20 май 2020 яңалыклары

  • 20 май 2020 - 17:00
    Хуҗалар тавында (хикәя)
    Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Бик матур булган ул: түгәрәк йөз, томрап торган зур күзләр, дугалы кашлар, озын керфекләр. Әллә инде үзенә күз тигән, кыз авырый башлаган. Көннән-көн сула-сызыла бара икән...
    846
    0
    6
  • 20 май 2020 - 16:00
    Җиктереп пар ат, Казанга... (хикәя)
    Ботинкаларны пакетка тутырдык та, кулга алып, өчәүләп авыл башына юл тоттык. Әтәйнең хәле бик авыр, ахры. Көчкә бара. Аның каруы, дәвәнәй ыжгыра гына, артыннан куып җитмәле түгел. Сиксәннең якасына ябышкан булуына карамастан, ут уйната әле ул, әтәйнең дә, минем дә кирәгебезне бирә, баскан җиреңдә йоклап торсаң, урысча белгән өч-дүрт сүзен кушып, пешекләп алырга да күп сорамый...
    695
    0
    0
  • 20 май 2020 - 15:00
    Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Күмәк хуҗалык төзү
    Беркөнне шулай урамнан ярсып-ярсып кычкырган чыелдавык тавыш ишетелде. Өйдәгеләр барыбыз да куркышып тәрәзәгә капландык. Урамда берәү: «Бетерәләр!.. Талыйлар!.. Каравыл!» – дип кычкыра...
    690
    0
    2
  • 20 май 2020 - 14:00
    Җансыз йорт
    Кайттым, ләкин күпкә соңлаганмын...
    517
    0
    0
  • 20 май 2020 - 13:00
    Каһәр (роман)
    Альфредка ясалган операция нинди нәтиҗә биргәнен сынап карарга кирәк. Моны бары хатын-кыз аркылы, хатын-кыз белән генә эшләргә мөмкин...
    1006
    0
    7
  • 20 май 2020 - 12:00
    Сәдәхә
    Дөньяда ике төрле бирү бар: берсе — сәдака, икенчесе — «сәдәхә».
    166
    0
    0
  • 20 май 2020 - 11:00
    Тәрәзәдә һаман ут яна (драма)
    Бу фатирда тора башлаганыбызга бер атна булды. Каршы йортның дүртенче катындагы бер фатирда көне-төне ут яна, игътибар итмәдеңме? Чынлап та, Сәгать инде унынчы, ә утлары һаман яна. Берәр фаҗига булмады микән анда? Авыру кеше торалмыйча ята микән? Берәрсе үлгәнме?..
    1059
    0
    1
  • 20 май 2020 - 10:00
    ***
    Йөгәнлисе, иярлисе иде бу җиһанны кабат, яңадан!
    206
    0
    0
  • 20 май 2020 - 09:00
    Бәләкәй Фоат. "Уфалла" арбасы
    Сугыштан соңгы елларда да шактый кытлык булды. Икенче сыйныфта укыган елны (димәк, 1949 ел була) яз көне утыртырга бәрәңгебез җитмәде. Әни бездән егерме чакрымдагы Плаксиха дигән авылдагы таныш бер кешенең, килеп ала алсагыз, утыртырлык бер капчык бәрәңге бирәм, дигән сүзен ишетеп, юлга кузгалырга уйлады. Аның белән мин дә барырга тиеш булдым...
    645
    0
    4
Реклама