Үлмәс (повестьның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

 

14

 ...Ул биштәрләргә берәр-берәр пыяла савыт салды:

 – Аркагызга асыгыз!

 – Әй, җиңги, икебез аксак, беребез чатан дигәндәй, әкияттәге сыман ай

барасын көн барырбыз инде, – дип мөкелдәгән Миңсылуга:

 – Чатаны синдер дә, аксагы кемдер, – диде.

 Кыр казлары кебек тезелештеләр. Карчык иң арттан атлады. Ул «чыбыркы»,

халык әкрен кыймылдаса, теле белән «суктырачак» иде. Күл ерак, ди,

каенсеңел. Ялкаулансаң – кашык та авызга ерак. Иншә Аллаһ, чакрымнар

хәлдән тайдырмас. Һәй, яшь чагы булса, боларга ялыныр идемени? Карт тәннең

канын ни ач сөлек тә суырмый икән. Һай элек уптым илаһи кабалар иде кана!

Алдындагы «кыр казы» җанланды:

– Гамбәр әби! Син мине Аллаһ ризалыгы өчен генә сихәтләндерәсеңме?

 – Кодрәт иясенең ризалыгына өметләнмәгән гамәл – шайтан гамәле.

 – Мин синнән куркам, Гамбәр әби, чын мәгәр! Алай да сорыйм: мәрхүм

әтине кичердеңме син?

 – Кичерү-кичермәү бер Аллаһ кодрәтендә.

 – Беркөнне: «Башта синнән зыян күргән кешедән гафу үтенергә кирәк», –

дигән идең, Гамбәр әби. Әгәр мин әтине ярлыка дип, сиңа ялварсам, мәрхүмгә

карата күңелеңдәге таш эрер идеме?

 – Миндә таш җук! – Ул таягы белән хатынның аркасына берне тамызмакчы

иде, «әүвәл үзеңне кыйна, Гамбәр!» дигән боерык ишетте. Бу – хакыйкать

тавышы иде. И-и, кортка, кортка! Син судан пакь, сөттән акмыни?! Ничәмә-ничә

ел ялган белән яшисең! Сине кем шуңардан арындырыр менә... Бастыр ачуыңны,

бастыр! Ызбаңнан Аллаһка тапшырылып, дога укып чыктың... Җаныңны

бимазалама... Әнә, им-томың ничек килешә: Сәмигулла кызы аягын сөйрәми,

Ходайның рәхмәте. Чүпрә сыман күпергән гәүдәсе дә шактый шиңде. Синең

генә тырышуларың нәтиҗәсе микән, йа? Кемсәне гыйшкы җилкетә, гыйшкы...

Җу-ук, аны онык белән кавыштырмас өчен таулар ишелсен, җир убылсын!

 Күл кырыенда кизләү бар иде, карчык юлдашларын шунда таба борды:

 – Сусадыгыз, эчегез, – диде.

 – Абау! Бу бит безнең балачак чишмәсе, – дип, Гөлҗиһан әле карчыкны,

әле Миңсылуны кочаклады. – Әби бәгырькәйләр, без Фәрит белән монда

каен яфрагы йөздерә идек. Ул миңа: «Суда синең кебек бер чибәр кыз сурәте

чайкала», – дия иде. Әллә нинди матур сүзләр уйлап таба иде Фәрит. Китаплар

язса, дөньяга танылыр иде.

 «Синең йөрәгеңә язган кадәресе дә җитәр», – дип, моның авызын

томалыйсы иде дә... И Аллаһым, тагын ачулана кортка! Алай да ул:

 – Кизләү шул ук, бәндәләр генә бүтән, – диде.

 ...Күл өсте нәкъ пыяла, бассаң – чатнар кебек иде. Карчык озын ыштан

балагын тезенә кадәр күтәрде һәм «бисмилла» дип суга керде:

 – Җылы, оланнар. Хәзер сезнең чират, кем кыз, кем... – Гөлҗиһан дигән

исемнән тел бизгән иде. – Кем...

 – Кем димә, Гамбәр әби, мин – Абага-а!» – Хатын, кулын өскә сузып, күл

буен яңгыратып көлде. – Мин – чәчә-ә-әк!

 Аның көлүе тагын карчыкның җеннәрен кузгатты. Моның кыланмышына

ничек түзәсең ди, Аллаһым! Ул таягы белән аңа кизәнмәкче иде, Гөлҗиһан:

 – Бу күл дә миңа таныш, без монда Фәрит белән тәпиләребезне юа идек,

– дип, суга кереп басты, ләкин озак очынмады: – Ой, кемдер тешләде! – дип

чинап, ярга ыргылганда, аның чәлтеренә биш сөлек кадалган иде. Кортка:

 – Болар ат сөлеге, имгә яраксыз, – дип, бишесен дә күлгә ыргытты. Чупылт,

чупылт... Каенсеңелнең дә табышы сыек, өч сөлекнең икесе «брак» иде.

Чупылт, чупылт...

 – Хет шул хәшәрәтләрне күлгә кире ташлама инде, җиңги, безнең яңадан

каныбызны эчәләр бит алар. – Каенсеңел шыңшымыйча гына бернәрсә дә

эшләми иде.

 – Яшәсеннәр, кем кыз!

 – Атныкымы, адәмнекеме – нинди аерма, бөтенесен дә җый, җиңги.

 – Аерма зур: көн – якты, төн – караңгы, җугыйсә икесе дә вакыт күчәрендә әйләнә.

 – Әй, синең яшең дә туксан, үз туксаның да туксан, җиңги!

 Бүген күл юмарт иде: савыт бик тиз тулды. Карчык төбе-тамыры белән канлы

үлән йолкыды. Дымлы туфракта алар сусыл, сабагын сындырсаң, кан тибә иде.

Беренчесендә сөлек аз эләкте, бу юлысы, иншә Аллаһ, яшь бикәчнең башыннан

аягына хәтле утыртыр... Чыдар, чыдамый ни! Хастаны жәлләсәң – чире отыры

аза. Зәхмәтне каз мамыгы белән сыпырма, тырма белән тырна! Чишмә дә, күл дә

таныш, ди. Кара син! Агач ботагыннан егылгач, кабыкка яткырып билен турайткан

иде Гамбәр, анысын онытмады микән? Хәтерлидер, моңарда хәтәр-хәтер...

 Кайтканда, ул юлдашларын тагын чишмәгә туктатты. Икегә бүлсәң, юл

кыскара иде. Әмма каенсеңел белән Гөлҗиһан барыбер арды.

 – Җиңги, мин хәзер ятакка авам, – диде Миңсылу. – Абага, капканы ач!

 – Аума, кем кыз, эшең бетмәде кана. Бакчадагы кисмәктә су җылынгандыр,

сәфәрдәшеңне сабынсыз гына коендыр. Сөлек ят ис яратмый.

 – Вәт бәби! Юындыр, коендыр. Мин бу калын катынга хезмәткә ялланмаган ла.

 – Аннары, биштәрдәге канлы үләнне агач кашык белән изәрсең, кем кыз.

 – Монысы ниемә тагы?

 – Шуңар ярты ыстакан кайнаган су өстәрсең, кем кыз. Сөлектән соң тәнгә

сөртү кирәк.

 – Бәй, сөртмәсәң тиресе бозылып черемәс әле, – дип телләшсә дә, Заретдин

сеңлесе ул кушканнарны эшләп куйды.

 Сәке тутырып яткан хатын, мең сөлек тешләсә дә, авыртуны тоймас иде.

Ара-тирә маңгаен җыерып, нәрсәдер исенә төшереп маташты Сәмигулла кызы.

Килгән мәлләрдә ул үзенең чире белән генә мәшгуль, дөньяны су басамы, җир

тетриме – битараф иде. Ә хәзер бак, хәлләнә, анда да, монда да борын тыга...

 – Гамбәр әби...

 – Җә, нәстә?

 – Әти белән әнинең каберен зиярат кыласы иде. Дога өйрәтсәң – баш

очларында укыр идем.

 – Атаң янды...

 – Җаны янмаган ла, сөякләрен генә күмгәннәр, Гамбәр әби!

 – Мәрхүмнәр рухына, каберстанга бармыйча, ызбаңда гына укысаң да,

кабул була.

 – Ә нишләп үзең һәр пәнҗешәмбе зират урыйсың, Гамбәр әби?

 – Кем әйтте?

 – Миңсылу апа шулай ди. Өрәк төсле каргалар куркытып йөри, ди.

 – Миңсылу үзе өрәк! – диде карчык һәм аягы белән сәке астын «капшады».

Каядыр сынык себерке сабы ауный, шуны тәрәзәдән генә ишегалдында туңкаеп

бәрәңге әрчегән каен-сеңлесенә очырмакчы иде, туенган сөлекләр хатынның

тәненнән куба башлады.

 – Зиратта сез эзләгән – сезнеке тегел, – дип мыгырдана-мыгырдана, җәймәгә

коелган бөҗәкләрне чүпләгәндә, кинәт кенә йөрәк чәнечте. Моңарчы сиздерми иде,

димәк, хәбәр килә, хәбәр... Ерактан, ерактан... Даладан да кебек... Кайда соң теге кыз

бала? Нишләп ул җил белән куышып уйнамый?! Нишләп аны беркем дә чакырмый?

 – Үлмә-ә-әс!

 – Гамбәр әби, торыйммы? – диде хатын.

 – Җук, ят, балакаем. – Карчык аны чәченнән сыйпады. – Миңсылу, дим, син,

кем кыз, дим. Канлы үлән суы белән Гөлҗиһанның тәнендәге яраларын киптергәч,

баллы су эчерт. Кан тамырлары киңәйсен. Раббым, шифасы синнән, тик синнән

генә, Раббым. Бәндәңне үзең саулыкка тиендер. Мин мәчет тирәсен караштырганда,

шаять, бәрәңге боламыгы да пешәр. – Ишектән кергән каенсеңлесенең дә ул йомшак

кына аркасыннан чәбәкләде. – Себерке сабы гына телеңнән тыймас шул, кем кыз.

«Һы, янәсе мәчет тирәсен караштыра. Сукмак димәсәң – хәтере калыр, ерып

үтәрлек түгел, агач-куак белән капланган. Йа кодрәтле Затым! Гомер юлым

чытырман да чытырман иде. Мин фәкать синең ярдәмең белән генә тереклек иттем.

Сиңа табындым, сиңа сыендым. Туганда ук фәрештәләр өммәтеннән идем, җиргә

иңгәч, ике канатым да пычракка буялды... Үч мине каралтты, үч, Кодрәтле Затым!»

 ...Беркичне Гамбәрнең тәрәзәсен шакыдылар. Ул узгынчыларга ияләнгән иде

инде: йә су сорыйлар, йә адаштык, диләр. Тик бу төнге кунак авыл кешесе иде.

Сәләмәсе җилдә җилфердәгән бакча карачкысы кебек ир өйалды нүешенә чүгәләде.

 – Туңдым, Гамбәр апай!

 – Син бит Газизҗан? – диде хатын. – Төрмәдә идең бит син. Качтыңмы?

 – Ике ай элек үк инде, Гамбәр апай. Айтуганда этем дә белми. Колхузның

өч атын урлаган өчен биш елга таш капчыкка яптылар, паражитлар! Күп

чәпәделәр, паражитлар. Мине аучы Сәмигулла үзендә яшереп асрый. Өстемдә

аның күлмәк-ыштаны. Без Сәмигулла белән төскә-биткә дә охшаш, дөресме,

Гамбәр апай? Син дә, бәрәч, элгәреге күршем дигәнсеңдер, дөресме?

 – Төрмәңә кайт, зур бәладән котылырсың, Газизҗан.

 – Тү-тү, Гамбәр апай! Миңа монда рәхәтрәк! Күсәге белән кабан дуңгызы

ите кимереп, кикереп кенә яшим мин. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан.

Сәмигулла нәрсәдер болгата түлке. Аның капкасына кеше-фәлән бәрелми,

тыныч иде, ну кичә ике урыс килде. Идән астында тыңлап ятам, нәрсәдер

таптыралар Сәмигулладан. Сундук та сундук, диләр. Үтерәбез, скутина, диләр.

Син җиде кат җир астындагы хикмәтләрне күрәсең, ди, Гамбәр апай, карале,

нинди сандык икән ул, ди, аңа нәмәстә төягәннәр икән?

 – Башымны катырма, үзеннән сора, Газизҗан энем.

 – Әйтер ди сиңа! Ике көпшәле мылтык сатып алган, тиле сымак шуның

белән сүләшә. Зур акча түләдем сиңа, малай, ди.

 «Төрмә чыпчыгы»н Гамбәр куып җибәрде. Язмышлар төялгән арба көн саен

аның капка төбендә туктала, көн саен аннан кемдер чирен, кемдер аһ-зарын, кемдер

күз яшен, ә кемдер чүп-чарын түгә, аларның барысына да илтифат итсәң – акылдан

язарга мөмкин иде. Ә бит Газизҗанның гозере аны сагайтырга тиеш иде. Чөнки

шул ук төндә Сәмигулланың йорты янды. Кеше рәнҗеше түшәп корылган нигездә

кайчандыр бер ут үрлисе мәгълүм иде. Янгында хуҗа үзе дә кисәүгә әйләнгән,

диделәр. Авыл халкы ялгышты: Сәмигулла исән иде. Өч көннән соң хатын ябык

мәчеткә барды. Сөрелгән кыр кебек кап-кара җир җанны өшетә иде. Ул сөенмәде.

«Илаһым, зинһар, начар уй-теләкләрдән күңелемне чистарт», – диде. Тик бу теләк

ихлас түгел, аны үч каралта иде. Мәчет артындагы куерып үскән куаклыкта үлепбетеп яткан «кисәү»не Гамбәр башта төрмә качкыны Газизҗан белән бутады. Ир

бәндәсен, әйтерсең, кызган тимер белән өткәннәр, иягенә кадәр битенең тиресе

суелган, керфеге-кашы, чәче өтелгән, борын ямьшәеп, ирененә салынган иде.

 – Бәладән котылырсың, төрмәңә кайт, димәдеммени, и адәм! – диде Гамбәр.

«Авыл хуҗасы Мирхәйдәргә әйтәсе булыр, бүлнискә илтсен», – дигән уй

кызгану хисе белән алышынды: миһербансыз блач егетне төрмәгә озаттырачак!

Газизҗан бала гына иде әле, бервакыт хатын, аягы таеп, сулы чокырга егылгач,

малай көчәнә-көчәнә аны тартып чыгарган иде. Энә очы кадәр генә яхшылык

эшләсәләр, син аңа тау хәтле изгелек белән җавап бир!

 Гамбәр, мәчет ишегенең такталарын каерып, «тере мәет»не эчкә сөйрәде.

Монда аулак, кеше йөрми, ә качышлы уйнаган бала-чаганы әби-әниләре:

«Заретдиннарның иске йортында җен-пәри мыжлый», – дип куркыта иде.

Хатын көн дә килеп «кисәү»нең йөзенә үлән суы бөркеде, телемләп чи бәрәңге

япты. Ниһаять, мәрткә чумган Газизҗан «ы-ы» дип ыңгырашып, керфексез

күзен ачты... Түшәме ишелдемени, Гамбәр ишеккә ташланды. «Тере мәет» –

Газизҗан түгел, «тере мәет» – Сәмигулла иде...

 Хатын аңа ләгънәт укымады, юк, укымады, исән калуына гына шаккатты.

Кабахәт җанны күкләр дә кабул итмәгән иде.

 – Ишет, мин сине таң белән үләт базына ыргытам, – диде ул. – Ишет, мөртәт!

 Ләкин иртән Сәмигулланың «су, су» дип инәлүе хәлне үзгәртеп куйды.

Үлгәндә кешенең иренен чылатмасаң – гөнаһ. Хатын «кисәү»нең авызына

су тамызды, тегесе теле белән ялаган саен ыңгырашты. Имансыз! Киекҗанварларны яралагач, алар да тән авыртуына түзәлмичә бәргәләнгәндер.

 Һай, мөртәтне үләт базына ыргытмады шул Гамбәр. Нәфрәт – иң көчле

хис, диләр. Кайда иде соң ул көч, кайда, Аллаһым?!

 Менә Сәмигулланың теле дә кыймылдады:

 – Күрше апа, мине агулап үтер, җәме?

 – Җан алмак – Газраил эше, – диде белекче. – Савыккач – үз ишең – Мирхәйдәргә

дөресен сүлә. Миндә Газизҗан качып яшәде, зиратта аның кабере, диярсең!

 Әле кайчан гына дөньяның сыртына атланып чапкан иблис, менә, койрыгы

тәбәгә кысылган тычкан кебек чиный.

 – Газизҗан идән астында иде, янганмыни? Мине бит урындыкка бәйләп

ике башкисәр җәзалады, күрше апа.

 – Сандык өченме?

 – Син каян беләсең, күрше апа?! Эһе, знамы беләсең, калдун бит син. Шушы

башкисәр урыслар төртте ызба белән абзар-курага. Тучны блач Мирхәйдәр

котыртты аларны! Тагын этләрне өстерәчәк. Лутчы синең кулыңнан үләм,

күрше апа! Агула мине! Янә башкисәрләргә эләксәм, турам-турам тураклый

тегеләр! Мәскәүдән алар, тучны! Гөлҗиһаным бит анда. Кызым ни хәлдә икән?

Арчиныч кабахәт, җир йотсын үзен. А-а-а!

 Сәмигулла аңын җуйды. Күз алдында адәм икенче затка әверелде. Канэчкеч

бәндәдән юаш, мескен ир-ат туды. Соңгысының йөрәген курку камаган иде.

Курку! «Тегеләр» эзләп табар да, сандык өчен икенче мәртәбә тереләй яндырыр.

«Кызым исән микән? Үтермәделәр микән?» Үтермәделәр. Тик синең өчен ул

дөньяда юк инде, юаш Сәмигулла! Туган якларына бер кайтыр Гөлҗиһаның,

әмма аның да әти диярлек кешесе «исән» булмас... Минем үчем бу, минем үчем!!!

 – Синең агуың үзеңдә, – диде хатын. – Чаян күек тәнеңә чак, Сәмүш. Әйе,

моннан ары син – Сәмүш, бәндәм.

 Ирнең кутырлап төзәлгән бите мүкләнгән агач кайрысы төсле ямьсез,

өстәвенә сул күзе йомылыр-йомылмас калган, әгәр сине клуб сәхнәсенә

менгезеп: «Бу кем?» – дисәң, авылдашлары танымас иде. Аның сүгенә-сүгенә

карлыккан тавышына хәтле нечкәрде. Салам кисәге белән кәҗә сөте суыртасуырта хәлләндергәч, Гамбәр «кисәү»не әкрен генә атлатып утарга алып

китте. Атасы белән яшьтән үк бергә яшәгән Рәшит күршесенең төсен-битен

хәтерләмәгәндер, хәер, ул аңа күз дә салмады, чөнки ашыга иде.

 – Әни, йорт сиңа атап төзелгән, ул синең карамакта, кемне кундырсаң да

– миңа барыбер, – диде.

 Сәмигулла-Сәмүш, мирас төсле, улыннан соң оныгына күчте. Ызбага «оялаган»

авыру агайның чыгышы белән Фәрит тә кызыксынмады. Зур әнисе яшәтә икән,

яшәсен! Заретдин чылбырындагы ир-ат эре иде, вакланмый иде. Гамбәр дә серен

эчендә саклап картайды. Һәй, чамасыз авыр үч йөге иде ул, чамасыз авыр... Җан

талкынды, йөрәк ите ашалды, ә кортка барыбер йөген бушатмады...

15

 – Саумысез, каеннар, саумысез, усаклар? Мин урман кызы-ы-ы!

 Яфраклар лепелт-лепелт шаулашты, гүя алар хатынның сәламен аңа да

тапшыралар иде. Бәлки, ул ишетер... Түзә, Гөлҗиһан, түзә, ләкин түземлекнең дә бер

чиге бар! Карчык тыйган саен, эчтән әрнү кузгала. Йә, Фәриттән качты, ди. Урман

егетеннән танытмады, ди. Ә менә балачак хатирәләре җанын айкаганда, тиле йөрәк

хис өермәсе кузгатса – нишләргә? Сакчы Миңсылу арып йокыга түнгәч, Гөлҗиһан

урманга тайды. Кортка, гадәттә, мәчет тирәсендә озак юана иде. Ул арада хатын

муенсасын эзләр, бәлки... бәлки, аны да очратыр. О, тыелган алмага ымсынсаң, бик

тиз җиргә сөрерләр! Гамбәр кунагымны җәннәтемдә рәхәт чиктерәм дип шәбәрә

ләбаса! Әмма «җәннәт»тә аяк-кул богаулы иде шул. Хәер, хатын Мәскәүдә дә иреккә

туенмады. Акча бөтен ябык ишекләрне ачтырса да, ул аркасын чәнчегән «сыңар

күз»нең карашын һәрдаим тоеп яшәде. Хак, байлыкка күмгән туган абыйсына

сеңелкәш рәхмәт кенә әйтергә тиеш иде. Аның өчен кайгырта ла! Тик бу кайгырту

майлы калҗа кебек үтләтә иде. Томана Сәйфи белән дә ул гына көчләп кавыштырды.

 – Син – бизнес леди, сиңа эт сымак тугры ир кирәк, Джиган. – «Сыңар

күз» телгә оста иде. – Фас дип өстерү белән, дошманыңның ботын умырсын!

Өр, дисәң – өрсен, пос, дисәң – поссын. Вот так! Мәхәббәтме? Сафсата!

Яратасыңмы, җирәнәсеңме? – анысы миңа караңгы. Акча – елан, хисләнгән

хатын-кыз кулыннан тиз шуа. Салкын акыл белән эш йөрт, Джиган. Только

бер киңәш: этне бәйдән ычкындырма! Финанс мәсьәләләренә катнаштырма!

Только сөяктән генә өзмә, тыгынсын!

 Туган абый нотык сөйләгәндә, Гөлҗиһан бүлдерми иде. Ярамый! Ләкин

бу юлысы ризасыз гына:

 – Сезнең Сәйфиегез бигрәк котсыз, – диде.

 – Ха-ха! Котсыз икән! Тырнак буяп, чәчен майлап йөргән «зәңгәрләр»

ямьлеме? Шундыйлар белән парлашыр идеңме, Джиган? Һо, башсыз кыз!

Озын сүзнең кыскасы: иртәгә Сәйфи белән загста язылышасыз! Кич белән туй!

 «Кияү егете»н керттеләр. Күлмәк якасы бөгәрләнгән, корсак турысында сәдәфе

каптырылмаган, ә чәче, җил тузгыткан сыман төрле якка тырпайган егет, чынлап та,

тугры эт иде, ул – гәүдәсен кечерәйтеп, күзен яртылаш кысып, хуҗасын сәламләде:

 – Ватый мин, Радий Арсиныч. Нәстә боерасыз, сразы үтим!

 – Мондарак кил! Таныш, бу – синең хатының, Сәйфи!

 – Минем катын?! – Егет балчык изгән сыман урынында таптанды. – Көләсез,

ватый, Радий Арсиныч. Джиган Самуиловна – асылбикә, ә без – кара мужик.

 – Кем сине агартырга җыена, холоп! Буялган килеш тор!

 – Хи-хи, Радий Арсиныч, шаяртмыйсың ахры. Джиган чибәр үзе ни ди

соң? – Сәйфи кызга карап ыржайды.

 – Сине өзелеп сөям, ди, дуңгыз! Әгәр тагын мыркылдасаң – маңгаеңа ядрә чәпим!

 – Гафу, гафу, хуҗам! Сезнең сүз – закон! Кунаклар эсписеген төзикме суң?

 – Төзегез! Без өчәү – мин, син, Джиган.

 Өч кешелек туй дөнья тарихында булды микән? Туган абый тулы бер

ресторан алган иде. Зур концертлар залы монда күченгәнмени, аларга иллеләп

җырчы, биюче, цирк артистлары шоу-тамаша күрсәтте. Яшь кәләш:

 – Дусларыма нәрсә диярмен инде, Ходаем? Берсен дә чакырмадык, – дигәч,

«хуҗа», һәр сүзенә диярлек басым ясап:

 – Таныш-белешләр, Джиган! Таныш-белешләр! Дус юк ул, дошман белән

көндәшләр генә бар. Син шуларны бәйрәмеңдә биетер идеңме? – диде.

«Нинди бәйрәм?! Сез миңа матәм көне оештырдыгыз!» – дип тузыныр

гына идең, филгә тибеп кенә кырмыска җиңәмени!

 Күңелсез мәҗлес тәмамлангач, туган абый өстәлгә ачкыч бәйләме ташлады.

 – Миннән туй бүләге! Шәһәр читендәге коттедж сезнеке. Тату гына яшәгез.

Кстати, мин берникадәр вакытка югалам әле, яшьләр.

 «Югалу» йә атна-ун көнгә, иң күбе – берәр айга сузылыр дигән иде

Гөлҗиһан, тик ул ялгышты: туганы шуннан бирле гаип. Телефоны да сүнгән...

 – Ватый, табышмак! Радий Арсиныч кайда икән? – диде Сәйфи. – Наверняка

безне айдан гына күзәтәдер, шайтан. Памушниклары Замир, Володькалар

белән без пачти ахирләр иек, аларны да җир җытты шту ли?

 Еллар буе хуҗа үзенең «тугры хезмәтчесе»нә күрсәтмәләр бирми икән,

димәк, ул аның белән арасын өзгән дип уйлады яшь хатын. Сәйфинең дә

үз-үзен тотышы үзгәрде. Элек ялагайланып койрык болгаган «эт» калдыкпостык сөяккә генә риза түгел иде инде. Гөлҗиһан, билгеле, аңа артык акча

исе иснәтмәде. Дындык ирнең финанс документларына теше дә үтмәс иде.

Әмма идарә дилбегәсен әкрен-әкрен генә үз кулына эләктерде Сәйфи. Акырубакыру буенча шәп «белгеч» иде ул, кемнедер эштән куу, кемнеңдер хезмәт

хакын кисү аның вәкаләтендә иде. Гөлҗиһан, туганының киңәшен истә тотып,

«эт»не бәйдән ычкындырмас иде дә, котылгысыз рәвештә чир якынлашты.

Гәүдәсен май басып, килеш-килбәте ямьсезләнгән хатын дөньяга күренергә

ояла башлады. «Әле монысы баласы гына, анасы алда икән», симерү, соңгы

ноктасына җитеп, урынга еккач, Сәйфи үзен бердәнбер милек хуҗасы итеп хис

иткән әнә. «Ниндидер кәгазьләр әзерли», – ди Минап абзый. Әйдә, әзерләсен!

 – Син ниткән җәһүдә?! Син алкаш Сәмигулла кызы Гөлҗиһан икән! –

диде берсендә Сәйфи. Мондый мәгълүматны, мөгаен, туган абыйсының

«памушниклары» саткандыр. – Паспортың җалган синең, симезкәем. Хафаланма,

полициягә җәвит итмим, фчүтеки син минем катын. Үзем дә мактанам ватый

дусларга, мин – мишәр, катын – шимбә, дим. Ну малай, көнләшәләр!

 «Симергән эт» өстенә ташланганда, туган абыйсын сагынды Гөлҗиһан.

Даими күзәтүе белән интектерсә дә, ул аны җил-яңгырдан ышыклаган икән.

Сикертер иде хәзер Сәйфине, сикертер иде! Сыңар күзен алартса да, ир бәндәсе

чалбар төбен юешләтер иде. Шулай ук башбаштак сеңлесен дә акылга утыртыр

иде. «Авылга кайтма!» – дип кисәтте ул, ә хатын колагына да элмәде: кайтты.

Нәфрәт Гөлҗиһанның бәгырен өтәргә тиеш иде. Авылдашлар туган йортын

яндырган... Кайсының битенә төкерәсең, ә? Айтуган дигән авыл юк, бердәнбер

тере җан – Гамбәр карчык... Ул да хатын кебек үк билгесезлектә яши: шырпы

сызган бәдбәхет аңа нәмәгълүм. Белгертмә, Гөлҗиһан, зинһар, белгертмә!

Сәмигулла исемен, никадәр якын булса да, казып чокырга күм!

 – ...Мин – урман кызы-ы-ы! – Хатын шомлы уйларыннан арынырга теләде.

– Мин урман кызы-ы-ы!

 Урман аңа усал гына җавап бирде:

 – Булмагаең ни! Кая болай чаптырасың, азгын бия?

 Миңсылу икән, уянган, артыннан куа. Кушаматка ифрат баеды Гөлҗиһан,

көн саен яңасын өстәп кенә торалар. Симезбикә, абага, азгын бия... Ә ул

барыбер урман кызы!

 – Миңсылу апа, икәүләшеп һава сулыйк әле!

 – Һава кайда да бертөсле! Син яхшы чакта борыл. Иту җиңги үтерә үзеңне.

Сөлектән соң кеше хәлсезләнә.

 – Ә мин, киресенчә, җиңеләйдем, Миңсылу апа.

– Акылга җиңеләйгәнсең ахры. Бугазыңны ертып хет көн-төн акыр, сиңа

кем дә «ау-у» димәс. Борыл, диләр!

 Кызулык белән генә «сәяхәт»кә чыккан икән Гөлҗиһан, кичкә табан и күңел

болганды, и күңел болганды... Кысылып кечерәйгән ашказанында нинди тәгам

ди, карчык бит аның ризыгын бөтенләй чикләгән иде. «Сөлектән агуландым»

дигән шик аяк табанын яндырып төште. Әнә, Миңсылу нәрсә ди, бер хатын

сөлек ярасын кашып үлекләткән дә, туганнары, син бинабат, дип чүт кенә

җиңгине кыйнамаган, ди. Ит яхшылык, көт яманлык, саклану чарасын хаста

үзе күрергә тиеш, ди. Тамагына сөяк кадалгандай укшыган хатынга карчык:

 – Косыгыңны коскың, – диде.

 – Дару бир! – Гөлҗиһанга дөньясы агуланган кебек иде.

 – Нинди дару?

 – Соң, Гамбәр әби, сездә костыруга каршы дару бардыр бит инде?

Цивилизация гөрләгән чорда яшисең лә. Сәдәф инде сезнеңчә, сәдәф!

 – Ниткән дару? Коскың! Чистарыну вакытыңны сузма! Эчегезгә былчырак

җыела, адәмнәр! Тәнегезне юып кына пакьләнмәссез, адәмнәр!

 Хатын:

 – Миңа сөлек ярамады-ы, – дип ыхылдаган иде, белекче күкләр күкрәтте:

 – Синдә чирле кан иде, бәндә баласы! Алар үзләре агу суырды. Мин алардан

кичерү сорадым намаз арты!

 Аннары жу-жу баш шаулады. Аның авыртуыннан күз пыяласы чатный

иде. Монысын да карчык тиз генә ибенә кереште. Сөлге белән башын урагач,

уклау кыстырып әкрен генә уңга-сулга боргалады.

– Баш чүмечең зурайган, – диде. – Илаһым, кулыма шифаңны иңдер,

Илаһым... Адәм яралганда, аның күңел казаны төрледән-төрле булыр:

берәүсенең алтыннан, берәүсенең көмештән, берәүсенең җиздән, берәүсенең

бакырдан, берәүсенең тимердән. Изгелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык тимерне

дә алтынга әүештерер, яман уй, хөсетлек, көнчелек, комсызлык алтын савытны

да күгәртер дия иде Сабирҗан остаз.

 – Миндә... миндә ниндирәк казан икән, Гамбәр әби, – диде Гөлҗиһан,

кыяр-кыймас кына. Уклау бер дәваласа, бер сыртыңны да кашыр! Әнә карчык

йөзгә төрләнә.

 – Һе, ул иллә дә чын алтын димә! Бордарың малына кызыктың ла.

 – Кем ул бордар, Гамбәр әби?

 – Туганың инде, туганың! – Миңсылу аның беләген чеметте. – И шәһәр сарыгы!

 Баш авыртуын әллә уклау, әллә «бордар» бастырды: хатын «терелде»: чү,

хәзер Радий Арсеньевич сеңелкәшкә кирәкме соң? Бу бик четерекле сорау һәм

аңа төгәл генә җавап та юк иде.

 Сәйфинең арт сабагын укытыр өчен генә туган абыйсын сагына түгелмени

Гөлҗиһан?

 – Дөнья кызык ул, Гамбәр әби: бүре оясына ояласаң – бүре кебек улаттыра.

Бүген көчленеке – замана.

 – Үлем сукмагында әммәгез дә тигезләшә. Газраил фәрештә алтын-көмешкә

алданмас. Аңар бай нә дә, ярлы нә. Ахырзаманда имансызларның хәсрәте

артыр, ди китап.

 – И-и, синең эшең гел куркытуда инде, җиңги. – Миңсылу уклау очына

сөлге бәйләп өскә күтәрде. – Вәт шулай, байраклар болгап җәннәтләргә барып

керсәң иде, Алла кушып. Утын әрдәнәседәй өеп яндыртмас әле Аллаһыбыз.

Без бит аның газизләре, әйеме, Абага?

Карчык каенсеңлесенә ачуланмады. Әйдә, сабый бала, шаяр инде дигәндәй,

каш астыннан гына карап торды. Ул, кызуы сүрелгән көзге кояш төсле,

сүлпәнәйгән иде.

 «Уйнап» туйгач, Миңсылу кичке ашау тәртибен барлады.

 – Бәрәңге быгыр-быгыр кайный, җиңги.

 – Әз генә май җилпеп боламык яса, кем кыз.

 – Абагага нәстә ашатабыз, җиңги?

 Гөлҗиһанга коры кашык кына эләкте.

 – Ул җиде тамыр суы эчәр, кем кыз.

 – Шул гынамы, җиңги?

 – Шул гына, кем кыз!

 – И Ходаем, тиздән һава белән генә тукланыр инде, бичара, – дип, Миңсылу

әллә кызганды, әллә үртәде.

 – Ул тук, – диде карчык, канәгать тавыш белән.

 Чын мәгәр, ризык теләнеп ашказаны талкымый, әйтерсең, Гөлҗиһан сыйнигъмәттән сыгылган табын яныннан әле генә кузгалган иде. Менә өши-туңа,

шунысы әкәмәт. Җәйге тымытык кич ләбаса. Беләгенә хәтта каз тәне чыкты. Кортка:

 – Калтыравык эчендә, хәзер, кем кыз, җылы төнәтмә эчергәч, җылынырсың,

иншә Аллаһ, – диде.

 Вакыт-вакыт канга тоз салса да, аңа Миңсылу белән мөнәсәбәтләрне

көйләргә туры килә иде. Чемодандагы һәркайсы берәр кат киелгән күлмәкләрне,

фасоны бозылмасын өчен, химчисткага тапшырасы иде. Каенсеңел бистә

дигәннәрен мактый, ул нәкъ шәһәр кебек, ди, йортлары таш, кибетләре бихисап,

ди. Якында гына тормыш гөрли алайса.

 Буйга ят, дисәң, аркылыга сузылган киребеткән Миңсылу аның үтенечен

кире какмады.

 – Ие, бистәдә аю тиресен дә чистарталар, гөлкәем, – диде. – Таң атсын

әле, күз күрер тагы.

 Иртән киребеткән су кайнарлатты да эскәмиягә ләгән куйды:

 – Вәт сиңа пырачка, гөлкәем. Әйдә, керләреңне җу!

 – Саташтың мәллә, Миңсылу апа?! Син бит бистәгә барабыз, дидең.

 – Кит аннан! Барабыз, дидеммени? Күз күрер, дидем шикелле.

 – Минем киемнәрем бик затлы бит, Миңсылу апа. Су тидерсәң, бозыла!

– Гөлҗиһан кулындагы төенчеген чиште. – Менә бу күлмәкне Париждагы

модельер теккән иде, монысы – Зайцев салоныннан. Мин аларны яратып кия

идем. Киң инде болар, таза чагымдагы, тарайтырга кирәк. Ябыгам бит, Алла

бирсә.

 – Хи, черегән агачка ясалма яфрак ябештергән төсле икән.

 – Нинди «черегән агач», Миңсылу апа?

 – Син ул, калын катын, син! Тыштан ялтырыйсың, эчтән калтырыйсың,

бахыркаем.

 Гөлҗиһан үпкәләмәде, чөнки Миңсылу хаклы иде. Икеләтә авыру иде ул,

аңа әле мал чире дә йоккан иде.

 – Мәйлең, керләрне кул белән уам. Порошок бармы, Миңсылу апа?

 – Каян килеп?

 – Сабын бир!

 – Сабын да җук! – Каенсеңел мунча миченнән соскыч белән көл көрәп

чиләккә томырды. – Селте суы, гөлкәем. Берчәк тонсын әле. Пырашук ише

генәме! Пычрагын сыгып ала. Җиңги борын-борыннан шулай җуган. Әнәгенәк,

сөлге-тастымаллары ап-ак. Бистә дигәч тә, анда кем безне илтә, ди. Арбага

җиңгинең җеннәрен җиксәк кенә, гөлкәем.

 «Мин – гап-гади авыл кызы. Нишләдем соң, ә? – Хатын күлмәкләрен суга

чумырды. – Чүпрәк кызганам... Гөлҗиһан белән Джиган икесе ике кеше ләбаса!

Үз асылыма кайтыр идем, кайда ул могҗиза сукмагы, кайда?!»

16

 «Мәңгелек йорт»ка шушы каһәр суккан йөк белән китсә, кертерләр, кертми

ни. Тәмуг капкасын киң итеп ачарлар, чөнки гөнаһысы тар тишеккә генә

сыймас. Ялган өстенә ялган! Атасы өчен кызы, кызы өчен атасы дөньяда юк,

имеш. Ә кортканың хөкемдар булырга ни хакы бар?

 Карчык уйларын ияртеп юлына кузгалмакчы иде, баскычта Гөлҗиһан

күренде.

 – Иртүк кая ашыгасың, Гамбәр әби?

 – Далага, олан.

 – Ул дала кайда соң? Сездә урман эчләрендә урман ла!

 Йа галәмнең Раббысы! Дала, диме? Дала, ди шул... Күңелдә бөреләнгән

– телдә яфрак ярган: туып-үскән илләр сагындыра. Хәтер сүрүен ертып,

зәңгәр күлмәкле кыз бала кылганнар белән куыша... Тамырым белән Заретдин

аймагының туфрагына беректем, дип яшәде... Яшәде... Үз-үзен алдадымы?

 Ул җанына сарылган сагыштан тиз арынды.

 – Кулыңның тиресе суелган, – диде. – Селте суы ашаган. Кем кыз, кайларда син?

 Миңсылу шымчы кебек койма буенда тыңлана иде:

 – Әү, җиңги?

 – Чи бәрәңге телеме яп монауның ярасына. Мәгәр аны эшкә кушсаң, азагын

уйлап куш.

 – Әй, төзәлерсәнә. – Гөлҗиһан, бармакларын тырпайтып, өф-өф өрде. –

Мин дә синең белән барам, Гамбәр әби.

Карчык кырыс кына:

– Кая? – диде.

– Соң, шунда, синең «далаңа!» Утарның күчермә мәгънәсе бит инде ул!

Аны миңа Фәрит бер тапкыр күрсәткән иде. Курыкма, мин үземне танытмам,

юлдашың итеп кенә иярт, Гамбәр әби.

«Бу әрсез катынны кара син! Утар, ди. Танытмам, ди. Йа Аллаһым, синең

әмерең белән генә гыйшык дәрьясын буар Гамбәр, вәләкин ул ташый икән,

мин – колың, йомычка күек, дулкын өстендә генә чайкалырмын...»

– Миңа койрык нәмәстәгә, Сәмигулла кызы? Юлда һәрчак озатучым – Газиз

Затым бар.

– Хи-хи, Абага! Җиңгигә синең сымак ташбака ниткән юлдаш ди! –

Миңсылу яулык очы белән авызын ябып көлде. – Безнең әбиебез яшь поши

баласы төсле юырта урманда. Ну түлке, җиңги, берчәк тизлегеңне киметсәң

дә ярый: балалаган әнкә кабан очрамагае.

– Аллаһ язганны гына күрә адәм. Сез, кем кыз, Гөлҗиһанның кулын

имләгәч, икәү утын кисегез. Пычкы-пила сарайда, нүешкә сүәгән.

– Син нәстә, җиңги! Энекәш ел саен трактор белән ташый кана! Бу калын

катынны нечкәртер өчен бүтән җәза беткәнмени? Артыңнан чаптыр! – дип

чәрелдәгән Миңсылуга ул галушын салып очырмакчы иде, иелгәндә бил сөяге

черт итте. Ходай кисәтә: гел усаллык белән җиңмә, ди.

– Кисәсез дигәч, кисәсез, кем кыз! – диде карчык, билен угалап. – Каршы дәшмә!

– Дәшмим лә, дәшмим. Абага әбәттә ни-нәстә чемченер икән? Әйтеп

калдыр, җиңги.

 – Кара әпәй телеменә ярты кашык көнбагар мае тамыз. Шул аның тәгаме,

кем кыз.

 – Хи-хи, сыерым ач торырга өйрәнгәч кенә җан тәслим кылды, дигән ди

бер агай. Хуп, җиңги.

 Ниятсез эшкә шайтан аяк чала, диләр, ул онык белән катгыян хәл ителәчәк

мәсьәләне төнлә үк кат-кат уй иләгеннән иләде. Бүтән сузасы түгел... Юл

уңае кортка, Аллаһның гүзәл исемнәрен атап, туксан тугыз каен яфрагы өзде.

Кайнар суда изрәтеп эчерсә – хатынның эчендәге былчырагы тышка куылыр.

Тырышу – бәндәдән, нәтиҗәсе – Кодрәт иясеннән. Сәмигулла нәселенә никадәр

генә үч тотса да, ул кыз баланы саулыкка тиендерергә тиеш. Күк идарәчесенең

фәрманы шундый...

 Биш адымга соңарса, Фәрит белән аймылыш булалар иде, шөкер, зур тимер

капка янында очраштылар.

 – Зур әни, җир астында метро бар мәллә? – дип, онык аны кочагына кысты.

– И-и, бәләкәй дә инде син, Зур әни.

 – Буйда тегел, акылда хикмәт. Иртәнең иртәләрендә кайларга канат

җилпедең, бәбкәчем?

 – Аргы як урман кырыендагы юлны киңәйтәбез, Зур әни. Боерса, җәренгә синең

авылыңны да агач коллыгыннан коткарам. Куакларны тапатам – әрчетәм, кыскасы.

 Яшьлек – ялтырый, картлык – калтырый икән... Кемдер дөнья колачлаганда,

кемдер соңгы гомер җебен төйни...

 – Берочтан иске мәчетеңне дә төзекләндерәм, Зур әни. Сиңа әйтмәдем генә,

мин аны ачтым бит. Идәненең аратасы черемәгән, нигезенә сап-сары салам

түшәлгән. Бабайның зирәклегенә шаккаттым!

 – Бабаң андый нәстәләрдән чирканыр иде, туганыбыз Мифтахетдин абзый

җәйдерде саламны. Мәчеткә бүтәнчә кагылма син, бәбкәчем. Минем хатамдыр

ул, бәлкем. Адәм баласы үз күңелендә манара торгызсын да, иман оеткысы

әүвәл шунда салынсын икән. Кайчак ялгышабыз шул, ялгышабыз, бәбкәчем.

Монысын куй әле, синең – минем Аллаһ каршында бурычыбыз үтәлмәгән,

бакчи. Тыңлап бакчы, бәбкәчем. Адәмнең гомер кибәне өч кисәктән гыйбарәт:

туды исә – берсен, насыйбын ярәште исә икенчесен өя. Инде дә фанилык белән

хушлашканда, икесен дә бергә кушып, актыккысын очлый.

 – Зур әни, әйдәле, машинага кер, йомшак утыргычта хәл җый. Соңгы

вакытта әллә нинди аңлаешсыз телдә сөйләшәсең.

 – Телем – ил теле, бәбкәчем. Урманыгыз торып торыр, бистәгә – яучы

абыстайларга барабыз.

 Фәрит рульгә авышып көлде дә:

 – Синдә һаман кысыр хәсрәт икән, Зур әни, – диде. – Мине өйләндерәсең

килә инде, ә?

 – Аллаһ парлыларны сүә, бәбкәчем. Башлы-күзле итсәм – тынычлап китәр идем.

 – Син гел каядыр китәм, дисең. Әйт кенә, үзем илтеп куям.

 – Көлмә, бәбкәчем. Миграҗ сәфәренә кузгалыр сәгатьләрем якын, бә-әк

якын. Сез, онытасыз, бәбкәчем: Илаһка кире кайтарылу бар.

 Карчык кызулык белән оныгын битәрләп ташламакчы иде дә, сабыраеп

калды: егетнең күзе сагышлы иде. Моның йөрәген кемнәр ачкыч белән бикләде

икән? Йә, дивана кортка! Белмәгән кыланма... Ачкыч хуҗасы синең ызбаңда

яши! Ә син барыбер торының өчен көрәш! Ике арада тау кебек калык!

– Сиңа иманлы йорттан димләр абыстай, бәбкәчем. Нәсел-нәсәбен

тикшереп, бәбкәчем.

 – Зур әни, мине юл төзүчеләр көтә. Әйдә, кичкырын сезгә сугылам.

Иркенләп сөйләшербез.

 – Сугылма! – диде кортка һәм шушы кискенлеге белән Фәриткә шик уты

үрләтте:

 – Туктале, Зур әни, әллә нинди катлаулы табышмакка әйләндең әле син.

Элек сирәк киләсең, дия идең, хәзер йортыңа китермәс өчен үрсәләнәсең.

Синдә кем ул?

 – Кем дә тегел. Бер чирле кыз-катын.

 Онык, көлемсерәп:

 – Усалдыр, әйеме? Мине тешләр инде, әйеме, Зур әни? – диде.

 «И барча галәмнең Раббысы, син үзең шаһит, онык мине ирештерә, чын

мәгәр. Аңарда минем каным, минем сизгерлегем, ул да карт әбисе күек җиденче

тоем белән тоядыр».

– Хаста кыз-катын чит-җат ирләрдән кыенсыныр, бәбкәчем.

– Әй беркатлы да бит син, Зур әни! Замана хатыннары әрсез, алар беркемнән

дә оялмый.

 – Шуңа хафалана бит Зур әнкәң! Бәдбәхет нәсел баласы белән бәйләнеп,

йөрәк маең сызмасын, дим, бәбкәчем.

 Ник ерактан гына суктырасың кортка?! «Ызбамда Сәмигулла атлы бәндәнең

кызын асрыйм, син – малай актыгы, аның белән бутала күрмә, ризалыгым

юк», – дип ачыктан-ачык әйт!

 – Тынычлан, Зур әни. Киленең асыл кеше булыр. Мин бит аны гомерем буе

эзлим, – диде онык. – Син хәзер нишлисең? Егетләр кунак йортына озатсынмы?

Чәй эчәрсең, ял итәрсең.

 – Җук, бәбкәчем. Эшем хәттин күп.

 Фәрит аны машинадан күтәреп төшерде. Карчык алъяпкыч кесәсен

капшады. Әйе, эше хәттин күп шул. Менә каен яфракларыннан төнәтмә

ясыйсы... Өстендә торып дәваласа, бәлкем, Сәмигулла кызын ташкаласына

кайтарып җибәрер. Ярабби, анда тиклем аларны аслан (һич тә!) кавыштырма-а!

 Ул урман сукмагына борылмакчы иде, капка сакчысы эндәште:

 – Әби, әби, әнә теге карт сиңа кул болгый!

 Һай, бүген кортка бер генә дә «тере мәет» белән күрешергә теләми, эчендә

тәгәрәгән ут йомгагы җанын көйдерә иде. Оныкны вәгазьләрлек түгел... Ни

хәлләр итәргә икән, бар Галәмнең Раббысы?!

 – Ни йомыш, Сәмүш? – диде ул, ачуланып. – Нишләп җулымны бүләсең?

Тамагың ачмы?

 – Тук, күрше апа, тук. Фәритнең кешеләре ризыктан өзми.

 Ябык Сәмигулла кер бавында киптергән чүпрәк кебек җилферди иде,

карчык аны баскычка табан этәрде. – Утыр! Җә аварсың, җилбәгәй. Сүзең ни?

 – Сүзем озын, күрше апа.

 – Кыскарт!

 – Үлем турында уйлата никтер... Төннәрен аерата шомландыра, күрше апа.

 «Үлем турында уйлата, имеш. Иман белән сугарылган адәм баласы

ахирәткә шатлык-сөенеч белән күченә. Син, шайтан таягы, тикмәгә генә

шомланмыйсың, син ил-көнне хәтсез җылаткан кабих идең».

 – Фанилыкта нә үкенечләрең кала, Сәмүш?

 – Кыз... кызым Гөлҗиһан кайларда күмелде икән, күрше апа? Күземнең чите

белән генә каберен күрәсе ие. Болай нәстә инде... – Ир җиңе белән җимерек

борынын ышкыды. – Шымытыр калсынмы миннән. Анда үзең белән нәстә дә

апкитмисең. Кулың буш була.

 – Кулың буш та, җан сандыгың тулы, – диде карчык. Ул күңеленнән генә

Сәмигулланың бәгырен теләрдәй җөмләләр төзеде. Тик сүз оешмас борын

чәчелә дә чәчелә иде. – Дөнҗалыкта ни кылсаң – сандыгыңа шул төялер,

Сәмүш.

 – Көн саен маңгаемны идәнгә ора-ора синнән гафулар сорыйм, күрше апа.

 – Аллаһтан сора, гөнаһ шомлыгы!

 – Блач Мирхәйдәргә үпкәм зур. Ул гына акчага хирыслатты. Урыс калдыгы

Арчинычны ул апкилмәсә, ата-баба йортымда тыныч кына яшисе идем. Урман

ашата ие, эһе. Блач мине урысларга... – Сәмигулла ухылдады, – ...сатты, зыбани.

Ничек үлде соң үзе? Мирхәйдәр, дим? Кызыл әләмгә төреп күмгәннәрдер,

шәт. Камунис ие бит, зыбани.

 – Икегез дә шакшы кәнди яладыгыз, Сәмүш! Хәзер мәрхүмне яманламактамы

эшең? Тфү! Күпме сикерсәгез дә, үз буегыздан ары сикертмәде Ходай.

Мирхәйдәр җан бирәлмичә азаплангач, мулла дәштереп, ясин укыттылар.

 – Вәт блач! Вәт зыбани.

 «Кисәү»нең ачудан муен тамырлары бүлтәйде. Моның белән дустанә әңгәмә

кору – мәгънәсезлек иде. Кара карга юып кына агармый!

 – Хуш, Сәмүш, сиңа бүтәнчә сугыласым җук!

 – Гамбәр апа, ашыкмале, сүзем бетмәде, Гамбәр апа! – «Тере мәет»нең

инәлүе аркасын пешерде. – Гафу сорама, дисең дә, ничек сорамаска, йортыңа

мин ут төрткән ием, Гамбәр апа.

 Хәер, аркасы тиз «суынды». Бу аның өчен иске яңалык иде.

 – Соңладың, Сәмүш, соңладың. Андук кем шырпы сызганын күкләр

белгертте, – диде ул. – Яңа ызбаң нигезенә дә шушы шырпыңнан үзең үк

чаткы чәчрәттең, Сәмүш!

 – Гамбәр апа, тагын күпме гомер сәгате текелдәр, оныгыңа минем

кемлегемне әйт син! Элгәреге күршебез Сәмигулла абзаң ул, диген. Фәритең

мәрхәмәтле синең, мужыт ул кичерер мине?

 – Җук! Син – оныгым өчен җырактан килгән Сәмүш!

 – Рәнҗемә инде, күрше апа...

 Карчык: «Миндә рәнҗү юк, миндә үч кенә», – дисә, үзенең гөнаһысы ачыла.

Әгәр бизмәннәрдә үлчәсәң, нәкъ менә кортканың тәлинкәсе аска басар да әле.

Йөк лә, йөк! Чамасыз авыр йөк!

 Ул ял итә-итә кайтты. Аллаһы Тәгалә бу дөньяны шул тиклем матур итеп

төзегән ки, ни-нәрсәгә генә баксаң да, тирә-юнь күреп туймаслык гүзәллек

белән камалган иде. Агач-куаклардагы яфраклар, оста тегүче кисеп теккән

кебек, һәркайсы үзенчә матур, һәркайсына яшел тукыманың йә куе, йә җете,

йә ачыграк төсе сайланган иде. Чәчәкләр дә, ал сарысын, ал зәңгәрен, ал

кызылын – Бөек Кодрәт иясенең камилләрдән камил иҗат эше, аларның

берсенә дә төзәтмә кертерлек түгел иде. Кортка, гәрчә мең-мең тапкыр ишетсә

дә, бихуш булып кошлар сайравын тыңлады. Раббымыз адәмнәргә җирдә энә

очы кадәр генә җәннәтен биргән, дияр иде Сабирҗан остаз. Фанилык шундый

да матурлык белән бизәлгәч, оҗмахтагы хикмәтләрне тасвирларлык кәлимә

табылыр микән?

 Әлеге манзарадан әсәренгән кортканың күңел төпкеленнән сагыш саркыды.

Ул туып-үскән дала да үзенчә матур иде.

Далаларда актин ак кылганнар,

Сагынуларга нә чаралар кылганнар.

Чит мәмләкәт капкалары, аһ, тардыр,

Эчем-тышым тулы зардыр, –

дип моңланган карчык:

 – Ләхәүлә! – диде. – Ләхәүлә! Мәлгунь шайтан аны хисләндереп, нинди

җырулар җырлата!

 

Дәвамын күзәтеп барыгыз.

"КУ" 9, 2017
фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: