Үлмәс (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

4

 «Һы, юл буе икеләнде. Янәмәсе, ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрәм!

Явасылар яуды инде, балакай. Нәселегез корыды. Вәләкин минем каргыш

түгел, Аллаһ җәзасы. Мин кодрәтемә ялваручы гына. Без – дөнҗа хуҗасы, ат

итеп аның сыртына атландык, дип кәперәймәгез, хисап көне һәркаюсыгызга

тәгаенләнгән. Ни чәчсәгез, шуны урырсыз! Күңелегез басуындагы агулы

орлыктан шыткан явызлыктан үзегез үк авыз итәрсез».

 Мунча өлгереп килә иде. Карчык, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, былтыргы

имән себеркесен тозлы суда җебетте. Бөрешеп кипкән яфраклар яңа гына

бөредән ачылган төсле җете яшел төскә «буялды». Аны кызган таш өстендә

җилләткәч, агач ләгәнгә батырып куйды. Мич алдына тарттырылган күмер

өемендә калай чәйнек быгыр-быгыр кайный иде, тоткасыннан эләктереп

ләүкәгә күчергәч, киндер капчыктан бер уч үлән салды, төнәтмәне чырагач

белән бутады. Бармакларының ибе юк шул. Былтыр гына җилдән җитез иде

лә. Келәт диварындагы куакларга күч-күч аскан җитмеш җиде төрле дару

үләнен ул берүзе җыеп киптерде. Каенсеңел ерак алан-болыннарга кадәр йөри

алмады, шушы тирәләрдә генә кайнашты. Аның үлән тануы да чамалы гына

иде. Чамалы, билгеле! Гамбәр бу авылга килен булып төшкәндә, унбиш яшьлек

кыз калага – киҗе-мамык фабрикасына эшкә җыенган иде. Тулай торакта ирсез

картаеп, өстәвенә аяк бармагын черетеп кайтуына да биш ел чамасы кана.

 Барысын да хасиятләп әзерләгәч, карчык сарайдан кочагы белән салам

алып килеп идәнгә ташлады. Аннары аркылы тактага элгән шадра сөлге белән

тирләгән бит-муенын корыткач, һавага чыкты. Аңа корымлы татлы ис тә иярде.

Баскычка ауган хатынга ул:

 – Тор, Гөлҗиһан бала, – диде. – Тор! Тәнеңдә гүр салкыны. Сөягеңдә

җелегең туңса – харап. Сине җылыту кирәк.

 – Нишләтәсез мине, Үлмәс... әй, Гамбәр әби?

 – Шулай дөрес, шулай, мин – Гамбәр атлы. Такмагыз миңа ят исем! Такмагыз!

Кемне ачуланам, димсеңме? Дөнҗасын ачуланам. Син шуның шаһиты гына. Кузгал!

Нишләтсәм дә – карышма. Җелек катса – җан бимазалана, гәүдәңне тарсына.

 Мәрхүм ире Заретдин белән ызба төзегәндә, урманнан аркан бәйләп икәү

агач тарттыралар иде. Җиңел иде ул, күрәсең, кулларның җегәре булган.

Яшь чаклар, куәтле чаклар! Ә бүген бу хатынны беләгеннән тотып мунчага

илтерлек тә рәте юк.

 – Миңсылу, ярдәм ит!

 Каенсеңел, шелтәләп:

 – Никләр моның ише имгәкләр белән җәфаланасың икән, җиңги?! Бүлнистә

брачлар дәваласын, – диде, һәм сукранып кына, хатынны култыклады. – Һай,

авырлыгы!

 – Шым бул, мөрәвәтсез! – Карчык Миңсылуга акайды. – Аллаһ мохтаҗ

бәндәсен безгә турылаган икән, шуңа чиксез шөкрана кыл! Шифасын

бирер өчен Ул без фәкыйрьнең кулын сайлаган кана. Ничекләр Бөек Затыма

карышмак кирәк! Тәүбә, тәүбә!

 – Әстәгым, сине жәллим мин, җиңги! Яшәрү ягындамыни син?! Үз көеңне

үзең көйләсәң дә – рәхмәт кенә.

 – Лыгырдап көемне бозасың, кем кыз. Җәтрәк атлат! Мунча суына.

 – Суынмый ни! Һәйбәтләп тимер мичле сабриминный мунча төзеттер

оныгыңнан дигәч, карасы сихәтлерәк, дидең. Корым оясы, шул гына инде.

 – Йа Аллаһым, озын да телең, Миңсылу! Эчкә кермә, кал!

 – Мәйлең, җиңги. Калын катынны юындырганда хәлдән тайсаң, миңа

кычкыр. Моның бит аркасы да куна тактасы тиклем, хи-хи!

 Карчык, авыруны чишендереп саламга утырткач, чүмеч белән ташка су

бөркеде. Түшәмгә ургылган көл катыш пар мизгел эчендә аска төште.

 – Ник мине газаплыйсыз? Мин чип-чиста, мин керләнмәдем, – диде парга

тончыккан хатын. – Хезмәтчеләрем көн саен саунада юындырды, Үл... Әй,

Гамбәр әби!

 Үч иткәндәй карчык тагын чуерташларны чыжлатты. Яңгыр коендырдымыни,

Гөлҗиһанның тәненнән шыбыр-шыбыр тир акты.

 – Ясалма мунчаларыгыз белән мактанмагыз! Чир оясы алар, чир оясы.

Шакшы кортлар мыжлый анда. – Ул пыяла савыттагы суган төнәтмәсен

учлап-учлап мичкә сипте. – Авызыңны ачып, борын тишегеңне киереп, тирән

сула. Суган суы эчтәге былчыракларны чистарта, дияр иде Сабирҗан мулла.

Адәмнең тәне берлә рухы да хасталанган. – Карчык сүз белән дөньясын уңлысуллы «яңакларга» тотынды. – Пычранасыз да духтырларга зарланасыз, чиремә

дару килешмәде, дисез. Җан сырхавына тарган адәм баласы икеләтә бәхетсез.

Мин андыйларны иллә күп күрдем үз гомеремдә. Үзе бисмилла, дия, үзе хәмер

лыкына, үзе дога кыла, үзе шайтан гамәле – гөнаһ эшли. Мондайлар ике битле,

мондайлар аерата куркыныч. Алар да какты ишегемне, вәләкин бусагадан

узалмады. Рәхим-шәфкать булмады безләрдән.

 Тел сөйләде, ә имән себерке яфраклары тетелгәнче шап та шоп хатынның

аркасын «кыйнады». Каян иңде аңа көч-гайрәт? Бетерештем дигәндә генә, йа?

Актыккы чырагы кабындымы? Шуның яктысында ул соңгы шифа-дәвасын

башкарамы?

 Кортка чәйнектән үлән суы агызды:

 – Мә, йотымлап кына эч. Шешең кәмер, иншә Аллаһ.

 – Гамбәр әби, – дип пышылдады хатын. – Үлмәс кол кем иде соң ул? Син

аңардан куркасың шикелле.

 Камыт энәсе белән тез астына чәнечтеләрмени, карчык әздән генә идәнгә

чүгәләмәде. Нинди бетмәс шом бу, йа Аллам?! Ул аны тамчысына кадәр кан

тамырларыннан сыкты кана. Шомнан яралган курку, гүя каракош, очып китә

дә, канаты белән бәрә-суга кабат йөрәккә оялый иде. Югыйсә дала күкрәгендә

чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы

белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: «Исмең

онытылу берлә – курку куыгы да шиләр», – дигән иде. «Җир астына яшеренсәләр

дә, табып муенын чабабыз», – дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен

кайгыртамыни, Аллам?! Баламның баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар.

 Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач

төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә

илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте.

 Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак

җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел

шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган «иман йорты» кырыенда

намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда

тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлысы

ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе:

Аллаһка сыенып, куркудан качу иде. Намазын тәмамлагач та карчык агач-куак

арасыннан кулъяулык хәтле генә күренгән күк йөзенә төбәлде:

 – И Раббымыз, – диде. – Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер!

Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер

киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми ансы.

Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз. Бүген дә

исмен әйтеп йөрәкне кузгаттылар.

* * *

 ...Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар.

 – Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк

кели, – диде анасы. – Сине капкасы алтын тоткалы җыртка урнаштырсак, атаң

көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызкаем.

 Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай

«сынды». Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиң

идемени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул

йә аларның чатырын яндыра, йә ат белән таптатып сарыкларын имгәтә иде.

 Үлмәс бик тиз сынын төзәтте.

 – Мәйлең, Анам, үләндерсеннәр, – диде. – Чү, чү, иртә шатланма! Мин риза,

димәдем, Анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җылымсыз ул!

 – Вай-вай, аузың ни сүли, Үлмәс! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен,

Ходаем. Синең бәхетең – безнең бәхет, кызкаем. Син – сыңар олан – Тәңребез

бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы

тиде. Имче Сайрәби саттык йоласын үтәмәсә – сине дә бишегеңдә буар иде

ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән

генә миңа сатыгыз, дип үрәтте. Анарда өч көн, өч төн кундың, кызкаем. Үлмәс

атын да әбкәч үзе кушты.

 – Ызба иясен алдадыгыз әлсә? – дип көлде кыз. – Чур, мине алдый алмассыз,

Анам. Котлыбәк йорты – тирес, улы – корт. Без алар белән туганлашмыйбыз!

 – Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне,

каһәр суккыры!

 – Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, Анам. Ул миңа: «Син – татар

кызы», – ди, татарча дөрес сөйләш, ди.

 – Ни пычагыма сиңа дөрес тел! – дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды.

 – Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс!

 – Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, Анам.

 Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк

тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең

җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбетамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт!

 Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән

кеше аркылы белеште: пар атлар тиянадан гына дулап, Котлыбәк угланны

тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә,

имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык

хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып, майлы куй ите кимерәсе агай-эне

тагын бәлагә тарган: ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш.

Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде.

 Гәрчә, исем анасы дәрәҗәсе күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый

башлады. Йа Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны

таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк

итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык сызды имче: Котлыбәк оланына

ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы

белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр!

 Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты.

Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып:

 – Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына

салып апкайт! – диде. – Урла! – диде.

 Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде.

 – Фу, сасы!

 – Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан

апкалган ыем им-томга, – диде ялагай карчык, кеткелдәп.

 – Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән

баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! – дип,

егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды, ул кулы

белән йөзен җилләтеп мыгырданды:

 – Һы, буйсындыра ди! Ике трит юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде,

чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче трит муеныгызны сындыртыр!

 Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уйниятен тормышка ашырырга кирәк, югыйсә җаны тынычланмаячак иде.

 – Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең,

безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су

бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып, күк-җир падишаһы

Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, – диде ул, куактагы

тәтелдек кош сыман тиз-тиз сөйләп. – Йә гайрәтле нәсел белән туганлашып,

дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга

илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк

угланы апкитәр үзен. Баш бирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен.

 Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды:

монда бары тик хәйлә белән генә котылырга мөмкин иде. Келәткә бикләгәндә

ул карышмады, ә караңгылаткач, түбә тактасын куптарып, иреккә чыкты. Күк

гөмбәзен бизәгән йолдызлар үрелеп алырлык буйда гына якын иде, Үлмәс

Илаһи зат камил итеп төзегән җиһанның матурлыгыннан хушланып берара

онытылып торды. Аннары җитез генә аска сикерде. Җил тынган, төнге һава

тыгызланган иде, качкын кыз дала иңләп очты. Мөгаллимнең атлары әзер иде,

егет килә-килешкә үк аны күтәреп ияргә утыртты.

 – Ашыгуың хәерле, – диде егет. – Куып тотсалар, икебезне дә ат койрыгына тагып

сөйрәп йөртәчәкләр. Сездә халык кыргый гадәтләрдән арынмаган. Артта калма!

 Таң атканда алар шактый чакрым үткән, әмма атлар арган, әгәр малкайларны

ял иттерсәң – Котлыбәк углы, куштаннары белән эзгә төшәчәк иде. Шуңа күрә

мөгаллим, акча биреп, чаптарларны яңалары белән алыштырды. Тагын кичкә

хәтле җил белән куыштылар. Төн күзендә качкыннар җәяү генә тимер юл

кырыеннан атлый иде инде. Агач төягән тауар поездының койрыгына ябышып

менеп, бүрәнә арасына поскач кына иркенләп сүз алышты алар.

 – Үлмәс, бу гамәлеңә ахырдан үкенмәссең микән?

 – Үкенмәм, Заретдин.

 – Мин сине үз илемә дәшәм. Мәңгегә. Сиңа далага юл ябыла, Үлмәс.

 – Мәңгелек тормыш Тәңре катында гына, Заретдин. Син дә, мин дә җирдә

кунак кына.

 – Бездә үзгәрәк дөнья, Үлмәс. Йолалар да бүтән. Үзеңнекеләрне юксынсаң,

нишләрсең?

 – Түзәрмен, Заретдин.

 Мөгаллим егеткә үлеп-бетеп гашыйк иде кыз, мәхәббәт аның бөтен

барлыгын биләгән иде.

 Яшьләр бәләкәй генә стансада поезддан төшеп калды. Өч тәүлек авыллар

аша уза-уза, ниһаять, соңгы ноктага җитәбез дигәндә генә, Заретдин:

 – Әнә-ә, теге калкулыктагы бистәдә әтинең туганнан туган абзасы

Мифтахетдин бабай яши, без аңа кагылыйк әле, синең өстең дә юка, җиңги

әби берәр нәрсә кигезер, – диде.

 Качу хәсрәте белән мие сыекланган кыз кием-салым турында кайгыртмаган

иде шул. Ярымшәрә иде Үлмәс. Кыска күлмәген күпме генә аска тартса да,

тез капкачы май чүлмәге кебек ялтырый иде.

 – Минем аяк-кулым да тузан гына, Заретдин.

 – Юл хутында күл бар, юынырсың.

 Йокыга талган күл өсте көзге сыман шоп-шома иде, су иясеннән ояла-ояла гына,

кыз тәнен пакьләгәч, толымыннан бер бөртек чәчен йолкып күлгә агызды. Арырак

Заретдин юына иде, ул аның да сакалыннан төк тартып алды. Егет, сискәнеп:

 – Нишлисең? – дип кычкырды.

 Кыз:

 – Су иясенең күңелен күрергә кирәк, – дип елмайган иде, Заретдин беренче

тапкыр аңа:

 – Акылдан сапкан! – диде. – Акылдан сапкан! Су – җансыз! Аның хуҗасы юк!

 – Бар! – Үлмәс тә бирешмәде. – Тәңре яралткан һәрнәрсә – тере!

 – Куй шул Тәңре-мәңреләреңне, кызый! Мин сине кисәттем, бездә үзгә

дөнья! Өч елда чәчемне агарттыгыз әкиятләрегез белән! «Төкермә – җил

иясе орыша!» «Сызгырма – йорт иясе ачулана!» имеш. Сезнең якларга хәреф

танытырга барган мин – җүләр!

 Хәер, кызды-кызды да тиз сүрелде юлдаш. Егетнең абзасы иркен генә йортта

яши икән, ул кунакларны берникадәр каушау катыш борчылу белән каршылады.

 – Бәдерниса әбиегез чирләде, оланнар. Үләм, дип бәхилләште. Сез инде

гаепләмәгез, ни бары белән сыйланыгыз, – диде карт.

 Үлмәс мич аралыгындагы кадакка элгән озын халатка уранып сырхау

янына – алгы бүлмәгә керде. Аның яныннан ул өч сәгатьтән соң гына чыкты...

 Мифтахетдин бабай иртән газиз карчыгының самавыр чыжлатканын

күргәч: «Машалла!» – дип сакалын сыпырды.

 Хуҗалар озак кына чаршау артында чыш-пыш килде. Яшьләр юлга

кузгалганда гына карт:

 – Сез, оланнар, бер-берегезгә кемнәр инде? – дип сорады. Заретдин җилкәсен

сикертте, ә Үлмәс шунда гына үзенең нинди аяныч хәлдә икәнлеген аңлады. Ул

бит беркем дә түгел, бары тик мөгаллимгә тагылган качкын гына иде! Гыйшык

уты нибарысы аның йөрәгендә генә кабынган, егет аны залимнәрдән коткарса

да, Үлмәс дип өзгәләнми иде. Ләкин Заретдин шаккатырлык сүз әйтте:

 – Үлмәс – минем кәләшем!

 Мифтахетдин бабай колакка саграк ахрысы:

 – Кем, кем? – диде.

 – Кәләшем, – диде егет.

 – Ансы, хуш, ярый. Кушаматы ямьсез кыз баланың, энем.

 – Исем ул, бабай.

 – Әстәгъфирулла! Мәҗүсиләр кавеменнәнмени?! Безнеке түгел алайса.

Кыз сиңа хәрәм, энем.

 – Атасы, кешегә каты бәрелмәле син! Хәләлеңне терелткән баланы рәнҗетү

хак мөселманга килешмәс, – дип, Үлмәсне яклаган Бәдерниса әбигә карт

йодрыгы белән үк селтәнде:

 – Һи, шайтан ырымы белән сихәтләнгән ди берәүсе. Догасыз-нисез өшкерү

– гөнаһ! Энем, кире үз оясына илт бу нәмәстәкәйне. Әлхәмделилләһ, бездә

ислам динендәге мөселман кызлары күп, сине үзем үләндерәм, боерса!

 Туганының кискенлеген өнәмәгән егет, аркасына биштәрен асып:

 – Аш-суларыгыз өчен рәхмәт, без туган авылыбызга киттек. Әйдә, Үлмәс,

– дигән иде, кыз аның беләгенә ябышты:

 – Кабаланма, Заретдин! Минем дә хак диндә буласым килә!

 – Акылдан яздың мәллә, кызый! – Егет биштәрен идәнгә бәрде: – Ниткән дин

тагы?! Без – замана яшьләре, без – атеистлар! Яңа тормыш корганда, искелек

калдыкларын чүплеккә түгәбез! Бездә һәркем ирекле, һәркем үзенчә яши!

 Үлмәс исә кирелеге белән үз басуын сукалады:

 – Мин Аллаһка иман китерәм! Дога-сүрәләр үрәнәм!

 Бая гына тузынган картның йөзе нурланды.

 – Карчык, кыз баланың башына яулык бөркә! – диде ул. – Кызым, артымнан

кабатла. Лә-иләһә-иллаллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ. Тәрҗемәсе шул, кызым:

Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәлам аның Рәсүле.

 Лә-иләһә... Бу ят кәлимәләр шунда ук аның күңеленә сеңде. Учын

кушырганда, бармакларына нур коелды... Әле йола тәмамланмаган иде.

 – Кызым, хәрәм исемеңнән арыну кирәк, – диде карт. – Әлеге атыңны

онытам дисәң генә, мөселман исеме кушарбыз. Син ризамы?

– Онытам, Мифтахетдин бабай. Ант!

 – Антыңа тугры кал, кызым. Моннан ары син... – Карт өч мәртәбә аның

колагына пышылдады. – Гамбәр, Гамбәр, Гамбәр...

 «Сезнең уеныгызга катнашмыйм» дигән кебек читтән генә күзәткән егеткә

дә камчы очы тиде. – Син – җаһилият корбаны, әтиес дип ирсәймә, яме? – Бабай

Заретдинны җилтерәтеп артсыз урындыкка утыртты. – Аллаһы Раббел-Гыйззәбезне

танымаган бәндә – мөртәттер. Дөнҗави укуларың белән дә масайма. Иң бөек гыйлем

иясе – Аллаһ! Хәзер туры гына җавап бир: Гамбәрне хатынлыкка аласыңмы?

 – Алсам ни?

 – Никах беләнме?

 Егет авызын йозакка бикләде. Һичшиксез, ул моңа каршы иде. Юл буе

комсомолларның «кызыл туйлары» турында сөйләп кайт та, менә сиңа мә,

никах укыт, имеш!

 Үз ихтыяры белән Гамбәргә әйләнгән кыз өчен хәлиткеч мизгел иде бу. Ул:

 – Без риза, бабай, – диде.

 Беренче төндә ир белән хатын аеры-чаеры йоклады: Заретдин үпкәләгән иде...

Шуннан бирле болай да әллә ни җылынмаган аралар бөтенләй суынды. Бәлки,

никахтан соң ук авылга юнәлсәләр, үтә күренмәле гаилә пыяласы чатнамас та иде,

Мифтахетдин карт тоткарлады. Аның энесендә гаме юк, йомыш килендә иде. Карт:

 – Кызым, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә олуг китап – Коръән иңдергән. Адәм мин

кушканнарны үтәп, тыйганымнан тыелып яшәсен, дигән. Ислам гакыйдәсенең

җиде нигезе бар, син шуларга төшенеп, әммәсенә дә иман китерергә тиеш, кызым.

Бистәдә Коръән Хафиз Сабирҗан мулла яши. Кизләү мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән

кари. Аңардан шыпырт кына дин сабаклары үрәнсәң иде, кызым. Бабаебызга блач

тими, сукыр диләр дә куялар, – дигәч, яшь хатын тамчы да икеләнмәде:

 – Үрәнәм, үрәнәм! Заретдинга нәрсә дияргә соң, бабай? Аның авызында

гел кызыл җөмләләр, – диде.

 – Иреңә белгертмик, кызым. Зәгыйфь картка йорт эшләрендә булышам, диярсең.

Савап өчен, диярсең. Ил-көннән дә яшер, кызым. Аллам сакласын, мәчет манарасын

аударып, аятелкөрсиләрне яндырган мөртәтләр башыбызны өтермәндә черетер.

 Заретдин йомшак күңелле иде, әйдә, ярдәм ит, әллә кая ашыкмыйбыз

бит, әни карчык бераз көтәр, диде. Бәлки, ул ашыктырыр да иде, аны бистә

мәктәбенә укытырга чакырдылар. Гамбәр исә хәйлә капчыгын кат-кат кысып

бәйләде: көнен-көнгә, аен-айга ваклап ярты ел узды, ул һаман сукыр картны

«тәрбияләде». Дога-сүрәләрнең көч-кодрәтеннән тетрәнгән дала кызы, мөгаен,

гыйлем коесын тагын да тирәнрәк казыр һәм остазы Сабирҗан мулланы

да уздырыр иде, «кыңгыр эш»нең кыңгыравы чылтырады. Мифтахетдин

килене дин белән халыкны агулый, дога белән өшкереп сырхауларны дәвалый

икән, дип «озын телләр» хакимнәргә әләкләгәч, яшьләр кара төндә бистәдән

сыптырды. Әмма «балыкчылар» Гамбәрне кармакка эләктергән иде инде:

Заретдин йортына тентү керде. Идән такталарына кадәр куптарып, Коръән

китабын эзләделәр, тик файдасыз, ул табылмады. Чөнки яшь хатын аны

йөрәгенең иң ерак нүешенә яшергән, кыскасы, һәр хәрефен, һәр иҗеген иман

каләме белән күңеленә уя-уя ятлаган иде. Тентү бер хәер, ә менә ире үзәк

базарыннан ишетеп кайткан хәбәр бик яман иде. Имеш, кырыктартмачы

Сәләхетдингә дала ягындагы таныш-белеше фатирга тукталган. Имеш, шул

адәм Үлмәс кыз турында риваять сөйләгән. Имеш, аны дала иясе урлап,

урман иленә качырган. Кызның ярәшелгән җегете, сезнең якларга шымчылар

җибәртеп, үч алмакчы, имеш.

– Дала иясе – мин инде ул, – диде Заретдин. – Риваятьне әзрәк үзгәрткәннәр.

Ул табак битләр иснәнә-иснәнә безнең эзгә басмагае тагы.

 Гамбәр ирен бүлдерде:

 – Без инде салам кибәнендәге энә төсле, Заретдин.

 – Кайчак инә ялтырап күзне чагылдыра. Авылда синең ят җирдән икәнең

күрше этенә тиклем мәгълүм!

 – Аның каруы элгәреге атымны белми күрше этегез. Мин сезнеке, Заретдин.

Төс-кыяфәтем – сезнеке, телем – сезнеке.

 – Ансы син безнең буяуга оста гына буялдың, җанкисәк. Безнең шивәне

оттың, безнең ризыкны килештердең. – Ире аны үрти иде. – Моннан ары

тыныч кына яшәүләр юк инде. Кайчан килеп үтерерләр дип ят! Их, далаңнан

кузгатмаска иде сине, кыргый!

5

 ...Кич белән аңа бер телем арыш ипие белән су гына бирделәр. Өстәлгә кем

ризык куйгандыр, хатын күрмәде: мунча сөякләренә кадәр йомшарткан һәм ул

тоташ дүрт сәгать йоклаган иде. Ни гаҗәп, ашыйсы да килмәде, әйтерсең, әле генә

табын яныннан кузгалган иде. Алай да сындырып ипи капты, аны су белән көчкә

генә тамагыннан юдырды. Тәгам әче иде. Минап абзый: «Җаны теләгән – елан

ите ашаган», – ди. Әйе, хатын иң зәһәр еланны да чәйнәмичә йотарга риза иде.

Тик ябыксын гына! Монда инде икесенең берсен сайлыйсың: йә өметеңнең күзе

сукыраеп, дөм караңгы дөньяда яшисең, йә савыгып кеше арасында кайныйсың.

Кеше, кеше... Кем соң алар? Сирәк-мирәк кенә «хәл белешкән» дус-ишме? Андый

дуслык чәнти бармакка чорнарга да җитми. Коттедж – цирк, карават – мәйдан,

ә анда «фил» ауный. «Дуслар» шул тамашадан көлеп рәхәт чигә. Чү, терелсен

генә, кәмитнең бүтән төрлесен күрсәтер Гөлҗиһан! Башта иң затлы ресторанга

җыеп сыйлар. Өстәл саен тукталып, үзе кыстар. Сылу гәүдәле, нечкә билле хатын

күбәләк сыман очып кына йөрер. Ир-ат: «Кара, бу хатын нинди чибәр икән»,

– дисә, ханым-туташлар көнләшүдән кара көяр. Аннары ул «ахирәтләр» белән

арасын өзәр: очрасалар – «танымас», шылтыратсалар – «ишетмәс». Әкияттәге

тары боткасы кебек, акчаң кесәңнән ташып акса, яңа танышлар бик тиз үрчи!

Кодрәтле ялтыравык кәгазь бүре белән сарыкны да туганлаштыра.

 Ә хәзер әле Гөлҗиһан мескен бер кемсә генә. Әнә ишегалдында кайчандыр

аңа якын булып та, бүген ят һәм шыксыз күренешкә әйләнгән мохит. Кәҗә

мәэлдәве дә, тавык кыткылдавы да ямьсез, чын матур тормыш шау-шулы

шәһәрдә генә кебек иде. Аның шушы кысан-тар аймакка килеп төртелүе

аклана тагын! Җаны теләде, җаны... Кайда соң бу җан?! Ник ул аң хәтле аң

белән идарә итә? Ник акыл хәтле акылны буйсындырып, адәмне кол хәленә

җиткерә?! Үзе көненә бишкә төрләнә: сыкрый, шатлана, газаплана, үрсәләнә...

 Миңсылу ике чиләк күтәреп керде.

 – Тез тигентен сыйракларыңны тык! Җиңги әмере! – дип, ул хатынның

аякларын карават кырыена салындырмакчы иде, Җиһан:

 – Үзем, үзем, – диде. – Нәрсә соң бу?

 – Җиде үлән төнәтмәсе, гөлкәем. Пешермиме?

 – Юк, талымса гына. Моннан соң кәҗә бәтие кебек сикереп уйнармын

инде, әйеме, Миңсылу апа?

 – Хи-хи! Чагыштырдың! Кәҗәдә – тояк, синдә – бүрәнә аяк. Әз-мәз

селкенсәң дә, җиңгигә рәхмәт укы, гөлкәем. Син – туксан яшьлек карчыкның

авыртмаган башына тимер тарак. Сезнең ише имгәкләр белән интегә, бичарам.

Намазлык өстендә генә утырасы юкса. Әнәгенәк, миңа эш кушты да каядыр

 кыяклады. Капчыгында пыяла банкалар шылдырый. Мәйтәм, сөлеккә китте

микән? И Ходайгынам, җәһәннәм читендә лә күл.

 Миңсылуның борчылуы аңа да күчте. Карчык Гөлҗиһанны мунчада

юындырганда ук хәлсезләнгән иде. Урманда үле тынлык, әгәр Гамбәр әби

егылса – эт белән табарлык та түгел. Хатын шушы тишектә алты ай азапланыр

микән? Элемтә юк, кесә телефоны тотмый.

 – Миңсылу апа, син ярыйсы гына йөрештерәсең бугай. – Җылы суда аяк

туңа башлады. Курку кан тамырларын суыта иде.

 – Ташбака сымак әкрен генә кыштырдыйм, – диде тегесе. – Элгәре атна саен

бистә кибетен әйләнеп күңелне хушландыра ием, быел әллә ни очындырмас:

үкчә сызлый. Бәй, сиңа ниемә минем йөрештерүләрем? Ә-ә, сез шәһәр бичәләре

тамаксау шул. Тәм-том кирәкме? Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә инде. Һай, җиңги

исән-сау микән?

 Әй, тамак ди сиңа! Алай-болай карчык кайтмаса – акырып кына үләсе лә.

 – Суынды төнәтмә. Чиләкне ал, – диде хатын, еламсырап.

 Кем кызганыч: синме, белекчеме? – дип сорасалар, әлбәттә, Җиһан

кызганыч иде. Кортка яшисен яшәгән, ә менә аның гомер йомгагы шулай бик

тиз сүтелер микәнни?!

 Миңсылу шадра сөлге белән хатынның аягын корытты. Корытты да дәшмитынмый гына чыгып китте. Шом тулы кара уй, карчыга төсле, йөрәккә һөҗүм

итә иде. Ятагыңа кадакланып үлем көтеп ят инде! Ул шыр ялгыз... Гарип

Миңсылу санга бар, исәпкә юк... Тураеп идәнгә басмакчы иде, аркан ауды.

Башы шык итеп карават тимеренә бәрелде. Ыңгыраша-ыңгыраша чигәсен

уганда гына, Миңсылу тәрәзәгә шыкылдатты:

 – Җиңги исә-ә-ән!

 Авырту кисәк басылды. Бая гына «тишек» дип хурлаган чоланның диварлары

киңәеп, күз аллары яктырды. Бу җанның бүтән халәте иде. Хәзер аңа оят, бик оят

иде. Гомер юрганмыни, хатын аны карчыктан тартып алып, үзенә япмакчы иде.

 Җиһан терсәге белән этелә-этелә, җайлап кына гәүдәсен ятагына

«урнаштырганда», бусагада карчык күренде. Аркасында киндер капчык иде. Ул:

 – Уй-мендәрегез сүрүсез, мамыгы дөнҗага оча, – дип битәрли-битәрли,

пыяла савытлар бушатты. – Мин тере кана! Әллә нәстәләр юрамагыз! Син,

кем кыз! – Кортка ишек төбендә сурайган Миңсылуга акайды: – Нәмәстәгә

кеше күңеленә шик саласың?

 – Ни-нәстә дидем соң әле ул кадәр, җиңги? Зарландымыни, и симез үрдәк!

 Карчык кулындагы чүпрәкне йомарлап каенсеңлесенә ыргытты:

 – Аның аузы йомык! Мин әйтәм! Коткы – шайтан гамәле. Түшәгемдә җан

бирермен, иншә Аллаһ! Түшәгемдә!

 Пыр тузынган кортканың «җиле» Гөлҗиһанны терелтте ахрысы, ул ничек

торып утырганын да сизмәде. Сулы савытта кап-кара суалчаннар кыймылдаша

иде. Җирәнгеч иде алар, җитмәсә карчык савытны кырынайта да, хәшәрәтләр

иреккә чыкмак булып өскә үрмәли иде.

 Миңсылу мышкылдаган борынын чүпрәккә сөртте:

 – Бәй, синең өчен кайгырдым ич, җиңги! Ник пырылдыйсың инде, җә?

Урманда хәтта бүре дә адаша, ди.

 Бая гына өермә куптарган Гамбәр карчык аның белән сүз көрәштерерлек

хәлдә түгел, ул башын аска иеп йокыга талган иде. Җиһан мондый үзгәрешкә

таң калды. Йоклый! Әнә сулышына кадәр тигезләнде! Берничә минуттан

хуҗабикә тынычланып, йөзе нурланып уянды.

 – Бисмиллаһ, – диде ул, битен сыпырды, аннары назлы тавыш белән

каенсеңлесенә: – Хәзер тәһарәтемне яңартып, ике рәкәгать намаз укыгач,

башлыйбыз, кем кыз, – диде.

 – Әйдә, симез түшкәңне туры суз! – Миңсылу хатынны каз дип уйлады

микән, беләгеннән дорфа гына йолыккалады. – Ай Аллам, нәстә бәбәгең

шар төсле түгәрәкләнде. Кортканың гел шул инде аның: дулый да тына.

Шунысына рәхмәт диген: җен-пәриләре ярыкка поскач кына им-томына

керешә. Сабырлангач кына. Иту зәһәреннән чеметеп, тәнеңне яндырыр ие.

 – Бүген нишләтә ул, апа җаным? – Савыттагы хәшәрәтләр бизгәк тоткандай

бөтен тәнен калтырата иде: – Әнә теге... пычрак суалчаннардан тешләтмәс

бит, әйеме, апа?

 – Һай, мисез тавык! Ниткән суалчан? Сөлек ул! Шуларны апкайтыр өчен

ничәмә-ничә чакрым җәяү теркелдәгән, бичаракаем. Син, гөлкәем, әбигә киреләнмә!

Карактер күрсәтсәң – артыңа типте дә озатты! Тилмереп чакырган кунагы түгел лә.

 Уй агышы ниндидер үтә күренмәле чыбык аша тапшырыламыни, намаздан

соң тагын да йомшарган карчык, Җиһанны җиңелчә генә әрләп:

 – Сөлекне Аллаһ яралткан, ник аңардан чирканасың, – диде. – Каның

куерган, мәгәр сыеклатмасаң – тамырларыңа төер укмашыр.

 Миңсылу, белдекле кыяфәт ясап:

 – Әй, җиңги, хәзер беләктән дә кан агыза брачлар, бүлнистә мин көнаралаш

анализ тапшырдым, – дигән иде, идән ярыгына поскан җен-пәриләр кабат

карчыкны «камады»:

 – Адәм гелән-гелән ансат эзли. Зарарын тәгаен белеп тә тискәресен хуплый.

Йөрәкне сугарган терек суын энә белән тишеп агыза. Аллаһ аның микъдарына

кадәр үлчәгән кана. Иблис эчә ул канны азактан, иблис! Аңа үзе куәт бирә адәм!

 Каенсеңел шыпан-шыпан гына чоланнан тайды, карчык исә җиңнәрен

сызганды да:

 – Бисмиллаһ, – диде. – Бисмиллаһ! – Һәм көйләп-көйләп такмаклады. – И ҖирКүкләрнең кодрәтле хуҗасы! Мин – синең колың, тын сулыклардан җитмеш җиде

бөҗәк сөздем. Вәләкин синең рәхмәтеңнән башка аларның һич файдасы тимәс.

Телемдә дога, бармак очларымда им-том, яңгылышсам – кичерә күр, Аллаһым!

Изгелек җиһанда нурланып балкыса, яманлык карадан кара болыт сыйфатында

асылынып тормыштыр. Соңгысы тән-җаныбызны былчыратып өстебезгә яумасын,

Газизем! Үзеңә тапшырылдым, Әхәдем... – Ул, иелеп, хатынның әче камыр кебек

күпергән корсагына баскалады. – Үзеңә тапшырылдым, үзеңә... Синнән килдем

җир йөзләренә, сиңа әйләнеп кайтам, и бер Аллам. Син кем, канәтем... – Монысы

Гөлҗиһанга атала иде. – ...бавырың иләмсез зурайган. Ат солы ашаган күек син

дә гелән дару чәйнәгәнсең. Агу эчәсез кана!

 – Нишләтим инде! Дарусыз үләм бит мин, Гамбәр әби.

 – Талагыңда шеш бар. Борчак тиклем.

 – Юк, юк, минем эчке әгъзаларым сау-сәламәт!

 Карчык өнәмәсә дә, Җиһан үз сүзен кыстырды. Күңел могҗиза көтә дигәч тә,

төрле уйдырмаларга ышанмас лабаса! Ике атна элек кенә клиникадан аппаратурасын

төяп килеп ике тапкыр тикшергән баш табиб: «Сезнең организмда бик аз гына

тайпылышлар күзәтелә, тик зарарсыз. Кыска гына дәвалау курсы үтәрсез», – дигән

иде. Әгәр ул шеш-фәлән тапса, ай-ваеңа карамыйча, шунда ук вип-палатасына ябар

иде. Ул дарулар гына язып өлгермәде, хатын сәфәргә җыенган иде.

 Гаҗәп, белекче аның белән бәхәсләшмәде, өстен юка ситса белән генә бәйләгән

савыттан сөлек алды. Җиһан чытырдатып күзен йомды. Карчык «бисмиллаһ»

дигән саен, ул эченнән генә санап барды: бер, ике, өч... сигез... ун... Хәшәрәтләр

тәненә кадалгач та, әрнүеннән үрле-кырлы сикерер кебек идең, баксаң, чебен

болардан катырак тешли икән. Ләкин барыбер җирәнүдән күңел болганды.

 – Чәбәләнмә, – диде кортка. – Начар каныңны суыргач, үзләре кубар.

Миңсылу, син нәмә эш кырасың әле? Солы белән кәҗә сөте кайнаттыңмы?

Иншә Аллаһ, җылы төнәтмә эчсәң, тыныч йокларсың, канәтем. Сөлектән соң

йокы кирәк, тирән йокы.

 – Мин сезгә хезмәтегез өчен түләрмен, Гамбәр әби. – Олы башын кече

итеп икәүләшеп аны тәрбияләгән җиңги белән каенсеңелне ул йөзе белән

бәхилләтәчәк иде.

 Белекче сагайды:

 – Нәстә белән түләрсең икән?

 Хатын гадәти нәрсә әйткән кебек:

 – Акча белән, билгеле, – диде. – Мин саран түгел, Гамбәр әби.

 – Ярабби, кыягәз кисәге белән түләмәктә исәбе! Баедыгыз инде, хәрәм

килешмәде генә!

 Шунда гына нинди ялгыш сүз ычкындырганын аңлады Гөлҗиһан. Тик

соң иде инде, соң иде. Нишләп ул кемнәр йортының капкасына кунган кош

икәнен исеннән чыгарды икән?

 Карчыкның ачу белән ялтыраган төймә күзендә рәхим-шәфкать юк кебек

иде. Сөлекләр туенып, берәм-берәм коелды, Миңсылу һәр ярага канлы үлән

суы сөртте. Төнәтмә дә эчелде, әмма кортка «вәгъдә иткән» тирән йокы гына

«сай» иде. Гәрчә башы уйдан авырайса да, хатын иртән ниндидер бер җиңеллек

тоеп, ятагыннан торып утырды, хәтта ки бүрәнә аякларын да идәнгә тидерде.

Сузып-сузып кычкырган әтәчнең тавышын ишетүе дә күңелле иде. Ятсынган

авыл тормышына күнегә микән әллә?

 Чәче тузган, тарыйсы иде... Сумкада юеш салфетка бар, шуның белән

бит-кулларын «юасы»... «Аһ, кичә ялгыштым!» – дип ут йотудан ни мәгънә?

Кәкре барыбер тураймый. Нихәтле генә кузгатмаска тырышсаң да, үткәннәр,

бүгенгесе белән тоташып, хәтер капкасын шакый. Унбер яшьлек Гөлҗиһан

(әле бала гына!) барысын да бүгенгедәй исендә тота икән, кортка инде, кортка

ул чактагы мәхшәрне күңел дәфтәренә үк теркәп баргандыр.

 Юл сумкасы карават кырыенда гына иде, Җиһан актарынып салфетка

эзләгәндә, кулына медицина кенәгәсе эләкте. Анализларымны юлда укып

«ләззәтләнермен», дигән иде ул. Исеме дә «күңелсез дәфтәр». Анда озы-ын

чир чираты. Ертып кына ташлыйсы! Нинди генә ысуллар белән дәваласалар

да, хатын ябыкмады, киресенчә, авырлыгы арткан саен артты. Менә монысы

баш табибның соңгы тикшерү нәтиҗәсе. Ни бу, йә? «Бавыр зурайган... Талакта

шеш...» Әйтерсең, карчык белән икәү башта ук сүз берләштергәннәр!

6

 Акча, акча... Нәселләре белән пот итеп шуңа табыналар. Шушы кыягаз

дөнҗаларын болгата, шушы кыягаз акылларыннан яздыра...

 Карчык умырып-умырып чирәм йолкыды. Эчендә тәгәрәгән ачу ташын

тыярлык түгел иде. Аны да үзләренең былчырагына буямакчылар. Бары тик

бер Кодрәтле Аллаһ ризалыгы өчен дәва өләшә Гамбәр. Болар күек малга

хирысланса, күптән инде капка-ишек тоткасын алтын йөгертеп ясатыр, вәләкин

ул вакытта түргә шайтан менеп кунаклар иде.

 – Бәй, җиңги! Ишегалдын шәп-шәрә калдырасың ла! – Каенсеңлесе аның

кулыннан тотып туктатты. – Әллә нишләдең әле син, карыябез. Теге калын

катын килгәннән бирле пакуйсыз әле син. Элгәре алай пыжламый идең.

Йөриләр иде лә моңарчы да халык. Берсен дә болай озак имләми идең. Шул

катынга була җенләнәсең лә, җиңги. Шуңа була көнеңнең көе бозылды. Кем

ул, ә? Ник ул башта сине ят исем белән атады?

 Карчык, чирәм чүбен учыннан кагып:

 – Безнең туфрак баласы, – диде.

 – Бәй, Айтуганнанмыни?! Кем кызы ул, җиңги?

 – Син кемне беләсең соң, кыякламыш? Ничә былтыр аулдан эз суыткан идең, җә?

 – Суыттым шул, суыттым. Сез Заретдин абзый белән әчелешле идегез. Ул

– урманда, син Айтуганда яшәдегез. Мин сине барыбер туганым саныйм, син

рәтләмәсәң – аяк черегән иде инде. Оныгың да, минем төсле, ярата үзеңне. Зур

әни дә, Зур әни генә, ди. Карале, җиңги, – Миңсылу аның колагына пышылдады.

– Карале син. Куып җибәр бу калын катынны, ә! Артык мәшәкать ул сиңа.

 Оныгың дигәч, кортканың ирен читенә татлы елмаю җәелгән иде, каенсеңел

аны тиз сөрттерде. Кария:

 – Өйрәтмә! – дип, мүкәләп торып, сарай нүешендәге себеркегә ябышты.

Җир себергәндәй шуның белән уңлы-суллы селтәнгәч, кире урынына сөяде.

Аннары төбе ярылган чиләкне беләгенә асып, бакчага юнәлде. Койма кырыен

сарган яшь кычытканнарны, яланкул черт-черт өзеп, чиләккә җыйды. Гаебен

танып, артында Миңсылу мышный иде, ачуы сүрелгән карчык:

 – Табигать анабызда ак белән карадан гайре хәттин төс бар, кем кыз,

кечеткән, әнәгенәк, яшел, тузганак чәчәге, әнәгенәк, сары, – диде.

 – Һи, җүләрмени! Ансын гына аерам ла!

 – Аермыйсыңдыр, кем кыз. Адәм күңеле табигать күек төрле төсләр белән

бизәлгән. Сиңа нәбары карасы гына күренә.

 – Үлеп яклыйсың бай катынны! Әллә инде акчасына кызыгасың, җиңги?

– дип телләшкән каенсеңлесенең ул борылып итәгеннән тартты:

 – Көфер сүз сөйләмә, кем кыз! Чиләкне ал!

 – Нәмәстәгә бу кечеткән, ә? Тавыкларга тапаргамы?

 – Кайнар су белән пешекләп, вак-вак тура да киндер мае куш. Кунакка

иртәнге ризык шул.

 – Хуп, үлән тамагыннан үтәр микән әле?! Алар бит тамаксау халык,

тәмледән-тәмле ашап бозылган.

 – Һәркаюсына бозылыр өчен бер сәбәп җиткерелә, кем кыз. Беребез дә

фирештә түгел. Әүвәле гөнаһ кыла-кыла кыек юлдан барабыз да соңра, Аллаһка

кайтыр алдыннан, турысын эзлибез.

 Каенсеңел бакчадан чыккач та, кортка үз-үзе белән «гәпләште»:

 – Син соң, Мифтахетдин карт Гамбәр диеп колагыңа кычкырган кария,

аклык-пакьлек өлгесеме? Сиңа чәнти бармакка сыланырлык та гөнаһ тузаны

кунмаганмы? Һә-һә, мин гаепсез, алар нәселе миңа былчырак чәчрәтте

димсеңме? Бүген: «Шакшы кыягазга буямакчылар», – дип тузынуларың

давылга йодрык селкүдер, Кария! Холыксыз син, холыксыз! Шушы баш бирмәс

холкың аркасында Заретдин җәфаланды, улың ана назы күрмәде. «Моннан

ары тыныч кына яшәүләр юк», – дигән ирең никах көнендә үк синнән бизгән

иде... Даланыкылар, мөгаен, сез качкыннар артыннан ат чаптырмагандыр. Син:

«Без – энә», – дидең, табалмаслар, дидең, ә үзең йөрәгеңә курку уты үрләттең.

Озак яндырды ул, озак... Гөнаһ касәсенә беренче тамчы әнә шулай тамды.

Югыйсә Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан башка адәмне черки дә тешләми! Иренең

туган авылы Айтуганда ул, ниһаять, бөтен шик-шөбһәләреннән арынып, җан

тынычлыгы белән гомер күперен азагына кадәр кичәргә тиеш иде. Күпердә

әллә ничә кат абынды шул. Заретдин белән татулык бетеп, гаилә ике сыйнфый

дошманга таркалды. Мәктәптә укытуын ташлаган мөгаллимне клуб мөдире итеп

куйдылар. Беркөнне ул, кызыл кенәгәсен хатынының борын төбендә болгап:

 – Мин – коммунист! – диде. – Димәк ки, кем белән түшәк бүлешкәнеңне

бел. Кисәтәм: әгәр авылны дин сөреме белән агуласаң – үкчәңә ут ягып, далаңа

куам, – диде.

 Гамбәргә кабарынган әтәч-ирнең кикриген хәйлә белән генә шиңдерергә

иде. Хатын-кызда тимер эретерлек наз-җылы бар, ә Гамбәр – дуамал бичә,

киресенчә эшләде:

 – Син – мөртәт, син – иблис! – дип, Заретдинны боз итеп катырды. Холык

күлмәк түгел, салып кына ыргыта алмыйсың шул.

 Сугыш елларында сукага җигелеп җир сөргән Шәмсекамәр каенана авыр

эштән өзлеккән иде, килен аны бала кебек тәрбияләде. Өйдә иртә-кич дога

тавышы тынмады. Ир ашарга утырганда, ул отыры көчәя һәм Заретдин кашыгын

бәреп торып китә, йорт тирәсендә кайнаша, инде хатын көйләп аргандыр дип

керсә... авыру әнкәсе дәвам итә. Каенана Гамбәрне яратты, кызым, мин бәхил,

диде. Зинһар, ничек тә улымны иманга күндер, шайтан төркемендә буталып

дененнән язмасын, диде. Һай бичара ана! Заретдинның ниләр кыланганын

белсә икән! Беркөнне ир манарасын кисеп, клубка әйләндергән мәчет кыегына

кызыл әләм кадаклаган һәм, Айтуган урамын яңгыратып:

 – Без искелек калдыкларына каршы көрәш башлыйбыз, яшәсен яңа тормыш! –

дип кычкырган. Черек баскыч тактасы сынып, җиргә мәтәлгәч, ул халык алдында

катлап-катлап сүгенгән. Йа, шуннан соң аны иман белән әдәпкә өндәп кара!

Күрәселәр алда икән әле. Шәмсекамәр каенананың соңгы көннәре якынлашкач,

Гамбәр сандыктагы кәфенлекне барламакчы иде, Заретдин үз законын «төзеде»:

 – Әни белән клубтагы «кызыл почмак»тан хушлашабыз. Чүпрәк-чапракка

чорнамыйбыз, күлмәктән генә җирлибез! Мин – партиягә тугры коммунист,

миңа фәлән йола, тегән йола, димәгез! Мулла-мунтагай капкама якын килмәсен!

 Монда да телеңдә былбыллар сайратып ирен көйләргә-чөйләргә кирәк,

ахыр чиктә Заретдин хатасын аңлар, бит ул татарның гореф-гадәтләрен санлап,

Аллаһның берлеген һәм барлыгын танып яшәгән нәсел кыйпылчыгы иде. Әйт

идең аңа Гамбәр, сезнең бүгенге ясалма дөньягызның нигезе бисмилласыз

корылган. Көннәрдән бер көнне ул уптым ишелер дип, әйт идең! Галәмдә

чиксез «блач» хуҗасы Җәнәбел Аллаһ кына, ә сез – «кызыл авызлар»

оештырган «тәхет» вакыт узу белән җимереләчәк дип кисәт идең! Тик син

иреңне ипләп-җайлап кына вәгазь белән сугармадың, кана, ә бәлки, эчеңнән

генә: «Мин синнән көчлерәк, мин сине җиңәм!» – дидең.

 Юл аягы дип, көтүче Сафиуллага ун йомырка тоттырып, Мифтахетдин

абзыйларга җибәрде хатын. Карт җилле иде, «кызыл эне»сен тиз агартты,

таягы белән кизәнеп:

 – Миңа шайтан указы чыгарма! Әбиләребез ничек җирләнсә – сеңел дә

гүргә шул рәвештә иңдерелер, – диде.

 Заретдин, билгеле, абзасына кенәгәсе белән мактанмады, әллә оялды, әллә

әнисенең үлеме бәхәстән тыйды: мәрхүмәне бөтен шартын китереп, җеназа

догасы укып «мәңгелек йорт»ка озаттылар.

 Карт яшьләрнең тормышына тыкшынмаса да, саубуллашканда:

 – Сез, балалар, ике кылый күз сымак икегез ике якка карыйсыз икән.

Хәерлегә түгел бу, балалар, – диде. Шуннан соң ир әтәчләнеп йөрүләреннән

туктады. Күмәк хуҗалык умартачысы Нәкыйп бабай үзенә ярдәмче итеп

чакыргач, бишкуллап ризалашты. Гамбәрдән читләшүе, Гамбәрдән ераклашуы

иде аның. Әле хатынга чатнаган гаилә пыяласын җилем белән булса да

ябыштырып куярга мөмкин, барысы да аның тәмле теленнән тора. Әгәр ул:

«Җаным, кичер, мин дә киреләнеп ялгыштым», – дисә, Заретдин кичермәс

идемени?! Әмма яшь хатынның «кирелеге» төзәтелмәслек иде инде: ул хак

дин юлына баскан иде. Сайла: йә иман, йә ир...

 Сайлады... Заретдин артыннан моңсу гына карап калды. Сирәк-мирәк кенә

өйдә күренгән хуҗа, малай тугач, канатланып яңа йорт та тергезде. Ул, мөгаен,

бала баккан Гамбәр элеккеге гадәтен ташлар да догалар белән өшкермәс дип

өметләнгәндер, хатын исә иремә яраклашам дип кенә күңел дөньясын яктырткан

нурны кара пәрдә белән капларга теләмәде. Авылда йорт борынча аятелкөрсиләр

яндырган мөртәтләр, куштанланып, район үзәгенә жалу сырлагач, күзе – боз,

йөзе – калай ике блач кешесе өйгә бәреп кергәндә, Гамбәр намаз укый иде.

Алар аны намазлыктан суырып алмакчы иде, куллары «тыңламады», өстенә

җикеренмәкчеләр иде, авызлары бөреште. Күрше Ярулла: «Сез аның белән

ник булышасыз, тиленең тилесе бит ул катын, шуңа аңардан иренең дә гайрәте

чикте», – дигән. «Тиле» кушаматына төренеп, җил-яңгыр тидертмичә генә яшәве

җиңел икән, хатынны бүтән «дин тарата», дип, ачыктан-ачык эзәрлекләмәделәр.

Шөкер, Айтуганда халык ул кадәр үк шайтан көтүенә иярмәгән, аның гомер

бакый Аллаһны теленнән төшермәгән карт-корысы исән, нәкъ менә алар өчен

«блач» бер дә абруй түгел иде. Тик кайчакта изгелек чиксез гаскәр тупласа да,

явызлык белән көрәшкәндә, җиңелә. Азан тавышына тилмергән бабайлар җәйге

айларда зираттагы тавык кетәклеге хәтле генә такта куышта җомга намазына

җыела иде, мөртәтләр шуны да ут төртеп яндырды. Иске нигез «эшкә» яраклы

иде әле, Гамбәр аны эчтән сылап, диварын акшар белән аклады, идәненә

корамадан теккән келәмнәр җәйде. Йорт җыйнак кына мәчеткә әверелде. Ире

белән генә киңәшмәде менә. Заретдин урман каравылчысы дәрәҗәсенә кадәр

«үскән» иде, бер кайтуында биш яшьлек улы Рәшитне тезендә биетә-биетә:

 – Улым, әзрәк исәйгәч, атаң янына күчәсең. Урманда өй салу безгә

малмыни! – диде. – Әнкәңә ышанма, бу йортны да мәчет итмәгәе, – диде.

 Җомга иртәсе иде, таң белән мунча яккан хатын иренә чиста күлмәк-ыштан

сузды:

 – Юын, Заретдин. Бабайлар өйлә намазына килә, син дә аларга кушыл.

 Урман хуҗасы бүре төсле авызын күккә төбәп улады:

 – У-у-у!

 Суксын иде ул шунда, тәгәрәтеп җибәрсен, ләкин болай улый-улый зәһәрен

тышка түкмәсен иде. Ир кичкә кадәр Яруллаларда югалып торды. Күршенең

Рәшит белән яшьтәш малае Сәмигулла гына балалыгы белән тәтелдәде:

 – Әтиләр утлы су эчәләр дә, шәп кыздыра дип, күкрәкләрен кыйныйлар, – диде.

 Ауган-егылган коймасын да төзәтмәгән ялкау Ярулла, димәк, җиңел

генә акча көрәмәкче иде. Моны йә шайтан кәсебеннән тыярга, йә «көрәге»н

сындырырга! Имеш, «утлы су» белән гаиләсен туендыра. Гамбәр беркөнне

күршеләренә ярты капчык бәрәңге белән өч түгәрәк мич ипие кертте. Ярулла

япмасыз озынча такта өстәлгә терсәге белән таянып көнбагыш чиртә иде.

 – Әйдүк, Зартдин катыны, әйдүк!

 – Гыйльменисаң өйдәме?

 – Әнкәсендә. Идән-сәке юам, дигәние.

– Мин сезне хәләл ризык белән тукландырам, Ярулла. Биш әпәй пешерсәм,

өчесе сезгә булыр. Хәрәмнән бизгәнчегә тиклем.

 – И рәхмәт яугыры, – дип, ипи сындырырга үрелгән күршесенә ул:

 – Башта бисмиллаңны әйт! – диде.

 – Бисмилла инде, бисмилла! Бигрәк син, Гамбәр! Оныгыз күп шул, ник

безне дә сыйламаска ди!

 – Мин сезне сыйламыйм, Ярулла! Күзегезне ачам. Хәләл белән хәрәмне

аерыгыз, дим. Шартым бер генә: көмешкә кайнатып сатуыңны ташла! Ир-атны

исертеп, авылдан бөтенләй бәрәкәт качырсаң – тәмугта янарсың!

 – Инде дә син, Гамбәр катын! Мин аны чувашларга гына аткарам. Син

кушканча, «бисмилла» дип агызам да бирәм феләгедән. Хи-хи!

 – Аллаһтан курык, күрше. Янәшәңдә мәчет.

 – Мәсҗед? – Ярулла тыгыла-тыгыла ипи кисәген чәйнәп йотты. – Нинди

мәсҗед? Әллә җеннәрең күзеңә күрсәтәме?

 – Иске йортыбызда картлар намаз укый.

 – Манарасы кайда соң? Шунсыз ул мәсҗед булалмый берничек тә!

 «Булалмый, булалмый...» Гамбәрнең җанын шик корты кимерде. Әйе,

Ярулла дөрес сукалый, дөрес. Манара кирәк! Хатын чыкканда, өйалдындагы

тимер әйбергә бәрелде. Сасы ис аңкыган тоткалы фляга иде ул, Гамбәр аңа

җирәнеп бер генә карады, бер генә...

 Икенче көнне күрше хатыны ишек дөбердәтте.

 – Гамбәр, Гамбәр! Ярулла үлә!

 Ишегалдында яртылаш бөгелеп укшыган (әйтерсең, тамагына очлы сөяк

кадалган эт!) ирне ул җилкәсенә баскалап турайтты. Күзеннән яшь атылган Ярулла:

 – Кара, җиңеләйтте, – диде. – Атакайгынам, үзалдына ютәлләтә. Уф,

коткардың, Заретдин катыны. Чуваш Әндриенә ашыгам әле. – Ир баскычтагы

көмешкә савытын күтәргән генә иде, тагын буылды. – Фу, әкәмәт сасы!

 – Бу ис тончыктырмасын, дисәң – хәрәм кәсебеңнән баш тарт! – Гамбәр

сүзен кыска тотты. Ә җәнҗалның буе озын иде, аның ни-нәрсә турында

кисәтүе иртән генә күршеләрен «уятты». Башта тавык-чебешләргә җим сипкән

Гамбәрне нәҗескә «коендырдылар»: сыер тизәген көрәк белән койма аша гына

алдылар – очырдылар, алдылар – очырдылар. Ярулла хатыны ярсый иде. Ул

моның белән генә канәгатьләнмәде, теле белән дә «чыбыклады»:

 – Иремне әфсенләде, килмешәк! Яхшы гына акча эшләгәндә, җеннәреннән

будыртты. Бездән көнләшә, килмешәк!

 Гамбәр тавыш-гауганы йөрәгенә кагылдырмыйча тыныч кына уздырды, аның

бөтен уе – манара иде. Ул киңәш-табышка дип Мифтахетдин бабайларга китте.

Карт әле көч-куәтендә, ат җигеп еш кына Айтугандагы яшьтиләренә кунакка килә,

кайчакта Гамбәрләргә дә кагыла иде. Ә бу юлысы аның чырае бик төксе иде. Ул:

 – Тәки ирең белән татулашмагансың икән, килен, – дигән иде, хатын коры гына:

 – Минем йомышым бүтән, Мифтахетдин абзый, – диде. – Авыл мәчетсез

бүгенгесендә. Бездә халык җебегән! Әнәгенәк, Чәтрәннәр көрәк-сәнәк белән

иман йортын саклаган.

 – Без белмәгәнме бу хәлләрне, килен? Белгән, бик тә белгән! Шушымы

йомышың?

 – И, үз йомышың белән вакланыр чакмыни, Мифтахетдин абзый?! – Хатын

сыкранды. – Әллә, дим, иске йортыбызның түбәсенә манара бастырыйкмы?

Адәм буе тикле генә. Блачлардан яшереп, ә? Бакчада бит ул, тирә-ягы агачкуак, дигәндәй.

Карт та ачылды.

 – Бәракалла! Заретдин урманчы, дүрт агач егып тактага ярдыртса – ник

бастырмаска ди.

 – Заретдин, дисең дә син... Энең ярты ел кайтмый әле.

 – Ту-ту, килен! Көлдергән дә катын, елаткан да катын. Ирең бизгән икән,

гаеп – синдә!

 – Миндә, миндә, Мифтахетдин абзый.

 – Ту-ту, килен! Чәчегез – озын, акылыгыз – кыска. Заретдин булышмаса –

аксакалларга эндәш. Ил төкерсә – күл була.

 Гамбәр монысын да яшермәде:

 – Бабайлар безнең капкадан йөрми. Иске йортка бакча артыннан сукмак

салдылар. Алар мине үги итә, кушаматым да Килмешәк кана.

 – Тр-р, килен! Ата-баба ничәмә-ничә чакрымнардан кыз димләгән, вәләкин

берсен дә рәнҗетмәгән. Синдә икенче мәсьәлә. Мәрхүм Сабирҗан кари тәртипкә

өйрәтмәдемени? Кыз-катынның төп бурычы өй эчендәге җәмәгатен тәрбия кылу,

димәдемени? Син бит, килен, урамга ташыдың? Сораштырам мин синең хакта,

әмма да ярты кәлимә яхшы хәбәр ишеткәнем юк. Ник Чокыр Талипның битенә

туфрак сиптең? Ник Камәрне себерке белән кыйнадың? Күрше хакы – Тәңре

хакы, дигән борынгылар. Ник син Ярулла белән әрепләштең? Знамы аул мондый

тәртипсез катынны яратмый, знамы картлар, җиле тимәсен, дип аулакта сукмак

сала. Бөтен гаеп синдә, килен! Кешеләрне үзеңә каршы куеп бә-әк ялгышасың.

 Мифтахетдин абзый санаган гаепләр «Ике күзем чәчрәсен, минем малкай»,

– дип, урлаган сарык бәрәнен сатарга маташкан Талип, чишмәгә мәче үләксәсе

ыргыткан Камәр, ир-атны көмешкә белән тилерткән Яруллалар белән генә чикләнсә

икән! Картның бәнахакка тиргәве йөрәген әрнетсә дә, Гамбәр акланмады. Аны

барысы да үзгәртергә тырыша, ә ничек үзгәрсен соң ул, ничек?! Караны ак дип

тәкрарласынмы? Имансыз адәмнәрне хуплап кул чапсынмы? Әллә битарафлык

кабыгына төренергәме? Син – сукыр, син – чукрак, әйеме? Бәлки, бәлки!

Яратмыйлар, тиргиләр, яманатын җилгә чәчәләр, ә үзләре, әз генә бәлагә тарсалар,

ярдәм ит дип, аның бусагасына егылалар. Хак, яман уй-ният белән капкасына

орылсалар, кулына ни эләксә – шуның белән аркаларын да кашый Гамбәр.

 Бәдерниса карчык метердәгән картына баядан бирле сүз катмакчы булып

өтәләнә иде. Ул:

 – Атасы, самавыр кайнады, синең дә, кунакның да тамагы кипкәндер, теге

бөртекле әҗмуха чәйне табалмыйм гына, – дигәч, мыжыкның әр-битәреннән

туйган Гамбәр:

 – Ат арбасындагы печән астында әҗмуха, Бәдернисәттәй, – диде.

 Киленен «фаш» итеп гайрәт чәчкән карт кинәт кенә үзгәрде.

 – Син нәрсә дисең, кызым? Манара, дисеңме? Азансыз авыл – нурсыз авыл.

Минем дә шуңа эчем поша. Эшләрбез, боерса. Син моны безгә – ир-атларга

тапшыр, эһе.

 – Кайсы җүнсезе әрбир яшереп шаяра икән, – дия-дия, Бәдерниса карчык

чәй эзләргә чыккач, хуҗа яңадан «зурайды»:

 – Ай-һай, усал син, килен!

 – Аръяктагы ялгызак Зәйтүнә әби тәмле кытай чәе эчеп кенә яшәрмәс инде,

Мифтахетдин абзый.

 – Болгатма инде, килен. Яшь чакта ярлы идем, шул иркә җанга бүләк

бирәлмәдем. Чәйне Бәдернисага белгертмә, талап үтерә.

 Гамбәр әле усал гына түгел, явыз да иде. Нигә бичара картның бәгырен

чеметергә ди инде, йә? Битәрләр-битәрләр дә, теле арып, туктар иде. Андый

бөртекле чәй үзендә бар, ул аны тансыкка дип саклады, тик эчмәде, чөнки

киптергән үләннәргә берни җитми иде. Кызулатып өенә кайтты, кызулатып

Зәйтүнә карчыкларга барды. Халат кесәсендәге төргәкне әбинең учына салып:

 – Мифтахетдин абзыйның күчтәнәче, – диде.

 Бит очы алсуланган Зәйтүнәттәй дә, карт кебек сызланып:

 – Кавышалмадык без, – диде. – Мине әтиләр әтрәк-әләмгә димләде.

Мифтахетдин шуннан соң күрше авылда йорт җиткереп өйләнде. Онытмый

үзе, әле дә ат белән турдан үткәли, – диде.

 Кортканың яшьлек хатирәләрен тыңларга вакыт тар, вәгъдә – иман, «без –

ир-атларга тапшыр» дигәч, Заретдин туганы озакка сузмас, манара хәстәренә

керешер, шуңа күрә иске өйнең череп каралган салам түбәсен куптарырга кирәк

иде. Биеклектән дөнья тәрәзәсе ачыла икән. Гамбәр тирә-юньгә күз ташлады.

Әнә тыкрык буендагы Газизҗан утын яра. Төнлә урлап ике каен кискән...

Урман каравылчысы кулына сукмаса, тагын аударыр. Шәкүрләр ишегалдында

бала-чага әүмәкләшә. Тугыз тере «керпе»... Ә Гамбәрнең сыңар бала... Анысы

да, бүре төсле, муенын гел урман тарафларына каера: өч көн авылда, ун көн

атасы утарында. Чү, борын төбендә генә күршеләр ни майтара?! Йа Аллам,

Ярулла поши тиресе туный! Яңа кәсебенә керешкән: киек-җанвар ата, кабахәт!

 – Кансы-ыз!

 Бу дәһшәтле тавыштан пыжымлап, Ярулла сарай нүешенә посты.

 – Нәстә бу? Сиңа әйтәм, аңгыра! Болыт акыра!

 – Син үзең аңгыра! – Гыйльмениса кулындагы табагы белән иренә кизәнде.

– Кара, турыга кара! – Ярулла хатынының күзе очлы, ул Гамбәрне бая ук

шәйләгән иде. – Салам түбәгә сары сандугач кунган, аты Гамбәр имди.

 Ярулла, пычагы белән һаваны кискәләп:

 – Әй син, куркытма! – диде. – Заретдин күрше миңа үзе куша, быел пошилар

ишәйде, атып итлек яса, ди. Син бусы ярый, бусы ярамый, дип закун язма!

Мин симиямны туйдырырлык кына ит табам, – диде.

 Ләкин күршеләр йортында хайван каны елга кебек акты. Атты да сатты

Ярулла, атты да сатты. Бәндә түзсә дә, Аллаһы Тәгалә түзми икән: тамагына

поши итенең сөяге кадалып, хәсрәт аучы гомер төенен төйнәде, тик ул чәчкән

комсызлык орлыгы шытып, яңа җәллад баш калкытты: атасының дәвамчысы

булып улы Сәмигулла мылтык күтәрде... Җәза бары Аллаһтан, бары Аллаһтан,

ә Ярулла хатыны иренең үлемен Гамбәрдән күрде:

 – Син каргадың, килмешәк! – диде.

 Билгеле, уллары Сәмигулла боларны ишетеп үсте, эченә үч-нәфрәт җыйды.

Бәләкәй генә манара торгызылып, авыл азан белән яктыргач, хатын адәм баласы

үзгәрер, хөсетлек, яманлык, көнчелек кебек начар гадәтләреннән арыныр,

саваплы гамәлләр генә кылыр дип уйлаган иде. Сизде югыйсә, киләчәктә нинәрсә сагалаганын да сизде... Һәр иртә, офыкта кояш керфеген тибрәткәндә,

улы Рәшит азан әйтә һәм Гамбәр бу мизгелдә учына коелган алтынсу-зәңгәр

нурларны Илаһ сөеп яраткан барча-барча җан иясенә өләшергә әзер иде. Әмма

бәхетнең гомере бик тиз кыскарды. Беркөнне Заретдин кайтты. Ир күптән инде

өйдә үзен кунак сыман гына тота, хуҗалыкта салам да селкетми иде. Хәл-әхвәл

сорашмады, кызган табадагы май кебек чыжлады:

 – Урманда яши дигәч тә, без саңгырау мәллә? Гайбәтеңне минутысекунды белән ирештерәләр! Мифтахетдин абзыйдан иске йортка манара

куйдырткансың икән. Ярар, ул әлиф белән таяктан гайре хәреф танымаган

 надан карт безелдәп чапсын да ди! Син соң, син, дала чәчбие, әзрәк башыңны

эшләтер идең! Партбилетымнан колак кактырасың бит! Ничек аңламыйсың

икән, бүген коммунистлар заманы!

 – Әкрен, Заретдин, әкрен. Заманның әүвәлгесе дә, алдагысы да сезнеке түгел.

 – Әнә, әнә, тиленең гел тилеләрчә! Ярар, минем тормышымны ватсаң – ват,

ну малайны дин сазлыгына батырма. Баладан азан кычкырта, имеш, адәм хуры!

 – Аңа унике яшь, Заретдин.

 – Вәт, вәт! Рәшитнең киләчәге турында да кайгыртырга вакыт, дала

чәчбие. Авыл мәктәбендә белем сай. Мин аны үзәктә укытам, аннан урман

техникумына илтәм. Икегез дә җыеныгыз!

 – Кая?

 – Кая, кая! Утарга. Анда сиңа да акчалы эш бар. Хатын-кызлар белән имән

чикләвеге җыеп тапшырырсың.

 – Мин авылда да эшкә тилмермим, Заретдин. Абзар тулы тояклы. Сыер

бозаулады, сарыклар бәрәнләде.

 – Терлек-туарыңны Яруллаларга куып кертербез. Кәтүк хәтле генә малай

әнкәсе белән ит сата. Кеше баласы уңган, тырмашып көн итә, безнеке сыман

манарага үрмәләми!

 Хатынның йөрәге сикерде:

 – Шул кәтүк урманда поши аулый! Син бит каравылчы, нишләп аның

колагын бормыйсың?

 – Ауласын! Поши әрсез, тиз үрчи.

 Гамбәр, иренең битараф кыяфәтенә рәнҗеп:

 – Без беркая да китмибез, – диде.

 – Хуш, китмә, син кал! Кирәгең шулкадәр генә. Рәшит белән икәү дә рәхәт миңа.

 – Ул әле бала гына, аны миннән аерма, – дип инәлсә дә, Заретдин боз иде,

эремәде. Әй, ул чакта иренең диварлар ишеп акыруы!

 – Син кем, ә? Кем?! Анасы?! Кит аннан! Менә яңалык! Әни кеше баласына

җеп кебек тагыла. Артыннан бер тотам калмый. Нишләп син шушы авылга

беректең, дала чәчбие?! Туган илкәйләреңмени!

 «Ник мин урманга качыйм ди. Мин монда кешеләргә кирәк. Бәндәнең яхшысын

догам белән сыйпармын, яманын каты кулым белән суктырырмын, вәләкин ансын

да яратырмын», – дисә, Заретдин аю кебек үкерә-үкерә җир тырмар иде. Бит ул

хатынның авыру-сырхауларны өшкерүенә катгый рәвештә каршы иде.

 Кешеләр, кешеләр... Кемнәр өчен ире белән улыннан ваз кичте икән ул, йә?

 ...Гамбәр таң атканда гына аңына килде. Эт чиный-чиный аның битен ялый

иде. Нишләп җирдә ята икән ул? Бу төндә яшәүдән киселеп торды микәнни?

Әллә соң Бөек Кодрәт иясе, һушыннан яздырып, йөрәге ярылудан сакладымы?

Чирәмдә капкага табан ярылган тәгәрмәч эзләре... Улын урлаган чыклы эз... Бигрәк

мәрхәмәтсез икән син, Заретдин! Икеләтә хәсрәткә батырдың, тәкәббер ир! Мәчет

тә ятим. И Аллаһым минем, авыл шулай азансыз гына уяныр микән инде?

 Хатын, вакыт белән узышкандай, сад-бакчага йөгерде. Сиртмәле коеның

капкачын каерып атып, чиләген аска чумырды. Салкын су аны тәмам айнытты.

Иртәгесен картлар белән киңәшер, бүген үзе азан әйтә, үзе! Их, Заретдин,

Заретдин! Кызыл кенәгәң белән Илаһ каршысына басасыларың алда әле!

 Ни хикмәт, ашкынган хатын баскычтан менә алмады! Кисәк кенә тезләре

сыгылды. Ниндидер билгесез көч аның хәлен суыра кебек иде. Идәнгә йөзе

белән егылган Гамбәр сытылып-сытылып елады. Ул хатын-кыз иде, манара

аны кабул итми иде...

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2017

фото: ok.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: