ә м и л ә (чәйни-чәйни). Нишлисең инде, тончыктырасың бит...

И с м ә г ы й л ь (сузылып ята). Ярый әле сине алып кайтканмын!

Җ ә м и л ә. Нәрсә?

И с м ә г ы й л ь. Мин әйтәм, ярый әле, дим, сине алып кайтканмын! Бергә кызыграк бит!

Җ ә м и л ә. Аңа кадәр кызык түгел идеме? Өйдә табор кебек, кешедән күбе юк. Бала-чага бер туктамый.

И с м ә г ы й л ь. Ярар, менә абыйлар башка чыгарга торалар.

Җ ә м и л ә. Безгә дә чыгарга кирәк...

И с м ә г ы й л ь. Кая?

Җ ә м и л ә. Авыл кырыенда теге йортны карадык бит. Бераз төзәтәсе, турайтасы җирләре бар барын, шулай да рәхәтләнеп яшәргә була.

И с м ә г ы й л ь. Безгә нәрсәгә ашыгырга соң? Хәзер абыйлар чыкса, инде биш кешегә кими, өй буп-буш кала. Өч балалары, аларга аерым йорт кирәк, ә безнең...

Җ ә м и л ә. Монда җыелып ятсак, мәңге дә булмас... (Аны кочакларга маташкан Исмәгыйльгә.) Үрелмә әле!..

Мирза белән М и н с а б и р керәләр. Аларны ишеткәч, Җәмилә май, ипиләрне тизрәк печән арасына яшерә, шым булалар.

М и н с а б и р. Безнең йорт бит инде бер елдан артык әзер... Күчәргә вакыттыр...

М и р з а. Нәрсә дим инде, улым. Рәхмәт, әниегез авырганда ташламадыгыз, карап тордыгыз. Үз куышыгыз­ны кору әйбәт!

М и н с а б и р. Без монда юл аркылы гына бит, кереп-чыгып йөрергә... Аннан, хәзер Исмәгыйль дә өйләнгәч... (Мирза тезмә башына ишарә ясый, артыгын сөйләмәскә куша.) Ике туган бер йортта яту килешмәс...

М и р з а. Улым, сез әнә теге сарайдагы башмак тананы үзегезгә алыгыз, бераз асрарсыз да сыер булыр, Аллаһы боерган булса... Тагын нәрсә инде...

М и н с а б и р. Юк, әткәй, рәхмәт! Болай да кара сыерны саткан акча шул безнең йортка кереп бетте. Барысы да безгә булмас бит инде. Тананы үзегез кышка суярсыз, бер келәт ит булыр!..

М и р з а. Нәрсә диим инде?.. Алма кебек өч малаең, һәркем көнләшердәй хатының... башка чыгасың икән, бездән рөхсәт!.. Кирәк-ярагыңны үзең карап ал инде...

М и н с а б и р. Рәхмәт!

Исмәгыйль белән Җәмилә керә.

И с м ә г ы й л ь. Ишеттеңме?

Җ ә м и л ә. Мин ишеттем, син менә үзең ишеттеңме?

И с м ә г ы й л ь. Ишеттем! Абыйлар башка чыга, өйдә иркенләп калабыз. Алар урынына үзебезнең караватыбызны куярбыз! (Үрелә.)

Җәмилә (аның кулына сугып). Ишетсәң, бар әнә, кара, аларга ниләр биреп чыгаралар икән.

И с м ә г ы й л ь. Борчылма, безгә тиешлесен алмаслар!

Җ ә м и л ә. Безгә тиешлесе әнә, басып тора.

И с м ә г ы й л ь. Йолдызмы? Тана диген инде хет...

Җ ә м и л ә. Ниткән тана ди ул? Абыеңа йорт салыр өчен сыер сатканнар бит... Ул тана сыер булганчы бер ел үтә бит әле. Ә бу сыерның ул гомер тагы бер бозавы була...

И с м ә г ы й л ь. Белмим дә инде...

Җ ә м и л ә. Белмәсәң, мине тыңла син. Көн кебек ачык – сыер безнеке. Шул йортны алабыз да аерылып чыгабыз.

И с м ә г ы й л ь. Ярар, шулай итәрбез... Сөйләшерсез шунда... Яратам да усалланганыңны! Кил әле! (Үрелә.)

Җ ә м и л ә. Ятмале өскә, болай да көчкә сулыйм. (Яшергән нәрсәләрен чыгарып.) Ашыйсыңмы тагын?

И с м ә г ы й л ь. Юк, рәхмәт!

Җ ә м и л ә. Ярый... (Яшереп куя.) Әйдә, кереп чәй эчик, саруым кайный башлады. (Исмәгыйль тагы бер кат үрелеп карый.) Әйдә инде, һаман юк белән...

Җәмилә белән Исмәгыйль бик авырсынып кына төшәләр.

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: