30 ноябрь 2019 яңалыклары

  • 30 ноябрь 2019 - 17:00
    Каендай саргаермын
    Гомеремдә сине генә сагынып картаермын...
    1106
    0
    2
  • 30 ноябрь 2019 - 16:00
    Әфган тауларын кичеп... (дәвамы)
    Әтәч икенче егет янына күчте. Килгән җайга аның битен чукый һәм кыткылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми, чөнки җилкәсе белән борылган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем якка борылды.Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый башлаган. Йә Ходай, миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни?..
    1520
    0
    5
  • 30 ноябрь 2019 - 15:00
    Мизгел (хикәя)
    Кинәт кенә йөзем кызышып китте. Кулларым ут яна башлады. Кесәмә салып куйган ак кулъяулыкны учыма кыстым да урамга атылдым. Күземә ак-кара күренмәс, колагым берни ишетмәс булды. Ишек ябылганда, әни нидер кычкырып калды...
    1906
    0
    4
  • 30 ноябрь 2019 - 13:00
    Тәрәзәләр (дәвамы)
    Кыз елый, тавышы да чыкмый, ә ике күзеннән яшь ага да ага. Җанны телгәләгән уңайсызланудан нишләргә дә белмәде егет, Каф тавы янәшә булса, йөрәген Эльбрус түбәсендәге бозга терәп торыр иде. Үзен өч ел буе өзелеп сөйгән кыз алдында искиткеч гаепле тойды...
    1196
    0
    2
  • 30 ноябрь 2019 - 12:00
    Ник керәсең төшләремә? (дәвамы)
    Ул «дөньякүләм» тавыш-гауга чыгарып, тарихка кереп калды. Аның тулай торакта яшәгән вакыты. Дәрестән кайткач, бәрәңге турап, чуен табага салып, коридорда торган газ плитәсенә куеп, бүлмәсенә кереп китә. Әзер ризыгын алырга чыкса, ни күрсен, бер студент негр бәрәңгене рәхәтләнеп ашап тора...
    999
    0
    2
  • 30 ноябрь 2019 - 11:00
    Бавыр рулеты
    рецепт
    927
    0
    2
  • 30 ноябрь 2019 - 10:00
    Төнге кош (хикәя)
    — Әни... Син ни сөйлисең?.. Илнар үлгәнмени? Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште... Кайдадыр ерак юлда үлеп яткан Илнарның үксез җаны шулай кош булып кайтты микәнни?
    2165
    0
    15
  • 30 ноябрь 2019 - 09:00
    Татарстан язучылар берлегендә Яшь язучылар семинары узды
    Чарада барлыгы Республикабыз районнарында яшәп иҗат итүче 34 яшь язучының әдәби әсәрләре хакында фикер алышу, әлеге әсәрләргә бәя бирү булды.
    555
    0
    4
Реклама