4 апрель 2022 яңалыклары
-
4 апрель 2022 - 17:00ШартлауХәмзин бер кат кына югарыда утыручы «Казан утлары»ндагы дусларына карлыган кайнатмасы алып килергә вәгъдә бирә...
-
4 апрель 2022 - 16:00Швециядән киткәндәҖан авазы булып шатлык килә, Аклык килә тарих төбеннән. Бабамнарның фатихасы кебек Ак кар ява швед күгеннән.
-
4 апрель 2022 - 15:00Ярлыкану бәхете (повесть)Ятимнең күңеле сынык була, билгеле: соңыннан исә малай көлмәс, еламас, хәтта сөйләшмәс булды. Ә кайнар яшьләре исә күзләрендә пәрдә булып, озак эленеп торды. Үксез ятимлек йөрәген талкыды аның...
-
4 апрель 2022 - 14:00Табигать һәм кешеТабигатьтә барча терек – бөек. Бак әле син моңлы кошларга! –...
-
4 апрель 2022 - 13:00Мин Рейганны күрдем (хикәя)Мәскәүдә эш белән йөрим. Калинин проспекты буйлап бара торгач, Кремльгә килеп чыктым. Монда халык, халык... Кремльгә керә торган юлны ике яктан камап алганнар бүген. Бүген Америка Президенты Рональд Рейганның Мәскәүгә сәфәре башлана бит!.. Аның аэропорттан Кремльгә килүен көтәләр. Эшем күп булса да, Рейган кадәр Рейганны күрмичә китеп буламы?!
-
4 апрель 2022 - 11:00Мөбарәк тәсбихның бер төймәсеГазета-журналда эшләгәндә – көндәлек матбугат укудан, нәшриятта – китаптан биздем бугай, дип, уенын-чынын кушып сөйләгәнем бар. Укырга дип алган әсәрне, китапны еш кына читкә куярга әдәбиятның күңелне кузгатырлык хәле калмаган чоры гына түгел, сыныкка сылтау булып тоелса да, эшемнең юнәлеше, эчтәлеге үзгәрү дә сәбәпче булгандыр.
-
4 апрель 2022 - 10:00«Шөгер» җырына мәдхияМәңгелеккә илтер юллама син, Таулар сыман горур башыбыз. Кайданлыкны әгәр сорасалар, «Шөгер» җырын көйли башлыйбыз.
-
4 апрель 2022 - 09:00Кайту (дәвамы)Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен?