Яңа шәһәрдә (дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Кичен Гөлгенә янына керде. Тулай торак кызлары аны чытык чырай белән

каршыладылар, карашлары энәле иде. Озак тора алмады, Гөлгенә белән чыгып

киттеләр. Тышта суык, йөрделәр-йөрделәр дә, бер подъездга кереп җылынып

тордылар. Гөлгенә ничектер Нәфистән суына барган шикелле тоела иде. Тотасы

килгән җирен тоттырмый, үбүе дә әллә ничек мәҗбүриятне үтәгән шикелле генә

тоела. Инде алар ир белән хатын булып тордылар, хәзер исә Гөлгенә үзен кыз

чагындагы кебек итеп тотарга тырыша, гүя ул Нәфис хатыны түгел, гүя Нәфиснең

аңа бернинди хакы юк. Гөлгенә үзен кызлар кебек тоткан була, базарын күтәрә.

— Нәрсә син кыланган буласың, кызларыңның гыйффәтле булып маташуы

сиңа да йоктымы әллә?

— Белмәссең, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың,

диләрме?

— Минем арбадан кайчан төштең соң әле?

— Белмим,— дип серле итеп көлә Гөлгенә, Нәфис дәртеннән тулышып,

нишләргә белмичә, аның тирәсендә бөтерелә, дәртен текәндерә алмаганга

чиксез ачуы килә аның.

— Карале, мин сиңа гел кирәк түгелмен икән?

— Нигә алай дисең?

— Соң бит син мине бар дип тә белмисең? Аңламыйсың син мине, менә

шул.

— Юк, туктале, алай дияргә нинди нигезең бар?

— Таш та таш, син дә таш, минем хатын булсаң, бергә йокларга ичмаса

берәр әмәл табар идең?

— Нигә, бергә йоклау гынамыни соң семьяны тотып тора, таркатмый?

Аңламыйм?

— Аңламыйсың шул. Ир кадерен, ир татын белмисең син. Сугыш чорында

яшәтәсе бар сине.

— Белмисең дип, синең аягыңа егылыйммыни инде?

— Юк, андый начарлык һич кирәк түгел,— диде Нәфис ялгыш кычкырышып

китмик дип куркып.

Менә бит бергә йоклаган чагында Гөлгенә бик назлы, әйбәт, кайнар иде.

Сүзен сөйләп бетерә алмый торган иде, ә хәзер бөтенләй алыштырган шикелле.

Нәфис боегып, кимсенеп башын түбән ия, Гөлгенә моны сизә һәм чын күңелдән

кайгырган кебек әйтә:

— Соң нишлим инде, бер кыз да сүзне тыңламый: ул кергәч бер 20 минутка

чыгып торсагыз иде дип үтенгән идем, көлделәр генә.

— Алай турыдан әйтәләрме аны, юләр. Мин инде хәзер анда барырга да

оялам.

— Ә мин синең күзләре белән ашый торган бүлмәдәшләрең янына бүтән аяк

басмыйм. Беркөнне дә нәрсәдер төрттереп-төрттереп сәйләштеләр, оятсызлар.

Тимкин терелеп эшкә чыкты. Өйләдән соң конторга акча алырга килде.

Әмма баш бухгалтер бирмәгән. Тимкин, ачуланып, Мәмәшев янына

кайтты.

Ул нәрәтне тутырмаган дип исәпләгән иде.

— Мәмәш, нәрсә минем белән тычканлы-мәчеле уйныйсың?— диде ул

ачуланып. Аның кара төрткеле йөзе ямьсезләнеп, дорфаланып китте.

— Нинди мәче, нинди тычкан?

— Син мәче, ә мин синең тешләреңә капкан тычкан,— диде Тимкин.

Әмма Нәфиснең берни аңламаганы йөзеннән күренеп тора иде. Шуңа күрә

эшнең асылын бер сүз белән әйтте.

— Миңа акча түләмәделәр.

— Ничек түләмәделәр? — Шулай диген, нигә баядан бирле күләгәләп

торасың? Мин нәрәтләрне сиңа да тутырып бирдем.

— Бюллетень алмаска дип үзегез әйттегез бит.

— Мин хәзер конторга барам, төбенә тоз салып киләм,— диде Нәфис һәм

кирпеч тезә торган рәтен почмакка кадәр салып китерде дә, мастерогын куйды.

Почмакны өяргә ул тәҗрибәле бер ташчыны бастырды. Үзе сумкасын ачып,

ниндидер кәгазьләр алды.

Өйлә җиткән иде инде. Ул конторга керде. Керү уңаена Сәлим Григорьевич

бүлмәсенә үтте.

— Нигә Тимкинга акча түләмисез, Сәлим Григорьевич — дип юаш кына,

гаепле шикелле генә мөрәҗәгать итте ул кул кысышып исәнләшкәч.

— Ничек инде эшләмәгән кешегә түләргә? Нинди статья буенча түләргә?

— Соң бит үзегез әйттегез, Сәлим Григорьевич.

— Мин әйтермен дә кайтырмын да, минем телгә басма син, яме.

Аның йөзе кинәт кырысланып, елмаю сызыклары кинәт юкка чыкты.

Бөтенләй башка бер йөз шикелле үзгәреп калды. Елмайган йөзе белән

кырысланган йөзе арасында аерма зур иде, аны танымаслык дәрәҗәдә үзгәртте,

гүя синең каршыңда бүтән кеше пәйда булган кебек иде.

Мәмәшев нәрсә әйтергә белми аптырап калды.

— Ярар, бригададан җыеп түләрбез,— диде ул Сәлимнең кырыс, сызыклары

турыланган һәм болытланган йөзенә карап. Аннары куен кесәсеннән бер кәгазь

чыгарып, начальникка сузды.

— Ә менә бу нәрәтне сез түләрсезме?

Сәлим Григорьевич игътибарсыз гына кәгазьне алды да укыды, аннары

тирән итеп сулады, аның калын җилкәләре селкенеп куйды. Мәмәшев исә, бу

шайтан эшне сизде ахыры, дип курка да башлады.

— Прораб, бригадир кул куйган, әлбәттә, түләнә бу нәрәт,— диде ул

шулай ук әлләни исе китмәгән шикелле генә. Әмма аның кинәт нәрсәдер

эчтән уйлаганлыгы беленеп калды. Мәмәшев кәгазьне алырга үрелде, ләкин

начальникның агач тамыры кебек кулы кәгазь өстенә ятты.

Мәмәшев чыкканда аны иптәшләре көтеп торалар иде.

— Ну, түлиме, юкмы?— диде кемдер.

— Ярар, йөрмәгез лә, ачка үлмәм әле,— дип калган булды Тимкин. Ул үзе

бик әйбәт кеше, шуңа күрә Нәфис аның өчен тартышып йөргән көне.

— Барыбер, юрист аша алам мин ул акчаны,— диде ул Тимкинга карап.

Теге кулын селтәде.

— Сәлим Григорьевич ниндидер кара шәхес, ахры,— диде берсе.

— Ярар, Тимкин, кайгырма, бер җае чыгар әле,— дип юатты Нәфис егетне.

Тегенең исә яңак асты ничектер тартылып килеп, бүлтәймәләнеп тора, ачудан

тешен кыскан кеше шикелле иде.

— Хатын-кыз кебек әйткән сүзендә тормый, нинди баш инде ул?— дип

ризасызлыгын әйтте икенчесе.

***

Ике көн үтте. Мәмәшев трестка барырга һәм Тимкинның акчасын юллап

алырга җай эзләп баш вата иде. Бер дә буш ара тими. Бүген тагын булмады,

дип үкенеп, эш беткәч иптәшләре белән китеп барганда, контор мөдиренең

машинисткасы каршыларына килеп чыкты. Ул һәрчак чалбар киеп, буянып-

ясанып кына йөрүче кыз иде. Аңа барысы да шатланып карады.

— Әй, тамгалы атом, нишләп йөрисең? — дип шаяртты бер егет.

— Син нәрсә, миңа беркемнең дә тамга салганы юк әле,— диде кыз елмаеп,

аның төйнәп куйган кызыл бант кебек калын иреннәре турсаеп калды.

— Тимкин, акча алырга бар?— диде ул аны танып алып.

— Нинди акча тагын?

— Травма өчен диме шунда? Әйдә, травматик,— дип күңеллеләнеп китте кыз.

— Миңа да акча юкмы анда?— дип юри шаяртты Нәфис.

— Ә-ә,— диде кыз, нәрсәдер хәтерләргә тырышып бер бармагын кашына

китереп төртеп торды. Аның кулы гаҗәп матур иде. — Ниндидер приказ яздым

мин сезнең фамилия белән, чын.

— Приказ?— дип шаккатты Нәфис, аның йөзенә борчу бәреп чыкты. — Ни

турында икәнен хәтерләмисезмени?

— Исемнән чыккан шул,— диде кыз елмаеп. Хәер, мондый чибәр кызларның

хәтере начар була инде. Тик шулай да аларны матурлыклары өчен гафу

итәләр.

Нәфис теге үзе бер көн Сәлим Григорьевичка биргән нәрәт турында уйлады,

ул аны миңа каршы документ итеп кулланачак, аның кулына биреп калдыруына

хәзер үкенеп бетә алмады. Ул нәрәт бер дә булмаган эшләрне теркәгән иде.

Җир эшендә, әйтик, канау казу бар, ярым канау казу бар. Канау казу булса,

кеше биеклеге итеп казу исәпләнә, ярым канау ул — тубыктан гына бер чокыр

шунда. Ярымканауны канау дип язып, нәрәт белән күп акча каерырга була.

Сәлим Григорьевич моны бик белеп бетерми, кай вакыт шуңардан файдаланалар.

Әлеге нәрәтенә кул куйдырып, Нәфис аны акылга утыртмакчы булган иде.

Әмма менә үзенә каршы хөкем актына гына әйләнде бит. Күп белдекле булып

йөрсәң, шулай була ул. Алсалар, синең акчаңны алалармыни? Мөдир үзе белә

торгандыр әле. Хәзер ул минем квартир чиратын да артка чигендерәчәк инде.

Юк, ник мин үзем утырган ботакка үзем балта чабам икән? Әнә Гөлгенә дә

шуңа күрә миннән суынып бара. Күрә бит ул минем үземә берни дә казганып

ала алмаганны? Шулай ук шома гына җылы урынга үрмәләгәннәрне дә күрә.

Алар астан гына эш йөртеп, фатирны да әллә кай арада алып куялар, без

монда коммунизм төзибез дип көн янып, төн янып тау чаклы өмет белән

эшләп йөргәндә, алар яңа квартирга күчәләр дә куялар. Каласың кызыл өметең

белән авызыңны ачып. Өметең чәлпәрәмә килә. Аннан тагын өметне терелткән

буласың, тагын көне-төне казганасың, өмет тә зурая, тагын тау чаклы өмет белән

алгысынып эшли башлыйсың. Янасың, көясең, булсын инде дип тырышасың,

тир түгәсең. Дөреслек ул барыбер җиңеп чыгар, шаһлыкны үз кулына алыр,

миңа да квартир булыр дип өметеңне сүндерми көйрәтеп йөрисең. Шунда

кинәт... син исемлектән тагын төшеп калгансың... Бер ялагай, тәлинкә ялаучы

яңа квартирга кереп тә утырган. Дөреслегеңне кочаклап, тагын тулай торакта

каласың. Кочакта «дөреслек» күбәйгән саен, Гөлгенәгә анда урын тарая, ул

бөтенләй кочакка якын килмәс була: тор үзеңнең дөреслегең белән, әгәр ул

сиңа хатыныңнан да кадерлерәк икән.

— Син инде туры Тукай булып йөрисең дә, коры каласың,— дип әйтте аңа

Гөлгенә үпкәләп.

Ул хаклы инде, күпме болай аерым яшәргә мөмкин? Арага әллә нинди тау

өелә бара, субүләр пәйда була бара шикелле. Без икәү бергә яшәп кенә ул

«тауны» бетереп, бозланырга ирек бирмәгәнбез, ахрысы. Әнә бит хәзер Гөлгенә

гел үзгәреп бара, әйтерсең лә ул минем хатыным булмаган, түгел дә кебек.

Тот та яңадан өйлән үзенә, барысын да яңадан башла... Юк, болай булмый...

Сәлим Григорьевич белән ничек тә уртак тел табарга кирәк. Әйбәт кеше бугай

ул, әмма үзе мөстәкыйль генә фикер йөртергә, карар кабул итәргә куәсе җитеп

бетми. Ярар, аңа каршы барырга ярамый, бу миңа бер сабак булсын! Әгәр

«нәрәтем»не, ачуга алып, миңа каршы кулланмаса, ак тәүбә, кара тәүбә, бүтән

аңа үзери генә барачакмын. Әгәр дә ул «нәрәт» мине аяктан егып ташласа, бу

төзелештән бөтенләй китәм. Гөлгенәгә дә шулай әйтәм. Чөнки егылган җирдән

торып кеше рәтенә басу өчен минимум өч-дүрт ел кирәк, анысы факт. Квартир

турында сүз дә булуы мөмкин түгел...

Нәфис шулай уйланып барды.

Тимкин теге кыз белән шаян сөйләшеп, тел тегермәнен тарттырды:

— Хәзер акча алам, клубка тансыга барабызмы?— диде ул киртләч-очлы

ак тешләрен күрсәтеп. Аның тешләре тигез булмаса да, шикәр кебек ак иде.

Кыз бантик кебек калын иренен кыймылдатып куйды, ниндидер кинаяне

белгертәсе килде аның: кызганунымы, әллә горурланунымы, анысын Тимкин

төшенә алмады.

— Әллә бүтәннәр өстенә бастыммы?— дип аптырады ул. Аның тавышы

шаянлыгын җуйган иде инде.

— Бастың,— диде кыз оялган шикелле тавыш белән.

— Аңлашыла, әллә ярәшкән киявеңме?

— Әйе.

— Баштук әйтәләр аны. Аңлашыла,— диде Тимкин юл буе сандугач шикелле

сайравына уңайсызланган кебек. Аннары җитди рәвештә әйтеп куйды:

— Мин әле камыт кияргә ашыкмыйм.

— Өйләнү камыт киюмени?— диде кыз көлгән кебек итеп.

— Ә нәрсә булсын тагын? Менә җигелеп кара әле, белерсең.

— Әллә синең җигелеп караганың бармы?

— Юк та...— дип нидер әйтеп бетермәде ул.

— Егетләр башта шулай диләр, ә үзләре ничек камыт кигәннәрен сизми дә

калалар.

— Кызлардан инде, кызлардан...

— Үзегез теләп килгәч, кызлар камытны кигертә инде.

— Телисең дә аны, теләмисең дә, шайтан белсен,— диде Тимкин аптыраган

тавыш белән.

— Теләмәгәнгә көчләп кидермиләр,— диде кыз һаман теле ачылып. Бу

сөйләшү аңа кызык иде бугай.

— Кызларда көч, алар кичерә белә...

— Ә синең киясең килми, үзең кызларга кармак салырга оста?

— Сөяксез тел сөйләнә инде. Камыт киясе килми, әлбәттә, әмма шул

камыттан башка да яшәп булмас ахры.

— Менә-менә шул-шул,— дип кыз йомшак кына көлеп куйды.

Алар конторга килеп җиттеләр. Анда игъланнар тактасында: Мәмәшев өч

участок мастеры итеп билгеләнә, дигән приказ эленеп тора иде. Нәфис нәрсә

дип уйларга да белмәде, бөтенләй көткәннең киресе килеп чыкты бит.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 1, 2015

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: