14 ноябрь 2020 яңалыклары

  • 14 ноябрь 2020 - 17:00
    Илбашы (дәвамы)
    Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең каһарманлыгын киләчәк буыннар бәяләр. Әмма бүген үк икърар итик, егетләр: Татарстанның кайсы җитәкчесе Кол Шәриф җәмигъ мәчетенә җан өрде? Казанның хәзер ике бөек символы бар: манара очына алтын һилял (яңа туган ай) куелган Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете! Казанга килгән кунаклар да, транспортта узып барган мосафирлар да Сөембикә белән Кол Шәрифкә карамыйча уза алмый. Бу – безнең горурлыгыбыз!.. Җимерелеп беткән, хәрабә хәленә килгән Болгарны кайсы җитәкче торгызырга алынды? Бүген Болгарга чит илләрдән, бөтен Россиядән халык агыла. Бу – безнең горурлыгыбыз!..
    1048
    0
    0
  • 14 ноябрь 2020 - 13:00
    Штурман язмалары (дәвамы)
    Безнең полкта, яңа төр самолётларны сынаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Сынауларны һәрчак яхшы уздырган экипаж төшеп утыру полосасына юнәлгәч, күз алдында ялгышлык җибәрде, шассилары нарат агачларына бәрелеп, самолёт әллә-кайларга мәтәлеп төште. «ТУ-4»нең ватылып-яньчелеп беткән төп корпусы бер урында, канатлары икенче җирдә, ә койрыгы тагын читтә ята иде...
    951
    0
    0
Реклама