23 август 2021 яңалыклары
-
23 август 2021 - 17:00Шундый мизгел була... (хикәя)"Әни, син мине югалткансыңдыр инде... Кыш иде әле. Алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда икәнен карап йөрдек. Көндез карга күмелеп яттык та, икенче төнне кайтырга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман ике ут эчендә калдык: немецлар да ата, үзебезнекеләр дә..."
-
23 август 2021 - 16:00Билгә кадәр сакал үстер...Тик шуны бел! Син рәнҗеткән – Кичерергә тиеш алдан.
-
23 август 2021 - 15:00Шәхесләр чиратыҖәйнең эссе көне иде. Мөхәммәд абый тирләрен сөртә-сөртә, стенага терәлеп, бик озак сөйләшеп торды.
-
23 август 2021 - 13:00Фәйзулла (дәвамы)«Исән чакта моннан чыгып качарга һәм бу фатирга мәңге әйләнеп кайтмаска» дигән уй башына сеңеп калган иде, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китәргә теләде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде. Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның: – Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде. Наркоман хатын: – Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды...
-
23 август 2021 - 11:00Энесе кем – абыйсы шул.."Дөресен әйтим, Рәшиткә мин әлләни игътибар итми тордым. Язамы яза, эшлиме эшли – шул гына. Аралашуыбыз да шундый гына – исәнме, саумы гына иде. Аның иҗатына мин энекәше артист Илдус Әхмәтҗанов аша кереп киттем. Әллә ниндиерәк сәер егет, талантлы, шигырьгә гашыйк җан, фикер йөртү рәвеше дә үзенчә – "синдәй, миндәй бозаулар"га охшамаган" - Туфан Миңнуллин
-
23 август 2021 - 09:00Һиҗрәт. Татарларны төрмәдән коткару. Олы сәфәр алдыннанСукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә елыйлар иде... И, бәхетсез милләт, үз дәүләтең булса, син шулай каңгырып дөнья буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме?