Туганнар-тумачалар

Катнашалар:

М и н с а б и р – егерме җиде яшьлек ир-егет, көтүче.

И с м ә г ы й л ь – Минсабирның бертуган энесе, егерме өч яшьләрдә.

К ә р и м ә – аларның бертуган апалары, егерме тугыз яшьләрдә.

М и р з а – аларның аталары.

М ә х р ү з ә – Мирзаның хатыны.

Җ ә м и л ә – Исмәгыйльнең хатыны.

М ә ү л ә – Мирзаның карендәше.

Ә н с ә р – Мәүләнең улы.

Ш ә р и ф ә – беренче сәхнәдә унсигез яшь, соңрак 3 бала анасы.

Х ә с ә н ш а – Шәрифәнең атасы.

Ш ә м с е р у й – Хәсәншаның хатыны.

С ә л и м – Хәсәншаның олы улы, балта остасы.

С ә й я р – Хәсәншаның икенче улы, балта остасы.

Ә л ф и я – Хәсәншаның кызы.

Ш ә й д у л л а – Әлфиянең ире.

Г о с м а н – Шәйдулла белән Әлфиянең сукыр малайлары, унөч-ундүрт яшьләрдә.

З ә й н ә п – Сәярның хатыны.

Ә м и н ә – Кызылсу авылы кызы.

М а р а т – Кызылсу авылы егете, гармунчы.

А р с л а н – Кызылсу авылы егете.

Ә м и р – Кызылсу авылы егете.

М ө х е т д и н о в Х ә б и б р а х м а н – «Кызылсу» колхозы председателе.

Ш а г и в ә л и е в Р ә ш и т – Кызылсу авылы сельсовет председателе.

М ә л и к ә – Кызылсу авылы хатыны.

Л у и з а – Кызылсу урта мәктәбе немец теле укытучысы.

Кызылсу авылы егет-кызлары.

М о н г о л – алаша, юкка пырдымсызланмый, хуҗасының алыштыргысыз терәге, чыдам, акыллы карашлы, чабышкы булмаса да, кирәк чакта шактый гына җилдерергә сәләтле.

Й о л д ы з – бура хәтле аклы-кызыллы сыер, көтүдән соңга калмый, качмый, сауганда типми, үз дәрәҗәсен белеп кенә, сабыр гына атлап йөри;

М а ш к а – чагыштырмача яшь, кара сыер, тәкәббер холыклы, ике елның берендә кысыр кала.

К е ч к е н ә – башта тана, аннан сыер.

Һәм башкалар.

Вакыйгалар 1954 елда башланып китә.

 

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

I

Кыш. Авыл урамы. Кич. М о н г о л капкага бәйләнеп куелган.

М о н г о л. Салкын... Салкын... Эһе... Декабрь... Аннан гыйнвар, февраль, март... апрель... Бәлки, шул арада дөньяны матурлап та бетерер­без... Эһе... Аннан инде җиңелрәк булачак... Менә шунда яшәп карыйбыз инде, боерган булса... Апрель гына җитсен... Аннан инде җылыта башлый... Әйе, апрельда инде җылыта, ә майда инде бөтенләй суык түгел... Майда рәхәт... Апрельда әле суык та, юллар да юк, авыр... Ә майда рәхәт... Алай дисәң, хәзер чана үзе шуа, суларга гына салкын... Ә җәй көне эш тә күп, черки, кигәвен, дөбер-шатыр арба сөйрәп йөрисе – кыш рәхәтрәк... Салкын гына... Алай да, буран булмаса, түзәрлек... Бүген ничәләргә кайтып җитәрбез икән?.. Сузмасалар ярый... Буран гына башланмасын... Чыгалар ахры. Шулай бик тиз генә булды микәнни?

Капкадан шәл кебек нәрсәгә гармун төреп тоткан М а р а т, Ә н с ә р, М и н с а б и р керәләр.

М и н с а б и р. Син, яшьти, әйдә, җайла инде...

М а р а т. Ә мин нәрсә? Утырмага алып барам. Анда үзең чамалыйсың инде... Күзләп куйганың юкмы соң, ә? Юкка гына нәкъ безнең авылга килмәгәнсеңдер әле?!

Ә н с ә р. Бар инде, бар! Кара син аңа, май кояшымыни, нур чәчеп тора! Бүген миңа килеп кермәсенме, күзе-башы акайган: «Әйдә, Кызылсуга!» – ди. Нәрсә булган дип торам: чалбарына ут капкан икән!

М и н с а б и р. Җитте инде!

М а р а т. Кем соң ул? Әйт инде!

Ә н с ә р. Юл буена интектердем, әйтми, яхшы киленмени, тел яшерә!

М а р а т. Әйт инде, барыбер беләбез бит!

М и н с а б и р. Ташлагыз инде, җегетләр!

М а р а т. Минекенә күз салып куймадыңмы тагын? Әйт, юкса бармыйм...

М и н с а б и р. Чәчләрен генә хәтерлим, җегетләр. Кап-кара, бил тиңентен, ефәкмени... Исемен белмим, күрсәм – таныйм!.. Безнең килүгә җегетләрегез ничегрәк карар соң?

Ә н с ә р. Кызылсулар безгә кыз күзләргә килсәләр, син ничегрәк карар идең соң?

М а р а т. Әйе!..

Ә н с ә р. Син юкка борчылма, Минсабир! Кыйный башласалар, монда чап. Монголга кадәр килеп җиталсаң, котылдың дигән сүз, аны инде берәү дә куып тоталмас!

М о н г о л. Хәлдән килгәнчә чабарбыз инде анысы, сүз дә юк... Суларга гына салкын...

М а р а т. Әйдә, юкны сөйләмәгез әле. Өйләнергә дигән җегет андый нәрсәдән куркып тора димени?

Ә н с ә р. Бигрәк тә сезнең авылдан өйләнергә риза булган җегет!

М а р а т. Болай сөйләнсәң, сезгә бүген эләктермичә җибәрмиләр, малай!

М и н с а б и р. Әнсәр, кара аны, телеңне тый!

Ә н с ә р. Беләм инде, беләм! Әйдәгез тизрәк, туңып беттем бит...

М о н г о л . Салкын шул...

М и н с а б и р. Әйе, сузмыйк...

М а р а т. Әйдәгез.

Ә н с ә р. Тукта... Хәзер, Монголның алдына бераз салам салып калдырыйм, әле кайчан кайтырбыз, билгесез... (Чанадан салам алып, ат алдына сала.) Аша, җаным!

М о н г о л . Рәхмәт!

Ә н с ә р. Әйдәгез!

М и н с а б и р. Аллага тапшырдык!..

М о н г о л . Алай да, буран башланганчы тормагыз инде...

II

Авыл өе. Утырма. Егетләр-кызлар йөзек салыш уйныйлар.

Ә м и н ә. Кемдә йөзек, сикереп чык!

А р с л а н атылып чыга, аны тотып өлгермиләр.

К ы з л а р. Кая моны тотып каласың! Кулдан җылан кебек шуып чыга!

А р с л а н. Утырыгыз, мин салам!

Уйныйлар. Берничә кешене тотып калалар. Аларга җәза бирәләр. Янә уйный башлыйлар.

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Кемдә йөзек, сикереп чык!

Кыз әйтеп кенә бетерә, ишек ачылып китә. Салкын һава болытларын куертып, М и н с а б и р, Ә н с ә р, М а р а т килеп керәләр. Барысы да аларга төбәлә. Йөзекле кыз сикереп чыга, аңа игътибар итмиләр.

М а р а т. Сәлам бирдек!

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Марат килде, хәзер биибез!

И к е н ч е б е р ә ү. Марат, әйдә, уйна гармуныңны! Сагындырып кына йөрисең!

М а р а т. Җегетләр-кызлар, гармун ерак юлдан килде, аңа җылынып алыр­га кирәк! (Гармунны бик зур хөрмәт белән, төргәннәрен чишеп, өстәлгә куялар.)

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Мич яккан, әйдә тыгып торабыз, хәзер җылынып чыга! (Көлешәләр.)

Ә м и н ә. Әйдәгез, алайса, гармун җылынганчы йөзек салыш уйныйбыз!

М а р а т. Әйдәгез! Уйнарга дип килдек ләбаса! (Арага кереп утыра.)

Минсабир белән Әнсәр читтә калалар.

Ә м и н ә. Марат, әллә кунак егетләрең карап торырга гына килгәнме?

М а р а т. Утырыгыз, әйдә!

Ә н с ә р. Кая, кызлар! Туңып килдек, җылыгарак утыртыгыз әле үземне!

Әнсәр әрсезләнеп, кызлар арасына ук кереп утыра. Кызылсу авылы егетләре, моны бик үк яратып бетермәсәләр дә, эндәшмиләр. Минсабир иң ахырга утыра. Уен башлана. Бераз уйнагач, Арслан эләгә.

Б е р ә ү. Эләкте тәки!

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Әтәч булып кычкыртыйк!

Икенче берәү. Әйе! Урындык­ка басып!

Ә н с ә р. Әтәч булып кем дә кычкыра, чучка булып чинасын!

А р с л а н. Кит әле...

Б а р ы с ы д а. Әйдә, әйдә! Эләктеңме, җәзаны үтә! Чучка булып чина!

Ә н с ә р. Өстәл астына кереп!

Б а р ы с ы д а. Әйдәле, әйдә!

А р с л а н. Хәзер менә... Чинаган ди...

Ә м и н ә. Эләктең бит!

Б е р ә ү. Йә җәзаңны үтисең, йә уеннан чыгасың! Чина!

А р с л а н. Тапканнар...

Арслан ачуланып, ишекне каты итеп ябып чыгып китә.

Ш ә р и ф ә. Үпкәләттек!..

Ә м и н ә. Үпкәләүчегә үпкә ашаталар!

Ә н с ә р. Әй, шуңа да үпкәләп торырга инде! Үзем булсам...

Ә м и н ә. Нишләр идең?

Ә н с ә р. Минме?! Менә шунда кереп утырыр идем дә... (Өстәл астына керә.) Менә шулай чинап күрсәтер идем! (Чинап күрсәтә.) Беркөн чуваш авылына барып, махсус тыңлап кайттым!

Ә м и н ә. Чуваш авылына нәрсә тыңларга йөргәнегезне белмиләр, ди!

Барысы да көлешәләр. Уен дәвам итә. Берничә кешегә җәза бирәләр, берничәсен тоталмыйлар.

К ы з л а р д а н б е р ә ү: Кемдә йөзек, сикереп чык!

Әнсәр сикереп чыга, аны тотып калалмыйлар.

Б е р ә ү. Кара син бу чикерткәгә!

Ә н с ә р. Безне тотар куллылар тумагандыр әле ул!

Кызылсу авылы егетләре аңа кырын карап куя. Янә уен башлана. Әнсәр Шәрифәгә сала. Шәрифәне тотып калалмыйлар. Шәрифә йөзек сала.

Ш ә р и ф ә. Кемдә йөзек, сикереп чык!

Минсабир атылып чыгып өлгерми, аны Әмир дорфа гына тотып кала.

Б а р ы с ы д а. Нишләтәбез?! Ниш­ләтәбез?!

М а р а т. Җырласын, матур җыр­лый!

М и н с а б и р. Кит инде...

М а р а т. Әйдә! Оялып торма!

К ы з л а р. Җырла!

М а р а т. Гармунны да бирәм, җылынгандыр инде!

К ы з л а р. Әйе, гармун бирегез үзенә! Уйнап җырласын!

М и н с а б и р (гармунны алып, утырганда шигырь итеп сөйли).

Җырла-җырла дип әйтәсез,

Җыр капчыгым ертылган;

Кичә бер җыр откан идем,

Ул да булса онытылган.

 

Җырла-җырла дип әйтәсез,

Җыр чәчмәдем бакчама;

Җыр чәчмәсәм дә бакчама,

Сатып алмыйм акчага.

(Минсабир гармунны бер тартып куя. Аннан тынып кала. Уртак тынлыкта, тавыш белән тирән итеп бер сулап куя һәм башлап җибәрә).

Иртә буран, кич тә буран,

Мамык шәлеңне уран шул,

Мамык шәлеңне уран.

Кигән киемең күрсәм дә,

Җаныем, бәгърем,

Үзең күргәндәй булам.

 

Ишек алдында йөримен,

Карлар яуса, көримен шул,

Карлар яуса, көримен.

Синнән башка ямь табалмыйм,

Җаныем, бәгърем,

Ямансулап йөримен.

 

Тимер чана карны яра

Бу йөрәгем ник яна шул?

Бу йөрәгем ник яна?

Бу йөрәгем белеп яна,

Җаныем, бәгърем,

Сөйгәнем ятка кала...

Җыр вакытында Шәрифә үзен һаман Минсабирның карашы астындагыдай хис итә. Ул, шуны дөресме икәнлекне тикшерергә дип, сәхнә буйлап күчеп йөри, аның саен тойгысының хаклыгына инана бара. Җыр тәмамлангач, барысы да шау-гөр килешәләр.

Ә м и н ә. Әйдәгез, Уртада уйныйбыз!

Б а р ы с ы д а. Әйе, әйдәгез, биибез! Буыннар катып бетте! Күпме утырырга була!

М а р а т бию көен сыздыра, яшьләр әйләнә булып басалар, берәү уртада. Ул биеп тора, аннан әйләнәдән берәрсен үзе янына алып чыга, икәүләшеп бииләр, шуннан икенче булган кеше берүзе кала һәм шулай яңа баштан кабатлана. Минсабир Шәрифәне биергә алып чыга. Аннан үзе алга атылып чыга, Шәрифә башка берәүне биергә чакыра.

М и н с а б и р. Толымнары! Һавадагы карлыгач канатымыни, шомыртмыни – чем-каралар, ефәк тасмалардан үргәнмени – ялтырыйлар, карурманмыни – куелар, фикерләрне чуалталар, күңелемне урап алды шул гөнаһсыз толымнар...

Биюләр дәвам итә...

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

фото: livejournal

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: