11 июль 2021 яңалыклары
-
11 июль 2021 - 17:00Кире тәрҗемә итәмШагыйрь Кави Латыйповка гонорар тиеш булса да, бирми аптыраталар.
-
11 июль 2021 - 15:00Интернет (хикәя)«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде...
-
11 июль 2021 - 11:00Тимә, яшәсен! (дәвамы)Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка...
-
11 июль 2021 - 09:00Кәккүк баласы (дәвамы)Аның сүзләренә җавап итеп зират ягыннан күке тавышы килде. Бу хәлгә Мәрьям дә, Мәрхәбә дә елмаешып куйдылар. Кем белә? Бәлки, бу аталарының сәламедер?! «Күп итеп сана, кәккүк, елларымны күп сана. Мин дә бит, ташланган күке баласыдай чит ояда озак яшәдем. Өметләндер мине. Син дә, үз ояңны юксынасыңдыр. Сагынып узган елларыңны саныйсыңдыр. Мин әле синнән бәхетлерәк, кәккүк. Менә, кайттым бит. Көткәннәр бер кайта ул».