Бозлавык (дәвамы)

Әсәрнең башы монда.

Дүртенче күренеш

 

Әхәтовлар фатиры. Вадим көзге алдында кырына. Ишек кыңгыравы чылтырый. Элина керә - хафалы кыяфәттә.

 

      ЭЛИНА. Вадим, ник минем звонокларга җавап бирмисең?!

      ВАДИМ (сүренке тавыш белән). Гафу ит, хәлем начар минем.

      ЭЛИНА. Тагын эшкә бармадыңмы?

      ВАДИМ. Отпуск алдым. Рәткә керергә кирәк.

      ЭЛИНА. Шундый сагындым сине. (Пуховигын салып, диван кырына ташлый.)

      ВАДИМ. Бәдрәфкә барып киләм. (Китә.)

 

Элина тиз генә Вадимның өстәлдәге телефонын карый. Берничә номерны үзенә язып ала.

Вадим туалеттан чыга.

 

      ЭЛИНА (күзләрен челәйте). Сине берничә тапкыр зифа буйлы бер кыз белән күргәннәр...

      ВАДИМ. Мине әллә кемнәр белән күрүләре ихтимал. Казанда миллионнан артык кеше яши.

      ЭЛИНА. Беркөнне үз күзләрем белән күрдемм. Таксига утырып маташа идегез. Кем ул?

      ВАДИМ. Танышым.

      ЭЛИНА (Вадимның йөзенә туры карап). Син мине ташларга җыенасыңмы?

      ВАДИМ. Нинди сүз инде бу! Ничек мин сине ташлыйм, ди?!

      ЭЛИНА. Син көн саен диярлек ак розалар сатып аласың. Шул чибәркәйгәме?

      ВАДИМ. Нинди ак розалар?

      ЭЛИНА. Минем икетуган апам чәчәк кибетендә эшли. Зур түземсезлек белән беләсем килә - мине кемгә алмаштырдың икән?

      ВАДИМ. Беркемне беркемгә алыштырганым юк. Хәзер барысын да аңлатам. (Тирән сулыш ала.) Теге егет минем аркада һәлак булды.

      ЭЛИНА. Мин моны ишеттем инде.

      ВАДИМ. Тагын бер тапкыр тыңла. Ничек кенә булмасын, гаеп миндә. Аңлыйсыңмы! Мин бит каршы полосага чыктым. Алдымда нинди генә чокыр булса да, мин үз ягымда калырга тиеш идем. Ә ул... бәрелербез дип курыккандыр...

      ЭЛИНА. Ул әле ерак иде, дидең бит.

      ВАДИМ. Булса ни. Әйе, мин үз полосама басарга җитештем. Ә ул, күрәсең, каушаган.

      ЭЛИНА. Зифу буйлы туташның һәм ак розаларның бу ДТПга ни катнашы бар?

      ВАДИМ. Һәлак булган егетнең кызы ул. Алар шушы арада өйләнешергә тиеш булганнар. Бераз ачуланышканнар. Татулашырга дип ашыгып юлга чыккан. Матур, купшы итеп киенгән... Кырыенда ак розалар бәйләме иде...

      ЭЛИНА. Алдамыйсыңмы?

      ВАДИМ. Валлаһи.

      ЭЛИНА. Син аны үзең таптыңмы?

      ВАДИМ. Мин Тархан поселогына бардым. Ул егет шуннан. Әнкәсе шунда яши. Мин барганда Әнисә шунда иде.

      ЭЛИНА. Әнисә исемлемени? Ә нигә бардың анда?

      ВАДИМ. Мин гаепле. Терәк  буласым, ярдәм итәсем килә.

      ЭЛИНА. Әнисәгәмы?

      ВАДИМ. Иң беренче чиратта ул егетнең әнкәсенә. Мин инде чардуган белән кабер ташын барып урнаштырдым.

      ЭЛИНА. Аларга да гаепле икәнеңне ярып салдыңмы?

      ВАДИМ. Курыктым. Әмма барыбер әйтәчәкмен. Мондый йөк белән ничек яшәмәк кирәк. Бераз вакыт үтсен инде. Уйлап кара, инде туй көнен дә билгеләгән булганнар. Бу көннәрдә Әнисә белән аралашуымның сәбәбе шул. Син аңларга тиеш мине.

      ЭЛИНА (көлемсерәп). Бәлки, теге егет урынына үзең аңа өйләнеп тә куярсың?

      ВАДИМ. Ни сөйлисең инде?!

      ЭЛИНА. Гомер буе аңа ак розалар бүләк итәргә җыенасыңмы?

      ВАДИМ. Белмим.

      ЭЛИНА (читкә карап). Әллә нишләдең син.

      ВАДИМ. Әйе шул.

      ЭЛИНА (еламсырап). Вадим, безнең бит барысы да яхшы иде.

      ВАДИМ (кашларын җыерып). Бернәрсә дә үзгәрмәде, Элина. Мин яратам сине. Күптәннән яратам. Һәм яратачакмын. Синнән башка миңа беркем кирәкми.

      ЭЛИНА (чак кына еламыйча). Куркам мин. Кинәт үзгәрдең син.

      ВАДИМ (шомлы тавыш белән). Чөнки бәла килде.

      ЭЛИНА. Кая, кемгә?.. Мин сине аңламыйм, Вадим. Нишләдең син? Рәтләп сөйләшеп тә булмый. (Пуховигын алып, чыгып китә.)

 

Клара керә.

 

      КЛАРА (тунын салып). Элина килгән идеме?

      ВАДИМ. Әйе. (Диванга утыра.)

      КЛАРА. Үпкәләттең мәллә?

      ВАДИМ. Ник алай дисең?

      КЛАРА. Подъездан елый-елый чыгып килә иде. Исәнләшмичә дә китеп барды. (Янәшә утыра.) Күңелеңдә ниләр кайный, улым?

      ВАДИМ (сикереп торып). Тәмам теңкәмә тидегез инде! Нәрсә булды, нәрсә борчый, нишләдең, ник мондый, ник тегенди!!! Нәрсә булганы билгеле бит! Нигә кайгырганым аңлашыла бит инде!

      КЛАРА (тавышын күтәреп). Ник кычкырасың миңа?!

      ВАДИМ (кинәт, башын салындырып). Гафу ит, әни.

 

 Сәлим керә.

 

      СӘЛИМ (Вадимны күзәтеп). Аллага шөкер, җан кергән моңа. (Чишенә.)

      ВАДИМ. Мин полициягә барырга тиеш.

      СӘЛИМ. Ник?

      ВАДИМ. Дөресен сөйләргә.

      СӘЛИМ. Нинди дөресен тагын?! Артыңнан уйлап чыгарган “дөрес”неме?! Мин үзем анда инде әллә ничә мәртәбә булдым.

      ВАДИМ. Син анда әллә ничә тапкыр бардыңмыни?

      СӘЛИМ. Әйе, бардым! Үз-үзеңне җәзалавыңны күреп, полициядә булдым, барлык инстацияләр буенча йөреп чыктым. Танышлар, дуслар белән дә бу хакта киңәшләштем.

      ВАДИМ. Ник?

      СӘЛИМ (җикереп). Подстраховка өчен!

      ВАДИМ (кызып). Нигә мине гел страховать итәсең? Нигә мине һәрвакыт саклыйсың?! Армиягә барырга теләдем, ә син мине “коткарып” калдың. Укырга кергәндә дә тыз-быз йөрдең, гәрчә үзем керә алсам да. Кампитырлар рәтләү салоннары ачарга күндердең һәм минем өчен үзең үк ачарга тотындың. Миңа юл чистарсын өчен, конкурентларны “будың”...

      СӘЛИМ. Үз улыма ярдәм итү начар эшмени?

      ВАДИМ. Мин синең өчен шәхес түгел. Малаеңны саклауны, яклауны, аңа шартлар тудыруны үзең өчен зур бурыч, бөек миссия дип саныйсың.

      СӘЛИМ. Туктале, хәзерге урының, эшең сиңа ошый бит. Син акыллы, сәләтле һәм эшне оста алып барасың. Күп акча эшлисең. Әйе, әлбәттә, монда минем ярдәмем дә роль уйныйдыр...

      ВАДИМ. Нигә кирәк бу? Кемнедер этеп, кемнедер сатып алып, “өстәгеләр”дән кайларгадыр шалтыраттырып... Максаты нәрсәдә бу ыгы-зыгының? Тирәнрәк каезласаң, бу бит асылда – синең эгоизмың. Син бит мине дә үзеңнең шәхси милкеңә саныйсың.

      СӘЛИМ (усал көлемсерәп). Ай-яй, ничек уратып-кәкерәйтеп, бөгеп китердең! Малай актыгы! Маңка!

      ВАДИМ. Син әнине ташлап киткәндә, миңа ике яшь иде. Ул чагында минем ничек үсәчәгем, киләчәктә кем буласым, нишләячәгем турында уйладыңмы?

      СӘЛИМ (көчкә үзен тыеп). Әйе, яшьрәк чакта минем дә хаталарым булды. Әмма вакытында акылыма килдем. Әниең кичерде, кабул итте. Үземнең хаксызлыгымны аңладым. Яшьлек белән баш буталган, ялгышканмын. Биш ел адашып йөргәннән соң, кире кайттым, чөнки сездән башка яши алмаячагымны тойдым. Бу инде күптән булган хәл. Үтте-китте инде ул еллар. Син дә мине, ниһаять, гафу итәргә тиеш. Башкача мөмкин түгел. Чөнки мин – синең әтиең, син – минем улым.

      ВАДИМ. Һәлак булган егет тә - кемнеңдер улы. Ә ул армиядә хезмәт иткән...

      КЛАРА. Улым, киреле-морлы сөйләшмә инде. Әтиеңне дә битәрләргә маташма.

      СӘЛИМ (кискен итеп). Туктале, Клара! (Улына терәлеп диярлек.) Нәрсә кирәк сиңа? Нишләргә җыенасың? Сине гаепләүләрен телисеңме?

      ВАДИМ (кыҗрап). Минем аркада харап булды ул!

      СӘЛИМ. Чокырны әйләнеп узмасаң, үзең юл астына төшеп китеп, бәрелеп үләр идең!

      ВАДИМ. Ничек булганын күрмәдең бит син!

      СӘЛИМ. Күрмәсәм дә, беләм. Бөтен протоколларны, йомгак-нәтиҗәләрне укыдым. Мин аңламыйм – син хөкем ителүеңне телисеңме? Сиңа җәза кирәкме?

      ВАДИМ. Сез мине гадел, намуслы булырга өйрәттегез. Нишләп әле торымнан-торымга гаделлек читкә этәрелә?

      КЛАРА. Улым, синең ихтыярыңнан тыш килеп чыккан вакыйга бит бу. Үзеңдә гаеп тойган сурәттә дә, син теләп китергән фаҗига түгел. Болай да инде бу көннәрдә үзеңне тәмам бимазалап бетердең. Җитте. Күренеп тора – ихластан кайгырасың, газапланасың. Шул җитмәгәнмени инде? Син хөкемнән куркып түгел, чын күңелдән үзеңне гаепле сизәсең. Бу бик зур нәрсә. Маладис. Әмма газапның да чиге булырга тиеш.

      СӘЛИМ (нервыланып). Әгәренки шаһитлар булып, алар сиңа каршы күрсәтмәләр бирсә, ул чагында үз-үзеңне кыйнау табигый күренер иде. Шаһитлар булмаган килеш...

      ВАДИМ (кырт кисеп). Мин – шаһит!

      СӘЛИМ. Синең гаебеңне раслаучы шаһитлар юк! Синең гаепле икәнеңә ышаныр өчен миңа шаһитлар кирәк.

      ВАДИМ. Мин үземә үзем шаһит!

      СӘЛИМ. Ну, егет, синең зиһен чалшайган, ахрысы. Үзеңә яла ягып, мин гаепле дип, Сөембикә манарасына менеп кычкырсаң да, барыбер сине хөкем итмәячәкләр. Син, нәрсә, төрмәдә утырырга хыялланасыңмы? Безнең дә җәза тәмен татып каравыбызны телисеңме әллә? Вадим, улым, син бит нормальный, акыллы егет идең... Нишләдең син?

      ВАДИМ (хәлсезләнеп). Ул машина белән мин үзем әйләнеп капландым. Миндә бөтен нәрсәнең асты өскә килде. (Икенче бүлмәгә китә.)

      СӘЛИМ (авыр сулап). Психотерапевт кирәк.

      КЛАРА. Алексей Петровичка шалтырат дип әйттем бит инде сиңа.

      СӘЛИМ. Мин аның өенә барам. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел.

 

 

Бишенче күренеш

 

“Хрущевка”. Лилия, диванда китап укып ята. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Элина керә.

 

      ЭЛИНА. Исәнмесез.

      ЛИЛИЯ. Исәнмесез.

      ЭЛИНА. Әнисә монда торамы?

      ЛИЛИЯ. Әйе. Өйдә түгел әле ул. Тиздән кайтырга тиеш.

      ЭЛИНА. Аны монда көтсәм ярыймы?

      ЛИЛИЯ. Ярый. Узыгыз.

      ЭЛИНА (курткасын салмыйча, түргә узып). Сез аның туганымы?

      ЛИЛИЯ. Без дуслар. Бергә шушы фатирны снимать итәбез.

      ЭЛИНА (вазадагы розаларга ымлап). Бу чәчкләрне Вадим алып киләме?

      ЛИЛИЯ. Әйе, ул бүләк итә. Ә сез үзегез кем буласыз?

      ЭЛИНА.  Мин – Вадимның беренче мәхәббәте. Һәм соңгысы булырга тиеш идем – Вадим әйтүе буенча. (Көлемсерәп.) Әмма соңгысы түгел икәнмен.

      ЛИЛИЯ. Нәрсә, разборкага килдегезме әллә?

      ЭЛИНА. Юк ла. Әнисәгә әйтәсе сүзем бар. Дөресрәге, соравым бар – егетенең һәлакәте турында дөресен беләме икән ул. Телефоннан сөйләп тормадым. Күзгә күз карап әйтәсем килә.

      ЛИЛИЯ. Нинди дөресен?

      ЭЛИНА. Авариядә кем гаепле икәнне белмисездер?

      ЛИЛИЯ. Трассадан төшеп бәрелеп үлгәнен генә беләм.

      ЭЛИНА. Ә сез Әнисә белән якын дуслармы?

      ЛИЛИЯ. Әйе.

      ЭЛИНА. Димәк, юлда нәрсә булганны ул тәгаен белми. Вадим гаепле ул фаҗигадә. Вадим “встречка”га чыккан, ә теге бәрелмәс өчен тормозга кинәт баскан һәм трассадан төшеп киткән. Вадим үзе сөйләде.

      ЛИЛИЯ. Бәлки, сез көнләшеп кенә, Әнисә белән Вадимның арасын бозарга телисездер?

      ЭЛИНА. Мин, әлбәттә, рәнҗим. Раз инде Вадим мине шулай кимсетә икән, аның турында дөресен белеп торсыннар әле. Һе, чардуган, кабер ташы заказать иткән… Үзе алып барып урнаштырган… Шулай итеп гөнаһын юмакчы була микәнни…

      ЛИЛИЯ (текәлеп карап). Да-а-а. Бик нык үпкәләткән ул сине.

      ЭЛИНА. Ярар, көтеп тормыйм инде.

      ЛИЛИЯ. Әнисәгә нәрсә дип әйтим?

      ЭЛИНА. Элина килгән иде диярсең. (Чыгып китә.)

     

Әнисә керә. Пуховигын ачып, куеныннан ак розалар букетын чыгара.

 

      ӘНИСӘ. Чәчәкләрне урнаштыр әле.

      ЛИЛИЯ. Урын юк бит инде.

      ӘНИСӘ. Әнә, өч литрлы банкага куй. (Чишенә.)

      ЛИЛИЯ (чәчкләрне банкага куеп). Бүген кайларда булдыгыз?

      ӘНИСӘ. Кафеда утырдык.

      ЛИЛИЯ. Күңелем сизә: арагызда “химия” бар.

      ӘНИСӘ. Миңа аның белән рәхәт. (Диванга утыра.) Караңгы уйлардан вакытлыча булса да арынып торам, үземне тынычрак хис итәм.

      ЛИЛИЯ. Сиңа гашыйктыр дип уйлыйсыңдыр?

      ӘНИСӘ. Белмим.

      ЛИЛИЯ. Ә син?

      ӘНИСӘ. Гыйшык-мыйшык халәтендә түгел мин. Ошый ул миңа. Җылы кеше ул.

      ЛИЛИЯ (чәнчүле итеп). Һәр кешенең температурасы – 36,6 градус. Күңелеңдә нинди хисләрдер – белмим. Әмма аның сиңа гашыйк булуы икеле.

      ӘНИСӘ (моңсу елмаеп). Беләсеңме... ул шулхәтле Дәнискә охшаган.

      ЛИЛИЯ. Аның Заһидә апага ярдәм итәргә омтылуы, сиңа чәчәкләр ташуы сәер тоелмыймы?

      ӘНИСӘ. Нәрсәсе сәер?

      ЛИЛИЯ (паузадан соң). Монда аның сөйгәне Элина килеп китте.

      ӘНИСӘ (детр итеп). Элина?! Ник килгән?

      ЛИЛИЯ. Синең белән сөйләшергә тели.

      ӘНИСӘ. Бер тапкыр телефоннан сөйләштек инде. Җитәр.

      ЛИЛИЯ. Авариядә кем гаепле икәнне әйттеме соң ул сиңа?

      ӘНИСӘ. Кем гаепле?!

      ЛИЛИЯ. Вадим. Дәнис шуның аркасында һәлак булган, диде.

      ӘНИСӘ. Ничек?! Ышанмыйм! Мөмкин түгел!

      ЛИЛИЯ. Нишләп мөмкин булмасын. Карап торуга затлы егет ул, әмма беренче күрүдә үк сәерлекләр абайладым. Күзләрендә курку бар.

      ӘНИСӘ. Ничек гаепле икән соң ул?

      ЛИЛИЯ. “Встречка”га чыккан. Ә Дәнис, бәрелмәс өчен, тормозга кинәт басып, юлдан мәтәлеп төшкән.

      ӘНИСӘ. Элина моны каян белә?

      ЛИЛИЯ. Вадим үзе сөйләгән.

 

Пауза.

 

      ӘНИСӘ (кыяфәте үзгәрә). Менә нигә борчыла икән ул. Башта үзем дә гаҗәпләнгән идем.

      ЛИЛИЯ. Әйе, гаебен йолу максатыннан әнкәсенә булыша, сиңа ярарга тырыша.

 

Әнисә нишләргә белмичә, әрле-бирле йөри. Телефонын алып Вадимның номерын җыя.

 

      ӘНИСӘ (телефоннан). Вадим! Миңа берәр мөһим әйтер сүзең юкмы? Нидер булса әйтергә онытмадыңмы?

      ВАДИМ (телефоннан тонык кына булып ишетелә). Юк бугай. Берсекөнгә очрашырга сүз куештык...

      ӘНИСӘ (үтә кырысланып). Дәнис синең аркада һәлак булдымы?

 

Пауза.

 

      ӘНИСӘ. Ник дәшмисең?

      ВАДИМ. Әнисә, бу хакта телефоннан сөйләшү мөмкин түгел. Мин...

      ӘНИСӘ. Син гаеплеме?

      ВАДИМ. Нишләп мин гаепледер дип уйлыйсың?

      ӘНИСӘ. Элинага үзең әйткәнсең бит.

      ВАДИМ. Мин сиңа барысын да сөйләргә җыена идем... вакыты җиткәч.

      ӘНИСӘ (телефонны сүндереп). Йа Ходаем!

      ЛИЛИЯ. Полициядә беләләр микән?

      ӘНИСӘ (калтыранып). Белерләр. Лилия, чәчәкләрнең барысын да җыеп чыгарып ташла!

      ЛИЛИЯ. Чәчәкләрнең ни гаебе бар? Торсыннар.

 

Әнисә абаланып, кискен хәрәкәтләр белән тәрәзәне ача һәм чәчәкләрне ташлый. Шуннан соң караватка ята.

 

 

Әсәрне тулысы белән "Казан утлары" журналының 4 нче санында (2020) укырга мөмкин. 

 

Журналыбызга өйдән чыгып тормыйча, ОНЛАЙН язылырга була. Моның өчен https://podpiska.pochta.ru/press/П2365 сылтамасы аша узып, соралган мәгълүматны тутырырга гына кирәк. Журналны өегезгә алып килеп бирәчәкләр.


"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: