Мин сине мәңге сөярмен (дәвамы)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Карт. Юк, мин зарланмыйм. Аллам сакласын. Кыенрак чаклар да булды. Без күрәсен кеше күрмәде. Ни өчен, нәрсәгә, шултиклем шәһит китүләр, кан коюлар, толлар, ятимнәр күз яше?! Без бит якты киләчәккә ышандык. Шуны якынайтыр өчен үзебезне кызганмадык. Хәзер нәрсә... Болар барысы да бушка булганмы?! Мин бушка яшәгән булып чыгаммы? Шушындый тормыш өчен кан койдыкмы? Кемгә, нәрсәгә ышанырга, ничек яшәргә? Өмет белән яшәдек, ышандык, өметен дә, барысын да алдылар, ә алмашка нәрсә бирделәр?! (Карт утыргычка күрсәтә.) Менә нәрсә!

Карчык. Йә, җитте, тагын йөрәгең белән бүлнискә ятасың киләме.

Карт. Юк, йөрәгем түгел, җаным әрни, чыкмаган җан бар бит әле.

Карчык. Айга якын гына күрешмәдек, син бөтенләй үзгәргәнсең.

Карт. Юк, мин үзгәрмәдем. Хәзер үзгәрергә дә соң. Дөньяның асты өскә килде.

Карчык. Рәтләнер, җайга салыныр.

Карт. Өмет, әле ярый шул өмет бар.

Карчык. Әтәч, ул да булмаса, яшәүнең мәгънәсе юк дигән сүз бит инде.

Карт. Миңа бик күп кирәкми. Миндә, барысындагы кебек, гади кеше теләге. Үз өемдә, үз түшәгемдә җан бирәсем килә. Барлы-юклы калган гомеремне тыныч кына яшәп бетерәсем килә, нигә изәргә. Миннән зыян да, файда да юк. Син әйт, әллә бик күп сорыйммы?

Карчык. Юк, юк. Тынычлан гына.

Карт (читкәрәк китеп йөренеп килә). Тукта, син нигә төенчек белән?

Карчык. Синеке кебек чемодан булмаганга.

Карт. Шаярмыйча гына аңлат.

Карчык. Менә үзеңә пропискага кертмәссеңме дип килгән идем.

Карт. Аңламадым.

Карчык. Мин хәзер ирекле кош, кая телим, шунда очам, кайда телим, шунда кунам.

Карт. Ахирәтең ни хәлдә?

Карчык. Дөнья куйды!

Карт. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Утырып дога кылалар.

Карчык. Амин! Котылды бичара.

Карт. Бәхетле кеше!

Карчык. Әйе, бәхетле...

Карт. Тукта, димәк, синең торыр урының бар?

Карчык. Юк шул.

Карт. Аның бер кешесе дә юк, дидең түгелме соң?

Карчык. Бар икән шул. Чыбык очы туганнары табылды. Миңа – ишеккә таба күрсәттеләр. Авырып түшәк өстендә ятканда, берәү дә күренмәде, мал-мөлкәт бүлешергә көтү кебек җыелдылар. Алар талашып калды, мин чыгып киттем. Әле ишек төбендә тентү ясадылар. Гарьләнеп үләрсең.

Карт. Нәрсә эзләделәр?

Карчык. Нәрсә эзләсәләр дә таба алмадылар.

Карт. Син пропискага керәм, дисең дә. Минем бит жилплощадь не позволяет, утыргыч кечкенә.

Карчык (уенны кабул итә). Ниш­ләргә соң?

Карт. Иң элек хосусыйлаштырып, аннан соң пропискага кертсәм генә. Ләкин бик күп вакыт үтәчәк.

Карчык. Көз, урамда салкын.

Карт. Ә без кайда утырабыз.

Карчык. Синең жилплощадьта.

Карт. То-то! Икенче юлы да бар, анысы бик тиз.

Карчык. Нинди юл?

Карт. Син миңа кияүгә чыгасың.

Карчык. Тилермә, гариза биргәннән соң да көтәргә кирәк.

Карт. Болар үлгәнче тизрәк бергә яшәп калсыннар, дип, көнендә үк язылыштыралар.

Көлешәләр.

Карчык. Мин үләргә җыенмыйм.

Карт. Ә кем җыена? Синсез үткән гомерләремне бергә яшиселәр бар әле.

Карчык. И-и, кыланчык. Сөйләп торулары!

Карт. Миңа кияүгә чыгасыңмы? (Карчыкны иңнәреннән тота.)

Карчык. Син нигә бүлнистән киттең, азрак ятасы иде, җылы, баш өстеңдә түбәң барые.

Карт. Коридорда ятып туйдым, мондагыдан ким түгел анда, үтеп-сүтеп йөреп торалар. Аннан, саргаеп үлә яздым.

Карчык. Нидән?

Карт. Сине сагынудан.

Карчык. И-и-и-и!

Карт. Бер дә «и-и», түгел. Күрәсем килде. Мин югында икенче яшьрәк бабай табарсың дип курыктым.

Карчык. Сөйләмә юкны!

Карт. Юкмы, бармы, анысын белмим. Ә сүзне икенчегә бордың.

Карчык. Кем?

Карт. Кем, кем, мин! Йә, чыгасыңмы, юкмы? Үзең әйтмешли, соңгы тапкыр сорыйм.

Карчык. Йә, булды, бер дә кызык түгел.

Карт. Кызык өчен өйләнә торган яшем әллә кайчан узган. Башыма ап-ак кар яуган.

Карчык. Ул кар миңа да төшми калмаган.

Карт. Шулай булгач?

Карчык. Син бүген ничектер яшәреп, матураеп киткәнсең. (Сокланып карый.)

Карт. Яшәрмичә, кырындым бит. Үзең дә, сөбханалла, күз генә тия күрмәсен!

Карчык. Йә, йә, тагы башлама.

Карт (көйгә салып). Хәмдиягә сүз әйтмәгез, зиһене таралган чагы.

Карчык. Тарату гына түгел, чуалтып бетердең, хәерсез!

Карт. Син теге вакытта «бер кызык» була, дигән идең?

Карчык. Кайчан?

Карт. Соң, саубуллашканда?

Карчык. Ә-ә! Аны әйтәсең? Мин хәзер!

Карчык төенчеген ала, чишә дә чигелгән ап-ак ирләр күлмәге чыгара.

Карт. Әһә?!

Карчык (күлмәкне Картка күрсәтеп). Менә! Ничәмә-ничә еллар үзем белән йөртәм. Син кайткач кидертермен, дигән идем.

Карт. Димәк, туйга әзерләнгәнсең? Аңлашыла!

Карчык. Әйдә, әртисләнмичә генә киеп кара, өстеңдә күрәсем килә.

Карт (тирә-ягына каранып). Монда килешерме?

Карчык. Кем миңа «кешенең кешедә эше юк», диде?

Карт. Алай да...

Карчык. Ничу, ки хәзер үк.

Карт, өстен салып, күлмәк кия. Карчык төенчегеннән чиккән түбәтәй алып кидерә, читкә китеп карап тора.

Карт. Йә, ничек?

Карчык килеп төзәтә.

Карчык. Матур! Килешеп тора үзеңә!

Карт. Булды! (Кыланып). Бар кызлар да безнеке! Фью-ю-ют!

Карчык. Бирермен мин сиңа кызлар. Сал хәзер үк!

Карт. Бетте, бетте. Шаярдым! Син дә утыр.

Карт чемодан янына килә, ача, аннан зур ак шәлъяулык ала.

Карт. Монысы сиңа!

 

Шәлне Карчыкның иңенә сала.

Карчык. Ай, бигрәк затлы! (Шәл бөркәнеп, акрын гына әйләнә.)

Карт. Тәк-тәк! Сак булырга кирәк, урлап алып китүләре бар.

Карчык. Кемгә кирәк мин?

Карт. Алай димә, белмәссең!

Карчыкның йөзе ачылып китә, һәм ул үзе генә ишеткән көйгә яшь чагындагы кебек акрын гына биеп китә. Аңа Карт кушыла һәм алар дөньяларын онытып бииләр.

Карт. Бүләкләр бирештек, никахлашасы гына калды.

Карчык (биюдән туктап). Өзмисең дә, куймыйсың да.

Карт. Мин тимерне кызуында сугарга күнеккән.

Карчык. Никахлашып, кайда торырга җыенасың? Яшь булсак, шалашта да җәннәт, дияр идек. Хәзер безнең чирләр, ривматизлар белән, белмим шул.

Карт. Менә монда түбә ясатабыз. Ә ябынырга шәлең бар.

Карчык шәлен әйләндереп карый.

Карчык. Бу бик кыйммәттер бит. Нинди акчага алдың?

Карт. Мин аны сугыштан сиңа алып кайттым.

Карчык. Ничек? Шул гомер саклый алдыңмы?

Карт. Тукымасы яхшы, хәзергеләр түгел, шуңа әйбәт сакланган.

Карчык (Карт янына килә, күкрәгенә башын куя). Рәхмәт! Мин бит беркайчан да сине онытмадым. Үлүеңә дә ышанмадым. Гомерем буе көттем. Күлмәкне ала идем дә, алдыма салып, аның белән сөйләшә идем. Ә ул миңа син булып җавап бирә. Кияүгә чыгуым да кызганып кына. Фронттан зәгыйфьләнеп кайткан бер кешегә бардым. Соңгы сулышына кадәр аны тәрбияләдем. Мин аны кызгандым, ә ул ярату көтте. Йөрәгем үзем белән түгел иде бит. Аны да аңларга була, бу дөньяга килгән һәр адәмнең яратып, яратылып каласы килә.

Карчык Картның күкрәгенә сыена төшә. Карт аны иңнәреннән коча.

Карт. Бәхет күрмичә, бу дөньядан китәрмен дип уйлый идем. Язмышыма рәхмәт! Миңа хәзер бернәрсә дә куркыныч түгел.

Карчык. Көз дә җитте...

Карт. Юк, көзебезнең язы килде!..

Карт Карчыкның кулчатырын ача, икесе дә шул чатыр астына кереп, бер-берсенә сыеналар. Бу ике изге җанның йөрәк тибеше, күңелләренең сафлыгы, пакьлеге, бар җиһанга нур сибеп, өмет чаткылары таратып, чын мәхәббәткә мәдхия җыры булып агыла.

Кара, кара, кара күзләремә,

Алар сине генә күзлиләр.

Сөю утларында янам, көям.

Синең күзләр генә күрмиләр,

Йөрәк януларын сизмиләр.

Кара, кара, кара күзләремә,

Алар сине генә эзлиләр,

Газап утларында янам, көям,

Синең күзләр шуны белмиләр,

Шашып сөюмне сизмиләр.

Кара, кара, кара күзләремә.

Синең йөзләреңдә – күзләрем.

Сагыш утларында янам, көям,

Әрнүенә ничек түзәрмен.

Мин мәңгегә сине сөярмен.

Пәрдә.

 

 

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: historytime.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: