12 ноябрь 2021 яңалыклары
-
12 ноябрь 2021 - 17:00Идарәче дә, иганәче дәНаил Закир улы белән үткән гасырның туксанынчы елларында танышырга насыйп булды миңа.
-
12 ноябрь 2021 - 15:00Китек бәхет (хикәя)Нинди гаеп, нидә минем гаебем? Якты дөньяга өч бала бүләк итүдәме? Берүзем шул балаларны укытып кеше итүдәме, әйт нәрсәдә?
-
12 ноябрь 2021 - 13:00Татар кызы (романның дәвамы)Рәгыйдә алдан болай моңсу булыр дип уйламаган да иде, китә башлагач, күңел үзгәрә икән. Үзен гашыйк иткән, яраткан Буранбай хакына бик күп нәрсәләрне монда да калдырганлыгын аңлады ул. Йөрәге өченче кисәккә бүленгән кебек булды. Аның бер өлеше әнисе белән хушлашканда, әтисе утырткан пар наратлар янында өзелгән иде инде.
-
12 ноябрь 2021 - 11:00БӘЛӘКӘЙ ЗӨЛФӘТОлыгайган саен инана барам – авылда туып-үсеп, яшәргә калага киткән кеше, нинди генә гыйлем алмасын, нинди генә уңышларга ирешмәсен, барыбер тулысынча бәхетле була алмыйдыр. Алай гына да түгел, без, уналты-унҗидедә авылдан чыгып китүчеләр, бәхетсез дип әйтсәм дә ялгыш булмас, чөнки авылдан аерылдык, әмма шәһәр кешесе дә булып җитә алмадык.
-
12 ноябрь 2021 - 09:00Чукрак (романның дәвамы)Арслан, башын түбән игән хәлдә, хәлсез тавыш белән, улына: – Чормада әзерләп куелган ләхет такталары бар. Алып төшеп бир, – диде дә, кеше булмаганрак җиргә, читкә китте. Анасы Мәликә түти, үз ятагында да йоклый алмый теләсә кемнең идәнендә, лапас түбәсендә, карлыган араларында сабыйлары белән төннәрен уздырды. Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады урманында адашып үлде. Арсланның сузылып ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде...