24 июнь 2020 яңалыклары

  • 24 июнь 2020 - 13:00
    Гәрәбә мәрҗәнемне, кызым, үзең тагарсың... (хикәя)
    Әнисе исән булсамы? Мөгаен, башкачарак булыр иде. Аердың, сугыш, аердың, аердың мәңгелеккә Асияне, энеләре Рамазанны, Мөхәррәмне, сеңлесе Нәфиганы газиз әнкәләреннән. Ә бит бер дә аерыласы килми иде аннан, хәтта азга да...
    1740
    0
    3
  • 24 июнь 2020 - 12:00
    Ана җыры (дәвамы)
    Кечкенә бер стансы тукталышында әнисе, абаланып, поезддан төште дә соры төстәге бинага йөгереп кереп китте. Моны Рахман хәтерли. Чит-ят кешеләр белән калгач, еларга да куркып, әнисен түземсезлек белән көтте ул. Менә поезд кузгалды... Әнисе һаман күренмәде. Поезд тизлеген арттырды... Әнисе... калды...
    1534
    0
    6
  • 24 июнь 2020 - 11:00
    Һиҗрәт. Һиҗрәт эшелоны
    Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдады-аһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра...
    1023
    0
    0
  • 24 июнь 2020 - 10:00
    Кайту (хикәя)
    Кәүсәриядән хат алган иде ул. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» — дип кычкыра дигән. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми шул. Туптай тәгәрәп әтисенең итәгенә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!»
    1474
    0
    1
  • 24 июнь 2020 - 09:00
    Кайгылы хәбәр алгач (хикәя)
    — Үзеңне нык тотарга тырыш солдат! Сиңа өегездән кайгылы хәбәр белән ашыгыч телеграмма җибәргәннәр... Синең әниең вафат булган. Мин синең кайгыңны уртаклашам! — диде дә, училище җитәкчесе кулындагы телеграмма кәгазен Гамир каршысына өстәлгә куйды...
    1026
    0
    6
Реклама