16 ноябрь 2022 яңалыклары
-
16 ноябрь 2022 - 17:00Сергей Михалков татарларны яраттыШуңа күрә без делегация булып аның бүлмәсенә барып кергән чакларда ул: – Что хотят мои татары? – дип елмаеп каршы ала иде.
-
16 ноябрь 2022 - 15:00Фәнне галимнәр үстерә: Илида Бәшировага 80 яшьШулай итеп, И.Бәширова җитәкчелегендә язылган әлеге ике томда, татар әдәби теленең матур әдәбият (поэзия, проза, драма жанрлары), фәнни әдәбият, иҗтимагый публицистика, дини-дидактика һ.б. стильләреннән тупланган бай фактик материал, фонетика, графика, орфография өлкәләрендә һәм морфология тармагына караган мөстәкыйль сүз төркемнәренең грамматик категорияләрендә чагылыш таба торган язма традициянең ни рәвешле дәвам иттерелүе, вариантлылык мәсьәләләренең катлаулы табигате һәм вазифасы билгеләнә.
-
16 ноябрь 2022 - 14:00КиләмШуннан да зур бәхет буламы соң?! Беләм, беләм кадрен! Уртак борчу, уртак шатлык белән Яна минем бәгърем.
-
16 ноябрь 2022 - 13:00Кәккүк баласы (хикәя)Матур гына яшәп ятканда, аларга Казакъстаннан гаиләсе белән абыйсы кайтып төшә. Авылда бераз торгач, ни сәбәпледер абыйсының кечкенә малае үлеп китә. Мәгафурнең өлкән кызы бик елак була. Аның елавы, яңа гына баласын җирләгән абыйсының үзәгенә үтә. Ул аны гел куенында йөртә. Китәр вакыт җиткәч, абыйсы энесеннән кызны үзе белән Казакъстанга җибәрүен сорый. Ләкин кыз шушы китүеннән туган нигезенә башкача әйләнеп кайтмый...
-
16 ноябрь 2022 - 09:00БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)Ят инде Казанда, бүлнис түшәменә күз текәп... Бәләкәй генә бер вирустан җиңелергә әзер булып. Менә адәм көлкесе... Ә бит нинди чаклар бар иде! Бөтен Татарстанның, һәр авылында, һәр районында, шәһәрендә берсеннән-берсе көчле үз батыры булган, шул батырлар барысы бергә көч сынашкан башкаласыннан, баш батыр исемен үз җилкәңә салып, башыңны мәгърур тотып кайтып киткән чакларың бар иде бит! Исеңә төшер, Фәйзелхан, исеңә төшер.