Ышанма... күз яшьләремә (дәвамы)

Башы монда.

Айзирәнең бер яхшы ягы бар: ул ирешкән уңышларына гына канәгать

калмыйча, авырлыкларны ерып, алга барырга ярата. Шулай итеп ул югары уку

йортына укырга керде. Табиб дипломына ия булгач, аны «Ашыгыч ярдәм»гә

баш табиб урынбасары итеп чакырдылар. Каршы килмәде, урнашты. Ләкин

һәрбер эшнең яхшы ягы булган кебек, начар ягы да бар. Яхшы ягы шул: син

инде табиб, кирәкле кеше, начары: хезмәт хакына гына утырасың. Элеккеге

эшендә аның өстәмә эшләре булгалый торган иде, ә монда, халык әйтмешли,

«голый оклад»та утырасың.

Илшат та төзүчеләр институтына укырга керде. Теләмичә генә укыды,

чөнки төзүче булырга теләмәде. Бишенче сыйныфтан, музыка мәктәбендә

белем алган Илшатның киләчәктә музыкант буласы килә иде. Аңарда талант

бар, ул атасына охшаган. Аларның бөтен нәселләре җырлый-бии, гармунда

уйный. Баян классын кызыл дипломга тәмамлаган, төрле бәйгеләрдә катнашып,

лауреат исемнәренә лаек булган егеткә төзүчелек һөнәре бер генә ягы белән

дә күркәм булып күренмәде. Әйе, кайчандыр музыкант булырга хыялланган

егетнең хыяллары чәлпәрәмә килергә тора иде. Институтта беренче курсын

көч-хәл белән генә япты, тәртип ягы да аксый башлады...

– Улым, – дип аңлатты аңа анасы, – болай ярамый бит инде, кергәнсең икән,

кешечә укы инде син. Тәртипле бул!

– Тәртипле? – дип каршы төште улы аңарга, – менә син гомер буе тәртипле,

укыдың, училище, институт тәмамладың, егерме еллык стажың бар, шуннан

нәрсә?

– Ничек нәрсә? – дип аптырады Айзирә. – Мин дәүләт алдында булган

бурычымны үтим...

– Ә ни файда? Нәрсәң бар соң синең? Гомер ремонт күрмәгән, әтидән калган

хрущёвкада яшибез!

– Укырга теләмисең, ахры, син институтта.

– Юк, әни, теләмим...

Улының кискен сүзләренә ана кеше башта рәнҗеп, үпкәләп йөрсә дә,

соңрак улының дөрес сөйләгәнлеген аңлады. Тырышлыгы, уңганлыгы була

торып, ул һаман да бер урында таптана түгелме соң? Юк, болай яшәргә

ярамый, нәрсә дә булса кылырга кирәк. Хәзер бит теләсәң, үз эшеңне ачарга

була, рәхим ит, беркем дә сине тыймый. Башта ул хостел, аннан соң кибет,

соңыннан чәчтарашханә ачу уе белән янды. Тик шуларның берсенә дә күңеле

ятмагач, Казан каласында үз бизнесын ачып, уңыш казанган сеңлесе Илсөя

белән киңәшергә булды. Яраткан сеңлесе аңар иң кирәкле, иң төпле киңәшен

бирә алды кебек...

– Нәрсә эшли беләсең, шуннан башла, апа...

– Беләсең, гомер буе медицинада инде...

– Менә шул юлдан кит алайса...кабинет ач...

Тәвәккәл кешегә бәхет елмаймыйча калмый, диләр, Айзирә дә шундый зур

бәхеткә ия булды. Ул алты кешене үзенең клиникасына эшкә урнаштырган

итеп, бизнес башлар өчен дәүләттән һәрберсенә алтмыш меңгә якын акча

алды. Әгәр дә алтыны алтмышка тапкырласаң, өч йөз дә алтмыш сум килеп

чыга түгелме?! Бизнесны башлап җибәрү шактый читен булды: транспорт

юк, гел җәяү йөрде. Капельница шешәләрен күтәреп, автобуста, трамвайда

йөрергә туры килде. Нәтиҗәсе озак көттермәде: май аенда йөри башлап,

август аенда лицензия алгач, клиника, ниһаять, бар көченә эшли башлады.

Транспорт кирәклеге көн кебек ачык иде: Айзирә укып, машина йөртү хокукы

алды. Машина сатып алды. Шул машинада армиядән кайткан улын каршы

алырга барды.

«Мерседес»ны күргәч, егетнең гаҗәпләнүе чиксез булды.

– Әни, син нәрсә, банк таладың мәллә?

– Юк, мин бизнес ачтым, клиника...

– Ә ничек ача алдың соң?

– Мин сиңа бер мәртәбә әйткән идем бит инде: бу дөньяда һәрвакыт кеше

булып калырга кирәк, дип. Шул очракта син барыбер уңышка ирешәчәксең...

Күрәсең, әле вакыты җитмәгән булган, ә хәзер менә җитте, улым! Безнең хәзер

барысы да булачак, Алла бирса...

– Мин сине аңладым, әни, син хаклы, син дөрес яшәдең, мин дә укуымны

дәвам итәчәкмен...

Илшат үз сүзендә торды: керде, укуын дәвам иттерде, тәмамлады. Үз

һөнәре буенча эшкә урнаша алмаса да, хезмәт юлын әнисенең клиникасында

башлап җибәрде. Улым, мин сиңа балачагыңда уенчык машина да алып бирә

алмадым, мөмкинлек булмады, менә сиңа бүләккә дип, анасы улына өр-яңа

«БМВ» машинасы алып бирде...

Айзирә ачкан клиника, шулай ук, эчкечеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнә

иде. Әгәр дә кешенең аракы эчүе озакка китсә, махмырдан чыга алмыйча

интексә, андыйларны система куеп дәвалыйлар. Бер көнне Айзирәне эчкечеләр,

наркоманнар дәваланучы реабилитация үзәгенә система куярга чакырдылар.

Атнасына ике-өч тапкыр килмичә калмый иде ул анда. Гадәттә, булышырга

дип, аңар берәр пациентны беркетәләр. Бу юлы, пациент егет нигәдер аңар бик

тә таныш күренде. Кара чырайлы, кәкре борынлы, ул бер генә дә татар егетенә

охшамаган, кыяфәте белән Кавказ кешесенә тартым иде. Аптырагач, ул аңардан:

– Сез кайсы шәһәрдән килдегез? – дип сорады.

– Ч.-дан! – дип җавап бирде аңа таныш егет.

Аптырап, бер-ике сорау биргәч, егет тиз генә ачылып китте:

– Айзирә апа, сез мине танымыйсызмы?

– Каядыр күргәнем бар кебек сине... тик үтер, искә төшерә алмыйм.

– Алишер бит инде мин?

– Нинди Алишер?

– Без Илшат белән бергә укыдык... Бер класста...

Ниһаять, Айзирәнең исенә төште: Алишер белән Наил! Шулар бит инде

ата хулиганнар, мәктәп балаларын куркытып, кыйнап торучылар....

– Алишер! Син монда ничек килеп эләктең? Нәрсә булды?

– Әй Айзирә апа, без бит инде, үзегез беләсез, мәктәптә укыганда ук тарта

идек ул «травканы»! Без Илшатны да мәҗбүр итеп карадык тартырга, тик ул

безне тыңламады, шуңа күрә эләгә дә иде инде аңа... Гафу итегез...

Менә шунда гына Айзирә баласын мәктәптә ни өчен кыйнаганнарын аңлап

алды. Аңлады һәм шаклар катты!

Илшатның шундый нык, сабыр холыклы булуы, аның үзеннән генә түгел,

ә тәрбиядән дә киләдер, мөгаен. Әнисенең, өчәр смена эшләп, чәче белән җир

себергәнен күреп үскән бала аңар берничек тә кыенлык китерергә тырышмаган,

ул белгән, аңлаган, әгәр дә ул да аны шулай борчу-кайгыларга салса, әнисен

бөтенләй аяктан еккан булыр иде.

***

«Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән!» дип, юкка гына җырламыйлардыр,

күрәсең. Юк, Айзирәнең гомере әле үтмәде, аңар әле яшисе дә, яшисе! Ләкин

ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга вакыт җитеп килә кебек. Бәхетлеме соң ул?

Әйе, Айзирә бүген, шикләнмичә, үзен чынлап та бәхетле дип әйтә ала. Аның

яраткан эше – клиникасы, заман таләбенә җавап бирерлек фатиры, затлы

машиналары бар. Аны бүген кая барса да, хөрмәт итәләр, дуслары, коллегалары

аның өчен өзелеп тора. Әти-әнисе дә, Аллага шөкер, исән-саулар, улы Илшат

та аны һәрчак сөендереп тора. Егерме биш яшен тутырып килгән Илшат инде

өйләнергә дә уйлый: ул Ләйсән исемле кызга гашыйк һәм алар өйләнешергә

сүз дә куешканнар. Ә ул кызның атасы – яшь чакта Айзирәнең бер як битеннән

үпкән Фәнил – Айзатның яшьтәше. Менә бит тормышның язмыш җепләре

кешеләрне ничек итеп бәйли.

***

Ул Айзат белән кабат күреште. Авылда. Классташлар очрашуында. Гомере

буе чит хатын белән яшәгән, Айзирәнең һәм улының хәлен дә белергә теләмәгән

шушы ир заты, Айзирә аякка баскач кына, алар белән кызыксына, хәтта Илшат

белән языша һәм вакытын табып, күрешә дә башлады. Баксаң, ул әллә ни

зур уңышка да ирешә алмаган, төрмәдән кайткач та, бу тормышта үз юлын

тапмаган. Яшәү рәвешләре дә искитмәле түгел: әлеге хәтле үз өйләрен булдыра

алмаганнар, кеше йортында айлап-айлап түләп торалар...

Очрашуда ул Айзирәдән күзен алмады. Әйе, әле һаман да ярата, оныта

алмый иде ул аны. Һава суларга чыккач та, Айзат аны кочакларга үрелде.

Айзирә, кирәкми дигәндәй, җилкәсен генә сикертеп куйды. Аңлады ул,

соңарганын аңлады...

– Айзирә! Әйт әле дөресен... яратасыңмы син мине?

– Айзат, – дип каршы төште ул, – зинһар, кирәкми, син минем өчен бер

гади танышым гына кебек хәзер, аңлыйсыңмы? Синең белән аерылышканда

без йөзекләрне салышып хушлашкан идек түгелме соң? Оныттыңмы?

– Юк... – дип сыкранды Айзат, – мин бит яратам сине... Әле дә.

– Синең яратуың миңа кирәкме соң хәзер?

– Гаепне үз өстемнән алмыйм, тик шулай да мине тормыш мәҗбүр итте,

– дип акланды ир.

– Тормышка гына сылтавы җиңел шул, ай-һай, җиңел...

– Үпкәлисең инде, аңлыйм, рәнҗисең. Малайны үзең генә үстердең. Тик

бер нәрсәне аңламыйм: шушы матурлыгың белән...

– Юк! Мин беркайчан да ялгыз булмадым! Мин кешеләр яраттым, алар

да миңа шуның белән җавап бирделәр. Мин бәхетле, Айзат, бик тә бәхетле...

– Ә нишләп елыйсың соң? – дип сорады ул, Айзирәнең күз төбенә өелгән

яшьләрне күреп. – Үзең һаман да мин бәхетле, дисең...

– Ышанма минем күз яшьләремә, ышанма, – дип җавап бирде аңа Айзирә.

– Сөенечемнән елыйм.

***

Хастаханә бусагасын атлап кергәндә аның тыны кысылды. Айзатның авыр

хәлдә хастаханәгә эләгүен Айзирә соңга калып кына белде. Бармыйча булдыра

алмады. Кыйнаганнар, изгәннәр үзен. Айзат кабат элеккеге эшенә тотынган,

кыек юлга атлаган, ә аның ахыры һәркемгә дә яхшы мәгълүм: һәрчак аянычлы

тәмамлана...

Айзат аны таныды. Хәле чамадан тыш авыр булса да, сөйләшергә көч тапты.

– Кабахәтләр! Теләмәдем янә шул эштә катнашырга. Хатын көчләп кертте.

Авыр яшибез, имеш... Чит кеше фатирында торабыз. Акчасы булыр дип.

– Хатының киләме соң яныңа?

– Юк.

– Нишләп?

– Килмәскә, йөрмәскә кушкан идем... Күралмыйм... Килмәсен, кирәкми

үзе дә, балалары да.

– Берүзең нишләргә уйлыйсың?

– Терелсәм, яңа тормыш башларга исәп. Үлмәм әле...

– Терелергә кирәк шул. Борчылма, ярдәм итәрмен. Мине монда яхшы

беләләр, уход әйбәт булыр, аякка бастырырлар.

– Рәхмәт.

Айзат, карашын читкә алып, үзе дә сизмәстән күз яшьләренә буылды. Аның

мескенлек вә чарасызлык белән бергә уралган авыр халәте Айзирәнең бик

тирәндә, күңел төбендә яшеренеп яткан ярату хисләрен актарып чыгарды...

– Айзат, – дип пышылдады ул, аны тавышы белән иркәләгәндәй, – ышан,

мин сине беркайчан да ташламам...

 

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: