Хәтер хөкеме (Икенче пәрдә / дәвамы)

Драманы башыннан монда укыгыз.

 

3

Тулпаров кабинеты. Тулпаров компьютердан нәрсәдер карап утыра.
Миргазиз керә.

 

Миргазиз (көр тавыш белән). Сәлам бирдек!

Тулпаров (шатланып). О-о-о, Миргазиз Наилевич! Сәлам, сәлам!

Миргазиз (көлемсерәп). Чакырылмаган кунак чакырылганыннан да яманрак. (Кулын суза.)

Тулпаров (кул биреп). Әллә нинди көтелмәгән афоризмнар чыга синнән. Чакырылсаң да, чакырылмасаң да, син – минем өчен иң кадерле кунак.

Миргазиз. Рәхмәт.

Тулпаров. Кайчаннан бирле кунакка чакырабыз – килмисез. Хатын да аптырый – нишләп килмиләр, ди, чакыруың җитмиме әллә, ди. Тиздән хатынның туган көне, килмәсәгез – үпкәлибез.

Миргазиз. Килербез, килербез, Алла боерса. (Аска карый.) Син, өеңдә кебек, тапочкадан утырасың.

Тулпаров. Яңа ботинка алганием, подъёмы кечерәк булды. Интегәм, аякны кыса.

Миргазиз. Карале, малай, хәтта аяк киеме дә кыса кешене, әйеме.

Тулпаров (көлеп). Шәп әйттең! Шулай. Кеше кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, нинди генә сәләтле, акыллы булмасын, барыбер ирекле булалмый.

Миргазиз. Шунысы аяныч: күңелендә ул ирекле булырга омтыла, ә чынбарлыкта яраклашырга, системадан тайпылмаска тырыша.

Тулпаров. Башкача аны читкә тибәләр, шуның белән вәссәлам.

Миргазиз. Тормышта кешеләрнең кайсысы патшаны, кемдер хезмәтчене, кемдер даһины, кемдер гадине уйный. Зур түрә дә шул вазифасын уйный гына бит, ә чынында исә ул бөтенләй башка төрле кеше булырга мөмкин. Кешеләрнең үзара багланышларында һәркемнең роле бар. Асылда исә һәрберсенең көнкүрештәге тормышыннан аерым эчке тормышы бар – анда аның үзенең чын кайгысы, чын шатлыгы, үз бәхете, үз фаҗигасе кайный.

Тулпаров. Син хаклыдыр, әмма көтүлек, оешу, төркемләшү, системалар булдыру, кешеләр арасындагы коммуникацияләр, коллективлар, аларның иерархиясе – болар барысы да табигый һәм зарури нәрсәләр.

Миргазиз. Син дә хаклы, Габбас. Ләкин төркемгә, коллективка, системага кереп, кеше үзе булудан туктый, ул инде роль уйнарга тотына. Кеше, шул системада яраклашыр өчен, үзенең принциплары, эчке әхлакый кануннары, вөҗданы белән бик оста гына иттереп сату-алу итә башлый.

Тулпаров. Университетта да башны катыра торган идең. Хәзер тагы да тирәнрәк казый башлагансың. Син Гыймаевның юбилей банкетында юк идең. Сине анда бик күрәсе килгән иде.

Миргазиз. Мин аны прокуратурага барып котладым. Банкетларны яратмыйм. Минемчә, банкет – хәерчеләр, ялагайлар һәм шамакайлар оҗмахы.

Тулпаров. Ну телгә оста да инде үзең. Ай, шәп фикерләр әйтеп ташлыйсың. Студент чакта ук шаккатыра идең бит син смачный җөмләләр әйтеп. Кайлардан башыңа килә ул. Бер илле грамм коньяк тотмыйсыңмы?

Миргазиз. Юк, юк.

Тулпаров. Ярар алайса. Миңа ярамый, мин эштә. Монда хәмер эчмичә дә баш болганып-тугланып тора. Кул да җитми, баш та җитеп бетми кайвакыт. Тыныч кына яши алмый кеше – һаман талый, көчли, үтерә, яндыра, җимерә. Ул урлауны әйтәсе дә юк. Илебез шулхәтле бай, рәхәтләнәләр урлап. Ә миңа тынгы бирмиләр – кемнедер яклап, өстән шалтыраталар, кемгәдер эш ачмаска прокуратурадан хәбәр килә. Кайвакыт монда ник утырам мин дип тә уйлап куям.

Миргазиз. Мин әле кичә генә дүрт кешене иректән мәхрүм иттем – 160 нчы статья буенча. Берсе дә үзен гаепле дип санамый, берсендә дә үкенү-офтану юк.

Тулпаров. Кем уйлаган «бур», «карак» сүзләре чиркангыч, оятсыз, пычрак сүз булмый башлар, дип.

Миргазиз. Габбас, синдәге бер эш кызыксындыра мине. Зарипов Кадыйр Әнвәр улына карата ачылган эш. Нәрсә булган анда, нинди яман эш кылган ул?

Тулпаров. Гарифә авылдашыгыз, дигәние аны...

Миргазиз. Нәкъ шулай.

Тулпаров. Эшләр хөрти ул егетнең. 162 нче статья – разбой. Бу статьяның өченче часте буенча җиде елдан унике елга хәтле каралган, ә дүртенче частьның «в» пункты буенча сигез елдан унбишкә кадәр мөмкин. Сәүдә йортының коммерция директорын кыйнап, шуның акчалы, документлы дипломатын эш кабинетыннан алып чыгып киткән.

Миргазиз. Охрана булгандыр бит анда?

Тулпаров. Авылдашың – десантник. Бер охранникны сугып аңсыз иткән. Икенчесенең ике тешен бәреп төшергәч, телефон чыбыгы белән кулларын артка каерып бәйләп, вахтадагы журнал битләрен ертып авызына тутырган да коммерция директорының бүлмәсенә бәреп кергән. Директорны изгән ул.

Миргазиз. Күпме акча алып чыгып киткән?

Тулпаров. Күп.

Миргазиз. Ул анда эшләми иде бугай.

Тулпаров. Хатыны анда эшли аның. Кадыйр монда, урысча әйткәндә, «жертва обстоятельств». Инде күптән мәгълүм – теге комдиректор сулга товар сатып, үз кесәсенә тыга. Ул, бик әүкатле, блатной кеше. Урлаган товарлары өчен йөзгә якын кешедән акча түләтәләр. Шулар арасында – Кадыйрның хатыны да. Җитмәсә, Кадыйрның хатыныннан интим хезмәт күрсәтүен дә таләп иткән. Кадыйр түзмәгән, барып, тегене дөмбегән, чираттагы урланган акчасын сопроводительный документлары-ние белән алып чыгып киткән. Директор моның өстеннән, кыйнауда, талауда гаепләп, гариза язган. Моңарчы булган урлашуларны хәзер тулаем Кадыйрның хатынына сылтыйлар.

Миргазиз. Ул комдиректорның үзенә 160 нчы статья буенча эш ачыламы соң?

Тулпаров (чыраен чытып). Ул – «потерпевший» гына.

Миргазиз. Ничек инде? Аның урлавы мәгълүм була торып...

Тулпаров. Миңа өстән басым ясыйлар – Кадыйрны һәм аның хатынын гаепләргә, түләтергә, утыртырга. Син бит дөньяга кичә генә килгән кеше түгел.

Миргазиз. Мин Кадыйрны бала чактан беләм. Кеше әйберсенә беркайчан да кул сузмады. Урлау нәселләрендә юк. Хатынына башка кеше урлаганны түләтүләре, директорның бәйләнүе чыгырыннан чыгаргандыр. Акчаны алып чыгып китүе дә директор урлаган акча икәнне белгәнгәдер. Ә бәлки, ул аны милициягә тапшырырга ниятләгәндер? Дипломат белән акчаны Кадыйр алып киткәнне шул директор әйттеме?

Тулпаров. Директор, гариза язганчы ук, милициягә шалтыраткан. Кадыйрның фатирына барып, дипломатны табалар... Анда сулга киткән товарларны саткан сопроводительный кәгазьләр дә бар шул...

Миргазиз. Охранниклар белән сугышуы да, директор белән сугышуы да самооборона булырга мөмкин...

Тулпаров (авыр сулап). Куркыныч кеше белән матавыкланган ул. (Сәгатенә карап, сикереп тора.) Синең белән сөйләшеп онытканмын – нәчәлник керергә кушкан иде. Син утырып тор, кереп чыгыйм әле мин. Китмә, мине көт. (Ашыгып чыгып китә.)

 

Миргазиз бүлмә буйлап йөри. Туктап, тәрәзәдән тышка карап тора. Бүлмәнең ишеге ачыла, әкрен генә Нәркизә керә.

 

Нәркизә. Исәнмесез.

Миргазиз (борылып). Исәнмесез. (Беравык карап тора.) Исәнме, Нәркизә!

Нәркизә (куркып). Исәнме... сез. Ялгыш кердемме әллә?

Миргазиз. Тулпаровкамы син?

Нәркизә. Әйе.

Миргазиз. Ялгыш түгел. Хәзер керә ул. Утыр.

Нәркизә. Мин башка вакытта килермен. (Китмәкче була.)

Миргазиз. Юк, юк, башка вакытка калдырырга ярамый. Мондый эшләрне кичектерергә кирәкми. Курыкма, мин әңгәмәгездә катнашмам. Габбас Идрисович кергәч, чыгып китәрмен.

Нәркизә (урындыкка утырып). Димәк, син безнең эш турында беләсең?

Миргазиз. Болай, кыскача гына.

Нәркизә (елап). Тыныч кына яшәргә язмаган микәнни!

Миргазиз. Еларга ашыкма әле. Тикшерү бара, тыныч, аек акыл белән тотарга кирәк үзеңне.

Нәркизә. Минем гаебем юк.

Миргазиз. Шулай булгач, елау урынсыздыр әлегә.

Нәркизә. Оят, хурлык! Уф, үләм!

Миргазиз. Кадыйр, сине яклап, шул матавыкка эләктеме?

Нәркизә. Ник, булса ни. Мин бит аның хатыны.

Миргазиз. Әйе, Кадыйр андый вакытларда утка-суга керүдән курык­мый инде ул. (Елмаеп, хатирәләргә бирелә.) Хәтерлим, сигезенче класстан соң, Наратлы авылының Сабан туеннан кайтканда, шул авыл малайлары, куып җитеп, безгә бәйләнгәннәр иде. Шунда Кадыйрның үзен аямыйча сугышуына шаккаткан идем. Безгә каты гына эләкте инде анда, шулай да Кадыйр булганга җиңелмәдек, бирешмәдек.

Нәркизә (кинәт башын күтәреп). Син Кадыйрның җегәрлеген искә алдың. Ә мине? Синең белән минем мәхәббәтне? Ник безнең бергә чакларны искә алмыйсың?

Миргазиз. Бергә чакларны искә аласы юк. Алар инде мәңгегә хәтергә уелган. (Салкын тавыш белә өстәп куя.) Барысы да хәтердә!

Нәркизә. Син зур кеше, судта эшлисең...

Миргазиз. Шуннан?

Нәркизә. Миңа... Кадыйрга ярдәм ит, зинһар!

Миргазиз. Ничек итеп?

Нәркизә (елап). Син бит безне коткара аласың.

Миргазиз. Котылу һәр кешенең үз кулында. Әле күптән түгел генә белдем: борынгы төркиләрдә «котылу» сүзе – чистару, гаеп-гөнаһлардан арыну дигәнне аңлаткан икән.

Нәркизә. Монда башка шундый кайгы төште, ә син «төркиләр... чистару...» дип торасың. (Ачыргаланып.) Ә бит синең белән бер-беребезне өзелеп сөя идек. Хәтерлисеңме? Мине күргәч, шул хисләр яңадан кабынып китмимени?

Миргазиз. Юк, Нәркизә, ул хисләр миндә мәңгегә сүнделәр, беттеләр.

Нәркизә. Кызганмыйсың дамы мине?

Миргазиз. Ә нигә сине кызганыр­га?! Иреңә җинаять эше ачылса да, әнә нинди пөхтә, чибәр син. Син бит хәзер ирең өчен борчылып еламыйсың. Зур сумма акча түләтәчәкләре, эшеңдәге вазифадан колак кагачагың – гомумән, сәүдә йортындагы кормушкадан мәхрүм калачагың җаныңны ашый.

Нәркизә (тетрәнеп). Ай-яй, каты бәгырьлеләнгәнсең син, Миргазиз. Димәк, Кадыйр синдә якты хатирәләр уята, ә мин киресенчәмени? Без бит дус­тың Кадыйр белән икәүләшеп хыянәт иттек сиңа.

Миргазиз. Син миңа хыянәт итмәскә вәгъдә биргән идең. Аның исә дуслыгыбызга хыянәт итмәскә вәгъдә биргәне булмады.

Нәркизә (пышылдап). Ә мин сине бик еш төшләремдә күрәм. (Талгын гына музыка ишетелә.)

Миргазиз (пауза тотып). Классташлар икәнебезне, бергә үскәнне беркемгә дә әйтмәгез. Беркем белмәсен, аңладыңмы? Сезнең эшне хөкем итү утырышын үземә сорап алырмын, ягъни, судья үзем булырмын.

Нәркизә (җанланып). Ярдәм итәрсеңме? Мин ышанам, ярдәм итәчәксең!

Миргазиз. Мин сезне закон буенча хөкем итәчәкмен. Сезгә миннән ярдәм шул булыр – гадел процесс булачак бу. Беркемнең өстән шалтыратуы, сезне батырырга омтылуы гамәлгә ашмас.

Нәркизә (Миргазизгә таба атлап). Димәк, ярдәм итәчәксең?

Миргазиз. Әйттем бит, ярдәм итәрмен. Белә торып, күрә торып, кешене кирәгеннән артык җәзага тартырга ярамый бит инде. Ярар, Габбас Идрисович белән телефоннан сөйләшермен әле. (Чыгып китә.)

 

Нәркизә графиннан стаканга су салып эчә, аннары урындыкка утырып уйга кала. Гарифә керә.

 

Гарифә (Нәркизәне танып, коры гына). Тулпаров кая?

Нәркизә (торып). Исәнме, Гарифә.

Гарифә. Сәлам.

Нәркизә. Ул хәзер керергә тиеш, дигәннәрие.

Гарифә (тикшерүченең урынына утырып). Эшләр ничек соң?

Нәркизә. Кайсы эшләрне сорыйсың? Тормыштагы эшләрнеме, мондагы җинаять эшенме?

Гарифә (чәнчүле тавыш белән). Язмыш шулай инде ул – бер алдын, бер артын күрсәтә.

Нәркизә (боегып). Минем гаебем юк.

Гарифә. Кадыйр гына гаепле димәкче буласыңмы?

Нәркизә. Барып комдиректорны кыйнамаска иде. Җитмәсә, аның дипломатын өйгә алып кайткан.

Гарифә. Әйе, Кадыйрны жәлке.

Нәркизә (сискәнеп). Ә мине? Мине жәлке түгелме? Минем сиңа бернинди начарлык эшләгәнем булмады, бала чакта да, үсә төшкәч тә. Ә син миңа, әллә нигә бер очрагач та, дошманыңа караган кебек карыйсың. Без бит синең белән үзебезне белә-белгәннән бирле бергә үстек, тату булдык, һәрбер серләребез белән уртаклаша идек. Ник миңа ямьсез карыйсың?

Гарифә. Минем профессиональ караштыр инде ул – милиция хезмәткәренең торговля кешесенә карау.

Нәркизә. Ә сәүдәдә эшләүче кеше түгелмени? Рәхәт, җайлы дип беләсеңме әллә ул өлкәдә эшләве! Уф, яшисем килми!

Гарифә (текәлеп). Сиңа Миргазиз очрамадымы?

Нәркизә (ык-мык килеп). Юк... әйе... очрады.

Гарифә. Синең беркайчан да туп-туры, ихластан җавап биргәнең булмады, хәзер дә шулай икән. «Юк... әйе», дип җавап бирдең.

Нәркизә. Юкка бәйләнмә инде. Без аның белән монда бераз сөйләшеп утырдык.

Гарифә. Ул үзе сине күреп кердеме монда?

Нәркизә. Юк, мин кергәндә, ул монда иде.

Гарифә. Нишләп бу бүлмәдә сез бергә-бер очраштыгыз, Тулпаровтан башка? Алдан сөйләшкән идегезме?

Нәркизә. Юк, ул Тулпаров янына килгән булгандыр.

Гарифә. «Дыр...» Нәрсәләр сөйләштегез? Беренче мәхәббәт белән очрашу йөрәгеңне нык дерелдәткәндер, әйеме? Бәлки, бүлмәне әле эчтән бикләгән дә булгансыздыр?

Нәркизә (урыныннан торып). Гарифә, син нәрсә! Миндә бер генә кайгы – Кадыйрга җинаять эше ачтылар. Миргазиз белән дә гел шул турыда гына сөйләштек. Син көнләшәсеңме әллә?

Гарифә (авызын кыйшайтып). Көнләштем ди! (Кинәт яман усаллана.) Хәер, көнләшүем дә ихтимал, чөнки сине бик яхшы беләм, бала чактан ук.

Нәркизә. Нәрсә әйтмәкче буласың?

Гарифә. Беләсең бит нәрсә әйтергә теләгәнемне?

Нәркизә. Нишләп болай усалландың син, Гарифә?

Гарифә. Эшем шундый, күрәсең. Кадыйр кайда соң әле хәзер?

Нәркизә. Өйдә. «Подписка о невыезде» алдылар. (Өзгәләнеп.) Гарифә, балачагыбыз хакына, яшьлек дуслар булганыбыз хакына ярдәм итәргә тырыш әле. Буш калдырмам, түләрмен, рәхмәт әйтә беләм мин.

Гарифә. Монда эшләр тирәнгәрәк кергән шул инде. Яхшы Адвокат табып, судны алып баручы судьяга ничектер йогынты ясап булса гына... Эшне туктатырга мөмкин түгел, аны барыбер, төгәлләп, судка тапшырачаклар.

Нәркизә. Судьяга йогынты, дисең... (Йөзе яктыра.) Миргазиз ярдәм итәргә теләвен әйтте.

Гарифә (сагаеп). Кемгә ярдәм итәргә?

Нәркизә. Безгә... Кадыйрга.

Гарифә. Тагын нинди вәгъдәләр бирде?

Нәркизә. Шул... ярдәм итәргә тырышырмын, дип кенә әйтте. Аннары кисәтеп куйды: Кадыйр аның балачак дусты икәнне беркемгә дә белгертмәскә кушты.

Гарифә (баш кагып). Әйе, отвод бирмәсеннәр өчен...

Нәркизә. Нәрсә өчен?

Гарифә. Отвод бирмәсеннәр өчен.

Нәркизә. Нинди отвод? Нәрсә соң ул?

Гарифә. Уголовно-процессуальный кодексның 61 нче статьясы буенча судьяга отвод бирергә мөмкиннәр. Мәсәлән, подсудимый белән судья туганнар булса яисә тагын башка сәбәпләр буенча судья процесста заинтересованный булса... Кадыйр белән Миргазизнең яшьлек дуслары икәнлекне белсәләр, шушы статьяны кулланулары ихтимал. Миргазизгә отвод биреп, башка судьяны билгеләячәкләр.

Нәркизә. Алай икә-ә-ән. Аңладым. Ярар, элеккеге дуслыкларын белгертмәбез.

Гарифә (беркавым уйланып утырганнан соң, барып ишекнең ябыкмы икәнен тикшереп килә). Беләсеңме нәрсә... Бу суд утырышын, һичшиксез, Миргазиз үзенә сорап алачак... (Нәркизәне, беләгеннән тотып, ишектән ераграк, тәрәзә янына алып бара.) Кадыйр судта үзе отвод бирсен аңа!

Нәркизә (сискәнеп). Ник?

Гарифә. Миргазиз судны алып барса, аның ачуы яман, ун елдан да ким бирмәячәк.

Нәркизә. Ул бит, ярдәм итәм, диде!

Гарифә (ямьсез елмаеп). Ә син ышандыңмы?! Миннән ярдәм сезгә шул булыр – мине тыңла. Ярдәм итәрмен, дип юри әйтә. Сине дә, Кадыйрны да мәңге гафу итмәячәк ул.

Нәркизә. Инде күпме ел узды, сезнең дә, безнең дә гаиләләр урынында...

Гарифә. Үзеңә кара. Башка судья биш ел бирергә мөмкин, ә Миргазиз ун елны бирәчәк тә бирәчәк.

Нәркизә. Нинди сәбәп белән отвод бирсен соң Кадыйр?

Гарифә. Якын дуслар булганнарын әйтсен, сөйгән ярын тартып алып өйләндем, дошманлаштык, мине ул хөкем итәргә тиеш түгел, дип әйтсен. «Судья – заинтересованное лицо в исходе данного уголовного дела», – дисен. (Пауза.) Мин сезгә яхшылык телим, Нәркизә.

Нәркизә. Ә син нишләп әле безгә ярдәм итмәкче буласың?

Гарифә. Чөнки миңа берегезнең дә хыянәт иткәне булмады. (Чыгып китә.)

 

4

Суд залы. Суд утырышы башланырга тора. Залда хөкем ителүчеКадыйр, Гаепләүче, Адвокат, зыян күрүчеләр, шаһитлар, Нәркизә, Секретарь, сакчылар күренә. Утырыш рус телендә бара.

 

Секретарь. Встать, суд идёт!

 

Барысы да урыннарыннан торып басалар. Судья – Миргазиз – керә һәм утырышны алып баручы утыргычына барып утыра.

 

Миргазиз. Здравствуйте. Прошу садиться. (Барысы да урыннарына утырышалар.) Судебное заседание объявляю открытым. Рассматривается уголовное дело в отношении Зарипова Кадыра Анваровича, обвиняемого в совершении преступления по статье 112 части второй пункта «а» Уголовного кодекса Российской Федерации. (Секретарьга.) Доложите, пожалуйста, о присутствующих в зале судебного заседания.

Секретарь. На судебное заседание явились: государственный Обвинитель Махмутов Хисмат Саитович, подсудимый Зарипов Кадыр Анварович, защитник Фаттахов Ринат Фаилевич, потерпевшие: Сутягин Виктор Михайлович, Дюков Михаил Сергеевич, Фефилов Николай Тимофеевич, свидетели: Ляхова Галина Матвеевна, Баранова Мария Юрьевна и Зарипова Наркиза Вильдановна. (Урынына утыра.)

Миргазиз. Свидетели, до начала вашего допроса прошу вас удалиться из зала суда. (Шаһитлар чыгып китәләр.) Подсудимый, встаньте. (Кадыйр торып баса.) Назовите вашу фамилию, имя, отчество.

Кадыйр. Зарипов Кадыр Анварович.

Миргазиз. Назовите дату вашего рождения.

Кадыйр. 12 марта 1969 года.

Миргазиз. Место рождения?

Кадыйр. Татарская АССР, Шереметьевский район, село Субаево.

 

Акрын музыка. Миргазиз сорауларын дәвам итә, Кадыйр аларга җавап бирә. Музыка астында аларның сүзләре ишетелми. Музыка тына.

 

Миргазиз. Подсудимый, садитесь. (Кадыйр урынына утыра.) На этом судебном заседании государственным обвинителем является Махмутов Хисмат Саитович, защитником выступает Фаттахов Ринат Фаилевич, Секретарь судебного заседания – Газизова Эльвира Ахтямовна. Председателем судебного заседания являюсь я – Султанов Миргазиз Наилевич.

В соответствии с главой 9 УПК РФ стороны имеют право заявлять отводы судье, государственному обвинителю, защитнику, секретарю судебного заседания. Прошу вас, ответьте, имеется ли у кого-нибудь отвод тому или иному участнику судебного процесса? Подсудимый?

Кадыйр (басып). Не имею. (Нәркизә утырган урыныннан сикереп тора һәм шундук кире утыра, борчылып, як-ягына карана.)

Адвокат. Отводов не имею.

Обвинитель. Отводов не имею.

Беренче потерпевший. Отводов не имею.

Икенче потерпевший. Отводов не имею.

Өченче потерпевший. Отводов не имею.

 

Акрын музыка. Миргазиз хөкем ителүченең хокукларын сөйли, аның сүзләре ишетелми. Музыка дәвам итә. Сүзне Гаепләүчегә бирәләр. Гаепләүче Кадыйрның нинди җинаятьтә гаеп­ләнүен укый, аның сүзләре дә музыка астында ишетелми. Музыка тына.

 

Миргазиз. Подсудимый, вам понятно предъявленное обвинение?

Кадыйр (торып). Да.

Миргазиз. Признаёте вы себя виновным или же вы или ваш защитник желает выразить своё отношение к предъявленному обвинению?

Кадыйр. Предъявленное обвинение мне понятно. Вину признаю.

Адвокат. Ваша честь! В данный момент не желаю высказываться по обвинению.

Нәркизә (сикереп тора.) Кадыйр! Син нишләп отвод бирмисең?!

Миргазиз. Свидетель Зарипова! В чём дело?

Нәркизә (Миргазизгә). Син хөкем итәргә тиеш түгел Кадыйрны! (Гаепләүчегә мөрәҗәгать итә.) Этот судья не должен судить моего мужа!

Гаепләүче. Нишләп?

Нәркизә. Ул иремнең дошманы!

Кадыйр. Нәркизә! Тик кенә утыр!

Нәркизә. Тик кенә утырмыйм! Ул сине ун елга төрмәгә тыгып куячак. Җәмәгать! Хөкем ителүче белән бу судья бала чактан дуслар иде, аннары дошманлаштылар. Бу судья хөкем итәргә тиеш түгел Кадыйрны. Судьяның сөйгән кызы, аның армиядән кайтуын көтмичә, Кадыйрга чыккан булган.

Гаепләүче. Алай укмыни әле ул... Шулай булгач, подсудимый, ниш­ләп отвод бирмисең?

Миргазиз. Хөрмәтле суд утырышында катнашучылар! Әйе, подсудимый белән без бала чакта дуслар идек. Әмма отвод бирерлек сәбәпләр юк дип саныйм.

Нәркизә. Ә минем, сине армиядән көтмичә, аңа кияүгә чыгуым сәбәп була алмыймыни?

Кадыйр. Нәркизә! Җитте сиңа!

Миргазиз. Мине армиядән көтү сиңа мәҗбүри рәвештә бурыч булып йөкләнмәгән иде. Егетне армиядән, һичшиксез, көтәргә кирәк дигән статья юк – Төп законда да, Уголовный кодекста да. Мөхтәрәм җәмәгать! Суд утырышын дәвам итәргә кирәк дип саныйм.

Нәркизә. Бу судья хөкем итәргә тиеш түгел! Миргазиз! Без бит синең белән бер-беребезне яраттык, шулаймы?

Миргазиз. Мин хәтерләмим. Бәлки, син мине яраткансыңдыр.

Нәркизә. Оят түгелме сиңа?!

Миргазиз. Кемдер мине яраткан да аннары миңа хыянәт иткән икән – бу мине бөтенләй кызыксындырмый һәм дә ошбу суд процессына бернинди катнашы юк.

Нәркизә. Ышанмагыз аңа! Кадыйр! Аның сиңа: «Без хәзер дошманнар!» – дигәнен оныттыңмыни? (Кадыйр дәшми.) Ник дәшмисең?

Гаепләүче. Чыннан да, нишләп подсудимый үзе сүз катмый бу турыда? Нишләп отвод бирми судьяга?

Миргазиз. Чөнки отвод бирерлек сәбәп юк монда.

Нәркизә (ачыргаланып). Сиңа Кадыйрны хөкем итү ләззәт бирә, чөнки безнең мескен хәлдә калуны күрү сиңа рәхәт. Үзеңне өстен хис итәргә мөмкин бит. Син өстен, син җиңүчеләргә хас хисләр кичерәсеңдер. Син безне таптарга телисең.

Миргазиз. Ялгышасыз, Нәркизә Вильдановна! (Урыныннан кузгала.) Унбиш минутлык тәнәфес! (Киңәшләшү бүлмәсенә чыгып китә.)

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: