Яңа шәһәрдә (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Төзелештә эшләр гөрләп бара башлады. Өч йортны да берьюлы дигәндәй,

һаман югарыга үстерә баралар иде. Квартир бүлеш китте, чиратлар тикшерелә

башлады. Җыелышта һәр кешене үзе алдында җентекләп карадылар. Әмма

исемлек фантастик рәвештә үзгәрә тора иде. Исемлеккә Сәлим Григорьевич

үз белдеге белән әшнәләрен кертә икән дигән сүзләр дә чыкты. Шәһәр

башкарма комитетына яңа йорттан 10% тиеш икән. Инвалидлар һәм сугышта

үлгәннәрнең гаиләсенә, хәрбиләргә бирер өчен. Әмма төзелештә эшләүчеләр

каршы килә. Ун процентны бирмибез, диләр. Ләкин законга буйсынмыйча

булмый, диде Сәлим Григорьевич һәм исемлеккә тагын дүрт кешене чиратсыз

кертте. Эшчеләр тавыш куптарды. Әгәр инвалидлар булса каршы килмибез,

диделәр. Әйдә, безгә инвалидларны персонально күрсәт, дип таләп иттеләр.

Сәлим Григорьевич әллә ничә көн иске шәһәр буенча аларны эзләп табып,

җыелышка алып килергә мәҗбүр булды. Эшчеләр аларның документларын

караганнан соң исемлеккә кертергә риза булдылар. Тик тагын бер персона бар

иде әле — колакка да сәер ишетелә иде ул — Лунайте дигән фамилия. Сәлим

Григорьевич аны «горком үтенүе» буенча исемлеккә кертелде, дип әйтте. Әмма

эшчеләр тагын гауга куптарды. Шуннан соң Сәлим Григорьевич кызарынды,

бүртенде һәм болай диде:

— Алайса мин үземне исемлектән сызам һәм Рита Лунайтены язып куям.

Ну, риза буласызмы? Килештекме?

Ул юан зәңгәр карандашны алды да үз исемен шатырдатып сызып

ташлады һәм өстенә Рита Лунайте дип язып куйды. Эшчеләр дәшмәде, Сәлим

Григорьевичка алар барыбер ышанмыйлар иде.

— Димәк, барыгыз да белеп торыгыз, миңа дигән ике бүлмәле квартираны

Рита Лунайте ала.

— Ул сезнең туганыгызмы?— дип кычкырды Тимкин.

— Юк, туганым түгел,— диде Сәлим Григорьевич, һаман трибуна янында

басып торган килеш.

— Ә ни өчен аңа бирәсез? Аңлашылмый?

— Горком кушты,—дип ялганларга мәҗбүр булды Сәлим Григорьевич.

— Юк, горкомда мин үзем булдым, анда берни дә әйтмәделәр,— диде

Янбишев тагын да ныграк тавыш белән. Һаман ышанмаган карашлар Сәлимгә

таба чекерәйгәннәр иде.

— Ышаныгыз инде. Кешеләрме сез, юкмы? Миңа дигән фатирны Рита

Лунайте алыр, ярар, алайса, аңлатыйм. Бу — минем шәхси теләгем,— диде

Сәлим кулын күкрәгенә куеп. Аның маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты, бите

тагын да бурлатланып китте. Ул маңгаен ак кулъяулык белән сыпыра-сыпыра

урынына килеп утырды. Җыелыш шуның белән бетте.

Әмма кеше күңеле кыйтыклы, төрлесе төрлечә уй йөртте. Элекке хатынына

алып бирәдер әле дип уйлады бер төрлесе. Ританы күреп белүчеләр дә бар иде,

алар исә бөтенләй аптырап калдылар: Рита латыш хатыны, ире дә латыш, унбиш

яшьлек бер кызлары бар иде. Сәлим Григорьевич ул семья белән бик дус иде, ә бу багланышның каян, ничек килеп чыкканын тик үзе дә, Рита гына белә иде...

Мең тугыз йөз кырык бишенче елның көзендә Сәлим Атауллов яше җитмәс

борын армиягә язылып китте. Ул вакытта шундый мөмкинлек бар иде. Армиягә

китәргә мәҗбүр иткән нәрсә — аның кыюсыз, оялчан булуы дип әйтергә

булыр иде. Алар Яңа бистәдән ары Идел буена урнашкан Кокушкино посёлогында үз йортлары белән яшиләр иде. Әтиләре сугыштан кайтмады. Әниләре сугыш вакытыннан ук сыра сатуда эшләп, бик тәртипсезләнә башлады. Аның турында төрле сүзләр ишеттерәләр иде. Бер көнне таң алдыннан тәрәзә пыялалары чылтырап ватылуга котлары очып уянып киттеләр. Энесе Рәшит ачы итеп елый башлады.

Сәлим тышка йөгереп чыкты. Кулына күсәк тоткан бер яшь кенә хатын, нәрсәдер

сүгенә-сүгенә, соңгы өлгеләргә бәрә иде. Сәлим кинәт аңа ташланды:

— Нишлисең, хулиганка? — дип кычкырып җибәрде Сәлим һәм тегенең

күсәгенә барып ябышты. Хатынның күзләре акайган иде, Сәлимнең дә кыяфәте

шактый куркыныч булгандыр, әмма теге хатын йөзендә мөлаемлык, сабырлык

нурлары кабынгандай булды, ничектер кызгану чаткылары бөтен чыраеннан

бөркелеп Сәлимгә килеп бәрелде шикелле.

— Әй, энекәшем,— диде хатын кызганудан май кебек йомшак бәрхет

тавыш белән. — Әнә син әниеңне тый, ул, нәни балаларымнан аерып, минем

законный иремне аздырып йөри, белдеңме?! Балалар җылап ята, ә синең әниең

ирем белән типтерепме-типтерә, белдеңме?! Әнә бит бүген дә әниең өегезгә

кайтмаган, минем ирем белән кайдадыр гулять итеп йөри!

Хатын күсәгенә таяна-таяна капкадан чыгып китте. Сәлим әфсен өреп сынсыз

калган кебек тораташ булды. Ул хатынның күз кырыйларында яше кибеп кырау

кебек агарып торганын тик берничә көннән соң гына исенә төшерде. Барып ябышып ничек ул хатынны кыйнамады — ниндидер эчке көч аны тыеп калды. Сәлим шуңа да канәгатьлек кичереп яшәде. Әнисе икенче көнне генә кайтты. Балалар ватык өлгеләрдән җил улап торган өйдә мич артына кереп йоклады. Алар кеше күзенә күренергә, урамга чыгарга оялып, әллә ничә көн өйдә бикләнеп яттылар...

Бер атнадан макарон фабрикасыннан расчёт алып, Сәлим армиягә китте.

Әнисе аны озатырга кайтмады. Сәлим мич акшарына шәмәхә каләм белән

шундый шигырь язып калдырган иде: «Онытыр, диеп уйлама, күзләреңнең

карасын. Нигә таба, ник оныта ана газиз баласын!» Моны ул киткәч кенә

күреп алдылар, кулыннан таныдылар. Әниләре аны юеш чүпрәк белән сөртеп

карады, бетмәде, ахырында өстеннән акшар белән агартырга туры килде. Әмма

Сәлимнең күңелен берничек тә агартырлык түгел иде. Барысын да йөрәккә ала

торган егеткә җитә калды, хатларны да бик сирәк язды, анда да энесе Рәшиткә

исемләп сала иде.

Ул чик сакчылары гаскәре частенә туры килде. Анда берничә ай өйрәнү

занятиеләре үтте. Аннары немец әсирләрен конвоирлап та йөргәләделәр.

Әсирләрне эшелон белән Польша чигенә хәтле озата бардылар. Аннан аларның

ротасын ни өчендер Латвиягә китерделәр. Биредә, аеруча калын урманнар

булган җирләрдә безгә каршы бандалар шактый активлашкан булып чыкты.

Сәлим башта моңа ышанмыйчарак, салкын гамьсезлек белән генә караган иде,

әмма бер төнне постта торганда аны чак кына атып үтермәделәр. Шунда гына ул

бу гайре табигый хәлне аңлый башлагандай булды. Югыйсә, аның башында мең

төрле уй кайнаша иде: кемнәр алар, латышлармы, әллә немецлармы? Нишләп

алар безгә аталар? Сәлимнең замполитка сорау биргәне дә булды: ул бандалар

нәрсә өчен көрәшә соң? Алар Латвиядә социализмны булдырырга теләми,

күрәсең, дип аңлатты замполит. Немецлар аларны милләтчелек сөреме белән

агулаганнар, милләт өчен дигән буржуаз лозунг астында кан коялар, үзләренең

туганнарын, латышларны да үтерәләр.

Сәлим һаман аңлый алмый әле. Ничек үз туганыңа каршы барырга мөмкин

инде?!. Минем бердәнбер туганым Рәшит, мин шуңа каршы барып, аны үтерер

хәлгә җитәргә тиешме?! Ни өчен, нәрсә хакына. Юк, братыма каршы мин

әллә нинди изге эшләр өчен дә бармам, туганлыктан да изге нәрсә дөньяда

юктыр. Әйтик, бөек максат өчен туганыңны үтердең, ди. Шуннан соң ирешкән

максатыңның нинди мәгънәсе кала? Юк, бу латышлар акылдан язган булса

кирәк! Ну, шайтан, уйлар бөтенләй буталып бетә, боламыкка әйләнә. Нигә алар

шулай бандаларга оешып безгә һөҗүм итәләр? Бу бит юләрлекнең дә аръягына

чыгу. Аларның яшьләрен начар якка борып җибәргәннәр дә хәзер мескеннәр

шул көчкә каршы күтәрелә алмыйлар...

Беркөн Елгавадан 150 чакрымнар китеп, алар хуторларда приказ үтәп

йөрделәр. Сәлимгә дә бер хутор йөкләнде. Хутор советыннан бер штатский кеше

белән киттеләр болар. Өч-дүрт чакрым үткәч, ялгыз өйле хуторга керделәр. Бик

шәп итеп салынган сигез почмаклы йорт, зур гына ишегалды, юл асфальтланган,

ишегалдын дача формасында абзар-кура биләгән, уртада чыгырлы кое тора

иде. Ишекне озак кына шакыдылар. Урта яшьләрдәге саргылт йөзле, кара япма

бөркәнгән хатын ачты. Алар өйгә керделәр. Анда яшьрәк чырайлы, озын, төз

гәүдәле тагын бер хатын бар иде. Хутор советы кешесе куен кесәсеннән бер

кәгазь чыгарды да укыды: Социалистик Республикалар Союзы исеменнән сез

арестовать ителәсез. Җыенырга ике сәгать вакыт, диде. Хатыннар шуны гына

көткән кебек, тизрәк хәрәкәтләнә башладылар. Алар бик тиз җыендылар,

хәтта бер сәгать тә үтмәгәндер. Сәлим автоматын гаскәри хәзерлеккә куеп

ишек төбендә басып торды. Хатыннарның чыраенда бернинди сыкрау, шыңшу

күрмәде, йөзләре җансыз таш кебек. Тик күзләренең хәрәкәте генә аларның

бөтенләй үлеп бетмәгәнлекләрен күрсәтә иде.

Хатыннарны машинага утыртып Елгавага алып килделәр һәм тимер юл

станциясенә тапшырдылар. Кайткач Сәлим шуны белде: бу хатыннарның

берсенең малае, икенчесенең ире шул «төнге урман»чы бандаларда икән.

Оккупация вакытында немецлар латышларны милләтчелек агуы белән бик

нык төнәткәннәр, башларын тиеш түгел якка борып җибәргәннәр, хәзер шул

немецлар этеп җибәргән көч белән начар юлдан баралар... Ахмаклар түгел

диген, алар урманнарда качып яталар да, төннәрен совет яклы латышларны,

аларның бала-чагаларын автоматтан кырып китәләр. Иртән безнең НКВД

килеп бандитларның хатыннарын, бала-чагаларын арестовать итә. Шулай итеп

бандитларны акылга утыртмакчы булалар.

Сәлим төннәр буе йоклый алмый ята, ничек була инде бу? Бандада йөрүче

башкисәрләр өчен аларның гаепсез хатыннары, бала-чагалары җавап бирергә

тиешмени? Бер латыш хатыны станциядә җылый-җылый кычкырды: немецлар

сезнең ирләрегез партизанлыкта йөри, дип безнең туганнарны, балаларны шулай

арестовать итеп лагерьга озата иде, сез дә нәкъ шулар шикелле, сезнең алардан

нинди аермагыз бар,— дип бик тилмереп иңрәде. Латыш хатын-кызларын,

балаларны эшелонга төягән чак иде. Теге каршы дәшүчене шунда ук урап

алдылар да, каядыр алып киттеләр...

Сәлим башы авыртуга чыдый алмый иде, шулай да кушканны үтәмичә мөмкин

түгел, присяга биргән, приказ кая куша, шунда әһ тә итми ашыгырга тиешсең.

Беркөнне алар тагын задание белән киттеләр. Көзнең соңгы сулу алдыннан

була торган күп буяулы матур чагы иде. Сөргән җирдә кантардан кантарга

пәрәвезнең аксыл җепләре үрелгән дә, ничектер кояш нурында елык-елык

килеп тора һәм кара җирлекне чаларткан шикелле иде. Каеннарның яфраклары

шундый матур — алтын сары төстә, кызыгудан аларны куен кесәсенә җыеп

тутырасы килә. Өрәңгенең тармак-тармак җепселле кызгылт-сары яфраклары,

ничектер, кызлар бәйләп биргән перчаткаларны хәтерләтә, аларны җирдән

алып, кулга киясе килеп тора иде.

Сәлимне бер уполномоченныйга иярттеләр. Теге аны ерак хуторга алып

китте. Сөрелмәгән камыллы җирдән бардылар. Бернинди йорт-җир күренми

иде, урманны уратып үтүгә агачлар арасында бер хуҗалык пәйда булды.

Бөтен, нык хуҗалык иде бу. Хуҗалары бик эшчән кешеләрдер ахрысы,

ялкауның мондый ыспай каралты-куралары, алма бакчалары булмас. Сәлим

алмагачның иң очында бер-ике кызыл алма күреп алды. Кәүсәсеннән тотып

селкетсәң, коела инде алар дип кызыкты.

Алар өйгә керделәр. Өйдә бер мөлаем генә хатын, бер чибәр генә кыз һәм

ундүрт яшьләрендә булыр, малай бар иде. Сәлимнең күзе шунда ук кызга

төбәлде. Озын буйлы, бик чибәр килеш-килбәтле иде, сыгылмалы билен

уйнаткандай арлы-бирле йөренде ул идән буйлап. Уполномоченныйның

прокурор санкциясен укыганын да тыңламады, әйберләрен дә җыймады,

өстәл артына утырды да, нәрсәдер яза башлады. Әнисе белән малае әкрен генә

җыендылар. Кызның күзләре зур иде, соргылт-шоколад төсле, ничектер артык

тыныч һәм бер дә исе китмәгән кебек горур. Алда нәрсә буласын бер дә уйламый

торган, нәрсә булса шул булыр дигән шикеллерәк иде аның кыланышы. Язу

язганда кызның керфекләреннән күз астына тар гына соргылт күләгә яткан

иде. Аның киң маңгае шундый гамьле һәм мәһабәт. Тыз-быз чабып, әйберләр

җыештырып йөрүче әнисе аңа ниндидер ачулы сүзләр әйтә, ә теге ичмаса бер

керфеген кыймылдатсын. Һаман яза да яза. Уполномоченный дәшми, кызга

караган да, кинаяле елмайган-яктырган килеш катып калган.

Менә алар җыенып беттеләр. Ишек төбенә бусага янына килеп бастылар

да, бушап калган өйләренә карап тордылар. Стенадагы сәгать келт-келт йөри.

Аерылышу моңсулыгы йөрәкне өзеп төшерерлек итеп кисеп алды. Алар кинәт

ишеккә таба борылдылар һәм тирән уфылдан бусаганы атлап чыгып киттеләр.

Сәлим алар артыннан чыкты, уполномоченный өйне йозакка бикләп, ачкычны

кесәсенә салды. Сәлим хатынны һәм кызны төенчекләре белән машинага

менгерешә иде. Ә малай кая соң?— дип шүрләп, борылып караса, тар кыр

буйлап урманга таба элдерә иде. Сәлим уполномоченныйга карады, теге Сәлимгә төбәлде. Синнән сораячаклар, миннән түгел, ди иде аның карашы. Син исемлек белән тапшырырга тиеш, ә миңа нәрсә, янәсе! Сәлимнең эченә кинәт салкын йөгерде, малай шактый ерак иде инде.

— Тукта, тукта, атам!— дип кычкырды ул аңа таба йөгерергә омтылып.

Автоматын күтәреп, төзәгәндәй итте. Теге шулчак аргы урман эченә кереп күздән

югалды. Сәлимнең эче бераздан ут кебек яна башлады. Нишләргә? Шофёр

ашыктырды, арестантларның санына ул җаваплы түгел иде. Тизрәк машина

әрҗәсенә төялделәр. Хатын белән кыз чуклы шәлъяулык бәйләгәннәр, битләрен,

маңгайларын шуның белән каплап, күзләре өчен тар гына ярык калдырганнар.

Сәлим әрҗәнең артына запас баллон өстенә утырды, тегеләр малайны качыруда

үзләренең зур гаебе барлыгын тоеп, Сәлим күзе белән очрашудан качалар иде.

Сәлим, ничектер башта ачуы кубып, елан шикелле болар өстенә ташланырга

иткән иде. Малайны алар качырды бит асылда, алар! Әмма Сәлим хәзер үзенең

берни дә эшли алмаганлыгына төшенеп тынып калды. Эчтән генә сызып кайта.

Нәрсә булыр? Үзен тотып ябарлар инде. Менә бит җебегән, нишләде ул? Нишләде ул? Нигә шунда ук артыннан йөгермәде, бәлки тотып алып килгән булыр иде?

Сәлим тоткыннарга карап ала да: менә бит, каһәр суккан бандитлар, сезнең аркада миңа төрмәдә черергә туры киләчәк, дип ачына. Тегеләрнең йөзләре ничектер бик үк кайгылы түгел, малай качканга күңелләре булды аларның. Ничектер конвой Сәлимгә рәхмәт әйтәселәре килгән шикелле иделәр.

Сәлим үзен төрмәгә эләккән сыман кайта башлады. Капчыгыннан паекка

бирелгән балык консервысы чыгарды, аны тегеләрнең төенчеге өстендә ачты

һәм аларга таба этеп куйды.

— Әйдә, ашагыз,— диде.

Тегеләр борылып бер карадылар да, карашларын кире бордылар. Машина

селкеткәннән консервы капланып төшә язды, кырыйда утыручы кыз аны тотып

калды. Сәлим капчыгыннан ипи алып маташа иде. Ул ипине дә өч кисәккә

бүлеп куйды. Аннары консервыны төшмәслек итеп, төенчек эченә батыра төште

дә, кашыгы белән алып ашый башлады.

— Ашагыз,— диде Сәлим. — Малаегыз качкан өчен мине төрмәгә

утыртачаклар, әйе.

Ул аларга карамаска тырышып, ашый бирде. Хатын да, кызы да русча яхшы

аңлыйлар иде. Бер сүз дә эндәшмәделәр, тик үзара латышча нидер әйткәләшеп

алдылар. Сәлимнең эчке куркулары, тетрәүләре йөзенә чыккан иде. Шулай

да ул үзенең өстенлеген күрсәтергә итеп елмайган булды, ярар, безгә булсын

бәла, без андый хәлләрне күп күргән инде дигән кыяфәт белән утырды. Бераз

ашагач, ул кашыгын кәгазь белән сөртеп (кашыгын яларга кыздан оялды)

кесәсенә салды, капчыгын төйнәп куйды.

Ниндидер юл борылышында машина әрҗәсе бер якка бик нык чайкалып

китте һәм төенчек өстендәге консервы, ипи кисәкләре чәчелеп бетте. Сәлим

дә, тегеләр дә моңа дикъкать итмәделәр. Тегеләрдән ашау кайгысы качкан иде,

Сәлимнең дә эчен бик каты таракан кыра. Капитанга нәрсә дип әйтермен, ничек

әйтермен,— дигән курку аның җанын әле һаман иги дә иги. Нишләтерләр?

Менә үзем теләп армиягә киткән идем, үзем теләп төрмәгә керәм булып чыга

инде. Армиягә китәсен белгәч, әнисе бик карганган иде: тикмәгә ашкынмыйсың

син, бала, бер-бер нәрсә күрергә ашкынасың, дип йөрәккә кадаган иде. Ул

чакта Сәлим бу сүзләргә бөтенләй исе китмичә караган иде. Менә хәзер шул

ачы тәнбиһ исенә төшеп аны эчтән парә-парә телгәләп бара...

— Сезнең малаегыз өчен мине утыртачаклар,— дип кычкырды хатын

янынарак барып утырып.

Хатынның йөзе үлгән кебек, бернинди җан әсәре юк сыман иде. Ул икенче

яккарак борылып утырды. Сәлим сүзләренә шулай җавап бирде.

— Лунайте, ник братыңны качырдың?— диде ул кызга таба иелеп каты гына.

Кыз, әлбәттә, ишетте, ләкин ишетмәмешкә салышып җилкәләрен җыерып куйды.

Әнисе исә чукырга иткән кебек күзен очкынландырып карашы белән кызын

өтеп алды. Сәлим сүзләренә кызының җилкә җыеруын да ошатмады ул. Аның

нәфрәт белән ташка әйләнгән чыраенда бернинди өн заты калмаган иде.

Сәлимнең бу тоткыннардан нәрсә аласы килә соң? Нигә ул аларга шулай дип

сүз куша? Моның сәбәбе бик тирәндә ята иде. Сәлим үзе дә аңлап җиткерми

иде. Хикмәт шунда, бу кешеләрне туган өйләреннән сөреп алып китү, җәзалау

аның кешелек табигатенә бик тә чит нәрсә, күңеле сыйдыра алмый, аңы

аңларга теләмәгән хәл иде. Шуңа күрә күңеле тирәнендә ул да бу эше өчен

борчылып үзен бик каты гаепле эш эшләүче итеп саный иде. Менә мин сезнең

братыгызны, улыгызны качыруда булыштым, үзегез дә күреп тордыгыз, кирәксә

аны автомат белән атып ега ала идем, әмма алай эшләмәдем, шуңа күрә, сез

мине алай ук ерткыч итеп, фашист кебек итеп санамагыз, зинһар, дип йөрәге

ялвара иде аның. Юк, малайны качыруны ул аңлап эшләмәде, аны качырырга

ниятләве уена да кереп карамады. Әмма малайны артыннан куып барып

тотарга ул бик нык гарьләнде, үзенең немец оккупантына охшап калуыннан

курыкты. Ниндидер эчке бер игелекле көч аның аякларын тышаулап, малайны

эзәрлекләүдән тыеп калды. Нинди көч ул — Сәлим аны үзе дә белми иде. Элек

тә макарон фабрикасында ат җигүче булып эшләгән чакта, биш-алты кеше бер

йөк он урладылар. Сәлимне дә катнашырга бик каты кыстаганнар иде. «Юләр!

Ач бет!» дип кычкыра-кычкыра тиргәгәннәре хәзер дә колак төбендә генә.

Үләргә җитеп тамагы ач булса да Сәлим караклыкка бармады. Нәрсә тотып

калды аны ул һәлакәтле адымнан — Сәлим моны үзе дә тәгаен генә әйтә алмый.

Югыйсә, сугыш буе тамагы туйганы булмады. Ач эт кебек тилмереп йөргән

көннәре күп иде... Ә теге урлаучылар барыбер тотылдылар һәм мәҗбүри эшкә

төрмәгә ябылдылар...

Әнә шундый начар эштән һәрчак тыеп кала торган эчке тойгысы аны бу юлы

әллә алдадымы? Мохтаҗ кешегә ярдәм кулы сузарга, егылганны торгызырга, бәладән йолырга һәм башка шуның кебек канга сеңгән әхлак нормалары бар. Сәлим шул кан кушуы буенча дигәндәй, бөтенләй аңны җикмичә хәрәкәт итә иде моңарчы һәм ул хаклы булып чыга иде. Ә бу юлы ул хаксыз булып кала ахрысы, ул бу юлы алданды. Әмма ул малай артыннан эзәрлекләмәве белән бу латыш хатынына, кызына яхшылык эшләгән шикелле булды. Алар да аның яхшылыгын аңлады бугай, кыз аңа артык нәфрәт белән карамый. Әнисе булмаса, бәлки, сөйләшергә дә ризадыр кебек иде. Туры итеп кайчак Сәлимгә текәлә ул һәм аларның күзләре очраша, анда да кыз күзен читкә алмый, озак карап тора, нәрсәдер әйтергә теләгән кебек тоела.

Юк, кыз Сәлимнең дә хәлен аңларга тырышкан сыман.

Көн кичкә авышканда алар билгеләнгән тимер юл разъездына килеп

җиттеләр. Шыр яланда рельслар өстендә ике кызыл вагон тора. Солдатлар

андыйны үгез вагоннары, ди. Яшел киемле берничә сакчы йөренә. Агачлар

арасында йортлар бар икән. Капитан шул яктан килеп чыкты. Ул арада

вагоннарны тагарга поезд килеп җитте.

Хатын белән кыз тышка чыгарга сорадылар. Капитан өйгә таба: Таня! — дип

кычкырды. Автоматлы хатын-кыз солдат йөгереп килеп тегеләрне бәдрәфкә

алып китте. Ә төенчекләре Сәлим белән капитанның аяк астында ята иде.

Әйтергәме, юкмы, дип Сәлим энә очына баскан кебек, ни үле, ни тере килеш

тора. Әллә исемлектән үзе белгәч кенә әйтергәме? Капитан әле исемлекне

чыгармаган. Сәлимнең өч кеше алып килергә тиешлеген тәгаен генә белми иде.

Ләкин бер минуттан тегеләрне барлап вагонга утыртканда, барысын да беләчәк.

Әллә икәү генә калганда җайлап әйтергәме? Шунда ук мине арестовать иттерер

микән? Кайсы солдат алыр икән мине сак астына? Кая озатырлар икән?

Юлда чагында, бәлки, сизелмичә генә үтәр, берәр җай чыгар әле, дип Сәлим

өметсез өмет белән булса да үзен-үзе алдап кайткан иде. Хәзер куркыныч үзенең

бөтен тайпылышсызлыгы белән аны каптырып алды һәм егет нәрсә эшләргә

дә белмичә, үзен язмыш ирегенә ташларга мәҗбүр иде. Күрәчәкне күрми

гүргә кереп булмый диләр иде акыллы кешеләр. Менә күрде инде. Үкен, ела,

чәчеңне умырып-умырып йолкы, барыбер киресен эшли алмыйсың... Беткән

баш беткән...

Тегеләр килеп җитү белән капитан аларны вагонга тапшырырга ашыкты.

Ул куен кесәсеннән исемлек кәгазен чыгарды. Кулы белән әйдәп, вагонга таба

барырга кушты. Арестантлар артыннан атлаган көйгә исемлекне укый-укый

барды.

— Туктале,— диде барган җирдән шып туктап. — Биредә өч кеше булырга

тиеш түгелме соң?

— Иптәш капитан,— диде Сәлим шулчак көчкә генә телгә килеп,— аларның

малайлары качты!

— Беттем, — дип уйлады эченнән һәм капитанга туп-туры карап сынсыз

калды.

— Шулаймыни?— диде капитан берни булмаган кебек һәм алга таба атлап

китте. — Ярар, алайса, бу исемлектән сызарга кирәк аны!

Ул туктады, кыр сумкасын тезенә куйды да, шуңа иелде. Исемлектән теге

качкынны шытырдатып сызып ташлады. Аннары ниндидер җиңеләю тойган

кебек атлап, Сәлим ярым үле, ярым тере хәлдә, аның артыннан ияргән

булды.

Әсәрне тулысы белән монда укып бетерергә мөмкин: "Казан утлары" 1 сан, 2015 ел.

"КУ" 1, 2015

фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: