Үлмәс (повестьның дәвамы)

 

9

...Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек... Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз «тәгәри»?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы... Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан – карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешә иде.

Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны, иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде.

– Ни хәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме?

– Минеке, минеке! Ул гына аз түлке.

– Аягыңа карап юрганыңны суз, дияр идем дә энем... – Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. – ...аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр?

– Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр.

– Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул. – Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый, дисең бит, тип артына, анаңны...

– Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңәлмәде бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. «Мин – камунис», – дип күкрәк төйгән баһадир җаны чыкканда, Алла, Алла дип ыңгырашкан, ди. Катын кибеттә сөйләделәр, ди.

Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты.

– Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады.

– Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы!

– Кунакка, дисеңме? Өшкертергә, диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәзин бабасы Чистай төрмәсендә черегән Мөслимәңнең.

– Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән.

– Кая үлсә дә, миңа адин чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны казытсам – урыныңнан маминт очыртырлар, блач!

– Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! – Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: – Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк – төкерә сиңа. Бик узынсаң без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без!

Ирләр беркавым тынды. Менә атасы, авыр мышнап:

– Ызбулыч, янап утыра бит, ә! – диде. – Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла киребеткән нәмәстәне.

– Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез – күршеләр. Хуш, Сәмигулла!

Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып калды:

– Блач тәресе! Җебегән су күсесе!

Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты:

– Кызым, тор, янабыз!

Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең, кызыл буяу сөрткәннәр иде.

– Сәмигулла, Сәмигулла, – диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде.

– Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! – Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. – Без янмыйбыз бугай, кызым.

Әйе, күршенең йортын ут чолмаган иде. Йокы белән исергән халык:

– Пожар, пожар! – дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның:

– Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! – дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән иде кебек.

Әтисе «аудан» иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып:

– Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? – диде.

– Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. – Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. – Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды.

– Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел!

– Синең эшеңме, Сәмигулла?

– Авызыңны яп, ана бытбылдык!

– Шырпы сызган кулың корыр, җаһил! Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә, Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты. – Тимә! – Монысы да анасы яклы! Кара син бу чәчбиләрне! Кара син! Ыштубы да сүзләрне берләштерик: мин – урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! – Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: – Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, – диде.

– Ничекләр яшәрбез? Авыл безгә, бармак төртеп: «Әнә, кеше яндыручылар!» – дигәндә нишләрбез, и Аллам?! – дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде.

Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде...

...Тук-тук. Тук-тук... Урманга ишек уйганнармыни, ачыгыз, ач дигәндәй кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсезнисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп «оча» алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми, дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш!

Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга «йөгерде». Их, тимер таккан аяклар белән узышып, башта йөрәк «чаба» иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак, игезәкләр сыман, бер-берсенә охшаган икән соң?

Тук-тук... Тук-тук... Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә!

Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате, ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер... Бәлки, көтмидер. Бәлки аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер.

Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп, түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк «һөҗүм» итте: «дошманы»на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан, кырмыскаларны кагып, «яшел дару»ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң – баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң... Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде!

Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? «Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең – асыл ефәк, табыныңда – ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт», – дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый, бу – кырыс хакыйкать иде...

Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә... Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде.

– Кхым-кхым! Сез кем?

– Кеше, – диде Гөлҗиһан. – Ә сез кем?

– Мин – умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә?

– Юк, юк! – Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй, тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? – Адашмадым... Буталдым гына. – Гөлҗиһан керфеген тибрәтеп тиз генә үзенә якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты... – Хуш...ыгыз!

– Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше!

«Умартачы» хатыннан көлә иде бугай. «Без буталганда, син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!» – дип, син дә үпкәңне белдер идең дә... Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди!

Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде.

– Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт, синең белән чәй эч!

– Мин төрмәдәмени? – диде Гөлҗиһан. – Ирегемне кысмагыз, яме?

Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу эчтән бәргән утлы һава, әнә, ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит... Урман егете... Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы...

– Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? – Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. – Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде...

– Нишләргә, димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. – Карчык әзрәк йомшарды. – Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя!

– Урман артык куерган. – Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы иде. – Агачлар игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды. – Кем син, кыз! – Кортка Миңсылуга боерды: – Кәҗәне алып кайт!

Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай, тешен шыкылдатып:

– Алдак бәндә – хурлык иясе, – диде. – Син яңа дөнҗада яшисең, аның ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт!

– Аңламадым, Гамбәр әби?

– Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә!

Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына.

– Таныдымы?

– Ә?!

– Онык сине таныдымы?

Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы тотылды... Ул, чынлап та, хурлык иясе иде.

– Таны... таны... мады, – диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп.

Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды.

– Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Оныкҗанымның минем катыма килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син – азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең? – Әйе, Гамбәр әби. Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да: – Синең атың бүтән, – диде. – Абага син, Абага. – Абага?! Минме?! Көлдермә, Гамбәр әби!

– Син, син! Ант мәгәр, соңгы чырагым – оныкҗанымны сезнең каһәр суккан нәселегездән сакламасам, чын исемем... – карчык нигәдер тотлыкты һәм, сүзе бугазына төртелгәндәй, нәзек муенын сыпырды. – ...Исмем исем булмасын, – диде.

– Фәрит бит минем риясыз балачак дустым иде. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмим, Гамбәр әби! Ышан миңа, ышан!

– Сезнекеләр – җир-күкнең битенә төкергән кавем. Әмерем шул: танытма! – Мөгезенә бау бәйләгән кәҗәне ишегалдына куган Миңсылуга да кортка ачу ташы белән орды: – Сул аягыңны күтәргәндә, уң аягыңны эт ашый, кем кыз! Җәтрәк бул! Хайванның җилене өрелеп тулган, сөте ага!

– Акса инде, җиңги. Безгә калганы җитәр әле.

– Телләшмә! Кәҗәне Абага саусын, кем кыз.

– Бәй, ниткән Абага, җиңги?

– Мин ул, мин! – диде Гөлҗиһан. – Миңа яңа исем тактылар.

– Вәт сиңа пәрәмәч! – Миңсылу тел шартлатты: – Шыпиун дигән идем лә бу кемсәне, тучны шыпиун! Алар атна саен исем үзгәртә, ди.

– Акыл сатма, кем кыз! Кичкелеккә кәҗә сөтенә солы кушып кайнат. Гөлҗиһанның бүгенгә ризыгы шул, – дип, карчык каядыр китеп баргач, Миңсылу аңа сапсыз савыт тоттырды. – Әйдә, сау!

Малкай, күрәсең, гадәт буенча үзе күтәртмә тактага менә иде. Ә менә хатынның кәҗә имчәген тартырлык тәҗрибәсе юк, акча санарга гына яраган бармаклар начар бөгелә иде. Ул савытын юри кулында әйләндерде:

– Бигрәк кечкенә...

– Аңа ике литыр сыя. Кәҗә сыер түгел. Кем дисең әле син үзеңне? Абагамы әле? Шыпиуннар гел исем төрләндерә. Кинада күрсәтәләр. Син шуларның берсе ахры, гөлкәем?

– Сөенмә, Миңсылу апа. Без икебез дә мактаулы халык: син шымчы һәм әләкче икән. Шыпырт кына артымнан күзәттеңмени?

– Ә-ә, җиңги белән бозылышкан безнең нәзберек кунагыбыз! Әйтәм аны әбиең җенләнә. Аның карактерына мин генә түзәм. Әйдә, мәлҗерәмә, кәҗәне сау! Әүвәл, җиленен юып, чүпрәк белән корыт.

Кәҗә дә, карт хуҗабикәсе кебек пырдымсызлана, мөгезе белән тактаны сөзә иде. «Мин бай хатын, себереп кенә түгәрлек көнкүреш чүп-чары белән вакланам. Хурлык!» – дип йөрәк ярсыды, тик акыл аны тиз бастырды. «Ахмак! Синең акчаңның нинди кодрәте бар соң? Ул кәгазь кисәге генә. Ертсаң – ертыла, яндырсаң – яна. Син – авыл кызы, шуны онытма!» Әйе, ул бу җирдә туып-үсте. Әмма бүген кер сыккан кебек сыксаң да, аңарда авыл гадәтләренең тамчысы да калмаган иде. – Бисмилла, – диде Гөлҗиһан.

– Бисмилла... Мин үзем сайладым...

– Нәстә сайладың, гөлкәем?

– Кәҗәне! – Хатын моңсуланды. Аның хәлләре Миңсылуга караңгы иде. Лариса исемле танышы Американың иң кәттә клиникасында күкрәген зурайтырга киткәндә, и үгетләде Гөлҗиһанны, и үгетләде! Имеш, анда тәҗрибәле профессор атна-ун көн эчендә маеңны тунап, илле-алтмыш килога ябыктырачак. Имеш, чит илдә табиблар иң заманча ысуллар куллана. Әмма күңел төпкелендә бик күптәннән бер уй кымырҗый иде шул. Могҗиза белән йөзәрләгән авыруны терелткән усал Гамбәр! Гап-гади авыл белекчесе! Менә кем кирәк иде аңа... Менә кем белән саташты Гөлҗиһан. Юлга чыгасы иртәдә исә хәбәр иреште: төргәк-төргәк доллар белән Америкага очкан танышы операциядән соң мәңгегә күзен йомган иде. Авылны сайлаган Гөлҗиһан: «Отаммы, оттыраммы – билгесез», – дисә, Алла риза булмас. Хәрәкәтләнә ләбаса! Менә кәҗә дә сава! Җылы сөт тамчылары битенә чәчрәгәндә, ул ниндидер рәхәтлек тойды. Димәк, ул яши! Димәк, ул тере!

– Карале, кем, ышпиун Абага. Мине шымчы, дисеңме? Үтердең, валлаһи. – Миңсылу аның җилкәсеннән селкегән иде, хатын чак кына артка аумады.

– Сөт түгелә, Миңсылу апа!

– Түгелмәс! Бәнахакка рәнҗеттең әле син мине, гөлкәем. Сине юллап бармадым һич тә! Чалыш-пылыш аягымнан ташбака гына көнләшер иде. Безнең җиңги, сиңайтим, урмандагы кайсы агачка чебен кунганын да сизә. Минем авылга сәпсимгә кайткан чагым гына иде, берсендә әбиең ишегалдында җеннәре белән сугышты: көрәк-сәнәк очты, себерке сынды, утын әрдәнәсе ишелде, мин сиңайтим. Моңарчы ул мәшрикътә, мин мәгърибтә яшәгәч, аның бу тиклем дуамал икәнен күрмәгән идем, зерә курыктым. Ник кайттым дип үкенгән чакларым булды инде. Нишләтәсең, холык тау кебек, урыныннан күчми. Иртә белән безгә Рауза атлы катын килде. Әй җиңги моны элеп алды, селкеп салды, мин сиңайтим. Син, ди, төнә, ди, миңа кемне апкилмәкче идең, ди. Биш балалы ир белән чуалган фахишәгә Аллаһ бөтен юл-сукмакларны каплады, йортыма китермәде, ди. Озатканда, Рауза серне тиште үзе. Дускынае җиңгидән сөйдергеч бөтие ясаттырмакчы икән, әйдәле, минем белән иптәшкә бар, дигән. Әби синең белешең бит, дигән. Без, ди Рауза, иремнең бензаус машинасы белән Айтуганга киттек. Чалт аяз көн иде, кинәт кенә күктә болытлар укмашып, койды яңгыр, койды яңгыр, машина таеп чокырга төште дә батты, ди. Ирем трактор эзләп күрше авылга чапты, төн җитте ди. Өйдә имчәк балам каенанам белән иде, сабыем ач дип, елап беттем, ди. Мона син әйт, шыпиун кисәге, кем аларны күзәткән дә, кем җиңгигә җиткергән, ә?

Әгәр ул ике араны җайламаса, Миңсылу, җае чыккан саен, аның бәгырен кара яндырып чеметәчәк иде.

– Зинһар, гафу ит, апа җаным. Ачуланма инде, яме?

– Гел үзебезчә сөйләшәсең әле син, гөлкәем. Тач авыл кызы үзең. Бер генә дә ышпиун димәссең, – дип кеткелдәде каенсеңел.

– Авылныкы, билгеле, авылныкы. Син моннан соң миңа яратып «Абага» дип кенә эндәш, апа җаным.

– Абагамы, кукурузмы, син безнең иш түгел түлке!

Миңсылуны көйләве бик авыр иде шул. Ярар, чеметсә чеметер инде.

– Сөте азайды, апа җаным.

– Азаймады. Ят кул, шуңа качыра. Кая, кибән, кырыйгарак этел. – Каенсеңел савытка сузылган гына иде, кәҗә башын болгап җиргә сикерде. Сөтнең яртысы түгелде.

– Сиңа монысы да күп әле, гөлкәем. Нәстә каттың? Селкен!

Урманда тилерткән ашкыну кайда икән? Тән чемер-чемер ойый... Карчыкның чик-тыюлары бөтен көчен суырды. Ул – абага. Ул яшеренеп кенә төнлә чәчәк ата... Фәрит аңа юлыкмаска тиеш...

10

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Кем шулай урман ярып кычкыра икән? Кем?

Карчык әле уңга, әле сулга борылды. Тирә-якта тып-тын. Калын дивар

сыман дөньяны томалаган усаклардан да күз йөгертте. Яфраклар хәрәкәтсез

иде. Тагын баягы тавыш йөрәген кисеп төште:

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Ул кырмыска түмгәгенә иелде. «Бу газаплы иңрәү ияләре әллә сезме?» –

диде. Ләкин адәмнәр сыман әрле-бирле чабышып, нужа куган бөҗәкләр аңа 

илтифат итмәде. Корыган чыбык-чабыкны кыштырдатып, аякка ана керпе

ышкылды. Ул да телсез иде...

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Йа Аллаһым, еллар аша Гамбәр үзе илерә, хәтер, күгәргән энәсе белән

чәнчеп, йөрәкне каната икән лә.

...Дүрт почмагыннан берьюлы ургылган ялкын телләре йорт белән каралты-

кураны бик тиз ялмады. Чиләк белән су сибеп учак кына сүндерәләр шул. Мәчет исә,

әйтерсең, һавадан шырпы сызып ташладылар, өстән – манарадан янарга тотынды.

– Мәчетне саклагы-ы-ыз!

Ир-ат багор белән янган такта кисәкләрен читкә тартты, хатын-кыз туфрак

сипте, һәм матча ишелгәч, бозлы сулыш өргәндәй, ут диварларга күчмәде.

Төнге маҗарага нокта куеп, халык та таралды. Төтен исеннән аңгырайган

хатын кайнар җиргә чүгәләде. Төн кисәк кенә караңгыланды, гүя күктәге

йолдызларга хәтле ялкыннан өтелгән иде.

Ул Зәйтүнә әбиләрдә кунды. Иртән, такта сәкедән торыйм дисә, аяклары

тыңламады. Карчык су эчергән иде, буыла-буыла косты.

– И килен, хасталандың мәллә? – Заретдин абзасының яшьлек мәхәббәте

аңа килен дип эндәшә иде. – Филшер Дамирәне чакыртыйм, килен.

– Дога укып өшкер, әби, – диде Гамбәр. – Миңа ут зәхмәте тиде.

– И килен, минем гыйлемем сыек бит. Икебезнекен бизмәндә үлчәсәң –

аккурат синең яктагы тәлинкә баса.

– Синдә Коръән бар, Зәйтүнә әби. Шушы изге китапны кулыма тотсам –

хәлләнер идем.

– Шыпырт, килен! – Хуҗабикә ачылмалы тәрәзәне япты. – Сәвитләр

ишетмәсен.

– Син Аллаһтан гына курык, Зәйтүнә әби.

– Дөрес ансы, килен. Әнинең Коръәне чормада, хәзер апкиләм.

Яшь иде Гамбәр, җегәрле иде, тиз савыкты. Янган нигезенә бармады, туры

кәнсәләргә китте. Ишек ачык, эчтә Сәмигулла белән Мирхәйдәр сөйләшә иде, хатын

өйалды почмагына элгән чаршау артына кереп басты. Сәмигулла, өстәл төя-төя:

– Син, блач, минем юлыма бүрәнә тәгәрәтмә, – дип үкерсә, Мирхәйдәр

аңардан да уздырып акырды:

– Эттән туган әнчек! Өрмә! Ни барына канәгать бул! Бакча сиңа, җәел-

киңәй, ну түлке Заретдиннарның янган нигезенә тукмак борыныңны сузма!

– Сузсам – нишләтерсең, хәерче блач?!

– Кем ут төрткәнен ачыкламагаек, энем! Минем сакал белән шаярма, җәме?

Малае Рәшит яңа йорт салыр тиздән. Закун Гамбәр катын ягында. Райунга

жалу язса, Арсинычның әфтәрититен буйыйсыз бит, аңгыра!

– Жалу язарлыгы җук аның. Зәйтүнәләрдә үлеп ята, ди. Җен-пәриләре таяк

белән ярып сөякләрен сындырган, ди. Син, блач, ишетмәдеңме?

– Тфү, аңгыра! Әкиятең белән кеше ышандыр тагы! Исән ул!

– Нәстә һаман әфсен-төфсенне яклыйсың, Мирхәйдәр абзый? Сине ничек

адәм рисвае иткән иде ул катын.

– Гаеп үземдә иде. – Мирхәйдәрнең тавышы кысылды. – Гамбәр катын,

авылда ир балалар күп туды, сөннәткә утырт дип, Вәлетдин картны котырта.

Өстәгеләр моны белсә – баштан сыйпамас, мәйтәм. Сәвит илендә кыргый

йолаларның тамырын корытырга, диләр, сез – блач, көрәшегез, диләр.

Ансат кына уйлый абзыйлар. Заретдин катыны, зәһәр, бөтен халык алдында

Вәлетдингә әйтә: «Мин күземне йомам, бабай, син бу сәвит ялчысының 

ыштанын төшереп тикшер, аның нәселе – иманлы булган, шаять атасы улын

сөннәтле итеп үстергәндер», – ди.

– Ха-ха! Синнән егылып көлгәннәр икән, блач!

– Ыржайма, болай да аузың чалыш! – Мирхәйдәрнең тагын тавышы көрәйде.

– Минем белән бозылышып, син чуртым да майтармассың! Авылда мин – закун!

– Закуныңны арт шәрәфеңә бөкләп тык!

Сәмигулла күтәрелеп-бәрелеп чыгып китте. Бу ызгышның ирексез шаһиты

– Гамбәр янды-пеште, аңа оят, бик оят, ул ир-ат гайбәтен тыңларга тиеш түгел

иде. Берүк кичер, Аллам! Әллә нишләде шул, котсыз гына үрмәкүч, пәрәвез

сүз җебе үреп, тозагына эләктерде... Ул уңайсызланып кына бусагадан атлады.

Сәвит Мирхәйдәрнең башы иелгән иде, аны күргәч, шунда ук турайды.

– Сине хаста дигәннәр ие, Заретдин катыны.

– Аллаһ ярдәме белән терелдем. – Гамбәр уртасы тишелгән иске агач

урындыкка төртелде. – Сиңа йомышым бар, Мирхәйдәр.

Авыл хуҗасы аны тыңлап бетермәде, шелтәләргә кереште:

– Бала-чагаң да җук бит, чыра яндырып төн-ката нишләдең, йә? Көндезләрен

такмаклап туялмаган догаңны ник төнгә дә калдырасың, йә?

– Дүрт нүешкә дүрт чыра кыстырмыйлар, Мирхәйдәр!

– Төрттеләр дисеңмени? Йә, күрдеңме? Кем иде, каһәр суккыры! Арт

сабагын укытам!

– Җәза бирүче берәү генә, Аллаһ кына. Без түгел.

– Тукта, тукта, Заретдин катыны! Блач кешесе, гүпчим дә авыл хуҗасы,

җинаятьчене хөкемгә тартырлык вәкаләткә ия!

– Әтәчләнмә, Мирхәйдәр. Син – көчсез, мескен җан. Синдә нәселегезнең

иман чылбыры өзелгән, оныкларыңның оныклары исем-атыңны телгә алырга

чирканыр. Блач кибәнен биек өйдегез, вәләкин җир-күкләрне тоташтырган давыл

аны тузгытып ташлар. Салам бөртегенә ябышып кайсыгыз котылыр икән?!

– Безнең корыч партия мәңгелеккә оешты, син – кунтыр катын, камунисларга

кабер казыма! Лутчы йомышыңны әйт тә әллүр кантурдан. Калхуз сиңа яңа

ызба төземәс, чөнки дә хөкүмәткә ярты көн бил бөкмәдең.

– Сездән кем ызба теләнгән ди, Мирхәйдәр?!

– Ансы синең улың бар, знамы, ул тергезер.

– Улымны да борчымам. Мин Заретдин нигезенә бүтән оя кормам. Анда

хәтәр ут, бик хәтәр ут калды... Берзаман ул дөрләп кабыныр. – Гамбәр үзалдына

елмайды. Күңел алдан ук тантана итә кебек иде. Кичер инде, кичер, Кодрәтлем!

– Гозерем бәләкәй генә: мәчетебез яртылаш янды. Ир-атка балта-пычкы

тоттырып рәтләтәсе иде.

Мирхәйдәр, корчаңгы чире иярткәндәй, шатыр-шотыр беләген кашыды.

– Ну, сез катын-кыз, ну сез! Торыр җире җук, үзе мәчет, ди! Түлке картлар

исеменнән ялынма, мин аларның әммәсе белән дә күрештем, без янган йортта

намаз укымыйбыз, диләр.

– Алай икән. – Хатынның ирексездән күзе яшьләнде. – Алай икән, – диде

ул, кабатлап. – Азансыз авыл – җансыз авыл.

– Динем-денем дип кешеләрне агулама, Заретдин катыны! Тирә-якларда

мәчетләрне туздырып, мәктәпкәме, клубкамы бирделәр, бездә генә син

башбаштакка түзәбез. Синең аркада партия кенәгәсеннән колак кагам хәзер.

Үзеңне кайгырт лутчы. Дога белән генә тамагың туймас!

– Моннан ары мине мир ашатыр, – диде Гамбәр. – Бер телем ипи хакына

өшкерермен. Сез мине ач-ялангач күрмәссез, иншә Аллаһ 

Җан авыруы озакка сузылды: хатын, терелдем дигәндә генә, сусыз-тәгамсез

тагын ун көн сәкедә ятты. Кайчакта, җиңелчә генә һушыннан язганда, йомшак

җил битеннән сыйпап аңына китерә иде. Гаҗәеп йомшак җил... Бу якларда

исмәгән җил... Дала җиле... Кендек каны тамган карьясына әйдәкли... «Кайт

илеңә, кайт, кызый!» Кемдер аның белән бәхәсләшә дә иде. Бәлки, үзедер!

«Далада ул нибарысы орлык кына иде. Заретдиннар туфрагында исә шытып,

тамыр ныгытты. Аны тукландырган бәрәкәтле ашлама – иман иде».

Әрнеде, билгеле, хатын, аның әрнүе әрем әчесеннән дә әчерәк иде. Тик

ул Хөкемдарга үпкәләмәде. «Холкым өчен син мине җәзаладың инде, – диде.

– Торагымны адәм кулы белән утка тапшырдың. Мин синнән разый. Җиһан –

ызбам, күгең – түшәмем, җирең – идәнем, мин нинди бай, Кодрәтлем», – диде.

Саесканнар хәбәр белән очкан ахрысы, авылны ят күргән, авылны

сагынмаган-юксынмаган Рәшит (ата каны!) Зәйтүнә әбиләргә килеп керде.

Ишек катында чүлмәкне күтәреп кенә су эчте.

– Сусадым, – диде. – Һәр минутым исәптә, әйдә, тиз, әни!

Гамбәр: «Кая?» – дип сорамады, болай да аңлашыла иде.

– Сукбай хәлендә яшәмәссең бит инде, әни!

– Ирексезләмә, углым. Зәйтүнә әбиеңнең ызбасы иркен.

– Әни, авыл сине яратмый! Яраса, каф тавы артына сөрер иде.

– Мин бер Илаһның гына яратуына мохтаҗ, углым.

– Йортны да кайсыдыр бәдбәхете яндырды!

– Углым, минем өчен хәсрәтләнмә. Үзеңнең савытың тулып ташкан,

борчуың артык зур. Анаң белән киңәшсәң – бушаныр идең кана.

– Син миңа нинди киңәшче ди инде, әни-и! Сез бит тирестә генә казынган

томана һәм надан авыл хатыннары!

– Ник син оныкны ирексезләп ташкалага бәйлисең, углым? Сандугачны

читлектә ябып сайратмыйлар.

Кызарта-кызарта маңгаен уган (уй яндыра!) Рәшит, сәерсенеп:

– Кем әйтте? – диде. – Мин сиңа бу турыда сөйләмәдем. Уф, әни, кайчакта син

бозлы су белән коендырасың. Мәрхүм әти дә синнән өркә иде. Әйе, мин оныгың

Казанда төпләнер, дигән идем. Хәзер дәүләт белән галстуклы җитәкчеләр идарә

итә. Безнең Фәрит алардан киммени? Тырышса, айга менә егет!

– Аларның нигезе черек агачтан корылган, углым. Тиздән сынып уала...

– Юкны лыгырдама инде, әни-и! Коммунистлар фиркасе – гранит таштан,

аны беркем дә ваталмый.

– Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез

– адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез

– бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә, анысы да чеп-чи

ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, бетмәгән

хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер

заманага да яраклашма, яраклашу – мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең

булып яшә, углым!

– Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы?

– Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы? Әгәр

мине тапкан-баккан анам дисәң – әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең

өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре

калгандыр, шаять, углым?

– Авыл советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет

дип аның җанын кыйнама инде. Бабайлар анда йөрмибез, диләр икән.

– Йөрмәсеннәр! – Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерер иде. – Ул

аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш!

Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне

хуплап, күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне

төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде.

Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. «Иман йорты» ятим

иде инде, ятим иде... Хатын аның диварына яңагын тидереп, тыенкы гына елады да:

– Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, – диде.

Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт

нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр

янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып:

– Күрешикме соң? – диде. – Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы

дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр

синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә, пужар

нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит

халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер.

– Кемнәр, ди?

– Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән.

Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса – үкчәсе

белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк

һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң – сабыр гына җаен көт...

Өченче тапкыр ул урынга ауды... Тагын билгесез чире куәтләнде. Кул-аяк,

баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән

төш арасында, үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада

кылганнар белән куыша иде.

– Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?!

– Мин монда, Анам!

Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә

дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште.

– Адәм заты синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, – диде

хуҗабикә. – Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор!

– Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм!

Яшеннән-картыннан җаным бизде.

– Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил! Турымда

иртәдән бирле бер олан җылый. Көн дисәң – көн, төн дисәң – төн җыкламый, ди

анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен.

– Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар.

– Барганнар инде, барганнар. Җылавы басылмый гына ди.

– Авылда мине тиле, диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә,

– дип киреләнде Гамбәр.

– Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга

тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга – яңгыр теләргә алып чыга.

И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен.

Зәйтүнә карчык аны йомшартты.

– Керсен, – диде Гамбәр. Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фирештә иде.

Баласыннан уздырып анасы яшь койды.

– Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп

минем. Ник акыртасың дип ирем котыра, каенана оныкны җен алмаштырган,

мич аралыгына яткызып талчыбык белән суктырыйк, ди.

– Авылыгыз белән тинтәкләр сез! – Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак

кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли

илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде.

– Кич – кояш баеганчы килерсең, – диде Гамбәр.

Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде:

– И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең.

Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие

ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен.

– Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме?

Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе

кирәк.

– Хәзер, килен, хәзер.

– Син камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам.

Карчык аңа шикләнеп карап алды.

– Нишләмәктә уең, килен?

– Һәрхәлдә әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби.

– Кабартмамы, килен?

Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә

нәфрәт-ачу йотыла... Бары тик рәнҗү генә кимеми.

– Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем.

Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле:

– Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? – дигәч, Гамбәр, аның

шиген тагын да арттырып:

– Малай чирләми, ул таза-сау, – диде. – Тәне шакшы.

– Әстәгыфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып

коендыра. Белдекле булып кыйланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең.

Туктаусыз «без-без» безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае

белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән

кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп,

җил белән ярышып үскән дала кызы беркемгә дә яраклашмас иде.

Баласын елата-елата, яшь хатын килгәндә, камыр чыпырдап әчегән иде.

Гамбәр сабыйны чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде:

– Сеңлем, әүвәле тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән

ышкып кара.

– Әннекәем! – Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. – Нәстә бу, белекче апай?!

– Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң – кадый.

Шуңа балаң елак, – диде Гамбәр һәм, авызын ачып шаккаткан Зәйтүнә карчыкка

төбәп: – Миңа дәшмәгез! Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм.

Чүпрәккә чорнагач, син – сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншә

Аллаһ, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән

суы белән киптерербез, – диде.

Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды:

– Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Каенанасы

да шатланган. Сине ничек бәхилләтик, диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь

бәрән чалып бирербез, ди кияү.

Гамбәр:

– Хакым – ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ

ризалыгы өчен дәваладым, – диде.

– Кодагый рәхмәтемне үз авызым белән әйтер идем, ди.

– Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам

да, мине сөймәстер. Чөнки мин – үзгә оя кошы...

– Шулайрак шул, килен, – дип уфтанды хуҗабикә. – Өч хатын очрашса,

телләрендә – син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен.

– Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым – Кодрәт иясенең

ачуына юлыктырмасын язмыш!

...«Мәчетне саклагы-ы-ыз!» Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде.

«Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? – диде ул. – Туксан казыгымның берсе дә

селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!» Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын

дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч

кенә сикергән ара озыная ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара...

Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен,

галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны

көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде.

– Ни хәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. – Гамбәр карчык «кисәү»нең учына

конфет сонды. – Суыр, аузың тәмләнер.

– Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма.

– Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан

узма, Сәмүш!

– Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм,

эшчеләр таралгач кына, һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет

уңган, Гамбәр апа. Көн оз-ын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем

мәрхүм кызым... – «Кисәү» шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде:

– Шым бул!

– ...кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?..

Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул,

иелеп галушын кигәч:

– Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, – диде.

 

 

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2017

Фото: Pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: