Го-о-о-ол!

Сатирик комедия

Катнашалар: Ә т и Ә н и М а л а й К ы з Ш у л Т е г е Б у У л Б е р к е м т ү г е л Б е р е н ч е у р ы н б а с а р ( Б У ) И к е н ч е у р ы н б а с а р ( И У ) Б е р е н ч е б ү л е к м ө д и р е ( Б Б М ) И к е н ч е б ү л е к м ө д и р е ( И Б М ) Б е р е н ч е м и н и с т р И к е н ч е м и н и с т р Ө ч е н ч е м и н и с т р Д ү р т е н ч е м и н и с т р А р т и с т Э ш м ә к ә р Сәхнәдә баскычлы пирамида. Иң астагы баскычы сәхнә идәне. Пәрдә ачылганда, боз сараенда хоккей уены баргандагы сызгырулар, улаулар, такы-токылы музыка, «шайба-шайба», дип кычкырулар. Пәрдә ачылгач, ут пирамиданың беренче баскычын яктырта. Анда гади халык вәкиле ир, малае беләнтелевизордан хоккей карый. Читтәрәк кыз бала дәрес әзерләп утыра. М а л а й (бар көченә кычкыра, сикереп). Го-о-ол! Го-о-ол! (Кыз килеп малайга тибә. Малай аңа кизәнә.) Нишлисең, дура? К ы з . Минем дәрес әзерлисем бар. Кычкырма. М а л а й . Ә син нәрсә тибәсең? Дура! К ы з . Син үзең дурак! М а л а й . Дура! К ы з . Дурак! И р . Әй, җитте сезгә! М а л а й . Ә нигә ул тибә? К ы з . Ә ул нигә кычкыра? Мин дәрес әзерлим. И р (малайга). Утыр! (Кызга). Ә син әниең янына чык! К ы з . Чыкмыйм. Дәрес әзерләргә утыра. М а л а й . Әти, әти, буллит! И р . Күрәм. Давай, давай! М а л а й . Давай, давай! Го-о-ол! Го-ол-ол! Кыз елап кухняга кереп китә. Аннан әнисе белән чыгалар. Ә н и. Нишлисез инде сез? И р. Тукта әле, кычкырма. Ә н и . Кычкырма, дип... (Малайга). Ә син нәрсә үкерәсең? М а л а й . Кычкырма, диләр бит сиңа. Ә н и . Нәрсә дидең? Мин сине... Күрсәтермен кычкырманы (Малайның якасыннан эләктереп). Бар, әзерлә дәресеңне! Ә т и . Тимә! Ә н и . Тимәм менә! Кара син аны... Ә т и . Тимә, диләр сиңа. Ә н и . Син аны азындырасың. Ә т и . Бар урыныңа. (Малайга). Ә син тик кенә утыр. К ы з (малайга) Дурак. Әниләргә кычкырмыйлар. Ә т и . Остарма. Барыгыз. Кыз тагын дәрес әзерләргә утыра. Әни кухняга чыгып китә. М а л а й . Әти, әти, кара, кара, нишли... Ә т и (телевизордагы хоккейчыга кычкыра). Кая барасың, ишәк? Куып тот, куып тот, хайван. Молодец! М а л а й . Судью на мыло. Әти, әти, дөрес сызгыртмады бит, әйеме? Ә т и . Сатылган, сволочь. Малай ике бармагын авызына тыгып сызгыра. Кыз тагын елап әнисе янына кереп китә. Ә н и (чыгып). Туктыйсызмы сез, юкмы? Ә т и . Әйттеләр бит сиңа. М а л а й . Әти, әти, кертә, кертә. Әни барып телевизорны сүндерә. Ә т и . Нишлисең син, дура! Ну-ка кабыз! Ә н и . Чыгарып ыргытам ул телевизорны. Рәтле әйбер күрсәтми. Ә т и . Ыргытып кара. (Телевизорны кабыза.) М а л а й . Беренче период беткән. Ә т и . Сүндереп тор. (Әнигә). Ашарга бармы? Ә н и . Әнә хоккеегыз ашатсын. Аталлы-уллы... Ә т и . Йә, булды. Чыгар ашарга. Ә н и . Ничек чыгарыйм, өлгермәгән әле. Ә т и . Нишләп йөрисең соң анда? Ә н и . Яңа эштән кайттым. Хакки караганчы пешерә торырга иде. Ә т и . Остарма. М а л а й . Әти, әти, безнекеләр җиңәчәк, әйеме? К ы з . Безнекеләр дигән була. Безнекеләр юк та әле анда. М а л а й . Әй, чүпрәк баш, син нәрсә беләсең. К ы з . Белмәс сиңа. Безнең математика укытучысы сөйләп тора. Ә н и . Укытасы урынга хакки сөйлиме? Барысы да җенләнгәннәр. Әллә нәрсә диярсең. Боз өстендә резин кисәге куып йөреп. К ы з . Аларга әле аена милиун сум түлиләр ди. М а л а й . Әти, әти, күпме ала икән хоккеист? Ә т и . До хрена. Ә н и . Балалар алдында рәтле генә сөйләш. Ә т и . Остарма. Ашарга өлгерт. Ә н и . Кайный инде, нишләтим. Ни кызыгын табасыздыр шуның? К ы з . Безнең Мария Сергеевна әйтә, хоккей, футбол — игра для слабоумных, ди. М а л а й . Нәрсә белә ул химичка. Дура, әйеме, әти? Ә н и . Әйтмә укытучың турында андый сүз. М а л а й . Безнекеләр отса, өченче урынга чыга, әйеме, әти? Ә н и . Күчми калырсың әле, шул булыр. М а л а й . Хәзер күчми калсаң да күчерәләр, әйеме, әти? Ә т и . Буламы инде ашарга? Икенче период башлана. Ә н и . Әйтеп торалар лабаса. Ә т и . Бер ашарга пешереп ашата алмыйсың. Ә н и . Бер эшең юк, пешер дә аша. Эш юк дип кайтасың да шул хакиеңа, футболыңа ябышасың. Ә т и . Мин гаеплемени эш булмаганга. Әнә Америкага әйт, кризис уйлап чыгармасыннар. Ә н и . Хаки карап ятарга кризис түгел. Ә т и . Нәрсә аңлыйсың син, чүпрәк баш. Ә н и . Син күпме аңлыйсың инде, голдан башка рәтле сүз дә белмисең, көне-төне өйдә хакки карап ятып. Ә т и . Акча бир, двориска барып карармын. Ә н и . Шул гына җитмәгән. Болай да инде квартир бәяләрен дә ел саен арттырып торалар. Хакки да футбол, хакки да футбол. К ы з . Волейбол белән баскетбол бар әле, әни. Туплы хоккей бар. Ә н и . Эшләргә юк диярсең. К ы з . Мария Сергеевна әйтә, эти игры нужны, чтоб отвлечь внимание народа от проблем, ди. Ә т и . Күп сөйләнсә, күрсәтерләр әле проблеманы. Кирәкмәгәнне тыңлама анда. К ы з . Хоккей бик кирәк инде. Ә т и . Остарма. М а л а й . Нәрсә беләсең, чүпрәк баш, әйеме, әти? Ә т и . Тик кенә утыр. Дәресеңне әзерлә. М а л а й . Хоккей бит, әти. Ә н и . Әнә күрше Хәмитне дә кыскартканнар иде, эш тапкан. Ә син — хакки. Ә т и . Җиттеме инде сиңа. Хәмиткә чыгасың калган. Ә н и . Хакки да футбол, театрга бармаганга биш былтыр. Ә т и . Нәрсә калган анда. Көләсе килеп тормый әле монда. Ә н и . Көлдерү генә түгел анда. Яшәргә дә өйрәтәләр. Ә т и . Өйрәтә. Өйрәтүчеләр күбәйде. Ә н и . Ә хакки нәрсәгә өйрәтә? Ә т и . Туктыйсыңмы син, юкмы? Аңла, чүпрәк баш, миңа ял итәргә кирәк. Ә н и . Ял?! Нинди ял тагын? Ә т и . Синең бытырдавыңны ишетеп арыйм мин. Ә н и . Нәрсә, мин юкка бытырдыйммыни? Ә т и . Ярый, булды, булды, икенче период башлана. М а л а й . Давай, давай! Ә т и . Давай, давай! Нәрсә карап торасың, ишәк?! Миллиун сум аласың. М а л а й . Әти, судья тегеләрне яклый, әйеме? Ә т и . Сатылган, барысы да сатылып беткән. М а л а й . Жуликлар, әйеме, әти? К ы з . Жуликларны төрмәгә утырталар. М а л а й . Әй, син нәрсә беләсең. К ы з . Белмәс, Мария Сергеевна әйтә, коррупция, ди. Ә т и . Сөйләшмәгез. Ә н и (чыгып). Аш өлгерде, әйдәгез. М а л а й . Монда чыгар. Ә н и . Чыгарырмын мин сиңа. Тәмам азындың. Ә т и . Сөйләшмәгез, диләр сезгә. Ә н и . Аш өлгерде, диләр сиңа. Ә т и . Күзең чыккан мәллә, чүпрәк баш. Күрмисеңмени, уйныйлар бит әле. Ә н и . Аларның туктыйсылары юк. Ә т и . Җитте, диләр сиңа. Җитте, диләр. Сикереп тора да Әнине эткәләп кухняга кертеп җибәрә. К ы з . Тимә әнигә! Әти кызны да кулыннан тотып кухняга озата.   *************************************************** Дәвамын "Казан утлары" журналының 8нче (август, 2015) санында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: