24 март 2022 яңалыклары
-
24 март 2022 - 17:00Бераз гына ишетмиМин сине чукрак, димәдем, бераз гына колакка катырак, дидем...
-
24 март 2022 - 15:00Кыйблага кайтуГомумән алганда, А.Хәлим иҗаты үзенең масштабы белән гаять якты, чекерәеп янган йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен хәтерләтә. Нәрсә турында сөйли, нинди тормыш катламнарын ача-яба бу «монументаль гөмбәз»?
-
24 март 2022 - 13:00Кайту (дәвамы)Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыга башлады. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чага пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе иде. Беришләре салмак кына кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына атлады.
-
24 март 2022 - 11:00Яшәеш һәм чорлар сагындаР.Шаһиева киңкырлы сәнгать белгече булу белән беррәттән, үзен кайнар йөрәкле милләтпәрвәр итеп танытты; ачлык мәйданнарында булмаса да, шигырь «мәйданнарында» халкының киләчәген күзаллый; бүгенгесен анализлый; укучысын дөреслек юлыннан барырга рухландыра ул.
-
24 март 2022 - 09:00Буа (романның дәвамы)– Әллә безне армиягә алалармы, Хәмидулла абый? – дип сорады аңардан куркынган тавыш белән авылдашы Шәмсекамәр. – Армиягә алалар, сеңлем, армиягә. Тик сугыш армиясенә түгел, хезмәт армиясенә... – Анысы ничек була? – Анысы, сеңелем, бөкрең чыкканчы эшли торган фронт була. Шәмсекамәр бүтән дәшмәде.