"Аһ,туган каумем газиз!" бәйгесе

Хөрмәтле укучыларыбыз!

"Казан утлары" журналы сайтында яңа бәйге игълан ителә:

"Аһ, туган каумем газиз!"

2021 ел - Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы кысаларында "Татмедиа" АҖ филиалы "Казан утлары" журналы редакциясе Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә татар телендәге әдәби әсәрләргә "Аһ, туган каумем газиз!" дигән конкурс игълан итә.

Конкурс бер турда 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү - 2021 елның 17 декабрендә.

Конкурста татар халкының тарихын, язмышын, телен һәм мәдәниятен тасвирлаган милли темага язылган әсәрләр кабул ителә. Алар татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Әсәрләрнең саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки "Казан утлары" журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала.

Конкурска килгән әсәрләр 10 баллы ситема буенча бәяләнә. Беренче чиратта, сюжет яңалыгы, язучының зәвыгы, тел сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге күздә тотыла.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен "Казан утлары" журналына 2021 елның 1 нче яки 2 нче ярты еллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә тиешләр.

ПРЕМИЯЛӘР

"Повесть" номинациясе

I урын - 100 мең сум

II урын - 80 мең сум

III урын - 60 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе - 20 шәр мең сум

"Хикәя" номинациясе 

I урын - 50 мең сум

II урын - 40 мең сум 

III урын - 30 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе - 15 әр мең сум

Мәктәп балалары арасында

"Шигырь" номинациясе

I урын - 12 мең сум

II урын - 10 мең сум

III урын - 8 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе - 5әр мең сум

Иң яхшы әсәрләр "Казан утлары" журналында басылып чыгачак.

Мәктәп укучыларының уңышлы әсәрләре "Казан утлары" журналы сайтына эленәчәк.

Конкурс йомгаклары турында мәгълүмат "Казан утлары" журналы сайтында урнаштырыла. Сайт: kazanutlary.ru; "Вконтакте": vk.com/club157469183.

Әсәрләр, авторның фотосы һәм анкеталар электрон почта аша җибәрелә.

Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru

Теги: бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: