Зиннәтулла хәзрәт (ахыры)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

Зиннәтулла бер очтан Мөхәммәтшакир хәзрәтнең дә хәл-әхвәлен белешеп чыкты. Җир җимертеп йөри, һич тә сиксән сигез яшь бирмәссең. Яшь кәләш ир-атны шулай дулкын өстендә тота шул ул.

Габдуллаҗан турында да сүз чыкты.

– Без, картларны, хәзер яшьләр санга сукмый, кайтканына ун көн инде, әле күзгә-башка күренгәне юк, – дип, Зиннәтулла зарланып та алды.

Мөхәммәтшакир аны хупламады.

– Турысын әйткәнгә үпкәләмә, тәкъсыйр, монда картлык-яшьлекнең бер катышы да юк, – диде, – ни чәчсәң, шуны урасың, ди халык. Менә син дә үзең чәчкәнне җыясың инде...

Ул тукталыбрак торды, әңгәмәдәше каршы төшәр, бәхәскә керер, дип фаразлаган иде. Зиннәтулла исә, балтасы суга төшкән кешедәй, башын иеп утыра бирде. Чөнки дөресе дә шулай. Үткән болытны кире кайтарып булмаган кебек, үкенүдән дә файда юк анысы. Язмышны Аллаһы Тәгалә тәгаенләгәнчә, ничек бар, шулай кабул итәргә генә кала. Хәзрәт хаклы, ул, чыннан да, үзе чәчкәнне җыя, берәүгә дә үпкә белдерә алмый.

Габдуллаҗанга ул фәкать яхшылык кына тели. Исән-сау йөрсен, барыр юлларында Ходай һидәятен ачсын, эш-гамәлләре белән халыкны куандырсын, әти-әниләренең рухына турылыклы булсын.

Зиннәтулла шулай изге теләкләр белән ярты төн уртасында Өчилегә кайтып егылды. Һәрвакыттагыча, иртүк торып, намазга басты, ашап-эчеп алгач, кулъязмаларына тотынды.

Кулы ифрат җиңел иде бүген, каләме кәгазь өстендә уйнаклапмы-уйнаклый, гүя чаптар тай.

Ул, кулъязмаларны күчергәндә, үзе дә дастаннарда урын алган вакыйгалар эчендә кайный, анда сурәтләнгән каһарманнар белән бергә кылыч күтәрә, яу чаба, илчеләрне кабул итә, мәҗлесләрдә утыра, ил-мәмләкәт хакын даулый. Әле дә Туктамыш ханның үзалды сөйләмен, телдән әйтә- әйтә, кәгазьгә төшерә.

Иртән торып кош чәйсәм,

Каз мынан ку алдырган Идел-йорт,

Ат башыдай сары алтын

Сандыгымда яткан Идел-йорт...

– Афәрин, хәзрәт, әгъмале хәсәнә!

Зиннәтулла башын тавыш ягына борды. Аңа, көлеп-елмаеп, урта буйлы, ап-ак йөзле, җәдитчә киенгән ыспай егет карап тора иде.

– Әссәламегаләйкем, бабакай, сөбханалла, бик күркәм, бик мөлаем күренәсең, Ходай алга таба да хәер-фатыйхасыннан аермасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын.

Кәшфелкәбир имам, энесенең теләкләрен хуплап, битен сыпырып куйды.

– Амин!

Габдуллаҗан бабасын кочаклап алды. Алар шулай кочаклашкан килеш шактый ара бер-берсенең йөрәк тибешен тоеп, басып тордылар.

– Габдуллаҗан, улым, балакаем...

Зиннәтулла капыл гына таудан тәгәрәгән кар өемедәй өстенә ишелеп төшкән бу шатлык-куанычтан тәмам изрәгән, балавыз кебек йомшарган иде.

– Габдуллаҗан, улым, балакаем...

Габдуллаҗанның да күзләре чыкланмыш, алай да ул бабасыннан алданрак игә килде, барып, аның өстәл өстендәге кулъязмасын кулына алды.

– Туктамышлар, Идегәйләр, Аксак Тимерләр белән мавыгасың икән, бабакай, – диде, – ә минем баш иючеләрем бөтенләй бүтән. Пушкин, Лермонтов, Крылов, Кольцов, Толстой, Шекспир, Байрон, Петефи...

– Мин бу мөгаллимнәр арасында мәшһүр Фирдәүсиләр, Низамилар, Кол Галиләрнең исем-атларын ишетмәдем, – диде Зиннәтулла, дулкынлануын баса төшеп, – белүемчә, аларны зыялы гавам төрки әдәбиятның йолдызлары дип саный.

– Хак, бабакай, син исемнәрен телгә алган әһле каләм – шигърият бакчасының ал гөлләре. Галиҗәнап сүз алар иҗатында моң аһәңе югарылыгында күтәрелә. Өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ләкин...

Габдуллаҗан, сабак бирүче яшь хәлфәдәй ишекле-түрле йөрештереп алды да бабасы каршына килеп басты.

– Ләкин, бабакай, алар сурәтләгән татлы гыйшкый вакыйгалар заман ихтыяҗларыннан, халык тормышыннан бик ерак тора. Бу дөнья – хыялый дөнья. Мине исә, барыннан да элек, туган халкымның бүгенге хәленә, киләчәгенә кагылышлы гамәлләр кызыксындыра, борчый. Сүз дә юк, милләтебезнең үткәне шанлы вә бөек. Тик дәүләтеннән коры калганнан соң, татар басынкылана, юашлана, ваемсызлана, арага көнчелек, хөсетлек, әләк, яла, монафикълык кебек залим сыйфатлар килеп керә. Татарны уятырга кирәк. Минем иҗатым нәкъ менә шул изге максатка юнәлдерелгән. Шул сәбәпле, мине күралмаучылар да бихисап. Әмма мин тоткан юлымнан тайпылмаячакмын.

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,

Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;

Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт

Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да...

Габдуллаҗан шигырен сәхнәдә чыгыш ясагандай шундый ихластан, шундый ашкынып сөйләде ки, бу игълан-белдерү, Зиннәтулла хәзрәтнең тавык кетәгедәй кечкенә бүлмәсенә сыеша алмыйча, горурлыгын җуя барган татар халкына кисәтүле набат булып яңгырады. Хәтта савыт-сабаларга да җан керде бугай. Чыңгыл-чыңгыл килеп, идәнгә тәгәрәштеләр.

– Бәрәкалла, улым, син инде чын шагыйрь булып җитешкәнсең икән, – диде Зиннәтулла, – кафияле сүзгә кырау юк, илһамың саекмасын, һәрдаим иҗтиһадта бул.

Сүзгә Кәшфелкәбир дә кушылды.

– Энем, Габдуллаҗан, халык сине хәзер Тукай буларак белә, ошбу исем-атны үзең уйлап таптыңмы, нәшриятлар тәкъдим иттеме? – дип сорады.

– Әйе, мин хәзер Габдулла Тукай. Хикмәт шунда: әдәбият дөньясында тәхәллүс киң таралган. Мин дә шул агымга иярдем. Чөнки Габдуллаҗан Мөхәммәтгарифов исем-аты шагыйрь өчен озын да, килешсез дә. Баксаң, әти ягыннан иң карт бабабыз Туктулы атлы булган икән. Әлеге исемнең беренче иҗегенә «ай» сүзен беркетеп куйган идем – Тукай килеп чыкты, – дип елмайды ул, уенын-чынын бергә кушып.

– Тукай – татар-төрки дөньясында мәгълүм исем, – диде Зиннәтулла, – фаразан, Бату ханның кече энесе Тукай Тимур – тарихыбызда тирән эз калдырган шәхес. Нугайларда да еш очрый бу исем.

– Бабакай, зинһар, иҗади табышыма кизәнмә, – дип көлде Габдуллаҗан, – монда син мисал иткәннәрнең бер катнашы да юк.

Әңгәмә шушы урында өзелде, ишек уемында Кәшфелкәбирнең җәмәгате Рабига абыстай күренде.

– Кара, күр боларны, кунакны сүз белән сыйлыйлар, – дип, хуҗаларны битәрләп алды, – рәхим итегез ак өйгә, табын әзер.

– Кунак килсә, өй төтәр, дияргә ярата җиңги-абыстай, – диде Габдуллаҗан, шаян гына елмаеп, – казанын да астыра, тавыгын да суйдыра.

– Алай димәле син, Габдуллаҗан, кунак төшсә, йортка җәм генә өстәлә, – диде хуҗабикә.

Әңгәмә табында да дәвам итте. Бу инде көнкүреш хәлләренә, туган-тумача хәлләренә кагылышлы әңгәмә иде.

Әүвәл Бибимәмдүдә рухына дога кылдылар.

– Мин барысын да хәтерлим, – диде Габдуллаҗан, – әниемнең җәсәден өйдән алып чыгып киткәч, җеназачылар артыннан елый-елый йөгергәнемне дә, Мөхәммәтшакир хәзрәтнең майлы ипигә бик мулдан бал ягып сыйлавын да, хәтта ат җибәреп, Кушлавычтан Саснага алып барганнарын да...

Бераз сүзсез утырдылар. Аннан соң: «Саҗидә апайларның хәл-әхвәле ничек?» – дип белеште Габдуллаҗан.

– Көтәрнәстә матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр, барышып- килешеп йөрибез, – диде Рабига.

– Мин Саҗидә апаемның туенда, такмак әйтә-әйтә, ишек бавы тоткан егет кәмәше дә бит әле, – диде Габдуллаҗан, борынын чөебрәк, – шул истәлеккә «Ишек бавы» дигән шигырь дә яздым, үзләренә баргач сөйләп күрсәтермен дип торам, ошатырлар, шәт.

Ишек бавы бер алтын,

Безнең апай мең алтын...

Әле дә хәтеремдә, туйдан соң мине кияү белән кәләшнең хәлвәт катына чакырдылар. Әхмәтсафа җизнине бер карауда ошаттым. Мәһабәт кыяфәтле, зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, ачык йөзле, җор телле. Кипкән балыктай ябык һәм шүре гәүдәле булганга, күрәсең: «Габдуллаҗан, бу дәү өй ишеген малайлар белән җыйнаулашып, күбәүләп ачкандырсыз инде», – дип шаяртып та алды.

– Юк ла, җизни-абый, янымда бары бер дустым гына бар иде, шул булышты, – дип чынын әйттем.

Чәйләре шундый хуш исле, шундый шифалы булды ки, тәме авызымда әле дә саклана. Саҗидә апай йомшак күңелле ак фәрештә бит ул, аның изгелекләрен кабердә ятсам да онытасым юк.

– Габдуллаҗан, Өчиледә һич югы берәр ай кунак булырсың әле, һич тә аерылашасы килми, – диде Зиннәтулла, – бездә яшәп калсаң да сөенер генә идек, шулай бит, балалар?

Барысы да ризалык белдереп баш какты.

– Рәхмәт, бабакай, – диде Габдуллаҗан, – Аллаһы боерса, берсекөнгә кузгалырмын, дип торам, Саҗидә апайларда да озак юанмам, Казанда шөгыльләрем күп, эшкә урнашасы бар, нәшриятлар белән элемтәне җайлыйсы бар. Борчылмагыз, мин кайтыштырып йөрермен.

– Торыр урының бармы соң?

– Шөкер, торыр урыным да бар, бабакай. Мин бит Казанда туры «Йолдыз» гәҗите редакциясенә килдем. Анда матбугат аша якын танышым Галиәсгар Камал белән очраштык. Бик ихластан кабул иттеләр. Мәҗлесләр оештырдылар. Шунда ук «Болгар» кунакханәсендә өченче катта Кабан күленә карап тора торган бер тәрәзәле, карават, өстәл, урындыктан гыйбарәт җиһазлы бүлмәне миңа тәгаенләделәр. Хакы да килешле. Миңа әлегә бик җиткән.

Сагынышканнар иде, әле ут алгач та озак кына сөйләшеп-гәпләшеп утырдылар. Шулай да Зиннәтулланың тамагына сөяк булып кадалган төп сүз әле әйтелмәде. Ул аны берничә мәртәбә башларга омтылып карады-каравын, тик тел очына килеп җитүгә, төкереген йотып, янә күңел төбенә яшерде.

Билгесезлек аны эчтән кимерә иде, төнне дә керфек тә какмыйча үткәрде. Таң атуын көтеп ятты да, яктыра башлауга, өстәл янына утырып, кулъязмасына тотынды.

Габдуллаҗан ишекне ачып кергәндә, бабасы шушы мөкәйиф халәттә иде. Бераз күзәтеп торды да сәламен юллады.

– Әссәламегаләйкем, бабакай, бик иртәләгәнсең.

– Ә-ә, Габдуллаҗан, вәгаләйкемәссәлам-вәгаләйкемәссәлам.

Зиннәтулла бу юлы форсатны кулыннан ычкындырмады, күзенә бәреп:

– Улым, Габдуллаҗан, турысын гына әйт әле, син миңа нык рәнҗисеңме? – дип сорады.

– Әлхөкеме лиллия, бабакай, ничек инде мин сиңа рәнҗергә тиеш? – дип, Габдуллаҗан Зиннәтулланың аркасыннан җиңел генә сөеп куйды.

– Бик кыбырсыйм, улым, мин сине карый алмадым бит, кеше өстендә йөрттем, моннан да зур гөнаһның булуы мөмкинме соң? Тәүбә дә...

Ул ярты юлда тотлыгып калды. Габдуллаҗан шундук ярдәмгә ашыкты.

– Зинһар, бабакай, юкка тәшвишләнмә, – дип, әңгәмәне ялгап җибәрде, – минем язмыш – шагыйрьләр язмышы ул. Һәр дәкыйка – имтихан, һәр адым – сынау. «Бәкарә» сүрәсен генә хәтеребезгә төшерик. Ә анда: «Без сезне сынарбыз... үлем-китүләр белән, бакча җимешләрегезне, йөрәк җимешләрегезне алып», – диелә. Раббыбыз, күрәсең, әһле каләм бәрабәренә миңа шушы сынауларны мәгъкуль санаган. Син, бабакай, кулыңнан килгәнчә барысын да эшләргә тырыштың. Игелекләрең өчен тәшәккүрдән гаҗизмен. Соңлавым өчен үзең кичер.

Зиннәтулланың сөрлегүле гәүдәсе тураеп китте, күзләрендә очкынга охшаш дулкын кабынды.

– Әлгаязе билла, улым, Ходай үзеңә дә бәрәкәтләр бирсен, син мине тәмуг утларыннан коткардың. Аллаһының рәхмәте илә бу фани дөньядан тыныч күңел белән, чистарынып-пакьләнеп китә алам, димәк...

– Бабакай, син минем өчен иң мөшәррәф тәкъваи вә гыйльми мөрәүбәт зат. Инша алла, бакыйда да урының түрдә булыр.

– Фазыйләтен салават, улым, авызыңа бал да май.

* * *

Зиннәтулла хәзрәт калган гомерен әүвәлгечә дингә багышлады, сиксән яшендә намазлык өстендә җан тәслим кылды.

Дүрт елдан соң Габдуллаҗан да, егерме җиде ел, өч ай, унбиш көн яшәп, бабасы хозурына күчте.

 

Тәмам.

 

 

"КУ" 4, 2018

Картина: picuki

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: