11 июль 2021 яңалыклары
-
11 июля 2021 - 17:00
Кире тәрҗемә итәм
Шагыйрь Кави Латыйповка гонорар тиеш булса да, бирми аптыраталар. -
11 июля 2021 - 16:00
Ят килеш
Көн тумый, таң атмый һич бүген. Тукталган вакыт та... Төн, имеш. -
11 июля 2021 - 13:00
Карга карынын кем белгән
Карачутыр хуҗасы янына барып җиткәч, бүгенге хәлләрне, аның хәлен аңлаган шикелле, муенын арканга үзе тыкты. Фәйзетдин моны ук көтмәгән иде. Болай да сыкрап торган йөрәге инде сикерергә үк тотынды – ул хайванның бу яхшы гамәленә чыдый алмады. Карачутырның күзләренә карады. Ул да елый икән бит! Ат та елый икән! Фәйзетдин сабырланырга тырышты. Йомшак дәшкәләп, гадәтенчә, Карачутырның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кат-кат яратып сыпырды, яңагын яңагына куеп торды. Аннан... элмәкне буылып үлмәслек ныгытты да арканның икенче башына барып асылынды. -
11 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка... -
11 июля 2021 - 10:00
Кичке шәфәкъ
Күк түренә якты баскыч булып, Җирдән күккә йолдыз үрелгән.