Иң яхшы әдәби очеркка конкурс

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы»

«Казан утлары» журналы редакциясе

ТАССРның 100 еллыгына багышлап

иң яхшы әдәби очеркка конкурс игълан итә

Конкурсның темасы – «Татарстан. Тарих. Шәхесләр».

Конкурсның максаты – очерк жанрын үстерү, рухи кыйммәтләрне, патриотизм хисләрен пропагандалау, республикабызда телләрне саклау һәм үстерү, яңа авторларны табу, алар белән хезмәттәшлек итү.

Конкурс 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 15 декабренә кадәр үткәрелә. Татар телендә язылган, моңарчы беркайда басылмаган очерклар гына кабул ителә. Аларның күләме А4 форматында 15 биттән дә артмаска тиеш.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша җибәрергә яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон вариантын китерергә тиеш.

Очерклар 10 баллы система белән бәяләнә, аларның әдәби һәм сәнгатьчә эшләнеше, сюжет, өслүб үзенчәлеге, композиция төзү осталыгы исәпкә алына.

Конкурста җиңүчеләр «Казан утлары» журналының баш мөхәррире раслаган жюри әгъзалары тарафыннан 2019 елның 20 декабрендә игълан ителә.

Җиңүчеләргә – премия:

I урын – 15 000 сум (бер премия).

II урын – 10 000 сум (бер премия).

III урын – 7 000 сум (бер премия).

Кызыксындыру премияләре – 3 000 сум (өч премия).

Җиңүчеләргә дипломнар бирелә.

Яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылачак.

Конкурс турында мәгълүматлар – «Казан утлары» сайтында: kazanutlarу. ru; «В контакте»: https://vk.com/club157469183

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: