Кан авазы (хикәянең дәвамы)

ХИКӘЯНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

***

Кояшта кызарган, маңгае тирләп чыккан малай, тимер көрәгенә таянып, пычранып беткән ялангач аякларына текәлеп, тирән уйга чумган: «Бер елда ничек картайган ул, тәмам бөкрәйгән. Бите тулы җыерчык... Тавышы да гыжылдавык. Ә шулай да ул минем әниемә охшаган! Яшь, чибәр, ягымлы, кара күзле, назлы әниемә охшаган! Чәче дә, йөрүләре дә охшаш... Күзләремне йомсам, аны әнием дип уйларга мөмкин...»

Әмма малай күзләрен йоммады. Малай курка иде.

– Тынычлыгым тәмам югалды, хөрмәтлем Кишварди. Аның бәхетсез анасының шәүләсе өнемдә дә, төшемдә дә мине эзәрлекли... Сез малайны алып киткәннән соң бөтенләй бушанып калдым, әйтерсең лә, йөрәгемне күкрәгемнән суырып алдылар... Кире кайтарыгыз оныгымны, хөрмәтле Кишварди!

– Мин алып киткәндә, ул бала гына иде әле, хәзер ир-егет әнә. Һәр нәрсәгә үзе җаваплы. Сезнең белән китәргә тели икән, китсен, мин каршы түгел.

– Үпкәле ул миңа... Бары тик сез генә, хөрмәтлем Кишварди, безне татулаштыра аласыз. Сез бит акыл иясе...

– Сезнең тагын икәү бар бит әле. Монысын миңа калдырыгыз! Миңа берсен генә булса да калдырыгыз инде, хөрмәтлем Юлия!

– Сандамыни хикмәт? Ике, ун, йөз – бөтенесе дә бер! Онык әбигә барыбер онык инде, хөрмәтлем Кишварди!

– Шулаен шулай да... Тик  миңа нишләргә соң? Мин күзләремне мәңгелеккә  йомгач, Ломджария нәселе аннан башланырга тиеш!

– Мин аның фамилиясен үзгәртмәячәкмен! Теге икесе дә Ломджария булсыннар, ләкин монысын миңа кайтарыгыз!

– Димәк, малайны алып китәргә килдегез, хөрмәтлем Юлия?

– Мине теге дөньяга гөнаһлы көе озатмагыз инде, зинһар, анда әнисенең күзенә ничек карармын?

– Эх хөрмәтлем Юлия, анда кемнең алданрак китәсе билгесез әле. Алданрак китсәм, аның әтисе белән әнисе миңа ничегрәк карарлар?

– Алла сезгә үлемне ашыктырып китермәсен әле, хөрмәтлем Кишварди!

– Малай минем басуым да, йөзем бакчам да, тегермәнем, каберем һәм ташым да... Юк, үтерсәгез дә бирмим мин аны.

– Алайса мин үз-үземне үтерәм, сезнең алда үтерәм!

– Аллам сакласын, хөрмәтлем Юлия, сез нәрсә сөйлисез?.. Әбиең белән китәсеңме, онык?

– Ничек әйтсен инде, ояла бит ул.

– Бу дөресме, малай?

– Ана назы кирәк аңа, хөрмәтлем Кишварди! Киемнәрен юарга, үтүкләргә, юындырырга, аркасын ышкырга, чәчен тарарга... Сез аның әнисен алыштыра алмыйсыз...

– Ничек әйтәсең бит? Моңа кадәр сер бирмәдем, Аллага шөкер. Сезне ярдәмгә чакырмадык анысы.

– Бәхәсләшмим, бәхәсләшмим, хөрмәтле Кишварди! Әмма барыбер... Йокы  алдыннан малайның аякларын юарга, аның артыннан мәктәпкә чабарга кирәк. Ир-ат эше түгел бу!

– Безнең мәктәпкә үпкәсе юк, сезнекендә генә аны җәнлек дип атаганнар. Ә сез моның белән килешкәнсез... Ул бит җәнлек түгел...

– Ул вакытны телем ничек корышмады икән?

– Миндә фәрештәгә әверелде, шәфталулар да урламыйдыр, дип уйламагыз тагын.

– Урласын, урласын соң...

– Онны да теләсә кемгә өләшми, дип уйлыйсыздыр?

– И Аллам, он нәрсә ул? Бөтенесе дә аныкы, теләсә өеп яндырсын шунда, мин каршы түгел!

– Тәмәке дә тарта, шайтан кисәве!

– Бу дөресме, малай?

– Миннән сорагыз монысын. Кесәләрем дә, тәмәке янчыгым да буп-буш.

– Тартсын, рәхәтләнеп тартсын, сәламәт булсын! Үзегез аны ир-ат дип атадыгыз лабаса!

– Бер ай гына түзегез инде. Ефәк кузысы өчен премия алуга шәпләп киендерим башта. Ертык киемнәр белән сезгә биреп жибәрә алмыйм бит.

– Сез аны җибәрегез генә. Оныкны киендерү күңелле мәшәкать ул, хөрмәтлем Кишварди! Үземнекен салып бирәчәкмен мин аңа.

– Һм... Сезнең киемнәр ятышып кына торыр, әйе!

– Шаяртырга оста сез, ә минем йөрәгемә кан сава.

– Әйттем бит, хөрмәтлем Юлия! Ул буй җиткергән егет. Үзе хәл итсен!

– Сез аның өчен диндарларның иконасы кебек. Һәр сүзегез Алла вәгазенә тиң!

– Алладан куркыгыз, хөрмәтлем Юлия! Нәрсә, мин үземнең кандашыма йортымнан кит, дииммени инде? Бәлки, бер ел гына гомерем калгандыр.

– Үтенәм сездән, зинһар, мине вакытсыз гүргә кертмәгез! Бүләк итегез мин карчыкка бу малайны!

– Хөрмәтлем Юлия!

– Мин сезнең алда тезләнәм!

– Сез нәрсә... Аягыгызга басыгыз! Ярар, сезнеңчә булсын!

– И бөек Аллам, син аңа бәхет һәм шатлык бүләк ит! Мин бүтән бәхет күрәлмәячәкмен инде...

– Рәхмәт, Аллам!

– Әбиең белән кит, онык!

***

Алда сөйләнгән вакыйгалардан соң, нәкъ бер ел үткәч, малайның бабасы һәм әбисе арасында шундыйрак сөйләшү булып узган иде, монысы инде алыш-биреш түгел. Бу ике гәүдәдә тамырларындагы канның шаулап агуы, дулкынланган ике йөрәкнең өзгәләнүе иде. Аларның тигез ярату хисе малайның йөрәк тибешен тизләтте, тамагына тозлы төер утырды, маңгаена салкын тир бәреп чыкты, тәне калтыранды, күкрәген нидер авырттырып кысты. Күзгә күренмәс ниндидер көч аны әле әбисенә тартып китерде, әле бабасы кочагына илтеп атты. Малай берничә тапкыр тәнендә коточкыч авырту сизде, әйтерсең лә күкрәген утта кыздырылган ук тишеп узды. Карт белән карчык арасында бу ачы, аңлашылмас сөйләшү барган мәлләрдә малайны курку хисе, хәвеф, нидер көтү тойгысы җәфалады.

Әби аягына калыкты, малай янына килде, аны кысып кочаклады.

– Куанычым минем, күзләремнең нуры, әйдә, киттек минем белән, син миңа тагын ике генә көн булса да гомер өстә!

 Карчык елый иде, кайнар яшьләре малайның чәчен юешләде. Елап туйгач, малайны сак кына үзенә сыендырмакчы булды, әмма малай каккан казык күк бер урында басып торуын дәвам итте. Әйтерсең лә, ул тамырлары белән җиргә береккән агач иде.

– Бар, кит, бала, ияреп кит карт әбиеңә... Ул сине яратып туйгач, миңа кире әйләнеп кайтырсың... Ул вакытка инде мин дә сине сагынып өлгерермен... Шулай! Кемнәрнеңдер оныгы булу җиңел нәрсә түгел ул... Аеруча картаеп бетәшкән ике кешенең оныгы булу – яман хәл. Кит, онык! Ә синең балтаң, тимер көрәгең, китмән, кәрзин, сыер, бозау, кәҗә һәм дуңгызың беркая да китмәс, кайтуыңны көтеп торырлар.

Бабасы сөйли, ә малай гаҗәпләнә: балта, китмән, тимер көрәк, кәрзин ишегалдының төрле җирендә аунап ята, сыер, бозау, кәҗә, дуңгыз да теләсә кайда басып торалар иде, ә бабасы һәр нәрсәнең кай төштә икәнен ничек шулай төгәл әйтеп бирә ала икән, ә? Бармагы белән ничек нәкъ шул якка төртеп күрсәтә, һич аңламассың...

Бабасы дәвам итте:

– Менә синең букчаң, грузин телендәге дәреслекләрең, тарих китабың. Бүтән уртак нәрсәбез юк бугай. Чалбарың, күлмәк, чүәкләрең өстеңдә. Самтредиадага хәтле яланаяк бар, юкса кайтып җиткәнче чүәкләрең тетелеп бетәчәк. Менә бетте дә...

Кишварди Ломджария шуны ачык аңлады: сөекле оныгы тимер казыкка, тамырларын җиргә тирән җибәргән агачка әверелгән, ялангач вәгъдәләр белән генә аны урыныннан кубару мөмкин түгел иде. Башкача якын килү кирәк иде. Әмма ничек?

Кишварди Ломджариягә шунысы да мәгълүм: оныгы тылсымлы әйләнә уртасында басып тора, һәм ике канның тарту көче аны төрле якка өстери. Кайсы көч өстен чыгар? Кайсы кан җиңәр? Көрәш азагын көтү ярамый... Кемдер тамырларда шаулаган кан каналын беренче булып ябарга тиеш... Һәм Кишварди Ломджария әбидән өлгеррәк булып чыкты:

– Нәрсә көтәсең инде син? Синең белән такылдап туйдым...

Малай куркынып бабасына карады.

– Кит! Артыңа әйләнеп карамый кит!

Малай бабасына бик нык рәнҗүен дә, әбисен жәлләвен дә бер үк мизгелдә тойды. Кинәт бәреп чыккан яшьләре күзләрен томалады, ирексездән башы күкрәгенә салынып төште һәм ул, бер сүз дә дәшмичә, бауга бәйләнгән бозау күк, тәмам бетәшкән, бөкрәйгән, кап-карадан киенгән әбисенә ияреп тузанлы юлдан атлап китте...

Кишварди Ломджария камин каршына утырып, бакыр казанда су кайнап чыгуын көтеп калды.

Кишварди Ломджария утка төбәлгән хәлдә тирән уйга батты. Шул ук вакытта күңелсез уйларыннан каядыр читкә качарга, яшеренергә теләде. Ләкин адәм баласы уйларыннан кая качсын соң инде? Кеше бит, Алла түгел... «Малайны җибәрмәскә кирәк иде. Карчыкның кайгысы җебетте мине. Менә хәзер үзем аның хәлендә инде. Алдагы атнада янына барып чыгачакмын һәм малайны кире бирүен сораячакмын. Бирмәсә, көч белән тартып алачакмын... Минем баламны, минем җанымны тартып алырга хокукың юк синең. «Син Алла түгел!» диячәкмен. Әмма... Ул да миңа нәкъ шул рәвешле җавап кайтара ала бит. Мин дә Алла түгел, үлемгә хөкем  ителгән гап-гади бер бәндә... Малай миңа газиз булган кебек, аңа да үз... Әгәр дә мин Алла булсам! Ох, Алла булуга караганда, кеше булу мең мәртәбә кыенрак... Аллага шөкер, бу хакыйкатьне коткаручыбыз Иисус Христос үзе дә бик әйбәт төшенде ләбаса... Алдагы атнада барачакмын мин аңа, аяклары астына егылачакмын. Юк, атна буе түзеп торалмам... Берсекөнгә үк китәм... Юк, иртәгә! Иртәгә кояш чыгу белән кузгалам... Таң тизрәк атса икән!»

Бакыр казанда су кайнавын көтеп утыручы Кишвардиның миеннән шундый уйлар йөгерешкән мәлдә ишек ачылып китте һәм бусагада чүәкләрен җилкәсенә аскан малай пәйда булды. Башы аска иелгән иде.

– Аллага шөкер! – дип кычкырып җибәрде карт.

– Мин кайттым, – дип пышылдады онык,

– Кайтасыңны белгән идем! – диде карт.

Аннары Кишварди Ломджария бакыр казаннан тазга кайнар су агызды да озаклап, оныгының юл йөреп талчыккан аякларын юды. Ятакка урын җәйде дә үзенең караңгы почмагына кереп китте. Ул шунда йоклый иде.

Төн уртасында картны малай тавышы уятты:

– Бабай, синең яныңа ятыйм әле!

– Кил, балам! – дип, карт стенага елышты.

«Нинди салкын минем бабай» дип уйлады онык.

«Тәне шундый җылы» дип уйлады карт.

Бераздан карт малайга дәште:

– Минем янга ни кайтарганын беләсеңме?

– Юк!

– Исеңдә тот, бала! Кан чакырып кайтарды сине миңа. Кан авазы бөек көчкә ия ул!

Шуннан соң алар авызларына су капты. Берни турында уйламадылар. Карт һәм онык бик бәхетле йокы кочагында изрәделәр.

Алар өчен кан нидер уйлый һәм сөйли иде. Әмма канның ни уйлавы һәм ни сөйләве бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле иде.

 

Нодар Думбадзе

Рәшит БӘШӘР тәрҗемәсе

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: