Минем Такташ (дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

3

Шул ук бүлмә. Һади, Адюк. Галя кыяфәтендә Идея керә.

 

Идея (керешкә Адюкка ташлана).

Алар –

Кызлар –

Миңа ышанмыйлар!

Чәчләребез чәчкә бәйләнсен,

Хатыным бул, дип ялварды, дидем.

(Иптәш кызларын мыскыллагандай.)

Ул танылган шагыйрь, янәсе,

Аның тирәсендә чибәр-чибәр

Актрисалар йөри биешеп!

Андый кеше кәләш күрер өчен

Син кем, диләр? –

Рабфак чебеше...

Һади (нишләргә белми).

Галя? Синме? Төнге саташуның

Иң ләззәтле, татлы газабы?

Һади Идеяне кочакламакчы була. Идея Адюк артына кача.

Идея (Адюкка).

Кем бу, җанаш?

Адюк.

Чыбык очы туган...

Идея (куркып).

Акылыннан әллә язамы?

Һади (Идеягә).

Киләчәктә эзли идем, юкса,

Ә син үткәнемдә калгансың.

Моннан ары сине сагынып шыткан

Сыңар яшем җиргә таммасын!

Идея (Адюкка).

Мин аңардан куркам...

Адюк (Һадига).

Син, агайне,

Әтәчләнмә, күкрәк калкытып.

Тормыш иптәшең түгел ич әле,

Күзем төшкән сылу вакыты... (Идеягә.)

Өйләнергә теләвемә, димәк,

Ышанмыйлар?

Идея.

Күрмәгән килеш,

Ышанмыйлар, әйе, тәкъдимеңне

Минем белән барып, син аларга

Кабатларга тиеш.

Һади (Адюкка).

Сабыйлык бу.

Шушы адымыңнан

Инкыйразың синең башланыр.

Адюк Идеяне алып китәргә җыена.

Адюк (Һадига).

Бу турыда иркенләбрәк, бәлки,

Сөйләшербез әле башка бер.

Һади (Адюкны туктатмакчы).

Күрмәде ул минем күкрәгемдә

Бөек җырлар таңы атканын,

Сизмәде ул күңелем сахрасында

Арысланнар йоклап ятканын!15 (Адюкка.)

Аңа тапшырасы йөрәгеңне

Эткә ташла –

Изге эш булыр!

Идея (Адюкка).

Тормышыңны җимерергә тели –

Туганлыгы аның шушымы?

Һади (Идеягә ташлана).

Син минеке инде! Ник аңарга

Ирдә булуыңны ачмыйсың?

Идея куркып, янә Адюкка сыена.

Идея.

Нахак! Ялган!

Һади янә Идеягә ябырыла. Адюк Һадины Идеядән аерганда төртеп ега.

Адюк (ачулы).

Баш миеңне өткән

Үз-үзеңнән көнләү ачысы!

Һади егылган урынында башын тотып ята.

Идея (Адюкка).

Кем булса да, китсен, югалсын!

Адюк.

Ул аңлар ялгышын, уйланыр.

Идея.

Кайсыбыз якынрак җаныңа –

Йә мине ку моннан, йә аны.

Адюк.

Бу нинди мәгънәсез таләпләр? –

Ул миңа үз кеше, жәллимен.

Идея.

Өстисе сүзем юк, кабатлыйм:

Йә аны сайлыйсың, йә мине.

Һади (тора, Идеягә).

Күзләреңдә иблис уты яна,

Ал иренең – оҗмах җимеше,

Күпме алдап, барыбер алданмадым –

Синнән, имеш, айнып килешем.

Син дөньямны тар-мар иткән көннән

Буш күңелдә тузан очына...

Баш очымнан кояш, алма сыман,

Өзелеп төште синең учыңа.

Мин караңгы чынбарлыкта яшим,

Сыңар тәрәзәсез, ишексез,

Якты төшәр иде – иренеңә

Якын китермәвең һичшиксез.

Күзләреңдә иблис уты яна.

Каршы торыр көчем юк хискә –

Агып төшеп гүзәл сының буйлап,

Итәгеңне үбим югыйсә.

 

Һади Идея алдында тезләнә, аңа үрелә.

Идея (Адюкка).

Күрәсеңме, нишли, күрәсеңме,

Җан авазын минем тыңла син!

Адюк.

Артып китте.

Чама хисен җуйдың.

(Һадиның чемоданын алдына китереп куя.)

Тормышымда эзең булмасын.

Китәләр. Бераздан Һади тора. Әрле-бирле йөренә. Ачуланып, чемоданына китереп тибә. Эчендәге китап-кәгазьләр, журналлар, газеталар идәнгә сибелә.

Һади арадагы хатларның берсен ала.

Һади (укый). Язлар килер. Бергә булалмабыз...

...Утын алдым. Ләкин күпкә җитмәс. Акча алып булмый. Аз алдым. Бер олау ул хәзер безнең өчен – бер атнага, Казан салкын. Утыз-утыз биштән төшми салкынлык. Ә мин туңмый йөрим. Өйрәндем дә инде салкынга.

Хат яз, көтәм. Тиз яз, озын булсын хатың!16

...Үбәм сине!

Һади хатны ташлап чыгып китәргә җыена. Аның хәле тагын да мөшкелләнгән.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

ДӘВАМЫН "КАЗАН УЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 6 НЧЫ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: