Туганнар-тумачалар (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

XXI

Фуат абзыйларның өе. Мич кадәрле Мәликә апа кызыл сандык өстендә тирләп-пешеп, авыр сулап, шикәр шакмагын чәенә манып, аны шапырдатып суырып, тәмам интегеп чәй эчеп утыра. Ишеккә шакыйлар. Мәликә апа тончыга.

 

М ә л и к ә (ямьсез авазлар чыгарып). Кем бар?

Ш ә р и ф ә (кереп). Исәннәрдәмесез!..

М ә л и к ә. Һәрвакыттагыча инде, ярый, кер... Менә тәмам җәфаланып беттем, Фуат әнә шул нәрсәне алып кайтып элде дә. (Стенадагы сәгатькә күрсәтә.) Көннәр буена келт тә келт... Үзәкләремә генә үтә дә инде... Бер тынычлык юк...

Ш ә р и ф ә. Шулайдыр инде. Фуат абзыйның хәлләре ничек соң?

М ә л и к ә. Аңа нәрсә, ат кебек таза, йөри дөнья җимертеп. Менә минем бер сызламаган җирем юк. Буыннарым сулык-сулык итеп тора.

Ш ә р и ф ә. Мунчада бал белән уып, чабарга кирәк...

М ә л и к ә. Кирәк тә бит, кем уа соң аны...

Ш ә р и ф ә. Мәликә апа, мин бер йомыш белән кергән идем...

М ә л и к ә (ишетмәгән булып). Аннары эссе мунчада чыдый алмыйм бит хәзер. Зиһенем тарала, аңым җуя башлыйм. Абзаң саклап кына тора...

Ш ә р и ф ә. Шулайдыр... Мәликә апа, кызлар Мамык кибетендә кызыл костюм-чалбар күреп кайтканнар, минем Мөдәррисемнең мәктәпкә кияргә өстенә начар иде... Палучка шул көннәрдә булырга тиеш...

М ә л и к ә. Палучкаңнан ал, кызым, балаларны кеше арасында ким-хур итәргә ярамый. Бүген син аларны карыйсың, иртәгә алар сине... Олылар киңәшен тыңла, балам! Палучкаңнан ал!  

Ш ә р и ф ә. Үзем дә шул фикердә дә. Палучканы көтеп торсаң, костюмны сатып җибәрерләр шул, өлгермәм дип куркам. Менә сездән бурычка сорап торырмын дигән идем...

М ә л и к ә (коты алына, сандыкка җәелебрәк утырган кебек була). И, бәбекәем, каян килсен, ди, безгә? Мин чирле, абзаң чирле, сыкранып кына йөри. Кайчак чәйгә шикәр алырга да бер тиен юк... Абзаңны сүгәм инде, үлә нитә калсам, Аллам сакласын, өйдә бер тиен запасың юк, дим... Адәм хурлыгы бит инде...

Ш ә р и ф ә. Юк инде алайса... Җитмәсә, Мөдәррискә әйтеп, күңелен кузгатып куйган идем...

М ә л и к ә. Булса икән, жәлмени? Юк шул, балам, заманасы ул түгел бит...

Ш ә р и ф ә. Ярый, рәхмәт, Мәликә апа... (Чыга.)

М ә л и к ә (артыннан сөйләнеп кала). Исән-сау йөр, балам!.. Булса икән... Юк бит, нишләтәсең... Капкаңны яхшылап ябып чык, тавык-чебеш урамга тарала... (Ниһаять, тынычланып, тирән сулап куя.) Аллага шөкер...

 

Мәликә чәен яңартып, алъяпкыч кесәсеннән шакмак шикәр чыгарып, авыр сулап, әле генә булып үткән коточкыч хәлне тагы бер кат җентекләп исенә төшереп, эчәргә керешә.

 

XXII

Кызылсу елгасы ярындагы басма. Яшь кенә, нәзек кенә камыш кебек төз, шәһәрдән килгән укытучы кыз Луиза инде унбиш минутлап елгадан су алалмый җәфалана. Ул басма уртасында нишләргә белми аптырап тора, як-ягына карана – ярдәм итәргә кеше юк. Аннары бер чиләк белән аз-азлап чумырып, башка чиләкне тутыра. Инде хәзер монысын ничек тутырырга белми, бөтенләе белән чумырып алса, чиләк белән бергә төшеп китәрмен дип курка. Бер чиләктәге суны ике чиләккә бүлеп карый: аз кебек. Шәрифә килеп чыга.

 

Ш ә р и ф ә. Исәнмесез... (Ул кыз­ның хәлен күрүгә аңлый, тиз генә аның чиләкләрен дә, үзенекен дә чумырып, су ала.)

Л у и з а. Исәнмесез! Бик зур рәхмәт сезгә. Ялгышмасам, сез Ибраһимова Шәрифә апа буласыз.

Ш ә р и ф ә. Әйе, мин...

Л у и з а. Ә мин әле сезгә барырмын дип тора идем... Гафу итегез инде, сезнең малайларыгыз турында әйтмәкче идем. Ничек дип башларга да белмим. Менә кечкенәгез, Мөдәррис, бигрәк усал инде... Дәресен әйбәт белә, тик менә шул усаллыгы... Ул абыйсы Марсның классына кереп, үзеннән өлкән малайлар белән сугышып йөри. (Яшьләренә буыла.) Мин нишләргә дә белмим, ул мине бөтенләй тыңламый. Такта янына чыгарып, икеле куеп, тынычландырыр идең, ләкин нәрсә сорасаң да, җавабын таба... Алар бит шундый күбәү, мин аларны җиңә алмыйм... Олырак классларда малайлар дәрестән тәмәке тартырга чыгып китәләр... Мин нәрсә әйтергә дә аптырап калам... (Шәрифәнең елап торганын күреп.) Сез нәрсә? Гафу итегез инде мине... Берәр нәрсә булмагандыр бит? Сез нигә елыйсыз, мин елаттыммы? Зинһар, гафу итегез... (Үзе дә елап җибәрә.)

Ш ә р и ф ә. Юк, юк, сез түгел... Борчылмагыз...

Л у и з а. Мин тагын дөрес эшләмәдем инде... Әйе, ана кешегә шулай кисәк... Йа Ходаем, китәм мин моннан, китәм...

Ш ә р и ф ә. Сез түгел... Мамык кибетенә кызыл костюм-чалбар кайт­кан, Мөдәррисемә шуны алырмын дигән идем. Җитмәсә, үзенә дә әйтеп ташладым. Палучкага кадәр бурычка сорап торырга дип, ничә йортка кердем, сәбәп тапкан булып... Берәр кайчан кайтармый калганым булса иде, озаклап тотканым булса икән... Мөдәррис көтеп утыра инде, хәзер ничек кайтып, улым, акча тапмадым, дияргә? Сабый бит әле ул.

Л у и з а. Шул гынамыни? Мин, мин үзем биреп торам сезгә! Без бүген акча алдык, әйдәгез. Әйе...

Ш ә р и ф ә. Аннан үзегезгә авыр булыр бит. Болай да кеше өстендә торасыз...

Л у и з а. Булмый, җитә. Әйдәгез безгә!..

Ш ә р и ф ә. Ходайның рәхмәте... Шул көннәрдә палучкам була, Алла теләсә... Шундук кайтарам...

Л у и з а. Җаегыз белән кайтарырсыз әле.

 

Шәрифәнең чиләкләре буш диярсең, ул аларны очыртып кына йөртә. Луиза үзенекеләрен күтәреп карагач, сыгылып төшә. Бераз баргач, туктап, ике чиләктән дә бераз суын түгеп, Шәрифәне куа китә.

 

XXIII

Урман. Коры-сары төялгән тарантаска Кечкенә җигелгән. Ул инде тәмам олыгаеп җиткән.

 

Кечкенә. Мескенкәем әни гомере буена алданып яшәгән икән... Бичаракай, минем өчен шатланып калган иде. Шатланырлык нәрсә күрдем инде? Иртән көтүгә чыгып китәсең, кич кайтасың, савалар да шул тарантас­ка җигеп, алып чыгып китәләр. Сыер да бул, ат та бул... Шулмы инде көтеп алган киләчәк?.. Ә бәлки, ул киләчәк бөтенләй юктыр? Ә әнием ышана иде бит, төннәр буена хыялларын сөйләп чыга иде. Мин йоклап китәм, уянсам, ул һаман сөйли. Мине түгел, үзен-үзе ышандырган икән бичаракай... Дөрес­тән дә, андый матур тормыш, бәлки, җирдә юк тадыр, булырга да тиеш түгелдер?.. Без аны һәрберебез үзебезгә үзебез хыялда төзергә тиешбездер? Шатлыкның иң югарысы – шул дөньяны уйлап чыгарып, аңа чын күңелдән ышанып, аның турындагы хыялларда назланып яшәүдер?.. Ул чагында, әни чыннан да бәхетле булган килеп чыга түгелме соң? Әйе, нәкъ шулай булып чыга. Иң бәхетсезе, димәк, без... бернигә дә ышанмаучы, хыяллана белмәүчеләр... Шулай булып чыгамы инде?

 

Урман эченнән зур бәйләм коры-сары күтәргән Шәрифә чыга. Бәйләмен тарантас янына төшерә.

 

Кечкенә. И җаным, кыл кебек билкәйләреңне бигрәкләр дә кызганмыйсың...

Ш ә р и ф ә. Хәзер... Әстәгъфирулла... Хәзер кайтабыз, Аллаһы боерган булса... Хәзер, җаным, син түз генә инде... (Коры-сарыларны тарантаска урнаштыра башлый. Туктый.) Нишләптер, вакыт-вакыт күз алларым караңгыланып китә... Әй, бер йотым су эчәсе иде. Җаным көйде-көйде дә... (Кечкенә каршындагы чокырчыкта Ай төшеп чумган җыентык суны шәйләп ала.) Менә бит, Ходайның рәхмәте... (Кечкенәгә.) Син эчтеңме, җанашым, буең җиттеме?

Кечкенә. Җитте...

Ш ә р и ф ә. Ярар... Менә шулай, яулык чите куеп булса да... (Яулык аркылы сөзеп, җыентык суны эчә. Күтәрелә. Аның күз алдына төп өстендә утырган Минсабир күренә.) Елмаясың? Миннән көләсеңдер инде! Әйе, менә шулай яшибез шул хәзер, сыер җигеп йөрибез!.. Савым сыерларын интектергәнебез өчен Ходай Тәгалә каршында ничек җавап тотып бетерербез инде?.. Һаман тынычлана алмыйсың?.. Борчылма... Барысы да тәртиптә... Ашар-эчәребезгә бар, Аллага шөкер... Елмаясың?! Әйе, бүген иртән чәйгә шикәр юк иде шул, ләкин анысы куркыныч түгел... Әйе, ялгыз хатын булгач, төрле сүзләр дә ишетергә туры килә, явыз телләр ни әйтмәс... Куркыныч түгел... Арслан да җитәрлек җәфалады инде. Монда бит ничек, ирләр бөтен печәнлек җирләрне бүлеп алалар да чабалар, без эштә, өлгермибез. Кукуруз арасыннан, юл буеннан эт эчәгесе, алабутадыр җыябыз инде. Аның өчен дә, Арслан килеп чыкса, сүгә, чалгыларны сындырып ата, капчыкларны пәке белән ярып җибәрә, атлаган саен терлекләрне ябып куя. Беркөн Газинурның вилсәпитенең нипелләрен салдырып киткән. Газинур да, бәбекәем, аптырап калмаган, көтү каршыларга баргач, Арсланның малаен туктатып: «Минекен атаңнан сорарсың», – дип, аның нипелләрен салдырып алган! Газинур инде зур... Абыйлар үзен эшкә дә алгалыйлар... Әнә, нинди тарантас ясады. Елый-
елый ясады, балам. Ничегрәк итеп ясарга белмәгән җирләрен, барып, берәрсенекеннән карап кайта. Шулай да ясады, әнә, унөч яшьлек малай ясаган, димәссең, мужикларның да һәммәсе булдыралмый андыйны... Марс йомшак табигатьле, сабыр. Гел уку өстендә инде. Укытучылары да мактый. Нечкә күңелле дә инде. Кечерәк вакытында бер кайтып кердем, Марс балакаем тәрәзә төбендә елап утыра. Нәрсә булды, улым, дим? Бөтен малайларның әтиләре тайлы атлар белән кайтып беттеләр, безнең әти һаман юк, ди. Күрәсең мин, әтиең ат белән кайтыр, дип әйткәнмендер инде, сине сорагач... Ә бер юлысы мәктәпкә йөри башлагач, яныма гәҗит тотып килгән. Сорый миннән: «Әни, менә монда: «Дөньядагы иң ямьсез сүз – тол хатын» – дип язган. Тол – нәрсә дигән сүз ул?» – ди. Улым, менә безнең әтиебез юк бит инде, мин ялгыз, тол хатын мин булам инде ул, дигән идем, үкереп елап җибәрмәсенме сабыем. «Ничек инде син иң ямьсез буласың?» – дип, елапмы елый!.. Мөдәррис үҗәт. Ул үзен үпкәләтергә ирек бирми. Күптән түгел, Мамыкка барып, кызыл костюм алдык үзенә. Әй шатланды инде. Сталавайга кергән идек, мин юк арада, башкаларның нишләгәнен карап торган да, шулар кебек кыланып, зур кашык белән тутырып, горщисы капкан, нәнием... Бал дип уйлаган, сабый! Үҗәт инде...

Син борчылма... Тынычлан... Малайлар да, үзем дә башкалардан ким-хур түгел. Азмыни безнең кебекләр... Син борчылма... Яшибез, Алла теләсә...

 

Урманнан коры-сары бәйләме күтәргән Әминә чыга. Бәйләмен тарантас янына төшерә.

 

Ә м и н ә. Әй, малай, абынып егылдым тегендә, торалмыйм гына бит!.. Сине чакырам, ишетмисең. Каты кычкырырга куркыта...

Ш ә р и ф ә. Ә мин монда килеп аудым, күз алларым караңгыланып китте...

Ә м и н ә. Карале, малай, әйдә, төяник тә кузгалыйк, яхшы чакта. Каравылчы фәлән килеп чыкса, бетте баш...

Ш ә р и ф ә. Әйдә... Исән-сау кайтып җитсәк, Алла теләсә, самовар куеп, туйганчы бер чәй эчәр идем...

Ә м и н ә. Әйдә, малай, әйдә. Селкеник. Аннан чәй дә эчәрбез. Әйдә...

 

Шәрифә белән Әминә коры-сарыларны тарантаска төйиләр.

XXIV

Төн. Шәрифәнең өе. Алдагы бүлмәдә ниндидер тавышлар ишетелеп тора. Шәрифә белән Луиза килеп керәләр.

 

Л у и з а. Сез мине гафу итә күрегез инде... Бу вакытта килгәнем өчен...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә, нәрсә булды соң?..

Л у и з а. Мин сезнең алда гафу үтенергә килдем...

Ш ә р и ф ә. Гафу?..

Л у и з а. Әйе... Мин аңламаганмын... Бүген уйлап яттым, йокыга китә алмадым... Мин сезнең алда гаепле... Теге юлысы мин сезнең малайларны сүгеп маташтым...

Ш ә р и ф ә. Әллә берәр нәрсә эшләгәннәрме, Ходаем?

Л у и з а. Юк, юк... Сез борчылмагыз. Бүген Мөдәррисне педсоветта тикшерделәр, спецшколага җибәрмәкчеләр иде...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла...

Л у и з а. Сез борчылмагыз, барысы да тәртиптә. Аны усал, диләр... Аны бит без – усал ясаучылар. Ул бездән үзен саклар өчен шулай эшли. Марс абыйсын яклап, үзеннән олы малайларны кыйнап чыга. Чөнки Марс сабыр табигатьле. Ул аның үпкәсен чыгара... Без бит үзебез гаепле. Әнә, беркөн директор Шәрәф абыйның базыннан вареньеларын урлаганнар. Бер дә юкка, сәбәп табып, сезнең малайларны, Әминә апаның кызын линейка алдында җәберләделәр. Әгәр алар атасыз икән, димәк, усаллар, кулга туры түгелләр... Барысы да түзә, ә Мөдәррис андый түгел. Шәрәф абыйны исерек килеш күреп, аның аунап яткан партбилетын кабинетындагы Ленин томнарының берсе эченә яшереп куйган. Кая, дип сорагач, гомерегездә ачып та карамаган китабыгыз эчендә, дигән... Ул горур. Һәм хаклы да, чөнки аның моңа хокукы бар!.. Мин еладым, аңлаттым... Аны кызгандылар, сезне кызгандылар, спецшкола турында әлегә онытылды... Мин дә бит элек аңламаганмын, гафу итегез мине!..

Ш ә р и ф ә. Ходаем, ничекләр генә сезгә рәхмәтләр укыйм икән?.. Әйдәгез әле, чәй булса да эчик. И Аллам, шикәр дә беткән иде... (Күз яшьләрен тыя алмый.)

Л у и з а (елый). Ярый, шикәрсез дә...

Шәрифә өстәл өстен ачып җибәрә. Анда ап-ак булып өч литрлы банка тулы шикәр тора.

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла... Нәрсә бу? (Банка янында торган кәгазь төргәкне сүтеп карый.) Ике сум утыз тиен?.. Ходаем, каян алганнар болар бу акчаны? (Тәмам куркып кала.)

Л у и з а (кинәт акылына килеп). Ә! Соң... Газинур алып кайткан... Курыкмагыз... Бүген өлкән классларга бәрәңгедә эшләгән өчен бишәр сум акча бирделәр... Шул акчалар ул! Шикләнмәгез... Эшләп алган акчалары!

Шәрифә урындыкка утыра. Луиза да аның янәшәсенә утыра. Шунда гына алар баядан бирле күрше бүлмәдән яңгырап торган гармун тавышын ишетеп алалар.

Л у и з а. Нинди көй ул?..

Ш ә р и ф ә. Малайлар... Аталарының гармунында уйныйлар...

Уйнаучының әле өйрәнеп кенә килүе, кайбер җирләрдә ялгышкалаганы сизелеп тора. Шул көйгә өч малай тавышы кушылып, аталарының яраткан җырын җырларга тырышалар. Шәрифәнең иреннәре селкенүеннән җыр сүзләрен эченнән кабатлап баруы күренеп тора. Арткы планда Монгол арба артында аякларын салындырып утырган Минсабирны күзләрне камаштыра торган яктылыкка алып
китеп бара.

 

Тәмам.

"КУ" 10, 2019

Фото:  pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: