Хәтер хөкеме (Беренче пәрдә / 6, 7)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

6

Авылда – Сабантуй. Ерактан тонык кына булып бәйрәмнең тантаналы, шатлыклы, ыгы-зыгылы шау-шуы ишетелеп тора. Кадыйр – бераз салмыш – Миргазизне күреп ала. Йөгереп килә: «Миргазиз!» Миргазиз битараф кыяфәт белән карап тора.

Кадыйр (моңсу шатлык белән). Миргазиз! Исәнме! (Кулын суза.)

Миргазиз. Исән. Күрмисеңмени. (Кул бирми.)

Кадыйр. Миргазиз, без ике ел ярым очрашмадык...

Миргазиз (коры гына). Шуннан?

Кадыйр. Миргазиз, мин синең балачак дустың... без бергә үстек...

Миргазиз. Шушындый кабахәт булырсың дип уема да килгәне юк иде.

Кадыйр. Без дошманмы?

Миргазиз. «Дошман» дигән сүз генә аз монда.

Кадыйр. Мин әле барыбер аңлавыңа өметләнгән идем. Сабый чакларны искә төшереп утырырбыз дип уйлаган идем.

Миргазиз. Сөйләшәсем түгел, хәтта күрәсем дә килми сине!

Кадыйр. Сабантуй алдыннан каралты-кураны җыештырганда, лапас түбәсендә иске чанамны таптым. Хәтерлисеңме, минем табанча сугылган җыйнак кына үрәчәле чанам бар иде?

Миргазиз. Хәтерләмим.

Кадыйр. Череп бетмәгән әле. Шуның белән кыш көне Ташлы таудан шуа идек, оныттыңмыни?

Миргазиз. Оныттым.

Кадыйр. Әйе, Миргазиз, мин синең алдыңда гаепле. Үземне җиңалмадым, сөюем алдында көчсез булып чыктым. Йөз илле такыр парашют белән сикереп курыкмадым, сынмадым, ә монда сөю мине бөкте. Гафу ит, кичер мине, Миргазиз туган!

Миргазиз. Күземнән югал! Минем сине күрәсем дә, ишетәсем дә килми!

Кадыйр. Алай ук каты бәрелмә инде.

 

Нәркизәнең тавышы ишетелә: «Кадыйр! Кадыйр». Нәркизә килә, йөкле икәне бераз беленеп тора. Читтәрәк туктый.

 

Нәркизә (чак кына ишетелерлек итеп). Исәнмесез. Кадыйр, сине эзли-
эзли хәлем бетте.

Кадыйр (башын иеп). Менә, балачак дустым белән сөйләшмәкче идем.

Нәркизә. Исәнме, Миргазиз.

Миргазиз (ярсып). Барыгыз, барыгыз, бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын! (Кызу-кызу атлап китә. Кадыйр белән Нәркизә әкрен генә икенче якка юнәләләр.)

 

7

2010 ел. Район үзәге. Шактый зәвыклы итеп җиһазланган фатир. Гарифә кайтып керә, милиция формасыннан. Тиз генә өс киемен алыштыра, чәчәкле халат кия һәм ашыга-ашыга ашарга әзерләргә тотына. Миргазиз кайта, өстендә кәчтүм, галстук, кулында тоткалы пластик папка.

Гарифә. Кайтып җиттеңме?

Миргазиз. Сорауның формасы дөрес – «кайтып җиттеңме». Бик авыр көн булды бүген. (Диванга утыра.)

Гарифә. Ә синең беркайчан да, бүген җиңел көн булды, дигәнең юк. Судья булып эшли башлаганнан бирле шул бер сүз. Хәер, прокуратурада следователь чагыңда да җиңел көнең булмады бугай синең.

Миргазиз. Бүген берәүне өч елга «озаттым». Поликлиникага барып җәнҗал куптарган, баш врачка суккан. Баш врач үзенә бик шәп кенә медсправка ясаган – «тяжкие телесные»га тартырлык итеп, ә чынында исә аның күз төбе генә кара янган булган. Җиде-сигез ел бирмәс өчен шактый тырышырга туры килде. Өч ел бирдем бирүен, ә бит ул гаилә өчен анысы да коточкыч күп. Тумыштан гарип бала белән интегәләр. Поликлиникада бер врачтан икенчесенә куып, тиешле справкалар бирмичә, дарулар табалмыйча йөргән ата кешенең хәле аек акыллы кешегә аңлашыладыр. Миңа калса, ул кешене төрмәгә утыртырлык түгел иде!

Гарифә. Син һәр утырыштан соң шушылай үзеңдә казынасың. Башка судьялар да шулай микән? Юктыр.

Миргазиз. Судьяларның да төрлесе бар. Катгый рәвештә, закон буенча, җинаятьче – дошман, дигән установка белән эш итүчеләр бар, кешеләрчә тирән анализ ясаучылар да юк түгел. Каты бәгырьле кешеләр бар, олы җанлылары бар. Ә судьялар – шулай ук кешеләр.

Гарифә. Улыбыз турында күбрәк уйларга кирәк хәзер.

Миргазиз. Ничек күбрәк уйларга кирәк? Казанның пединститутына керде, беренче курсны тәмамлап килә. Тулай тораклары бигүк уңайлы булмаса да, яшәрлек. Акча җибәреп торабыз. Тагын ни кирәк? Ул инде хәзер олы юлга басты. Үзе яшәргә өйрәнә башларга тиеш.

Гарифә. Бүген шалтыратты. Сессия имтиханнарыннан куркам, ди.

Миргазиз. Сессиядән курыкмаган студент бармы соң ул?

Гарифә. Шалтыратып тынычландыр әле.

Миргазиз. Шалтыратырмын. Ул ир бала. Шулхәтле өф-өф итмиләр егет кешене. Дөньяда шулкадәре күп кайгы, кешеләрнең башына шулкадәре сынаулар төшә, ә син...

Гарифә. Үз балаң турында сүз бара түгелме?

Миргазиз (шелтәле караш белән). Син милициягә эшкә кергәч кырысландың¸ хәтта агрессивлаштың. Ә үз балаңа карата мөгамәләң кирәгеннән артык җылы. Синдә хәзер ике Гарифә. Эгоизмлысы өскәрәк калка башлады соңгы вакытта.

Гарифә. Мин – дознаватель. Эштә дә, өйдә дә бертөрле булалмыйм инде мин.

Миргазиз. Бигрәк кызык... Син педагог буларак башлаган идең...

Гарифә. Син моны еш әйтәсең. Әйе, ул профессиядән җаным бизде. Милициягә керергә тәкъдимне син ясадың һәм үзең ярдәм иттең.

Миргазиз. Көн саен мәктәптән кайтып елап утыруыңнан туйдым. Дөресен әйткәндә, укытучы булырга теләгән кешенең милициядә шәп кенә эшли башлавы гаҗәпкә калдырды.

Гарифә. Хатыныңның эштә уңыш­ларга ирешүенә сөенмисең шикелле.

Миргазиз. Сөенәм, сөенәм. Бер генә сорау тынгы бирми – синең педагоглыкка омтылу ниндидер өстенлеккә, башкаларга акыл өйрәтүгә омтылу булмады микән?

Гарифә. Әйдә, әйдә, казынып утыр инде. Һәрбер суд утырышыннан соң үзеңне генә ашау җитмәгән, мине дә җентекләп тикшереп маташасың. Син дә егерме ел элек мондый түгел идең. Университетта укыганда, бер төрле идең, прокуратурада эшләгәндә – икенче, ә судья булгач, бөтенләй башка төрлегә – философка әйләндең.

Миргазиз. Судья ул бераз философ та булырга тиеш.

Гарифә. Син философлана барганга күрә, башкалар кебек иркенләп, рәхәтләнеп яшәмибез дә инде. Карале, безнең авылда, каладан килеп, нинди йортлар салып яталар. (Ачуы йөзенә чыга.) Кадыйр белән Нәркизә нинди коттедж салалар...

Миргазиз. Алар сәүдә өлкәсендә эшли.

Гарифә. Сәүдә өлкәсендә эшләүче, дознаватель белән судьяга караганда, яхшырак яшәргә тиеш микәнни! Шул кадәре акча хезмәт белән генә килмидер инде ул.

Миргазиз. Санама кеше акчасын.

Гарифә (үчекләп). Илне талыйлар, урлыйлар, таркаталар, ә судья кеше аларга каршы сүз әйткәнне яратмый. Беркөнне Нәркизәне очраттым – кыланчыклыгын күрсәң. Ул кыяфәте, ул киеме!

Миргазиз. Шул Нәркизәне чәйнәми торалмыйсың инде.

Гарифә (җикереп). Ә син үзең дә аны һаман күңелеңнән алып ташламыйсың әле!

Миргазиз (чыраен чытып). Син торасың да көнләшергә тотынасың!

Гарифә (күз яшьләрен көчкә тыеп). Көнләшмим. (Пауза.) Ә бит син аны һаман яратасың.

Миргазиз (торып). Гарифә! Ниш­ләвең бу! (Әрле-бирле йөри.) Без синең белән егерме ел инде ирле-хатынлы! Менә дигән улыбыз үсеп җитте!

Гарифә. Егерме ел буе мин синең күзләреңнән һаман Нәркизәне яратып яшәвеңне күрәм.

Миргазиз (хатынын иңеннән кочып). Сиңа ял кирәк. Дознаватель эше сине нык алҗыткан, шикчеллегең көчәйгәннән-көчәя бара.

Гарифә. Беркөнне өстәлеңнең тартмасында Нәркизәнең фотоларын таптым. Икегез бергә төшкәннәре дә бар.

Миргазиз. Яшьлек истәлекләре бит инде ул. Безнең аралар ничек өзелгәнне бик яхшы беләсең. Беренче мәхәббәтемнең миңа хыянәт итүенә үзең шаһит булдың...

Гарифә. Әйе, мин барысын да беләм. Хәзер исә барысын да аңлыйм. (Кыза башлый.) Син мине яратып өйләнмәдең. Хыянәттән соң үзеңә: «Тугры кеше кирәк!» дигән установка бирдең дә, миндә шундый сыйфат абайлаган сыман тоелды. Шуңа мине үзең белән Казанга алып киттең. Шуңа күрә өйләндең. Авылга кайткач, син Нәркизәне күрәсең, бәлки, монда да очрыйдыр...

Миргазиз. Аның миңа очраганы булды, авылда күргәнем бар, әмма бер дә элекке хисләремнең терелгәнен тоймыйм. Юкны сөйләмә. Алайса мине ник үзебезнең район үзәгенә кайтырга күндердең? Казанда калырга мөмкинлек бар иде. Нәркизәдән дә, Кадыйрдан да – барысыннан да еракта булыр идек. Нәркизәне күргән саен ачуың кабармас иде, көнләшмәс идең.

Гарифә. Туган як сагындырды, шуңа кайтасым килде. (Елый.)

Миргазиз (хатынын кочаклап). Көнләшмә. Син Нәркизәне искә алгач, минем дә искә төшә бит ул, шуны уйламыйсыңмыни?!

Гарифә. Ә-ә-ә, димәк, шулай да исеңә төшә?

Миргазиз. Мин тере кеше бит, булган нәрсә искә төшә инде.

Гарифә (ярсып). Мин үземне гел ким-хур итеп тоя идем. Хәзер дә шулай... Элегрәк, сиңа тиң түгел, дип, үземне ашый идем. Матур кием кайбер кешегә шундый килешә, ә мин аны кидем ни, кимәдем ни – барыбер сыман тоела иде. Милициягә дә үземдә ышаныч арттырыр өчен бардым мин!

Миргазиз. Әйе, милициягә эшкә кергәч, син башка кешегә әйләндең. Вәкарьлек барлыкка килде, үзеңне күп кешедән өстен хис итә башладың, кырысландың. Яшь вакыттагы, авылда чактагы гүзәл сыйфатың тәмам югалмасын иде – шунсы мөһим. (Елмая.)

Гарифә (бераз тынычланып). Нинди сыйфат ул?

Миргазиз. Чынбарлыкны бернинди дәгъвасыз дөрес кабул итүче акыллы хатын-кызга хас җылы җитдилек. Менә шул сыйфат сине башкалардан өстен итә иде. (Пинжәген салып, урындык артына элә.)

Гарифә (тәрәзә янына барып). Нык үзгәрүемне сизәм... (Сагышлы тавыш белән.) Әйе, мин башка кеше хәзер. Минем үземнең дә элекке Гарифә буласым килә.

Миргазиз (елмаеп). Син менә шушындый чагыңда гүзәлрәк. Милиция системасы синең үзәгеңә бер каты тимерчыбык кертте, син шул үзәккә тотынып яшәмәкче буласың. (Көлемсери.) «Милиция»не озакламый «полиция» дип атаячаклар бит. Тагын берәр якка үзгәрергә туры килер инде. (Диванга утыра.) Чеметеп-чеметеп алганым өчен гафу ит. Бүгенге утырыш бик авыр тәэсир калдырды, һич психикамны рәткә кертә алмыйм.

Гарифә. Җүләрләнерсең дә әле. (Табын әзерләвен дәвам итә.)

Миргазиз. Җүләрлек каян, кайчан башлана – медицина белми. Кайда норма, кайда тайпылу – әле иң акыллы галимнәр дә әйтә алмый. Ә без кешеләрне хөкем итеп, җәзага тартып утырабыз!

 

"КУ" 3 (март), 2019

фото: pixabay.com

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: