Үлмәс (повесть)

1

...Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми... Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! Өмет алга әйди. Алга, алга!

Юл буе уфылдаган ир, ниһаять, «шартлады»: теленнән зәһәр агуын тамызып:

– Син такый безне адаштырдың, май чүлмәге! – дип акырды. – Кайда монда авыл?! Кругом урман! Кругом саз! Батсак – хана! Үләксәңне дә тапмаслар!

Гәрчә, дәшмәскә дип тешен кысса да, хатын әйтеп калырга ашыкты:

– Батмабыз, җир таш төсле каты...

– Синең авырлыктан тимер дә сыгыла, ништу таш! Ваня, тәгәрмәчләр чүт сытылмый! Шофёр хуҗасыннан акыллырак иде:

– Сазлыкта черки мыжлар иде, Сәйфи Бариевич, монда аяк асты шыгырдап кипкән, – диде.

– Мужыт әле сез, бу урман да тегел, кыр диярсез, акыш-макышлар!

– Куактан азган урман анысы, Сәйфи Бариевич.

– Тормозга бас!

– Ник, Сәйфи Бариевич?

– Тирә-якны караштырыйк, миңгерәү! Без точно адаштык! Караңгыга тиклем моннан үкчә җалтыратырга кирәк. Черки жук тек, бүре до черта!

Кара джип корыган агач ботакларын изә-сыта туктагач, ирләр җиргә сикерде. Аңа да әзрәк кымшанасы иде. Утыра-утыра аяклар шар кебек өрелеп шеште. Әмма хатын сынын кузгата алмады. Аннары ул машина ишегенә яны белән генә сыя, тыштан берәрсе булышмаса, кысылып калачак иде. Урман һавасы белән борынга әллә нинди таныш ис бәрелде... Көлдә бәрәңге күмеп пешергәндә генә шундый татлы көйгән ис тарала лабаса! Димәк, ул беркемне дә адаштырмады: әнә теге куерып тыгызланган агач-куак артында тереклек бар! Бәлки, анда аның туган авылыдыр, ә? Ике араны шушы яшеллек дәрьясы гына бүләдер?

Ир бәндәсе киресенә катып сәфәрне өзгән тәкъдирдә, шул якка үрмәләргә әзер булып, хатын ишеккә табан янтайды. Тик фәрман белән дәрман икесе ике нәрсә иде: ул таш белән бастырган төсле, ярты сүәмгә дә урыныннан купмады. Ирләр, әйтерсең, аяк белән таптап юл сала, озакладылар. Авылдан чакрым ераклыктагы урман элек мондый ук караңгы чытырман түгел, каены, имәне, усагы тәртип белән генә үсә иде. Әзме качышлы уйнады бала-чага шунда, әзме бөрлегән чемләде. Ә тирә-юнь яп-якты: гүя кояшның алтынсу нурлары җәлпәк яфраклардан гына коела иде.

Хатын чәчелгән уйларын бер төенгә төйнәп, «уф!» дигәндә генә, машина «мөгезе» белән «сөзгән» чикләвек куагы селкенеп, ботакларын сарган колмак үләненең алкалары биешә башлады. Кемдер куак артына поскан иде. Әнә, аның гыж-гыж сулаганына кадәр ишетелә! Җиңел-җилпе Минап шаяра! Куркыта, янәсе.

Ләкин шофёр белән Сәйфи бөтенләй башка җирдән – уң яктан килеп чыккач, хатын өнсез калды. Ә анда кем соң алайса, кем?

– Әнә тегендә... Чикләвек куагы артында ниндидер кеше! – дип, ул тавышын калтыратып кычкырган иде, Минап, гәүдәсен урталай сындырып көлде:

– Һи, һи, сеңел, саташма! Мондый чытыр-мытырда нинди җүләр йөрсен!

– Без җөрибез, ватый! Безнең иркә бикәбез маҗара тансыклаган! – Ир, йөзендәге канәгать елмаю битлеген салып, сырт йонын кабарткан иде, шофёр аны тиз генә уңайга сыпырды:

– Алай бик ватылмадык инде үзе, Сәйфи Бариевич. Сезнеке кебек шәп машинага җиде йөз чакрым пүчтәк ул! Рульне ничек боргалаганымны тоймадым да мин!

– Җумалама, карт хөрәсән! Артка чиген давай. Анау теге уң җакта бер морҗадан төтен ургый. Аучылар җортыдыр. Тавык тәпиле ызбада җәшәгән убырлы карчык турында нидер әйтерләр мужытсы. Җанган үкчә, сызлаган буыннар өчен түләү итеп поши да атарбыз, ха-ха!

– Әй, юк белән мәшәкатьләнмик, Сәйфи Бариевич! Ризык хайванымыни поши. Пешерсәң – шулпасы әче, ди. Ите дә чәер кебек, ди.

– Ыспурлашма, надан! Поши ите кыздырырга якшы. Серкә, тоз, төрле тәмләткечләр белән җебетеп өч-дүрт сәгать тотсаң – авызда эри!

Кайнар мичкә тыктылармыни, хатынның тәне бөршәйде. Ишегалдындагы канлы эзләрне әле дә яңгыр юмагандыр, әле дә... Әй балачак, балачак! Күпме гомер хәтер дәфтәрендәге тапларны сөрттермисең бит син. Инде тагын берәүсе хайван рәнҗетмәкче... Ул «тимә!» дип, алгы утыргычка ишелгән иренең чәчен умырмакчы иде, машина кисәк кенә артка чигенде дә, терсәге ишек тоткасына бәрелде. Күзен яшь элпәсе каплады. Сөяге чатнап авыртканнан түгел, чарасызлык елата иде. Аның хәзер бу дөньяда бернәрсәне дә үзгәртерлек көче юк микәнни?! Ул бары тик кол кебек буйсынырга гына тиешме?! Кайда хатынның гайрәтле чаклары?! Әгәр дә мәгәр пыскып кына янган соңгы чырагы да сүнсә – яшәүнең ни кызыгы!

Чынлап та, тереклек бар дип искәрткәндәй, уң якта ат юлы сызылган, тик ул яшь үлән белән капланып беткән иде. Хатын инде кай тарафтан сыек кына төтен бөркелгәнен дә күрде. Шәт, юл туп-туры шунда табан илтер. Шәт, агачкуакка «төренгән» туган авылы да шушы тирәдәдер...

Баядан бирле кыбырсыган ир бәндәсе шофёрның кулына сукты:

– Ачтан үләм, туктале, Минап. Син берәр нәстә тыктыңмы?

– Казылык, әпәй һәрчак тартмада минем, Сәйфи Бариевич.

– Арытты, черки сытарлык та хәл җук, ниушто поши гөпелдәтергә.

– Соң, капкалыйк, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Ач кешенең ачуы яман, дигән борынгылар.

– Синең карының ачтымы суң, майбикә? – Ир бәндәсе борылып хатынны үчекләде.

Әй, тамактан валчык та үтмәс иде. Аның йөрәге дөп-дөп типте, сулышы эчтә кайнарланып, иренен көйдерде. Авыл якын! Бөтен вөҗүде белән тоя, якы-ы-ын!

Ә Сәйфи, мәрхәмәте уянып:

– Ашамасаң – ашама, чеметем генә һава сула, атусә җан тәслим кылырсың, – дигәч, хатын киреләнмәде. Ирләр аны утыргычтан суырып алып җиргә бастырганда, тез буыны йомшарып, ул аска сыгылды.

– Әйдәме, сеңелне каенга терәтәбез, Сәйфи Бариевич, – диде Минап.

– Каенны аудара бит ул!

Айгыр төсле кешнәгән ирнең үртәвеннән гарьләнмәде хатын. Эш үртәлүләрдән узган иде шул... Икәү капот өстендә табын корганда, ул дүртаякланып торып басты, чайкала-чайкала нәзек каенга килеп сөялде. Кайчандыр хатын да шушы агач кебек зифа иде, сылу иде. Биш былтыр гынамы, ун былтыр элек. Ул хәзер һәр яшәлгән елларын өчкә тапкырлый, чөнки аның һәрберсе газап белән тамгалана. Һай, бу көн белән төннең озынлыгы! Тәүлек, күн төсле, тартылган саен тартыла. Ахырзаманда вакыт су кебек ага, имеш. Күрәсең, мәхшәр кубасы көннәр ерак, бик ерак әле.

– Сеңел, әз-мәз чәйнәштер. – Минап абзый аңа ипи кисәге сузды.

– Рәхмәт, мин тук, – диде хатын, аңарда ашау хәсрәте юк иде. Йөрәк һаман дөп-дөп бәреп колагын шаулатты. Кул сузымында гына аның авылы... Кайчандыр үзе үк каһәрләгән аймагына дәва эзләп кайтырмын дип, ул уена да китермәгән иде. Авылдашлары аларның нигезен көл иткәч, һәм дә әтисе шунда...

– Нәстә мәлҗерәдең? – Аяк өсте генә казылык белән ипи умырган ир бәндәсе аның йөзенә шешәдән су бөркеде. – Үлмә тагы, җәфа!

Бу каен сихәтләндерә микән әллә, хатын үзендә нәни генә үзгәреш сизгәндәй булды. Сәйфи белән ярты кәлимә дә алышмаска дип юлга кузгалганда ук теленә йозак салган иде ул, ә хәзер үзалдына шуның биге ачылды:

– Мин сиңа Минап абзый белән генә барам, дидем, Сәйфи! Чакрым саен битәрләгәч, нишләп безгә тагылдың?!

– Һо-һо! Сиңа кем ышанган ди, кадерле катынкаем! Мужытсы син, мине җәтим ясап, чит илгә кыякларсың. Махсус очкыч җаллап. Упшый самолётка утыртмаслар сине, күктән мәтәлербез дип шикләнерләр. Биш филдән дә авыррак син, катынкаем. Валлаһ, дим! – Ир бәндәсе, кул арты белән авызын сөрткәч, гыр-гыр кикерде дә, үпкәләгән тавыш белән: – Ит җакшылык, көт җаманлык, – диде. – Кайгыртуың өчен рәхмәт, Сәйфи, димисең, ватый. Машинада бөкләнеп бара-бара бил катты, муен кәкрәйде, ә син, ватый, нервыны кытыклыйсың. Минап, давай, май чүлмәген урынына шудырыйк! Кил, катынкаем!

– Сабыр, Сәйфи Бариевич, безнең арт көпчәк тишелгән бит!

– Мин куян куган арада тиз генә рәтлә, едрит-кудрит, – дип, ир бәндәсе сүгенә-сүгенә куаклыкка таба атлады.

Минап ах-вах килеп тәгәрмәч алыштырганда:

– Әшәке җан син, Сәйфи, ватый, – диде. – Утырган җиреңдә артыңны елан чаксын! Пинсәгә тагы ике ел, шуннан соң төкерәм мин сиңа, Сәйфи, ватый. Без аның белән авылдашлар, сеңел. Аның атасы Сергач якларыннан өйләнеп кайткан. Анасы Айшәттәйнең сөйләме үзгә иде. Мин дә мишәр дип мактана Сәйфи, ике сүз ятлаган да. Өчне ятлар иде, башында чүбек. Ямаулы ыштан кигән хәерче малае сиңа өйләнеп баеды, сеңел, иеме? Ялкау ятыр, бәхете артыр, диләр картлар.

Куаклыктан ялтырап ир бәндәсе чыккач, шофёрның «җыры» үзгәрде:

– Син, әйдәме, сеңел, мондый кайгыртучың барына сөен! Катын-кыз өчен Сәйфи Бариевич төсле борчылган ирләр сирәк, сеңел. Зифа апагызны шулай иркәләсәмме? Аягымны юып, суын эчә, билләһи! Маладис кеше безнең Сәйфи Бариевич!

– Көн кичкә авышты, давай җәтрәк эшлә, Минап! – дип әмер бирде ир бәндәсе. – Мине ни мактагыз, ни җаманлагыз – мыек очым да селкенми.

...Әйе, әле үзе дә юньләп тамыр ныгытмаган каен баласы ниндидер тылсымга ия кебек иде. «Көч-дәртеңне миңа да күчер», – дигәндәй, хатын тагын да җайлабрак аңа сыенмакчы иде, Сәйфи җиңеннән йолкыды:

– Син дә кымшан! Иту ыргытырмын да китәрмен бүреләргә азык итеп. Нужартып җәһәннәм читенә җөртәсең! Минап, давай, тауарны күтәреш!

Эткәли-төрткәли хатынны машинага керттеләр. Ул бәләкәй сумкасын итәгенә куймакчы иде, ир бәндәсе бавыннан эләктерде:

– Җул буе букчаңны кочакладың, ватый! Нәстә җәшердең? Шик уянды миндә, ватый. Нукы, бир! – Йонлач кул сумканы бутый башлады. – Мин сиңа алтынкөмеш әрбирләреңне алма, җугалтырсың, хәсрәт, дидем. Ызначит, тыңламадың, катынкаем. Нәстә бу, нәстә? – Ир бармагына ураган муенсаны әйләндерәтулгандыра тикшерде. – Карале, Минап, сихыр-михыр кулланмасы тегелме?

– Аллам, ник шаккаттың? Муенса инде, Сәйфи Бариевич. Яшь чакта безнең әниләр ат каштаны чикләвеген энә белән тишеп җепкә тезәләр иде.

– Синең анаң – авыл катыны, кәҗә бугын киптереп асса да шаккатмам! Ә минем бичәгә моның ни хаҗәте? Үдә тартма-тартма берлиант, муеныңа катлап-катлап так!

– Бир, бир! – диде хатын, өзгәләнеп, ләкин ир тыңламады, җирәнгән кыяфәт ясап, муенсаны куаклар арасына болгап атты.

2

– Чоланны җыештыр, кем кыз. Ару мендәр-юрган хәстәрлә!

– Бәй, без ике бөртек җан, кайсыбыз ызбага сыймый, җиңги?

– Аңа аерым урын-җир кирәк!

– Бәй, кунак-мазар мәллә? Ызба иркен, өч ятак, җиңги. Бер кичкә – кер мичкә, ди.

– Кушканны үтә, Миңсылу!

Карчык тәрәзә пәрдәсен кырыйга этәрде. Ничек кенә чекерәйсәң дә, күзең белән дөньяны иңләрлек түгел, офыкка кадәр агач-куак томалаган иде. Бу – Аллаһ кодрәте. Бары тик аныкы... Бөек зат түшәгән язмыш сукмагыннан берәү дә читкә тайпыла алмый. Ат ярышларында дала җиле белән узышкан кыз бала ят туфракка орлык булып күмелермен дип бер уйласа икән! Гыйшкы тилертте, гыйшкы... Мөгаллим җегеткә шул ияртте. Беренче мәлләрдә иренең аймагы шыксыз тоелды. Мондагы тарлыктан җан кысылды. Югыйсә ике чакрымдагы урман белән Айтуган авылын ул чакта әле кыр-басулар аерып тора, әмма яшь киленгә барыбер кысан иде. Ул иркен даласын сагынып көн-төн сыктады. Һай, вакыт барысын да көйли икән: яши-яши туып-үскән илләр хәтердән сөртелде, җан әкрен генә шушы җиргә беректе. Еллар гына рәхимсез иде, хәләленең болай да бәләкәй авылын картайтып, зиратын зурайтты. Балта-пычкы кайрардай ир заты азайгач, чакрымдагы әрсез урман, тамыр җәя-җәя, киңәеп, агач-куак явы йортларга табан шуышты һәм тирә-якны яшел дәрья күмде.

– Без кемнәрне көтәбез соң? Кеше түгел, безгә каргалар да сәлам бирми ләса. Пләмәштән гайре. Оныттылар сине, җиңги.

– Күп тәтелдәмә, телеңә тилчә чыгар!

– Чыкмагае ни! Нәрсә тәтелдәдем әле шулхәтле? Сорадым нибарысы. Өч көн инде сәер генә йөренәсең. Уеңнан уелган сымак син, җиңги? Кем инде ул кунак дигәнең?

– Япма, ызба караңгылана, – дип, карчык тәрәзә пәрдәсен бөтәрләп бау белән бәйләде.

– Моңарчы гел дә ябык иде ләса, Ходаем! И, хәбәремне әйтми торам икән. Бистәдә йорт саталар. Нарат бүрәнәдән. Җүн генә бәягә. Хикмәт инде: гүпчим дә заманча, ди. Газ белән ягыла, ди. Суына тиклем ызбада, ди. Җәннәт почмагы ди, җиңги.

Түрдә сиртмәле караватка барып утыргач, беренче тапкыр күргәндәй, каенсеңлесенә текәлде ул. Эшсез аптырый... Шуңа күңеле уйный... Дару үләннәре җыярга иртәрәк. Әлегә сүрән май кояшы кайнар нуры белән кыр тычканнарының бәвелен киптергәч кенә, табигать дәвасын өзәргә була... Быел арырак китәрләр. Бу тирәләрдә алан-болыннар сирәгәйде. Ачкүз урман ачык урыннарга гаскәр кеби әрсез усак малайлары бастыра... Карчык үзалдына елмайды да:

– Алай яңа ызба дип дәртләнсәң, күчсәнә, кем кыз, – диде.

– Икәү күченәбез, сине ялгызың гына калдырмыйм, җиңги.

– Мин ялгыз түгел, мин Кодрәтле Зат карамагында!

– Анысы шулайдыр да. Карилегең турында уйла. Туксан казык кактың ласа, җиңги. Әзмени, Ходаем!

Каенсеңелнең эчендә терекөмеш «йөгерә», ул юк эшен бар итеп өстәл сөртә, артсыз урындыкларның җәймәсен төзәтә иде.

– Сора! – диде карчык. – И азапланасың да, бахыр.

– Җиңги, минем исәнлек тә чамалы инде. Үлсәм – үкенечкә калыр. – Миңсылу бармагын угалады. Йөзе кызарып, күзе яшьләнде. – Рәхмәт, әгәр син шифасын тапмасаң, аягым чери иде инде. Чатан-патан инде мин. Хуҗалыкта нәрсәдер майтарырга ярыйм инде алай да. Менә син Алланың һәр бирмеш атнасы диярлек утарга барасың. Мәрхүм малаең Рәшит исән чакта да, хәзер оныгың Фәрит янына да. Анда бер-бер якының бар мәллә, җиңги, ә? Япь-яшь ир синең төенчеккә төйнәгән ризыгыңа мохтаҗмыни инде! Үзе безгә әйбер ташый әнә. Эчемне күптермә, зинһар, әйт, кем ул, җиңги?

Каенсеңелнең баш түбәсенә баса-баса төпченүе ачуын китерсә дә, карчык күтәрелеп бәрелмәде. Һе, кара син моны, кара! Җитмеш җиде кадак суккан сандык капкачын җиңел генә каерып ачтырмакчы! Ни белсәң, шуңа разый бул!

– Син, кем кыз, биләмәдәге Сәмүшне хәтерлисеңдер, шәт? – Ул караватында тирбәлеп алды. Тимер сиртмә «җырлый-җырлый» шыгырдады.

– Теге чырае ямьшек кап-кара абзыйнымы? Үз гүмеремдә бер күрдем, анда да шәүләсен генә. Син аны карендәшем, безнең яклардан, Рәшит җәйлеккә яллады, дигән идең. Моңа байтак ел ласа. Бәй, нишләп ул үзенә кайтып китмәде соң, җиңги?

– Минем сымак шушы илкәйләрне яратты. Аңа минем дәвам килеште, күзе хәйран яхшырды, Аллаһның рәхмәте. Күрә карау иде Сәмүш.

– Һи, илкәйләрне яраткан, имеш. Знамы, ярата! Ашау байдан, үлем Ходайдан! Нишләп син картаймыш көнеңдә дә аны тәрбиялисең? – диде Миңсылу, тавышына битәр өстәп. – Аңа ашарга илтәсең син! Вәт тәмле тамак! Җитәр, җиңги, утар юлыннан өзел!

Монысы инде артык, монысы инде чамасыз узыну иде. Карчыкның чырае җимерелде.

– Мине өйрәтмә, кем кыз! – дип, ул катырак «тирбәлгән» иде, караватның сиртмәсе идәнгә кадәр чумды.

– Йа, пыр тузмасана, җиңги! Йөри күр соң! – Каенсеңел аның мизгел эчендә бишкә төрләнгәнен белә иде, шуңа күрә тиз генә чыгып тайды. Карчык берара күзен йомып оеп утырды. Ул тары бөртеге сыман чәчелгән, аңа җыелырга кирәк иде. Күңеленнән генә кортка оныгына эндәште:

– Бәбкәчем, син хәзергесендә урман буйлыйсың. Биләмәңне барлавыңдыр. Читләтеп үт, бәбкәчем, Зур әнкәңә сугылма хәзергесендә.

Аннан соң уй утарга «очты»:

– Син дә, Сәмүш, тыпырчынма. Үткәнеңдә казынасың да казынасың. Аяккулыңны бәйләмәсәм дә – ирегеңне чикләдем. Үзең шуңа канәгать идең, Сәмүш. Монаусы өчен Аллаһ кичерер мине, ялганым хәтәр ялган, бусы кичерелмәс, сөякләремә тиклем тетелеп тәмуг утында янар. Вәләкин хаклыкны ирештермәм барыбер! Җәза иде ул сиңа! Шул-лай, Сәмүш, җанымның бер нүешендәге ак савытта – изгелегем, икенче нүешендәге кара савытта – явызлыгым тум-тулы. Кем кайсына лаек, аңа шунсын сиптем. Мин генә сөйлим, син дәшмә, Сәмүш атына ия Аллаһ колы! Миңа мырлама, ата мәче! Сез – адәмнәр кылган золым җир-күкләрне иңрәтә. Шул җөмләдән синеке дә, Сәмүш. Минме? Мин дә гөнаһлы. Шул ки, Ахырзаманда сиңа да, миңа да Ләүхел Мәхфүз кыйтабын сул җилкәдән бирерләр.

Карчык, урыныннан төшеп, озынча өстәлгә иелде. Тышы саргайган китап битләрен актарып, авыз эченнән мытыр-мытыр укыгач:

– Сигез ишек булыр, шуның җидесе ачылыр да ябылыр, соңгысы кыямәт көненә тиклем ябылмас, ачык торыр, улсы тәүбә ишеге, аң булыгыз, – диде. – Миңсылу!

Чалыш аягын чыш-чыш идәнгә ышкып, каенсеңел керде.

– Чоланны әрчедем, җиңги. Шуны әйтмәкче идем дә, кычкырып-кычкырып кемнедер тиргәдең, анык кына ишетелми калын имән ишек аша, эһем, – дип елмайган хатын алдында карчык, өс-башын каккалап:

– Ак киндер күлмәгемне киям, монсын юмакка куй, – диде.

– Иртән генә алмаштырдың, чип-чиста бит, җиңги! Әнәгенәк, сары җирлеккә сибелгән чәпәк-чәпәк кызыл чәчәкләре ут яна! Әй, акаймасана миңа, җиңги. Киндере бәләкләнгән килеш сандыкта ята. Сорысы да шунда. Анысын байтактан кимисең тагы.

– Җәтрәк йөр, Миңсылу. Көттермә! Пичтә тәгәрәткән бәрәңгеләрең күмерләнмәсен! Онытма! Ак төстәгесен кисен әле, агын... Күңел шулай тели. Тик аң төпкеленә яшеренгән бер сөаль генә сискәндереп-сискәндереп җибәрә.

«Йа, савытыңдагы кара буяуны кайчан тамчысына кадәр түгәсең дә, шуңа изгелек кенә салып, «мәңгелек йорт»ыңа китәсең, кортка? Гомернең туксан казыгы әзер... Туксан беренчесен кагып та җитешмәссең, бәлки».

Юу-ук, савытны бушатмыйм! Әз дә түгел, күп тә түгел, адәмнең әшәкелеге кадәр генә аның карасы...

Карчык киндер күлмәгенә яраклаштырып ак яулык бөркәнде. Ул капка төбенә чыкканда, зур гына борынлы машина, юлга авышкан агач ботакларын үгез кебек «сөзә-сөзә», аларга табан якынлаша иде.

Хуҗабикә, киртә коргандай, кулын алга сузып, бармакларын тырпайтты.

– Ары китеш җук!

Ике ир-ат, машинадан төшеп, аның янына килде.

– Сәлам, әбекәй, – диде тәбәнәк буйлысы. – Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй?

– Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары?

«Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты... Ул нәсел утта янмый, суда батмый...»

– Син үзең мәллә, әбекәй? – дип гаҗәпләнгән «тәбәнәк буй»га тәкәббер кыяфәтле ир-ат:

– Багажниктан әйберләрне ал, Минап! – диде.

– Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл?

– Чуртымамы сиңа ул? Ватый ни йомыш, дир, әби. Тучны үзе, тучны. Ваня, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк!

Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты:

– Аяксыз шуышыр, аяклы атлар!

Аның бу «тапкырлыгы»ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй, өф-өф өргәләп:

– И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, – дисә дә, хуҗабикә катгый иде:

– Әйткәнне тыңлагыз!

– Әй, син! – Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. – Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең, дир, ваня, бөкре җен!

Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, «бөкре җен» кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә «кадаклап», саескан төсле чыркылдый иде:

– Бәй, җиңги, йортка көтүе белән ышпана кертәсеңмени?! Ку, җиңги, ку бу нәмәстәләрне! Атышып бер-берсен яралаганнар икән, бүлнистә дәвалансыннар!

Җиңги кеше каенсеңлесенең беләгеннән йомшак кына чеметте:

– Шыпырт, кем кыз!

Ирләр ахылдый-ухылдый машинадан бөтенләй чит-ят хатынны сөйрәгәндә, карчыкның гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә язды. «Ничәмә-ничә көннәр аңа ялварган зифа буйлы, нечкә билле, озын толымлы кыз бала түгел лә бу. Чәчен кыркыган ниндидер марҗа! Йа күкләр, җир-сулар падишаһы! Син, ахры, күңелемдәге тою-тоемлауларымны киметтең. Адәмне сихәтләндерү сәләте синең бүләгең иде, җитәр, азынма, дисеңдер. Туксан тугыз исемең белән җанымны нурландырган газиз Аллаһым, сиңа гына буйсынган мин колың, кул-аягымны богаулап газап зинданына яптыртсаң да карышмам. И Әхәдем, и Сәмәдем!»

– Күземнән югалыгыз, югал! Мин сезне көтмәдем! Сез миңа ялгыш юл саптыгыз! – дип, ул, тавык сыман пырхылдап, капкага чигенгәндә генә зәгыйфь тавыш:

– Үлмәс әби-и, – диде. – Үлмәс әби...

Карчык егылмас өчен каенсеңлесенә таянды. Йа Аллаһым, кем аның атын ятларга ирештергән?! Үлмәс ул, хак, Үлмәс... Тик бу исем хәләле белән ияреп кайтмады, бу исем кылганнарга сарылып мәңгегә далада калды...

– Кем ди теге калын хатын сиңа, җиңги? Кем ди? – Миңсылуның күзе шарланган иде.

– Сорама, кем кыз! – диде карчык, дерелдәгән ияген сыпырып. – Төшләнә, бахыр.

– Бәй, тиле-миле микәнни? Фу, нинди генә зәхмәтләр ташымыйлар үзеңә, җиңги!

Җебеп торса, гайрәт сүнә иде, шуңа күрә ул тиз-тиз генә:

– Гөлҗиһан, кунагым бул, ызбага кер, – диде. – Сез икәвегез китегез, кит! – диде.

Тәкәббер кыяфәтле ир, хатынны ычкындырып, аңа ташланды:

– Ник безне куасың, бөкре җен?! Приказ бирмә монда! Давай, әфсенләтөфсенлә и живо терелт минем катынны! Сиңа өч сәгәт вакыт, иту... – Ул түш кесәсен капшады. – ...корал, ватый үзебездә! 

3

Үкчәсен меңәрләгән энә чәнчеде, һәм авырту, кан тамырларын куырып, йөрәккә сикерде. Басып булмый! Карчык аны юри үрти, югыйсә гарип икәнен күрә. Бая гына: «Корал, ватый үзебездә», – дип әтәчләнгән ир бәндәсе буш капчык төсле карчыкның алдына «ишелде». Атларга кирәк! Бер сүәм, ике сүәм, өч сүәм... Әнә күк йөзе дә аның белән бергә чайкала... Әнә урман зыр-зыр әйләнә... Агачлар тамырыннан кубып, аңа табан егыла... Нәрсә дип мескенләнә инде Сәйфи?!

– Әбиҗан, катынкаемны терелтмәсәң – хана миңа! Хана, әбиҗан. Аңардан башка җәшәүемнең кызыгы җук, ватый. Катыныма мәхәббәтем көчле минем, биҗан. Акчасын түлим, күпме сорасаң да – итәгеңә салам, тучны, әбиҗан! Авыртудан сыкранган хатынны йомшак каз каурые белән сыйпадылармыни, ул сөенеп куйды. Ир дигәнең аның турында чынлап кайгырта икән лә! Тупаслыгы тышкы кабык кына, күңелендә исә ярату белән мөлдерәмә тулы сөю касәсе икән! Кайчакта чайпалып әзрәк түгелә дә икән ул... Бәлки, Сәйфинең каты бәгырьле кешегә әйләнүендә Гөлҗиһан үзе дә гаепледер? Бәлки, көннәрдән бер көнне мәхәббәт йөрәк капкасын шакыр да иде, зур күзле хәтер ирек бирмәде. Чая-шук үсмер кыз белән яшәмәс борын яшәп арган күңелсез хатын арасында тамчы да уртаклык юк иде. Ләкин хәтер күзе бәгырьләрне телде: ул еллар аша үрелеп караган саен, үзәк өзелә иде. Карчык:

– Әбиҗан, ишегалдыңа тау итеп алтын үәм, тулкы катынымны терелт, – дип сайраган ирнең баш түбәсенә аркылы-торкылы сызыклар сызгандай хәрәкәт ясап:

– Миңа юмаланма, бәндәм! Вакыты да, шифасы да Ходайдан, әүвәлендә маңгаеңны орып син аңарга инәл, – диде.

– Урман саргаер, үлән-яфрак саргаер, шунда катыныңны алмакка кил! Хәзергә хушың, хуш!

– Әттәгенәсе! Ярты елдан соң гына апкитәбезме сеңелне, Сәйфи Бариевич! – дип, Минап та сүз кыстырды.

– Шулай дир, да, тучны! Ватый бөкре җен! Хатынның исә үз мәшәкате: белекче гүя ике арага үтә күренмәле җеп сузган да, ул, шуңа тотына-тотына, җил капкага табан теркелди иде. Яна үкчәсе, яна! Аның ялкыны май кояшында изрәгән чирәмне көйдерә төсле. Егылмаска иде, ничек тә егылмаска! Бернинди ярдәмчесез генә селкенгән хатынны күзәткән ирләрнең күзе маңгаена тәгәрәде:

– Сыйраклары хутланды, ватый! – Ир бәндәсе әллә шатлана, әллә мыскыллап көлә иде, хатын аңламады, үрдәк сыман уңга-сулга чайкалып ишегалдына керде. Бу иске генә йорт аңа бик-бик таныш иде. Авыл кырыендагы иң соңгы хуҗалык... Ул ниндидер бер моңсулык белән буявының төсе уңган тәрәзә йөзлегенә, ярымай сурәте уелган өй кыегына карады. Киң такталы баскыч кына шүрләтә иде. Менә иң хәтәр киртә кайда икән! Ничек шуннан камыр төсле йомшарган гәүдәңне күтәреп менмәк кирәк! Хатын, булышыгыз, дигәндәй артына борылмакчы иде, карчыкның тавышы, әйтерсең, үткен пычак, аркасын «кисте»:

– Кешегә салынма, үзең хәрәкәтлән! Кем кыз, кунакка урынын күрсәт! Тыз-быз йөгергән Миңсылу ишекне ачты да: – Әйдә, әйдә, тутый кош! – дип куәтләде.

– Моның тиклем симермәсәң! Зур коштабактан ашагансыңдыр, зур кашык белән кабып! И шушы шәһәр хатыннары! Бүксәләрендә катлам-катлам май гына! Баскычның һәр бүлемтеге текә тауга тиң иде. Гөбедәй өрелеп шешкән тезләр бөгелмәгәч, аяклар әз генә кыек бассаң да, аска мәтәлдерә иде. Менә хатын соңгы үрне «яулады».

– Ну төлке! Ну хәйләкәр бичә! Җүри-марый бездән ташытты! Ваня, җилдертте, ваня! – дип, тышта ир бәндәсе пырылдаганда, ул инде чоландагы сәкегә ауган иде. Бермәлгә кояш сүндемени, күз аллары караңгыланды, тын алуы авырлашты, сулышы кысылды. Үлә, ахрысы, үлә... Гомере чикләнгәндә, адәм баласын кендек каны тамган туфрагы тартыр, ди. Тартты... Авылы монда, аны урман гына чолмаган... Ишегалдындагы мәхшәр иске мәетне дә терелтер иде: чылбырга бәйләнгән этмени, ир бәндәсе һау-һау «өрә» дә «өрә» иде. Хатын такта диварны шакылдатмакчы иде, оеган кулы язылмады

. – Давай, срокны кыскарт, бөкре җен! Ничә көндә катынкаемның маен эретәсең? «Япрак саргайгач», дир, кара син! Биш ай бичәсез җәшәргә дурак тегел без!

– Сәйфи Бариевич, чү, син алай ярсыма, – дип, Минап хуҗасын җайларга кереште.

– Моның ише әби-чәби белән ипләп кенә сөйләшергә инде, Сәйфи Бариевич! Корал, дисең, атам, дисең, ни пычагыма батыраясыңдыр. Әфсенләп тараканга әйләндерсә – бетте баш, Сәйфи Бариевич! Ярыкка чумабыз бит!

– Син дә канымны кыздырма, бүкән!

– Кызма, Сәйфи Бариевич. Азагын уйла. Безнең бит әле киредән карурманнар ерасы була. Әгәр әбиең дүрт тәгәрмәчне дә тиштертсә, ә? Куак саен берәр җен бастырса, ә? Адаш та үл, Сәйфи Бариевич!

– Җә, җә, җылак! Бөкре карчыктан шөлләп ыштан төбеңне җүешләт, ваня! – дисә дә, ир бәндәсе басылды. Аның кеше белән аралашу алымы ике төрле: ул үзеннән көчсезләргә яный, ә җиңәрлек көче бетсә – ялагайлана иде. Урамда исә әлеге тамаша икенче формада дәвам итте.

– Әбиҗан, ачуланма миңа, җәме? Дуслашыйк без синең белән, әбиҗан. Улың төслүк күр син мине. Тәмле чәйләр китерермен үзеңә, тартмасына фил рәсеме чәпәгәнен, – дип юмаласа да, карчык эремәде. Ул каткан таш кебек иде. Йә инде, йә, әз генә йомшар, кортка! Сәйфи хатыным дип өзгәләнә ләбаса! Аны тынычландырып, көйләп-чөйләп озат! Сабыр ит, бичәң терелер дип өметләндер!

– Син катыныңа йөрәк белән якынаймаган! – Карчык гүя ачу куыгы, сүз саен шартлый иде.

– Җиде ят син аңа!

– Ха-ха! – Ир бәндәсе башын артка чөеп шаркылдады.

– Ха-ха! Ватый, Хуҗа Насретдин мәзәге! Көл, Минап, торма монда чинап!

– Берни дә төшенмим әле, Сәйфи Бариевич.

– Төшенмә, син печкән үгезгә ни салам, ни печән! Күшәргә генә булсын! Әбиең, ваня, Джиганга мин җиде җат, дир. – Китик без, Сәйфи Бариевич. Күктә болытлар куера. Яңгыр яуса, урман юлы лычма балчык дип сана.

– Метелдәмә, Минабетдин-бетдин! Түшең белән саз җырырсың, җаңгыр җауса! – Сәйфи бугазын гырылдатып каһ-каһ йөткерде, усаллык исәпләгәндә шулай кисәк кенә буыла иде ул.

– Җиде җат, дир, ваня! Катынның тучны шөрепләре бушаган. Җәһәннәм тишегендәге авылдан имче эзләттерде. Кемне диген, Минап! Бер бөкре җенне! Син нәстә кыбырсыйсың, кишер борын? Хуҗаңны хурлыйлар, ваня! Җаклап сүз әйт!

– Китик, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Такта дивар аша барысын да ишетеп яткан хатын уңайсызланып янды-пеште. Бу ирдән яманның да яманын көтәргә мөмкин, чөнки кемдер аны җиңсә, ул салмак кына искән җилне дә давылга әйләндерә иде. Әллә карчыкның дәшмәве сагайтты («бөкре җен»нең шаукымы тисә!), әллә Минап абзыйның әйдәкләп торуы ярады. Сәйфи:

– Май чүлмәген тапшырдык, бурыч үтәлде, – диде.

– Моторны кабыз, шылыйк моннан!

– Сеңел белән саубуллашыйк алайса, Сәйфи Бариевич.

– Нәмәстәгә мин аның белән саубуллашыйм, тукмак борын?! Убыр оясына чумды, ваня.

– Хатының вчүтеки, Сәйфи Бариевич.

– Акылдан сапкан бичә, диген! Аның ише чәчбиләр миңа чиратка тезелә! Акча гына күрсәт! Давай, әйберләрен кертеп бәр дә кайтыйк! Живо, тукмак борын! Хатын, терсәгенә таянып, баш кына сыярлык тәрәзәчектән урамга карады. Ир бәндәсе ярышка ыргылган чабышкы аты сыман ике аягында сикеренә иде. Әй, йодрыгы белән сугып күк йөзен чатнатыр иде! Каты бәгырьле Сәйфинең кыланмышы җанны тетрәтте. Янәсе, хушлашмый. Янәсе, аңа кызлар чиратка тезелә! Менә, мышный-мышный, баскычтан Минап абзый менде:

– Сеңел, син кайда әле?

– Уң якта, чоланда, – диде хатын. Озын баулы сумканы иңенә аскан шофёр сукыр төсле бусагага төртелде:

– Куышың сәпсим бәләкәй икән, сеңел. Авыл ызбасы шул.

– Миңа җитә, Минап абзый. Коттедж зур иде, ләкин анда миңа кысан иде.

– Атна-ун көн тиз узар, сеңел

. – Мин озакка, Минап абзый. Яфраклар биш-алты айдан гына саргая.

– Үзең үрсәләндең бит, сеңел. Юкса сездәге байлык белән чит илләрдә нечкә билле курчак әвәләрләр иде. Надан авыл карчыгыннан могҗиза көтмәскә иде дә...

Чит илләрдә акча гына суыралар, Минап абзый. Монда мин бушка дәваланам, – дип елмайды ул.

– Ай-яй, әбиең елгыр! Тәккә генә синең белән вакыт үткәрмәс, может доллар белән түләттерер, сеңел. Яшелләрне алдыңмы соң?

– Алдым, алдым, Минап абзый. – Хатын, якынрак кил дигәндәй, кулы белән ишарәләде һәм пышылдап кына:

– Сәйфи ыргыткан муенсаны табып бир, зинһар, – диде. Минапның йөзе үзгәрде.

– Ничек «табып?»

– Урынын хәтерлисеңдер, абзый. Минем өчен мең алтыннан да кыйммәтрәк ядкарь ул!

– Ай сеңел, вай сеңел! Миңа мондый хәтәр йомыш кушма син. Әнә, Сәйфиең котырган эттән дә хужы. Итең-сөягең белән чәйни, каһәр. Мин аңа нәрсә диим? Көт, Бари малае, муенса эзлим диимме? Атып үтерсенме, дәҗҗал. Карурманда агачка терәп! Ата да, имансыз. Чөнки миңа аның күп кенә кыңгыр эшләре мәгълүм. Сиңа карата да нидер маташтыра ахры. Беркөнне телефоннан әшнәсе белән чүкердәште. Безнең әрекмән колак кайчан Әмирикәдәге радио дулкыннарын тота, сеңел. Ниндидер кыягазлар әзер түгел, ди. Шунда кадәр симезбикә аягын гына сузмасын, кул куйдыртып җитешәсе иде, ди. Әлегә син Сәйфигә исән килеш кирәк, сеңел.

Урамда ир бәндәсе үкерде:

– Мина-а-ап! Эттән туган!

– Әнә, ватый абзаң дулый. Хуш, сеңел!

Менә тышта тавышлар тынды. Бая гына ыгы-зыгыдан кайнаган йорт үзе дә тирән йокыга талган кебек тоелды. Кайда карчык? Кайда Миңсылу? Нишләп алар югалды икән? Хатын шомланып ишеккә караган иде, әйтерсең, идән астыннан калыкты, ятагы кырыена хуҗабикә килеп басты. Төймә хәтле генә коңгырт күздән нур сирпелә иде. Шул көлтә нурның берсе ыргак төсле бөгелеп үзенә тарттымыни, хатын җиңел генә урыныннан купты.

– Элгәреге атым-чатымны ничек белдең, Гөлҗиһан? – Карчыкның күзендә сагаю да бар иде.

– Ун яшемдә мин шомырт агачыннан егылган идем. Хәтерлисеңме, әни күтәреп сезгә кертте. Баланы калдыр, дидең аңа. Мине озын кабык тагаракка яткырдың. – Гөлҗиһан китаптан укыган кебек тиз-тиз сөйләде. – Өч мәртәбә беләгемнән сыпырганда: «Тәңрем, Үлмәс атлы колың шушы оланны имләгәндә, учыма кояш җылысы сал», – дидең. Мин үз аңымда идем, Гамбәр әби! – Саташма, минем андыен исмем җук!

– Соң, Гамбәр әби...

– Шайтан телегезгә лач-лоч әллә нәмәләр төкерә. Ризык дип ... чәйнәтә! Ниткән Тәңре, димсең! Им-том – догада, кодрәт – бер Аллаһта! – Карчыкның тавышы дәһшәтле иде, йөрәге каккан хатын:

– Ярар соң, чәйнәмәм, – диде.

– Үләм бит инде мин...

– Адәм чирдән үлми, гомере беткәнгә үлә! Әй син, кем кыз!

– Әү, җиңги! Ишек артында гына сакта торган ахрысы, Миңсылу пәйда булды. – Кем кыз, моңа җан асрарлык кына ашат! Көнозын ач йөреп, хәлсезләнгән хатын, әлбәттә, ризыктан баш тартмас иде. Әнә, эче быгырдый. Өстәлгә ни генә куйсалар да, ачкүз кабып йотарга әзер. Әмма калай тәлинкәдә аппетитыңны аздырырлык тәгам юк, нибарысы ике кабыклы бәрәңге дә ярты стакан су гына иде шул. Хатын балалар кебек үпкәләп, авызын турсайтты.

– Ай, бигрәк аз! – Җиңги җан асрарлык кына дип әйтте лә. Миңа дисә, ун бәрәңге аша, гөлкәем.

– Минем җаным бәрәңге белән генә канәгатьләнмәс, апакай. Хәер, нишләп сез мине туендырырга тиеш ди әле. – Хатын сумкасын ачты.

– Менә, биш мең сум. Кибетегез еракмы? Иренмәгез инде, ипи, кызыл уылдык, балык алып кайтыгыз! Өчәү бергә сыйланырбыз.

– Ниткән кибет ул?!

– Абау, бүген адым саен супермаркетлар эшли. Авыллар да шәһәрдән калышмый, апакай.

– Атакай, анакай, апакай! – дип үртәлде Миңсылу.

– Чиркәүдә диярсең! Гап-гади генә иттереп сөйләш. Апа, дисәң, матуррак ла.

– Хуш, апа. Йә инде, киреләнмә, кибеткә чап!

– Юу-ук бездә кибет, гөлкәем, юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Җиңги, әгәр әмерен үтәмәсәң, кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары ташкалагызга! Чемчен, әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Туяр җаның. Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде ләбаса! Хатын бәрәңге кабыгын әрчеде.

– Тәмле микән? – диде. – Без бала чакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде.

– Без дә без, дисең. Син кайсы як кавеменнән соң, калын катын? Танып та танымыйм үзеңне. Шәһәрнеке анысы, авылныкылар болай иләмсез симерми.

– Ә син кем, апа?

– Койрыклы җен! Әбиеңнең каенсеңлесе мин, гөлкәем.

– Син дә миңа таныш түгел, апа.

– Икәү иренгә бал сылап чәй эчмәдек шул, калын катын. Элекке заманнарда синдәй чирләшкәләр бу йортта хәтсез сихәтләнгән. Дөнья читеннән килгәннәр җиңгине юллап. И-и, ул хикмәтләрне сөйләсәңме? Капка төбендә чирәм үстермәгәннәр, көтү-көтү халык чиратка тезелгән. Хәзер сирәк кеше җилкапкага орына, сирәк кеше. Инде кирәкләре дә юк, җиңги картайды. Сине мунчада пакьлибез, әйдә, аяклан, гөлкәем. – Мин шушы килеш кенә үләм! – дип ыңгырашты хатын. Бәрәңге аңа чеметем генә дә көч өстәмәде, киресенчә, котыртты гына. Әнә, ризык дип алданган ашказанын «усал эт» үтереп-үтереп талый. Кырлы стакандагы су да аңкауны гына чылатты. Коттедждагы утыз кеше сыярлык түгәрәк өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән соң коры авыз чапылдату көлке хәл иде. Әкияттәге тылсымлы ашъяулыкны җәегез, җәй! Туйганчы ашап үлсен ичмасам! Акыл дәрьясыннан саркыган бер аваз кисәк кенә айнытып җибәрде: «Яшә-ә!»

Ул арты белән идәнгә шуышып төшеп, ишеккә табан үрмәләде. Үзеңне күпме кызганырга була! «Адәм чирдән үлми... Чирдән үлми...» Карчык та үзгәргән: бөтәшкән... Аны кабыкка салып буыннарын уган куллар йомшак иде, ә хәзер каты, бик каты... «Адәм гомере беткәч үлә...» Ишегалдын гүя томан сарган иде. Кара мунча якканнар... Бүрәнә ярыгыннан ургылган төтен күзне әчеттерә иде...

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2017

фото: ok.ru

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: