«Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс

ИГЪТИБАР! КОНКУРС!

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, фашизмны тар-мар итү елъязмасын дәвам иттерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестька, хикәягә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан итә.

Конкурс бер турда 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2020 елның 17 декабрендә.

Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Әсәрләрнең саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала.

Конкурска килгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнә. Беренче чиратта, сюжет яңалыгы, язучының зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге күздә тотыла.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен «Казан утлары» журналына 2020 елның 1нче яки 2нче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция нөсхәсен (скан вариантын) да беркетергә тиешләр.

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть» номинациясе

I урын – 100 мең сум.

II урын – 80 мең сум.

III урын – 60 мең сум.

Өч кызыксындыру премиясе – 20шәр мең сум.

«Хикәя» номинациясе

I урын – 50 мең сум.

II урын – 40 мең сум.

III урын – 30 мең сум.

Өч кызыксындыру премиясе – 15әр мең сум.

 

МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ АРАСЫНДА

«Шигырь» номинациясе

I урын – 12 мең сум.

II урын – 10 мең сум.

III урын – 8 мең сум.

Өч кызыксындыру премиясе – 5әр мең сум.

 

Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Мәктәп укучыларының уңышлы әсәрләре «Казан утлары» журналы сайтына эленәчәк.

Конкурс йомгаклары турында мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла. Сайт: kazanutlary.ru.

Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә.

Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.

КОНКУРСКА КИЛГӘН ӘСӘРЛӘРНЕ МОНДА УКЫРГА МӨМКИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: