Иң яхшы повестька, хикәягә ачык әдәби конкурс

ТАССР һәм ТР Cәламәтлек саклау министрлыгы оешуга 100 ел тулу уңаеннан Республикабызда сәламәтлек сагында торучыларның хезмәтенә әдәбиятыбыз аша игътибар юнәлтү, татар әдәбиятын сәламәтлек саклау, медицина өлкәсенә караган әсәрләр белән баету, иҗатта яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы редакциясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, медицина хезмәткәрләре турында иң яхшы повестька, хикәягә «Шифалы куллар» дигән ачык әдәби конкурс игълан итә.

Конкурс бер турда 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2019 елның 17 декабрендә.

Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Әсәрләрнең саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала.

Конкурска килгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнә. Беренче чиратта, сюжет яңалыгы, язучының зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге күздә тотыла.

ПРЕМИЯЛӘР

«Повесть»:

I урын – 80 000 сум (бер премия).

II урын – 60 000 сум (бер премия).

III урын – 40 000 сум (бер премия).

Һәркайсы – 15 000 сумлык өч кызыксындыру премиясе.

«Хикәя»:

I урын – 50 000 сум (бер премия).

II урын – 40 000 сум (бер премия).

III урын – 30 000 сум (бер премия).

Һәркайсы – 10 мең сумлык өч кызыксындыру премиясе.

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА ПРЕМИЯЛӘР

«Шигърият»:

I урын – 15 000 сум (бер премия).

II урын – 12 000 сум (бер премия).

III урын – 8 000 сум (бер премия).

Һәркайсына 5 000 сумлык биш кызыксындыру премиясе.

Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Мәктәп укучыларының уңышлы әсәрләре «Казан утлары» журналы сайтына эленәчәк.

Конкурс йомгаклары турында мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла. Сайт: kazanutlary.ru; «Вконтакте»: vk.com/club157469183.

Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә.

Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: