Бозлавык (дәвамы)

Әсәрнең башы монда.

Икенче күренеш

 

Тархан поселогы. Агач йорт. Заһидә матәм халендә утыра. Әнисә ике зур пакет тотып керә. Пуховигын, башлыгын сала.

 

      ӘНИСӘ. Бүген бигрәк суык.

      ЗАҺИДӘ. Нәрсә?

      ӘНИСӘ. Тагы да катырак салкынайтты, мәйтәм. Ашадыңмы?

      ЗАҺИДӘ. Чәй эчтем.

      ӘНИСӘ. Азык-төлек алып килдем.

      ЗАҺИДӘ. Нигә ул кадәре расхудланасың?

      ӘНИСӘ. Йоклый алдыңмы бераз?

      ЗАҺИДӘ. Мин инде хәзер өндә дә төшемдәге сыман йөрим.

      ӘНИСӘ. Ризыкларны суыткычка үзең урнаштырырсың.

      ЗАҺИДӘ. Ярар. (Калтыравык тавыш белән.) Рәхмәт инде сиңа, Әнисә.

      ӘНИСӘ. Нәрсә өчен?

      ЗАҺИДӘ. Барысы өчен дә. Игелегең өчен. Шулхәтле яраттым мин сине. Күңелемә шундый якын кеше син. Улым өйләнә дип, күкләргә очардай булып канатланып йөргән идем. Затлы кызга өйләнә дип горурландым. Киленнән уңам икән дип куанган идем. Язмыш үзенекен итә шул.

 

Беравык тып-тын утыралар. Вадим керә - кыска туннан.

 

      ВАДИМ (кыюсыз). Исәнмесез.

      ӘНИСӘ. Исәнмесез.

      ВАДИМ. Менә, сезгә килергә булдым.

      ЗАҺИДӘ. Ә син кем?

      ВАДИМ. Мин - шаһит. “Скорый”ны, полицияне мин чакырдым.

      ЗАҺИДӘ. Алайса, уз, ник ишек катында торасың.

      ВАДИМ. Рәхмәт. (Дубленкасын салып, түргә уза.)

      ӘНИСӘ. Утырыгыз. (Урындык алып килә.)

      ЗАҺИДӘ (җентекле караш белән). Димәк, синең күз алдыңда булды барысы да?

      ВАДИМ. Әйе. (Урындыкка утыра.)

      ЗАҺИДӘ. Миңа шундый озын-озак итеп сөйләделәр, аңлаттылар... Әмма тәгаен төшенә алмадым – ничек булды, ничек килеп чыкты ул хәл.

      ВАДИМ (каушап). Аның машинасы боргалана башлады... Бозлавык бит...

 

Пауза.

 

      ЗАҺИДӘ. “Скорый” вакытында килеп җиткән булса, коткарырга мөмкин идеме? Врачлар бит кайвакыт дөресен әйтмиләр.

      ВАДИМ. Мин шундук барып пульсын тикшердем... Үлгән иде инде. (Заһидәнең күз карашыннан курка.)

      ЗАҺИДӘ (Вадимга текәлеп). Син аңа охшагансың. Ничә яшь сиңа?

      ВАДИМ. Егерме ике.

      ЗАҺИДӘ. Дәнис балакаема да нәкъ егерме ике иде. Менә Әнисә белән никахлашырга җыеналар иде.

      ВАДИМ (гәүдәсен чак кына калкытып ). Вадим.

      ӘНИСӘ (баш иеп). Әнисә.

      ВАДИМ. Сез... монда яшисезме?

      ӘНИСӘ. Юк, мин Йошкар-Оладан. Казанда укыйм. (Паузадан соң.) Аның минем янга ашыгып баруы иде.

      ВАДИМ. Нык ашыккан шул – тизлеге зур иде аның.

      ӘНИСӘ. Сез үзегез Казанныкымы?

      ВАДИМ. Әйе.

      ӘНИСӘ. Чардуганга, кабер ташына кайда заказ бирергә мөмкин, әйталмыйсызмы?

      ВАДИМ (җанланып). Мин сезгә ярдәм итәрмен. Моны үз өстемә алам – заказ бирермен, үзем түләрмен дә, куйдыртырмын да. Борчылмагыз.

      ЗАҺИДӘ (сыктанып). Иремне җирләгәнгә ел ярым гына вакыт узды. Пневмония белән китеп барды. Бердәнбер таянычым, юанычым газиз улым иде. Аны да Ходай үз янына алды. Кызым Пермьдә. Тормышының рәте юк – ире белән һич тыныша алмыйлар. Ул нишләр ике бала белән? Ничек яшәргә соң хәзер? Күз тигезделәр микән әллә Дәнисемә?! Армиядә хезмәт иткәндә, командирыннан рәхмәт хаты алдым. Поселокта аны барысы да яраталар, дуслары шундый күп иде. Эшләгән җирендә дә - техобслуживание стансысында – абруйлы булды. Хезмәт хакы да зур иде.

      ВАДИМ. Үзегез кайда эшлисез?

      ЗАҺИДӘ. Башлангыч класс укытучысы мин.

 

Авыр тынлык урнаша. Вадим ни әйтергә белми, үзен уңайсыз хис итә.

 

      ВАДИМ (Әнисәгә). Кайда укыйсыз?

      ӘНИСӘ. Җиңел промышленность технологияләре институтында.

      ЗАҺИДӘ (еламсырап). Нинди гөнаһларым өчен бу миңа?!

      ӘНИСӘ. Кыска гына булса да отпуск сорап кара.

      ЗАҺИДӘ. Нинди отпуск?! Уку елының уртасы бит. Болай да инде, укытучылар җитмәгәннән, чак кына мәктәпне япмый калдылар.

      ВАДИМ (торып). Берәр ярдәм кирәк булса, миңа мөрәҗәгать итегез. Менә минем визитка. (Визиткасын өстәлгә куя.) Чардуган, кабер ташы мәсьәләсен хәл итәрмен, борчылмагыз. Кыска гына вакыт эчендә ясатып урнаштырырмын.

      ӘНИСӘ. Хәзер Казанга сезнең белән китсәм буламы?

      ВАДИМ. Әлбәттә. Сез монда каласыздыр дип уйлаган идем.

      ӘНИСӘ. Иртәгә бик җитди лекция. Барырга кирәк. (Күз яшьләрен көчкә тыеп, Заһидәне кочаклый.) Ял көннәрендә килермен.

      ЗАҺИДӘ. Ярар.

      ӘНИСӘ (пуховигын һәм башлыгын киеп). Син берәр нәрсә аша инде. Шимбә көнне килеп җитәрмен.

 

Вадим белән Әнисә чыгып китәләр. Заһидә тәрәзә янына бара һәм аларның киткәнен күзәтеп кала.

 

Өченче күренеш

 

Казан. Ике бүлмәле “хрущевка”. Әнисә белән Лилия шушы фатирда яшиләр. Лилия көзге каршында буянып-ясанып тора. Әнисә кайтып керә һәм пуховигын салып урындык артына ташлый да караватка ята.

 

      ЛИЛИЯ. Ничек барып кайттың?

      ӘНИСӘ (түшәмгә карап). Нинди тозсыз сорау бу?! Бардым да, кайттым. (Ыңгыраша.) Әнкәсе акылдан язмаса ярый инде. Аңа карарлык түгел, йөрәгем урталай ярылырдай була.

      ЛИЛИЯ. Үзең дә “ычкына” күрмә.

      ӘНИСӘ. Ул бит минем белән татулашырга дип ашыгып чапкан иде.

      ЛИЛИЯ. Шуннан? Һаман үзеңне гаепләргә маташасыңмы?

      ӘНИСӘ (торып). Синең аркада талашкан идек бит без.

      ЛИЛИЯ. Менә! Хәзер инде мин дә гаепле! Ник соң син тик торганда, аны миңа көнли башладың?!

      ӘНИСӘ. Ә үзең көнләшмәс идеңме?

      ЛИЛИЯ. Юк, көнләшмәс идем. Үзенә ышанмаган кеше генә көнче була. Әйе, ул сине монда көтеп утырды. Мин аңа чәй куеп эчерттем. Үзе сорады. Ә син, тиле, әллә ниләр уйлап бетердең.

      ӘНИСӘ (усал көлемсерәп). Син бит гашыйк идең аңа.

      ЛИЛИЯ. Юкны сөйләмә. Әйе, ул миңа ошый иде... кеше буларак. Шуннан да артыгын үземдә тойганым булмады.

      ӘНИСӘ. Ә “Таң” кафесенда син утырдыңмы аның белән?

      ЛИЛИЯ (күзләрен әйләндереп). Йә Ходам! Инде үлгәч тә көнләп утырасың аны! Шалашың чалшая башлады бугай. Урамда очрады да кафега кереп, кофе эчтек. Без бит синең белән дуслар. Димәк, Дәнис тә миңа чит-ят кеше түгел иде. (Әнисә янына утырып.) Әнисә, җаныкаем, нишләп син мине гел чукып торасың?

      ӘНИСӘ (газаплы тавыш белән). Аһ, әнкәсенә нинди кайгы! Хәле бик начар аның. Ярый әле бүген бардым янына. Авария шаһиты да килгән иде. Кабер рәшәткәсе, плитә ясатырга вәгъдә бирде. Ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз, диде.

      ЛИЛИЯ. Шаһит? Ә ник килгән соң ул?

      ӘНИСӘ. Дәниснең әнкәсе янына.

      ЛИЛИЯ. Ник?

      ӘНИСӘ. Улы аның күз алдында һәлак булган бит.

      ЛИЛИЯ. Шуны әйтергә килгәнме?

      ӘНИСӘ. Лилия, син шундый акыллы, әмма кайвакыт тузга язмаслык ахмак сораулар бирәсең. Ананың кайгысын уртаклашырга килгән. Бу вәхши дөньяда миһербанлы кешеләр дә очрый әле.

      ЛИЛИЯ. Бу вәхши дөньяда, җанкисәгем, миһербанлык та йә куркудан, йә комсызлыктан туа. Менә мин хәзер шундый бер “миһербанлы” кеше янына свиданиегә барам. Элегрәк мин аны тәүлек әйләнә игелекледер дип уйлый идем. Ә ул, зараза, рәхимлелеген үзенә кирәк чакта гына эшкә җигә. (Капюшонлы җылы курткасын кия.)

      ӘНИСӘ. Сиңа яравы авыр. (Моңсу итеп елмая). Чөнки син артык акыллы.

      ЛИЛИЯ. Анысы бар инде. (Әнисәне дусларча битеннән үбә.) Киттем мин.

      ӘНИСӘ. Сәгать ничәләрдә кайтасың, әллә куна барасыңмы?

      ЛИЛИЯ. Белгән юк әле. (Чыгып китә.)

 

Ишек кыңгыравы зеңгелди. Вадим керә, кулында зур кәгазь төргәк.

 

      ВАДИМ. Исәнме.

      ӘНИСӘ (йөзе яктыра). Исәнме.

      ВАДИМ. Мөмкинме?

      ӘНИСӘ. Әйдә, уз.

 

Вадим төргәкне чишә һәм Әнисәга ак розалар букеты бирә.

 

      ВАДИМ. Син ярата торган чәчкләр.

      ӘНИСӘ (букетны алып). Рәхмәт. Бигрәк матур. (Тавышы калтырый.) Французлар әйтмешли: бәхет – төш кенә, ә кайгы – чынбарлык.

      ВАДИМ. Алай димә. Кайгы беркайчан да кеше уйлаганча ук тирән булмый. убленкасын элгечкә элә.)

      ӘНИСӘ. Алайса, шатлык та кеше уйлаганча ук зур булалмый дип әйтергә мөмкин.

      ВАДИМ. Юлда бихисап машиналар тыз-быз йөри. Аварияләр гел булып тора. Кем эләгә авариягә - анысы инде – очраклылык. Алдан күрү, белү мөмкин түгел.

      ӘНИСӘ. Сәер котылгысызлык... (Чәчәкләрне вазага урнаштыра.)

      ВАДИМ. Очраклы вакыйга – синең юлыңдагы баскыч яисә чокыр ул. Юлга чыкмасаң, чокырлар да, баскычлар да очрамый. Беркая да бармаучыга гына очрамый алар. Тормыш...

      ӘНИСӘ. Әйе, тормыш. Сүздә генә купшы һәм гүзәл ул. Ярый килдең әле. Рәхмәт сиңа.

      ВАДИМ. Ни өчен?

      ӘНИСӘ. Ак розалар өчен. Чак кына җиңел булып китте.

 

Лилия керә. Усал кыяфәттә.

 

      ВАДИМ. Исәнмесез.

      ЛИЛИЯ. Сәлам.

      ӘНИСӘ. Бу минем иптәш кызым – Лилия.

      ВАДИМ. Вадим.

 

Курткасын салгач, Лилия Вадимга сәерсенеп карый, аннары чәчәкләргә гаҗәпләнеп карап тора.

 

      ЛИЛИЯ (үзалдына). Аңламадым.

      ӘНИСӘ. Бүгенге кичең уңышлы булмады, ахрысы?

      ЛИЛИЯ (нервыланып). Әтрәкәләм ул! Кинәт эш буенча каядыр барырга кирәк икән аңа! Алдан әйтә алмаган! Бесхребетный, беспринципный какой-то! Татарча әйткәндә - мәсләксез!

      ВАДИМ (читенсенеп). Әнисә, әйдә, йөреп керик.

      ӘНИСӘ. Әйдә.

 

Вадим белән Әнисә чыгып китәләр. Лилия тәрәзәдән карап тора. Аннары чәчкләргә текәлә.

 

      ЛИЛИЯ (борын төбенә шыңшып). Белые розы, белые розы, беззащитны шипы... Менә, инде яңаны тапты.

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: