Хәтер хөкеме (ахыры)

Драманы башыннан монда укыгыз.

5

Миргазизләр фатиры. Гарифә телефон номерын җыя.

 

Гарифә. Алло, тагын мин әле бу – Гарифә. Отвод бирделәрме? Миргазиз шундамы әле? Ике сәгать элек? Ярый, сау булыгыз.

 

Үзен кая куярга белми. Миргазиз кайтып керә, кыяфәте усал.

 

Гарифә. Ничек булып бетте?

Миргазиз. Нәрсә ничек булып бетте?

Гарифә. Суд...

Миргазиз (хатынына текәлеп). Котлыйм сине!

Гарифә. Нәрсә белән?

Миргазиз. Отвод бирделәр миңа. Суд утырышын күчерделәр. Башка судья алып барачак. Нишләвең бу, Гарифә?! Ник кирәк булды синең тыгылуың?!

Гарифә (аңламаган булып кылана). Кая, нәрсәгә?

Миргазиз. Башыңны җүләргә салып утырма инде. Кадыйр эшенә.

Гарифә. Ничек итеп тыгылган мин анда?

Миргазиз. «Миргазиз максимум срок бирәчәк, отвод ясагыз», – дип, Нәркизәне син котырттыңмы?

Гарифә. Моны кем әйтте?

Миргазиз. Нәркизә.

Гарифә. Судта әйттеме?

Миргазиз. Анысы сиңа нигә! Соңыннан җай китереп сорадым мин аңардан.

Гарифә (усал елмаеп). Аннары кая киттегез – ресторангамы, берәр буш фатиргамы?

Миргазиз (җикереп). Тыкылдама! Ничек оят түгел сиңа! Синең уеңда нишләп гел шуның ише бозык-мозык нәрсәләр?

Гарифә. Бәлки, мин үзем дә бозыктыр әле?

Миргазиз. Мондый каты бәгырьле булганчы, берәр якка бозыграк булсаң яхшырактыр.

Гарифә. О-о-о, заманча кеше икәнсең, бүгенге нравлар буенча яшәргә телисең, ахрысы.

Миргазиз. Ташла! Әүлиялар юк кешеләр арасында. Ник Нәркизәне куркыттың, ник котырттың?

Гарифә. Куркытмадым да, котыртмадым да. Тулпаров бүлмәсендә очрашып сөйләштек. Ике хатын-кыз, ике балачак дус очрашып сөйләшүенең бер начарлыгын да күрмим. Үземнең уй-фикерләремне аңа әйтергә минем хакым бар.

Миргазиз. Следователь бүлмәсендә ут йотып утырган Нәркизәгә синең ялган сүз әйтеп котын алырга хакың юк иде.

Гарифә. Синең хакың бармы соң аның белән аерым бүлмәдә бикләнеп утырырга? Син аңа ярдәм итәрмен, дигәнсең... Син – судья! Сине моның өчен үзеңне хөкемгә тартырга мөмкин.

Миргазиз. Мин ярдәм итәрмен, димәдем. Мин, законлы рәвештә Кадыйр­ны хөкем итүне теләп, блатнойлардан яклар өчен, өстән шалтыратучылардан саклар өчен, кирәгеннән артык, чамадан тыш җәза бирмәсеннәр өчен, утырышны үземә алган идем.

Гарифә (кызып). Нәркизәне күргәч, йөрәгең җилкенеп, хәтта законга каршы барырга да чирканмадыңмы?

Миргазиз (кычкырып). Шым бул! Мин аңламыйм – син шулхәтле законницамы, әллә көнләшү галәмәте генәме бу?

Гарифә. Ник кычкырасың әле син миңа?

Миргазиз (үзен кулга алып). Хәтерлисеңме, яшь чакта әйткән идең... «Кешеләр гел бер-берсенә хыянәт итәләр...» – дигән идең. Менә, ниһаять, син дә хыянәт иттең.

Гарифә (гаҗәпләнеп). Мин?!. Ничек итеп хыянәт иткән мин сиңа? Минем кебек тугры кешене табалмассың!

Миргазиз. Ник, бу хыянәт түгелмени?

Гарифә. Барысы да закон буенча булырга тиеш!

Миргазиз. Әйе... Шулай... Ләкин... Алар икесе миңа хыянәт иттеләр. Ә син өчебезгә дә хыянәт иттең.

Гарифә. Рәхмәт! Егерме ел буе хыянәтче яшәгән икән синең белән. Сине Кадыйр белән Нәркизәнең эше нәрсәсе белән җәлеп итә? Берсе – балачак дустың, икенчесе беренче мәхәббәтең булгангамы? Әллә икәүләшеп сиңа хыянәт иткәннәре өченме? Ихластан әйт. Бәлки, мин Нәркизәне котыртып дөрес эшләгәнмендер? Аларга яхшылык кылганмындыр?

Миргазиз. Кадыйрның эшен үземә алырга, аңа закон кысаларында мөмкин кадәр ярдәм итәргә теләгем беләсеңме кайчан туды?

Гарифә. Кайчан?

Миргазиз. Бу җинаять эше турында белешеп кайтып, миңа сөйләвеңә үк. Син Нәркизәне күралмыйсың, син үзеңнең бүлектәге элемтәләрең буенча Кадыйрны да, Нәркизәне дә батырырга тырышыр идең.

Гарифә (каты тавыш белән). Син судья икәнеңне тәүлек әйләнә онытмас­ка тиеш.

Миргазиз. Әйе, мин – судья! Мине суга батудан коткарган, бер телем ипине гел урталайга бүлеп ашаган балачак дустымның язмышына шуңа күрә, судья булганга күрә, битараф кала алмыйм. Әле бүген генә мәгълүм булды – теге коммерческий директорга уголовный эш ачылган. Аның күпме урлаганын, аның җинаятьләрен белсәң, һушың китәр. Ә Кадыйр аннан талап алган дипломат белән акчаны милициягә илтеп тапшырырга теләгән. Мин шулай уйлыйм!

Гарифә. Ялгышмыйсың микән?

Миргазиз. Юк! Ялгышмыйм! 162 нче статьяга туры китерерлек бернәрсә дә юк анда. Анда 112 нче статья, часть вторая, пункт «а».

Гарифә. До пяти лет.

Миргазиз. От двух месяцев.

Гарифә. Синдә менә хәзер судья түгел, ә дөньядан ваз кичкән бер суфый сөйли. Кадыйрның сиңа нинди җәрәхәт ясаганын оныттың бугай...

Миргазиз. Онытмадым. Әйе, мин – судья. Әмма акларга аз гына мөмкинлек булса да, акларга кирәк, кем булуына карамастан. Шуны уйлап куйдым әле: әгәр дә Уголовно-процессуальный кодекста отвод бирү бар икән, әгәр судья предвзятый булырга мөмкин дигән шик-шөбһә туарга мөмкин икән, безнең, гомумән, кешеләрне хөкем итеп утырырга хакыбыз бармы соң?

Гарифә (зәһәр елмап). Бигрәкләр каты бөктең әле син.

Миргазиз (тирән сулыш алып). Киресенчә, үзем бөгеләм шикелле. Күпме кешенең язмышында мин дә роль уйныйм бит. Күпме фаҗига, күпме кан, күпме күз яше мин алып барган утырыш­ларда. Тормышта хөкемче булырга беркемнең дә хакы юктыр. Шуңа күрә кайвакыт судта да хөкем итәргә хакым юк дип уйлыйм да, котсыз калам. Статьяларга таянып, параграфларга сөялеп, пунктларга тотынып кына утырам шикелле.

Гарифә. Барыбыз да менә болай уйлый башласак, җинаятьчелеккә каршы кем көрәшер?

Миргазиз. Анысы шулай инде. Шуны да һәммәбез исендә тотсын иде: кеше тугач ук гаделсезлек дөньясында яши башлый. Бәлки, бу иң зур гаделсезлектер. Дөньяга килгән бала инде ул туганчы ук башка кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган кануннар, аңа кадәр яшәүчеләр урнаштырган тәртипләр буенча яшәргә дучар ителә. Һәрбер инсан үзеннән алданрак туучылар бар иткән мохиткә килеп эләгә. Һәм, ниһаять, кеше аңарчы төзелгән ил-көндә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә барлык кылган эшләре, гамәлгә ашкан уй-ниятләре өчен кеше берүзе генә җавап тотарга тиеш түгел. Һәр кеше язмышы өчен барлык кешеләр җаваплы. Кеше туа, дөньяга килә һәм аңа кадәр уйлап чыгарылган кануннар, башкалар калыплаштырган яшәү рәвеше аны «әсир итә». Аңа кадәр яшәгәннәр кабул иткән кагыйдәләр буенча гомер сөрергә мәҗбүр дөньяга туган яңа кеше. Аның мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган, үзе катнашмаган бит ул законнарны кабул иткәндә! Моны беркайчан онытырга ярамый!

Гарифә. О-о-о, сиңа, кичекмәстән бу эштән китеп, руханилар арасында үзеңә урын табарга кирәк. Кеше һәр адымы өчен җавап тотарга тиеш. Бигрәк тә гаепле кеше.

Миргазиз (кайнарланып). Кем алдында җавап тотарга тиеш? Кайсы гаепләре өчен? Кем алдындагы гаепләре өчен? Кем билгели – чынлап та гаеплеме ул, юкмы? Кайсы бизмәндә үлчәргә кеше кылган эшнең ни дәрәҗәдә зыянлылыгын? Авыр җинаять өчен дә атарга хөкем итәргәме, зур срок белән котылыргамы – нинди прибор белән үлчәмәк кирәк? Нишләп ун ел, ә сигез, җиде түгел? Нишләп унбер түгел?..

Гарифә. Анысы инде хөкем итүченең чын профессионал булу-булмавыннан тора.

Миргазиз. Ә нишләп хөкем итүченең вөҗданыннан тора, димисең?

Гарифә. «Вөҗдан» дигән сүзне яратмыйм мин. Алай тирәнтен уйлый башласаң, инсаният дөньясында, гомумән, гаделлек яши алмый. Иң зур казаныш дип саналган демократия дә – гаделсезлекнең бер төре. Күпчелек яхшы була алмый. Затлы, әйбәт, кыйммәтле нәрсә күп булмый.

Миргазиз. Килешәм. Шуңа күрә дә статьялар, параграфлар, пунктлар кирәк булган бит кешегә. Һәрбер диннең кеше тарафыннан үтәлергә тиешле кануннары бар. Аларны санарга ике кулдагы бармаклар да җитә. Юк шул, кешеләр ул кануннар белән яши алмый, гадел һәм җинаятьсез яшәүдән качар өчен, тагын йөзләгән закон кабул итеп, меңләгән параграфлар, пунктлар ярдәмендә борынгыдан килгән кануннарны инкарь итеп яшиләр.

Гарифә (көлемсерәп). Дин турында, Алла турында соңгы вакытта еш сүз катасың әле син...

Миргазиз. Аллага үзләренә кирәк чакта гына ышанучы кешеләр арасында яшим мин. Шуңа күрә көннән-көн чын-чынлап Хак юлдан атлыйсым килә башлады. Без монда мәңгегә килмәгән. Әле билгеле түгел, безнең хөкем карарларыбыз өчен үзебезне нинди хөкем көтәдер.

Гарифә. Ә-ә-ә, менә нәрсә куркыта икән сине! Ләкин монда ачыклык кертергә кирәк – Алла каршында нинди җаваплылык куркыта икән сине? Кайбер җинаятьчегә симпатия белән караган өчен, күктә хөкем итәрләр дип куркасыңмы, әллә кайберсенә артык каты җәза биргәнең өченме?

Миргазиз. Барысы өчен дә. Һәммәбезне Алла яраткан.

Гарифә. Кеше үтерүчене дә Алла яраткан, дип, бәлки, аны иреккә чыгарып җибәрергәдер суд залыннан? Корбан алдында җавап тотасың юк...

Миргазиз. Аның үтерүчесе дә корбан. Язмыш корбаны. (Кул селтәп.) Син барыбер мине аңламаячаксың.

Гарифә (чәнчүле тавыш белән). Мин бит синең кебек үк дини түгел.

Миргазиз. Аллага ышану гына аз шул... Алланың ышанычын акларга да кирәк.

Гарифә. Ә аның ышанычын аклавың Аллага кирәк микән соң?

Миргазиз. Ул моңа, әлбәттә, мохтаҗ түгелдер. Аның ышанычын аклау минем үземә кирәк. Аннары шунысы бар: Ул мине дөньяга яраткан икән инде, аның ышанычын аклыйммы, юкмы – Үзе дә битараф калмас.

Гарифә (башын чайкап). Кадыйрның эше бигрәкләр дә каты тәэсир итте әле сиңа.

Миргазиз (кинәт кызып). Әйе, Кадыйр эше мине дер селкетте. Башта капма-каршылыклы уйлар белән бимазаландым. Аннары мине судьяның предвзятый булу ихтималы аермачык күз алдыма килеп басты. Кадыйрның эше үземнең профессиягә яңа күзлектән карарга мәҗбүр итте. «Мин бит аны, чынлап та, ачу итеп, ун елга озата алам, аз гына срок белән дә калдырырга мөмкинлегем бар», – дигән уй тетрәндерде.

Гарифә. Әгәр дә отвод бирмәгән булсалар, син Кадыйрны яклар идеңме, әллә, киресенчә, каты җәзага хөкем итәр идеңме? Дөресен әйт әле.

Миргазиз. Мин инде хәзер сиңа дөресен әйтергә дә куркам. Закон мөмкин иткән кадәре ярдәм кулы сузар идем, мөгаен. Ә шулай да утырыш барышында нинди хисләр өстенлек алыр иде... Бу хакта озак уйларга куркам.

Гарифә. Син соңгы вакытта үзеңдә артык нык казынасың. Шикчеллегең артты. Һәр утырыштан соң озын-озак итеп процессны, фигурантларны сөйлисең, кайгырасың, үзеңне битәрлисең.

Миргазиз. Ни гаҗәп, олыгайган саен, үземнән ныграк шикләнә башладым – хаклымы мин, артыгын җибәрмәдемме?.. Җинаятьченең халәтенә керергә тырышам. (Уйга кала. Көлемсери.) Күптән түгел халык санын алу булды бит. Перепись алдыннан матбугатта бик көлкеле, кызык, сәер игълан бирделәр: имеш, шәһәребездә ике йөз шикле кеше бар. Ни дигән сүз бу, нинди критерийлардан чыгып билгеләгәннәр аларны, нишләп шикле алар – белмим. Переписьта катнашу-катнашмау ихтималыннан чыгып әйткәннәрдер инде. Ничек кенә булмасын, шәһәребездә ике йөз шикле кеше бар икән, аларның берсе миндер инде дип уйладым, чөнки мин гомерем буе үземнән шикләнәм. Ә бәлки, бу ике йөз кеше арасында мине санарга онытканнардыр? Оныткан булсалар, ике йөз дә бер шикле кеше дип исәпләсеннәр. Ә дөресен әйткәндә, Җирдә җиде миллиард шикле кеше яши.

Гарифә. Их, Миргазиз, Миргазиз, син мине бик нык үпкәләттең бит. Күңелеңдә Кадыйр белән Нәркизәне акларлык сәбәпләр эзләп утырасың, шул ук вакытта үз хатыныңны хыянәтче, дип, дошман итәргә маташасың.

Миргазиз. Гарифә! Бу дөньяда галәмәт күп акчага да сатып алып булмый торган нәрсәләр бар... Гафу итеп булмый торган нәрсәләр дә бар шикелле... Әмма сатып алып булмый торган төшенчәләр хакына гафу ителергә тиеш нәрсәләр бар. Акчага сатып алыр­дай нәрсәнең кыйммәте юк. Акчалата бәяләп булмый торган нәрсәләр генә кыйммәткә ия. Сатып алырга мөмкин әйбернең, тирәнрәк уйлап баксаң, әһәмияте аз. Сатылмый торган әйберләр, төшенчәләр бар, аларны хәтта бәяләү дә мөмкин түгел. Әллә нәрсәләр, әллә кемнәр сатыла. Хәтта кайбер судьяны да сатып алалар. Ә бала чактагы бер генә мизгелне дә, яшь чактагы бер генә көнне дә сату-алу мөмкин түгел. Мөмкин булса, кеше бөтен акчасын, бөтен булган байлыгын үткәннәрне кире кайтаруга тотар иде. Кеше гомерендә якты көннәр, бәхетле мизгелләр күп түгел. Аларның күбесе бала чакта, яшь чакта калдылар. Без ул мизгелләргә хыянәт итәргә тиеш түгел. Анда, үткәннәрдә, яхшысы да, начары да бик күп. Анда барысы да бар: бәхете дә, кайгысы да, мәхәббәт тә бар анда, хыянәт тә. Без хәтта андагы хыянәтле мизгелләребезгә дә бүген хыянәт итмәскә тиеш. Югыйсә киләчәкнең мәгънәсе булмаячак.

 

6

Буш суд залына Кадыйр керә. Өстәлдәге папкада аның җинаять эше ята. Кадыйр, урындыкка утырып, папканы актарып укый башлый.
Миргазиз керә.

 

Миргазиз. Исәнме, Кадыйр!

Кадыйр. Исәнме! (Кул биреп күрешәләр.)

Миргазиз. Килдем әле. (Кадыйр­ның каршысына утыра.)

Кадыйр. Мин бик шат. Менә, Адвокатым аппеляцион шикаять язарга күндерде. Җинаять эшем белән тулысынча тагын бер кат танышырга алып килделәр.

Миргазиз. Кирәк, кирәк. Ятып калганчы атып кал, ди.

Кадыйр. Ә син минем монда икәнне белеп кердеңме, әллә очраклымы?

Миргазиз. Белеп. Синең турыда мин гел хәбәрдар булып торам.

Кадыйр. Рәхмәт.

Миргазиз. Бер генә статья буенча үтүеңә мин сөендем. Ике ел ул ике көн генә түгел инде, әлбәттә. Шулай да башта янаган ун-унбиш елга караганда, күпкә кимрәк бит. Условно-досрочно чыгарга мөмкин булачак.

Кадыйр. Миһербанлы судья туры килде.

Миргазиз. Бер караганда, миңа отвод бирүләре нык ярсытты, икенче караганда, алай яхшырактыр да әле. Чөнки кемдә дә булса миңа карата барыбер шик калыр иде, аның хөкем итүе дөрес булмады, дип әйтүче табылыр иде.

Кадыйр. Нәркизә нык өзгәләнде: «Миргазиз хөкем итсә, төрмәдә черисең», – дип тукыды.

Миргазиз. Ә мин сиңа ярдәм итмәкче идем.

Кадыйр. Беләм.

Миргазиз. Каян беләсең?

Кадыйр. Отводтан соң сине җентекләп күзәткәч аңладым.

Миргазиз. Ә башта сине батырыр­га телим дип уйладыңмы?

Кадыйр. Әйе, үч алуыңны көтеп утырган идем.

Миргазиз. Шулай булгач, ник отвод бирүләрен сорамадың соң син? Адвокатың да сорамады.

Кадыйр. Ә мин суд утырышын син алып баруны теләдем.

Миргазиз. Нишләп?

Кадыйр. Синнән зур срок алырга теләгән идем.

Миргазиз. Чын әйтәсеңме?

Кадыйр. Мин инде егерме ел буе синең алдыңда гаебемне тоеп яшим. Син минем балачак дустым, яшьлек дустым. Мин Нәркизәгә өйләндем дә тыныч, рәхәт тормыш белән яшим дип уйласаң, ялгышасың. Әллә ничә тапкыр синнән гафу үтенергә йөрдем, ярлыкау соравымны анык җиткерер өчен сүзләр, фикерләр эзләдем. Тормыш беркемнеке дә җиңел түгел инде ул, әмма минем бөтен нәрсәм үз урынында булса да, гаиләм, балаларым булса да, җан урынында булмады. Нәркизә миңа: «Миргазиз зур срок бирергә җыена», – дигәч, аңа әйтмичә генә моңа сөендем. Төрмәгә утырырмын да, шулай итеп, бәлки, синең алда гаебем юылыр, дидем. Утырып чыккач, тынычланып, яңадан яши башлармын дип уйладым.

Миргазиз (чак кына ишетелерлек итеп). Ай, тиле, тиле!

Кадыйр (сагышлы елмаеп). Тилелек бераз бар инде анысы.

Миргазиз. Кадыйр туган! Син азат ителүгә, шәп кармаклар әзерләп куярмын. Беренче көнне үк синең белән бала чагыбыз үткән су буена балык тотарга барырбыз.

Кадыйр. Мин төрмәдән чыкканда, син инде Казанга киткән булырсың, безләрне онытырсың.

Миргазиз. Кая китим мин! Казанга барып кына әллә кая китеп буламыни! Җир шары кеше өчен зур бер вокзал. Сәер вокзал – беркайчан беркая китә алмыйсың. Фәкать шушы вокзалның буеннан-буена гомер азагына кадәр йөри аласың.

Кадыйр. Шулкадәр шәп әйттең... Сәер вокзал, чынлап та... Беркая киталмыйсың... (Тирән сулап куя.) Ә вакыт үзе каядыр су кебек агып китә.

Миргазиз (утырган урыныннан торып). Белмим – бер елдан чыгарсыңмы, ике елданмы... Ничек кенә булмасын, хәтта анда узган көннәреңнең дә кадерен бел. Гомер шундый тиз үтә. Соңгы вакытта бигрәк тә тоемлыйм мин аны: вакытның бер мизгелен эләктереп алгандай булам һәм эчке салкынлык тоям – мизгел шундук үлгән була. Синең сынмасыңа һәм кеше булып калуыңа мин ышанам.

Кадыйр. Миргазиз туган! Син мине гафу итәсеңме әллә?

Миргазиз. Хәтерем сине егерме ел буе бик тырышып-тырмашып хөкем итеп маташты. Хәтер хөкеме хәтәр булмады. «Гафу итәргә!» дигән карар чыгарды. «Оправдать! Приговор окончательный и обжалованию не подлежит!» – диде. (Каты иттереп яшьлек дустының кулын кыса.)

 

Музыка.

Пәрдә.

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: