Тузгытылган күч (бәян)

Кайда савап, кайда гөнаһ?

I

Крәстиән ялан-кырлардан, басулардан йөге-йөге суктырган ашлыгын, бәрәңге, чөгендерен ташый торган матур бер әбиләр чуагы көнендә Дөм-дөм авылы урамнарына, өермә җиледәй, һич гадәти булмаган хәбәр бәреп керде:

— Ишеттегезме, халык... Идарә бинасын саталар икән!

Сату-алуга бәйле елгыр, чуар адәмнәр төркеме колхоз идарәсе йортының хакы, кайчан аукционга куеласы турында гәп башлап җибәрсә, үз җилкәсендә гомер буе колхозчы исемен күтәреп йөргәннәр, йә исләре-акыллары китеп бот чапты, йә кисәк кара кайгыга батты:

— Китче, ялган сүздер бу! Кәнсәләр авыл милке бит, кем саттырсын ди аны?!

— Башта фермалардагы малларны тараттылар, суйдылар, барлык автопаркны спекулянтка бирделәр, инде правлениегә чират җиткәнме? Болай булгач, тәмам беткән икән калхуз. Сугышта әйткәнчә, последний бастион да кулдан киткән…

— Адәм көлкесе инде бу, җәмәгать, идарә ызбасын саталар, имеш! Ичмасам, берәр авыл хаҗәтенә тотсыннар иде аны. Хәер, тәмәке белән ысланган, орыш-акырышлар сеңгән диварны кем сатып алыр икән?

— Иллә дөрес әйтәсең, кордаш, ызба ясап буламы правлениедән? Нигез-мазары җенле-шайтанлы бит аның…

— Ә тыштан ничава күренә үзе, әрмән, грузин алырга да может. Алар акчалы, бердәм халык. Тик, уйлап торам әле, яга, җылыта башласаң, газ, электрына түләп бетерерлек түгел. Җиһазлыйм дисәң, бүлмәләренә мебель-мазар да җиткезеп булмас. Чегән өере төпләнсә генә инде.

— Вәт, абзыкаем, правлениене чегәннәр сатып алсын дисеңме? Авыл уртасында табор тотарга җыенасызмы? Һәй, адәм көлкесе!.. Күр, кая барып җитәргә җыенабыз без, абзыкайлар, бу базар тормышы белән!

Чынлап та, әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманында Дөм-дөм халкына сәер гамәл күрергә язды. Тирә-юньдә вакмы-эреме, баймы-ярлымы әллә нинди крәстиән хуҗалыклары яшәп килә. Авыл хуҗалыгы кооперативы, агропром, җаваплылыгы чикләнгән оешма, фермер хуҗалыгы дисеңме... Тик ничек кенә аталсалар да, аларның күбесе элекке колхоз варислары булып көн кичерә һәм боларның «штаб»лары да, крәстиән гадәтенчә, «ата йорты»нда төпләнгән. Авыл уртасындагы күзләр күнеккән бинада ут яна, учак ягыла, морҗасыннан төтен чыга икән, күңелгә дә җиңел, димәк, хуҗалык яши, игеннәр үстерелә, маллар асрала. Карт-коры да хәле мөшкелләнсә, өйрәнелгән сукмактан идарәгә юл тота, утын, салам китерүгә, бакчасын сөреп бирүләренә өметләнә.

Аһ, ни үкенеч, Дөм-дөмдә исә адәмдәге шул ут, шул хисне дә яшәтә алмаслык мескен бер хәлгә тарыдылар. Әмма, әйтергә кирәк, үз вакытында әлеге авылда берәү дә «Ленин юлы» колхозының гомере үзен тудырган вакыт — ХХ гасыр белән чикләнер дип шикләнмәде. Бабасы кулак Галәү нигезен саклап яшәгән Сәүбан теленә дә йокмады бу шөбһә. Юк, юк, күмхуҗ хакында көфер уй каян башка килсен? Әле тарих мең дә тугыз йөз сиксәненче елга аяк баскач та, «Ленин юлы» миллионер хуҗалыклар рәтенә күтәрелгәч, октябрь азагында бугай, авыл клубында галәмәт зур, купшы уңыш бәйрәмен уздырдылар. Шунда әле яңа гына елтыр «Алтын йолдыз»ны күкрәгенә тагып, түш кесәсенә Социалистик Хезмәт Герое таныклыгын салып куйган рәис Шәкүр Яушев кызыл трибунага күтәрелеп, ярты сәгать чамасы колхоз казанышларын санады да, кибәнне һәйбәт итеп очлап куйгандай, куаныч белән әйтеп салды: «Без, иптәшләр-авылдашлар, тагын берничә дистә елдан, әйтте диярсез, «Ленин юлы» колхозы белән коммунизмга да барып чыгарбыз»…

Хуҗалык башлыгы артыннан шулай ук ялкынланып чыгыш ясаган партком секретаре Рәүф Шакиров та колхозның тарихи үткәнен баскычлап-баскычлап күрсәтеп, Ленин юлы белән олы казанышларга ирешәчәген раслаган иде. «Ильич сызган юлдан тайпылмыйча барырга да барырга!» — диде ул. Һәм секретарьның авылдашлары аңында әлеге юлны берәр ничек сынландырасы килдеме, әллә инде обком вәкиле каршында үз фиркасын ватанпәрвәр итеп күрсәтергә теләдеме ул, колхоз идарәсе каршында Ленинга һәйкәл куярга кирәк, дигән эшлекле тәкъдим ясады.

Әйткән сүз — аткан ук. Партоешма һәм колхоз идарәсе карары белән Мәскәүдән скульптор чакырдылар. Һәм сиксән бернең җәй башында ук чәчкәләр белән бизәлгән мәйданчыкта Ильичның мәһабәт сыны торып басты. Идарә йортына эш яисә йомыш белән килгән һәркемне җитди карашына эләктереп сәламләде һәм чыкканда кулын таң ату, кояш чыгу ягына юнәлтеп озатты бу сын.

Ленин кулы флюгер угы түгел, җилдә, давылда кыйбласын үзгәртеп, төрле тарафларга боргаланмый ул, чөнки сын-гәүдә гранит ташка утыртылган, кат-кат корыч арматура белән урап, цемент белән катырылган. Кул һаман бер тарафка изәвен белә… Менә шуннан соң шөбһәләнеп, икеләнеп кара инде син ил белән барасы юл — кыйбла хакында. Моңа һәр туар көне кая барып эшлим, кемгә ялланып гаиләмне туйдырыйм, дигән гамь белән тулган Сәүбан кебекләрнең башы гына түгел, зиннәтле калаларда яшәүче аксөяк профессорларның да акыл-зиһене җитмәс.

Хәер, бу хакта ят сер — кәлимә ишетергә сусаган адәмгә әллә кая барып йөрисе дә булмагандыр. Шул ук Дөм-дөмнең ырым-сихер, багу-күрәзәлек эшләрендә даны чыккан Хашия карт-корының, аеруча биләмче әби-чәбиләрнең ис-һушын алып, бер сөйләгән, имеш:

— Сез ул карачкы Ленинның гел таңга, кояшка изәвенә инанасызмы? Башыгыз чуер таш белән тулган булса, коммуннар сүзен чынга алыгыз соң. Үз күзегез белән карап-шәйләп тә ялганны тотып була ласа. Җәйге мәлдә таң Барыйлар ызбасының кыегы өстендә сызылса, кыш фасылында ул тәмам икенче якка борыла да, иренеп кенә Гайниҗамал ызбасы өстеннән ата. Шуны күзәткәнегез булса, әйтегез миңа, таң да, кояш та гел бер урында калкамы? Юк! Ә Ленин кулы белән һаман бер ноктага изи. Шулай булмыйни, һәм маңгай күзе ябык аның, һәм җаны, рухы юк, күрсәткән кыйбласы да ялган, өндәгәне шайтан таңы булып чыга…

Безнең халык, дигән Хашия, гомер бакый карачкыларга, сын-сурәткә табынмаган. Аллаһ каршында бу гадәт зур гөнаһ саналган. Авыл уртасына таш Ленинны бастырып кую — монафыйк гамәл. Аллаһы Тәгалә моның өчен кеше башларына әллә нинди бәлаләр салыр әле…

Җитәкчеләр, активлар арасында бу хорафат иясенең сүзләрен колакка элүчеләр табылдымы икән? Юктыр, шәт. Кеше үз башына кайгы, афәт төшкәндә генә шикләнә, төрлесен юрый башлый бит. Әлегә «Ленин юлы» колхозының эшләре дә һәрчак гәзитләрдә макталып, телевизор аша күрсәтелеп, үтә дә ырамлы барды. Дөм-дөм халкы — игенчесе, терлекчесе — биргәненә шөкерана кылып, күкрәгенә терәп ипи кисте, хезмәтем белән ил-көнне ныгытам дип уйлап, эшенә ашыкты…

Хашиянең һәйкәл турында әйткән сүзләрен азау ярган гайбәтчеләр дә оныта башлаган иде инде.

II

Дөм-дөмгә зур каза, Козгын тавыннан авыл өстенә томырылган яшен болыты сыман, һич көтмәгәндә һәм кинәттән килеп төште. Сыер фермасында ут чыгып, янгынны сүндергәндә, колхоз рәисе Шәкүр Яушев һәлак булды. Бу Дөм-дөм халкы өчен генә түгел, барлык Чардаклы районы өчен әрнүле югалту иде. Матәм хисе белән өлкә матбугатында да хәбәрләр язылды. «Җөмһүрият яшьләре» гәзитенең танылган журналисты Фәнис Шәвәли язган «Фаҗига» очеркы кулдан-кулга йөрде. Аның хәлне нечкәләп өйрәнеп һәм дулкынланып тасвирлаган язмасында герой рәиснең үлеме хакында түбәндәгеләр хәбәр ителгән иде.

«Җилле-буранлы февраль төнендә Дөм-дөм авылында ут сүнә. Төпкелдәге сала кешеләре өчен бу — еш кабатланып торган күңелсез хәл. Кабынырмы-юкмы дип, дүрт-биш сәгать көтә-көтә көтек булгач, каравылчы Шәрифҗан карт каралты-кура тирәсендә йөртә торган керосин фонаренә ут элдерә дә фермага юнәлә. Сыерлар бозаулап ятмыймы? Абзарда маллар тыныч булып, хәвеф-хәтәр күренмәгәч, карт чыгу ягына юнәлә. Тик бозлы капка алдында ул таеп егыла. Кулындагы лампа җиргә очып төшеп, тирә-юньгә керосин һәм ялкын чәчелә. Малчылар, иртән таратыр өчен, монда печән керткән булганнар. Ут, сөяккә ташланган эт сыман, әлеге кипкән үләнгә сикерә. Ә карт тиз ара аягына басса да, аптырап кала, огнетушитель артыннан ихатага чапсаң, ут азып китәр, дигәндер, мөгаен. Ул елан кебек тегендә-монда сузылган ялкын телләрен таптарга, печән өемен тузгытырга тотына. Ә азгын утка шул гына кирәк. Түгелгән керосин, коры печән белән азыкланып, һаман җәелә, көчәя генә бара…»

Җөмләдән, журналист ут чыгу сәбәбен ачыклап, ифрат урынлы, дөрес сүзләр әйткән икән: «Минем сөрән саласым килә: ут куркынычы янап торган терлекчелек фермаларына, товар складларына, җәмәгать биналарына каравылчы итеп бәлтерәйгән картларны, янгын белән көрәшергә әзерлексез кешеләрне беркетүдән кайчан туктарбыз икән без? Нәрсә соң бу? Экономияләүме, халык милкенә төкереп караумы, әллә шәхси ваемсызлыкмы? Гомергә балта остасы булып эшләгән Шәрифҗан картны хәтәр постка куеп, ферма мөдире Рәшит Тангатаровның үтә җавапсызлык күрсәткәнлеге бик ачык».

Гәзиттәге язма алга таба ут һәлакәтен түбәндәгечә күз алдына бастыра: «Бу төндә савучы Дания Шәйдуллина буаз сыеры Дашкага күз-колак булырга теләп, терлекчеләр өендә кунарга калган була. Ул тәрәзәдә чагылган ут шәүләсен күреп, урыннан сикереп тора. Фермада янгын чыгуын аңлый һәм иң тәүге шөгыле итеп телефоннан колхоз рәисенә шалтырата.

— Әү, сеңлем, Яушев тыңлый. — Шәкүр абый… Сыер фермасында янгын… Янгын! Тизрәк килегез, Шәкүр абый! — Аңладым. Хәзер пожарникларны күтәрәм… Каравылчы кайда, тыштамы? Ут сүндерәбез дип, тегендә-монда чапмагыз. Сезнең төп эш — сыерларны абзардан чыгару. Капкаларны ике яктан да ачыгыз, сыерларны кәртәдән ычкындырыгыз. Хәзер һәр секунд кадерле, әйткәнне үтәгез, Дания сеңлем!

Шәкүр абыйсы белән сөйләшү комсомолка Дания Шәйдуллинаның уйларына ачыклык, йөрәгенә куәт кертә. Ул тиз арада каралты капкаларын ача, сыерларны бәйдән ычкындырырга керешә һәм уттан-төтеннән куркып кыргый авазлар чыгарып мөгрәгән, илергән сыерлар берәм-берәм карлы ихатага, иреккә ыргылалар. Менә янгын сүндерү машинасында председатель үзе дә килеп төшә. Фермага кулларына чиләк, көрәк тоткан ирләр чабып керә. Ут бу чакта инде бик хәтәр рәвеш алган була. Каралтының бер ягын тулысынча иңләп алып, өскә, кыекка үрли ул. Шатыр-шотыр килеп шиферлар ватыла, аның кисәкләре, очкын сибеп, вырлап тирә-юньгә чәчелә. Дәһшәтле ут тамашасы котларны алса да, кешеләр помпа-насосларны, су шлангларын сөйрәп, көйләп, су сибәргә әзерләнәләр, чиләкләр тотып, мичкәләр тирәсендә бөтерелә башлыйлар.

Менә шулчак каралтының икенче башыннан бөтерелеп ургып-ургып чыккан төтен агымы белән бергә бер шәүә пәйда була: — Һәй, монда… Монда килегез! — Шәрифҗан абзый яна… Монда… Ярдәмгә килегез! Балта, лом кирәк!

Бу — Дания Шәйдуллина була. Комсомолка тагын нидер әйтергә җыена, әмма тончыга-тончыга йөткереп, җиргә, кар өстенә сыгылып төшә… Шәкүр Яушев каралты эчендәге маллар язмышы турында борчылып, үзе үк йөгерә-атлы каралтының бу тарафына килгән була. Ыгы-зыгы, акырышкан-кычкырышкан бу чын мәхшәр мәлендә Даниянең төтенгә тончыккан тавышын аңардан башка тагын кемнәр ишетте икән? Ишетеп колакларын торгызучы булса да: «Бар, ут эченә кереп шуны, шуны эшлә!» — дип боера алмый председатель. Чөнки хәвеф эченә ташлану — һәрчак кешенең үз эше, шәхси акылы, йөрәге белән кабул иткән нияте ул. Һәм моңа һәркем бара да алмый. Батырлык юлына басар өчен, аерым хисле, аерым йөрәкле кеше булып җитлегү шарт. Ә батырлык үзе — кайнар секундлар тезмәсендә эшләнә торган шөгыль».

Фәнис Шәвәли, күренеп тора, рәиснең тормышын тәфсилләп өйрәнеп, аның нинди кеше булуын, эчке дөньясын ачык күзаллаган. Образ-сурәт тудыру ягыннан аның каләменә көнләшергә дә мөмкин:

«Шәкүр абый секундлар эчендә үз хәленә төшенә. Даниянең өндәү-чакыруына җавапсыз кала алмый иде ул. Моңа аның хакы юк. Ул бик яшьли, мыек кына чыгып килә торган солдат булып, Бөек Ватан сугышында катнашты, үлем күзенә карап, атакаларга барды… Ул — хәтеренә мәңге уелып калган хәл — яшь ата, бала мәхәббәтен татыган кеше хәлендә үз гомерен куркыныч астына куеп, Ык елгасы чоңгылына бата башлаган күрше малаен коткарды. Ул, байтак гамьсез ирләр эштән качып күләгәдә яткан чакта, башта бригадир, аннары председатель камытын киеп, «колхоз» дигән баржаны сөйрәде…

Төтенгә тончыккан, киемнәре пыскый башлаган савучы Дания, председательне күргәнме-юкмы, әмма Шәкүр юлыннан кире борыла яисә кеше артына поса алмый иде инде. Парткомда, райкомда гына тикшермиләр, вөҗдан үзе дә һаман сынап тора, күрәсең: «Син, Шәкүр Марат углы, урынга үрләп, кешелегеңне, намусыңны җуймадыңмы?» янәсе… Председатель кулына лом эләктерә, брезент чикмәнен төймәли, чөкесен башына ныклап бөрки дә төтен ургыган капкага юнәлә: «Һәй, мине югалтмагыз, эчкә керәм!» Аның артыннан тагын берничә шәүлә каралты эченә кереп югала. Бераздан, куркыныч ерткычтан котлары очып чапкан киек-җәнлекләр сыман, сыртлары көйгән сыерлар, тыннары капланган кешеләр карлы-бозлы ихатага атылалар. Кинәт кемнеңдер йөрәксенеп сөрән салуы һаваны айкый:

— Председатель… председатель чыкмый калды, егетләр! Барыгыз, чыгарыгыз Шәкүрне!

Янә башларына ни туры килсә, шуны бөркәнеп, аждаһаныкы кебек куркыныч абзар авызына өч-дүрт кеше кереп китә. Утлы, җан көйдергеч күпмедер секундлар үтә һәм, ниһаять, шәүләләр буыла-йөткерә, аллы-артлы ике гәүдә сөйрәп чыгалар. Аларның берсе — кисәү сыман чаткылар чәчеп, эче төтен бөркегәне — каравылчы Шәрифҗан карт, ә икенчесе — кар өстенә сузып салгач та сулышы киселеп, йөрәге туктаганы Шәкүр рәис иде…

«Орденлы фронтовик, Социалистик Хезмәт Герое Шәкүр Яушевны соңгы юлга озату йоласында мин дә катнаштым, — журналист язмасын үзенең тетрәнүле хисләре белән тәмамлый. — Мәрхүмнең хезмәттәшләре, авылдашлары, район җитәкчеләренең «Ленин юлы» колхозы узаманы хакындагы сүзләрен ишетеп, күзләргә яшьләр тыгыла. Әмма мин еламадым. Елап, без бүгенге дошманыбыз Газраилне генә сөендерәбез бит. Мин бугаздагы төерне йотып, блокнотыма герой рәис турында горурлану, соклану сүзләрен тезәм. Безнең яшьләр, чын коммунист Шәкүр абый кебек, батырлыкны яшәү максаты, гомер бизәге итеп санасыннар. Әйе, шикләнмим, Шәкүр абый ялкынлы йөрәге белән мәңге безнең күңелләрдә яшәр!»

Фәнис Шәвәлинең яшьләрчә ялкынлану белән язылган «Фаҗига» очеркын радио аша яңгыратып, республика халкында Дөм-дөмдәге Шәкүр Яушевның якты истәлеген тирән сеңдереп калдырдылар. 

III

Матәм әчесеннән аз-маз арынгач та, идарәгә башлык табып кую үткен мәсьәлә булып калыкты. Авыл халкы да, партия-совет активы да хуҗалыкка җитәкче итеп мәрхүм кебек гаярь Дөм-дөм кешесе куелуын теләде. «Үзеңнеке үз итә, читнеке читкә тибә», диештеләр. Игътибар үзәгенә колхоз экономисты Рәмзил Сәгъдиев белән кошчылык фермасы мөдире Зәйтүнә Кәримова куелды. Аеруча соңгысының исемен еш төрләндерә башладылар. Кырык яшьләр тирәсендәге бу мөлаем хатын авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, эш кешеләре белән уртак тел таба, җыелыш-мазарларда да бик төпле, урынлы сүзләр сөйли. Шуның өстенә ул өлкәнең Югары Советында депутат та, димәк, өстә дә абруе бар Зәйтүнә Хәниф кызының. Колхоз дилбегәсен үз кулына алырга каршы түгел бугай гаярь хатын…

Әмма Чардаклы райкомы Дөм-дөмнәрне йомшак җәеп катыга утыртты. Әлеге кандидатларның һәр икесен ансат кына читкә тибәреп, район фиркачылары председатель урындыгына үз кешесен куйды. Бу жонглёрлык, күз буу хакимият коридорында әллә нинди уен-интригаларны күргән партоешма сәркатибе Рәүф Шакировны да гаҗәпкә калдырды. Вәт замана!.. Чынлап та, ил-көндә чәбәлчек, сөремле, алдаткыч вакыт булды бу. Бер-бер артлы югары хакимнәр алмашынып торды. Үзенә «Ильич!» дип кенә эндәшүләрен яраткан, олпат гәүдәле, ачык йөзле һәм, күкрәк тулы алтын-медальләрен чылтыратып, олысына да, кечесенә дә күңел тынычлыгы сирпегән Брежнев бабайның үлемен ил кыек башларына, капка баганаларына матәм байраклары элеп, авыр траур көннәре кичергән иде. Тәхеткә аның варисы Черненко утырып, ел чамасы хакимлек итә алды микән, дөньялыкны ташлап, ул да бакыйлыкка китеп барды. Моннан соң озак еллар КГБ челтәрендә эшләгән Андропов, остазы Тимер Феликс кебек тәртип-низам урнаштырам дип, җиң сызганып, югары кәнәфигә менеп утырган иде, тик нишләптер моның да кикриге бик тиз шиңде, гүр иясе булды… Дөм-дөмдә авыл коммунистлары илдәге сәяси вакыйгаларга карата утырыш үткәргәндә, әче телле пилорамчы Габбас әйтеп салды: «Ходай Тәгалә янында вакансия бар микән соң? Шулай ашкынып, бер-бер артлы теге дөньяга китеп бармасалар…»

Эче бик кытыкланып куйса да, Рәүф рәсми бүлмәдә дәшмәүне килештермәде:

— Йә, йә, энем, авызыңны чамалап ач!

Ә чынын әйткәндә, кайгылы хушлашу телмәрләрен һәм сагышлы матәм көйләрен тыңлап яшәү барысын да туйдырган иде инде. СССРның сәяси сәхнәсендә яшь ир Михаил Горбачёвның күренүе болытлы көннәр тезмәсеннән соң ялтырап кояш чыгу сыман тоелды. Әйе, моңа үлем-китем кагыла дип куркасы түгел, бу ифрат яшь, шулай да сүзгә бик маһир, идеяләргә бай. Илнең үткәне һәм киләчәге хакында колачлы, кыю фикерләр йөртә... Матбугат генсекның чыгыш, өндәмәләре белән тулды. Радио-телевидение аша көне-төне аның речьлары яңгырап торды. Илгә генә сыймады җегәрле Горбачёв, хатыны Рәисәне култыклап, диңгез артларына да сәяхәт тотты. Ширмалар артына кереп, мәшһүр президентлар, корольләр, руханилар белән дә серләште… Менә бу куәтле мәмләкәткә хас патша ичмасам!

Бездә үзен чын түрә, башлык итеп тойган кеше реформалар ясамыйча түзәме соң? Тарихта эзеңне уярга, исем-шәрифләреңне язып калдырырга кирәк! Совет кешесенең колагына бөтенләй ят булган демократия, плюрализм, хөр фикерлелек, ачыклык һәм билгелелек кебек сүзләрне яңгыратып, Горбачёв илне үзгәртеп корырга чакырды. Аның «үзгәртүне үзеңнән башла!» лозунгы күпләрне тәшвишкә салган кебек, Рәүф Шакировны да чиксез аптыратты. Нәрсә соң бу, дип үзалдына уйланды ул, яңача яшәргә җыенган кеше, бина астына нигез корган ташчы кебек, барысын да өр-яңадан башларга тиеш була микән соң? Үткән тәҗрибә, яшәү гадәтләре тәмам яраксызга әйләнәме? Маркс та, Ленин, Сталин да бөек тәгълиматлары белән демократия заманы өчен искергән буламы? Үзен комбайнчы, халык арасыннан чыккан җитәкче һәм Ленин варисы дип тәкрарласа да, астыртын гына нинди юлга, кай тарафка өнди соң бу Кремль хуҗасы? Билгеле, колхоздагы фирка узаманы чынлап торып шөбһәләнсә дә, мондый катлаулы сорауга анык җавап таба алмый иде.

Ә илдәге тоташ яңарту-үзгәртү шаукымы төпкелдәге авылларда да сизелми калмады. Җитәкчелектә алмашынулар башланды. Һәм Рәүф тә үз колхозларына рәис сайлап кую мәсьәләсен иң башлап Чардаклы райкомына яңа куелган лидер Эдуард Дашкин белән хәл итәргә тиеш булды.

— Әйдәгез, узыгыз! — Фирка кабинеты хуҗасына хас булмаганча ачык елмаю һәм нәзакәтле мөнәсәбәт белән каршылады Рәүфне Эдуард. — Нәрсә, чәй телисезме, кофемы?

Бер-берсенә күз атып, чәшке бушатканда, кунак хәлендәге кеше Дашкинның кием-салымы да үзенчәлекле булуына игътибар итте. Зәңгәр джинсы куртка, тез башы агарган киндер чалбар… Аягында саргылт хәтфә туфли… Гастрольгә килгән театр артисты диярсең… Җәй көне дә саллы кәчтүн, калын табанлы ботинка киеп, галстугын ныгытып бәйләгән һәм гел тирләп-сөртенеп торган Кукушкин янында бу йомышчы малай гына… Элекке беренче гөрелдәп чыккан тавышы, өстәлгә еш йодрыкланып төшкән йонлач куллары белән генә түгел, киеме белән дә үтә олпат, дәрәҗәле булып күренергә тырыша иде.

Яңа башлык «Ленин юлы» колхозы вәкилен игътибар белән тыңлады һәм дустанә төстә Рәүфнең аркасыннан какты:

— Менә-менә! Мондый мөһим мәсьәләдә инициатива халыкның үзеннән, урыннан чыгарга тиеш. Бик хуп, сездән ике кандидатура тәкъдим ителә, димәк. Ә без берне, үзебезнекен куярбыз. Халык кайсын кирәк дип таба, шунысын сайлар. Сайлау альтернативалы булырга тиеш. Сез, иптәш Шакиров, бик дөрес һәм заманча фикерлисез…

Бу анык сөйләшүдән соң колхоз рәисен тәгаенләү буенча гадәттәге эшләр башланды. Кандидатураларны аерым-аерым райкомга чакырып, тәфсилле әңгәмәләр ясадылар. Председательне сайлап кую өчен клубка халык җыелды һәм, ниһаять, дәгъвачылар берәм-берәм трибуна артына басып, үз шәхесләре, колхоз җитәкчесе буларак башкарасы эш-ниятләре турында сүз алырга тиеш булдылар.

Тик ни гаҗәп! Сәхнәгә күтәрелгән урта яшьләрдәге, спортчыларга хас таза, нык бәдәнле ир — Рәмзил Сәгъдиев оялчан бала төсле кулларын бер кушырып, бер аралап торды да һич көтмәгән сүзләр әйтеп ташлады:

— Ни… иптәшләр, авылдашлар, мин уйладым-уйладым да, ни бит әле… Самоотвод бирергә булдым…

Һәм ул залдан ишетелгән «Ник?.. Ризалашмауның сәбәбе нидә?.. Үгездәй тазасың, ник эшләмисең?» кебек сорауларга да җавап тотмады, ашыгып сәхнәдән төшеп ычкынды.

Зәйтүнә Кәримованы зал алкышлап каршылады. Тик башка чакларда чатнап торган хатынны бүген танып булмады, чырае караңгы, төксе, сүзләре дә илке-салкы: —

Иптәшләр, гафу итегез, кичерегез, эш-мәшәкатьләрем күп, депутатмын, гаиләм дә ишле. Мин председательлекне тарта алмам инде! Соң авылда ирләр күп бит, ирләрдән куегыз! Ягез, ачуланмагыз миңа!

Шулай итеп, зал күпме генә тавышланмасын, һич көтмәгәндә, сайлар өчен бердәнбер кеше торып калды. Бу, аңлашылганча, Эдуард Дашкин алып килгән зат — райкомда инде байтак еллар өченче секретарь вазифасын башкарган Фердинанд Исхаков иде. Халык бу озын буйлы, сыек гәүдәле, калын күзлеге аша кешегә чекерәеп, текәлеп караучан фирка вәкилен танып, умарта күчедәй гөжли башлады:

— Безгә юкны бушка аударучылар кирәкми, үзебездә дә җитәрлек!

— Колхозга башлык итеп кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз!

— Булдыклы булса, үзегездән артмас иде әле.

— Бу — кирәкми! Рәисне үзебездән сайлыйбыз… Зал һәрьяктан әче репликалар белән әлеге кандидатка карата ризасызлыгын күрсәткәч, тыныч кына сүз сорап, трибуна янына беренче үзе килеп басты.

— Әйтәсен әйтеп бетердегезме? Эчегездә төер-фәлән калмадымы? Инде мине тыңлагыз, җәмәгать! Менә сез, — диде ул, алгы рәткә утырып, еш-еш кычкырган какча хатын ягына кулы белән төртеп, — әйе, сез, колхозга кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз, дип кычкырдыгыз. Уйлап әйтәсезме моны? Кәгазьдән, ягъни китаптан, фәннән башка, бүтән өлкәләрдәге кебек, авыл хуҗалыгында да уңышка ирешеп буламы? Без атом-төш, кибернетика, космос заманында яшибез. Кырчылыкта булсын, терлекчелектә булсын, шулай ук, кошчылыкта... Сезнең Зәйтүнә ханым моны бик яхшы белә… Фән-техника казанышларыннан башка алга китеп булмый. Буразнада ятып, тирестә аунап кына Америка, Европа илләре белән ярыша алмыйбыз. Бүгенге җитәкчелектә грамоталы, киң карашлы кешеләр кирәк. Ә без тәкъдим иткән иптәш нәкъ әнә шундый, хөрмәтле ханым!

Һәм ул янә бер кат бармак төрткән хатынга карап торды.

Тегесе бу караштан куырылып куйды һәм үзе дә сизмичә, кычкырып ук әйтте:

— Әйе, дөрес! Мин фәнгә каршы түгел… Мин бит чынлап торып эшли торган кеше булсын дип кенә әйтәм…

— Эшләр! — дип, шөбһәгә урын калдырмаска теләгәндәй, кулы белән һаваны кисте секретарь. Һәм ул президиум артында утырган Фердинандка карап кисәк кычкырып сорау бирде. — Эшләрсезме, иптәш Исхаков?

Тегесе елт итеп торып басты, хәрбиләрчә костюмын төзәтеп-тартып куйды һәм чатнатып җавабын да бирде:

— Мин — партия солдаты. Партия кая кирәк тапса, көчемне жәлләмичә шунда эшлим!

Халык айкала-чайкала, бөгелә-сыгыла көлде. Кайдандыр арткы рәтләрдән бер хатын-кыз: «Солдат кына булып калганчы, генералга үрләсәң, үзем үк кайнар кочакка алыр идем, иптәшкәем!» — дип кычкырган иде, көлеш, утка май сипкән кебек, янә көчәеп китте. Залдагы киеренкелек, кул белән сыпыргандай, кисәк юкка чыкты.

Кешеләр тынычлангач, Дашкин янә сөйләп китте:

— Иптәшләр, гәзитләр укып, радио-телевидение тапшыруларын тыңлап-күзәтеп барасыздыр, партия киләчәккә ачык курс билгеләде. Ил локомотивын яңа рельсларга куярга кирәк безгә. Җитәкчебез Михаил Сергеевич демократия, билгелелек, ачыклык, плюрализм төшенчәләрен атап, киләчәк юлның да нинди булырга тиешлеген ачык төшендерә. Халыкның үзенә иҗтиһад бирү, мөһим мәсьәләләрне бергәләп тикшерү, бер-береңнең фикерен хөрмәтләү, кешеләрне тигез итеп күрү кебек таләпләрне партия бүгенге тормыш каршына куя. Югыйсә, яшерен-батырын түгел, кулакларны кысрыклау, хәтта юк итү, дин кешеләрен мыскыллау, сәүдәгәрләрне, буржуазия калдыклары дип, төрмәләргә утырту фактлары да булды. Партия хәзер мондый гамәлләрдән читләшә һәм шул эшне башкаручылар белән араны өзә. Без һәр кешене хөрмәтләү, аңа ирек бирү, иҗтиһад итү мөмкинлекләрен тудыру ягында торабыз. Җитәкчелектә камчы уйнатулар бетәргә тиеш!

Кыскасы шул: хөрмәтле иптәшләр, без сезгә тәкъдим иткән Исхаков хәзерге партия линиясен ифрат шәп аңлый, ул сезне дөрес юлдан җитәкләр!

Президиумда утырган Рәүф авылдашларының күз-карашларыннан, сулышларыннан сизеп тора, зал өстендә рәис сайлап кую гаме тоныкланды. Монда район түрәсенең сөйләвенә соклану, киләчәк тормыш яме белән юану тойгылары өскәрәк калка. Нәтиҗәсе алдан ук ачык, билгеле инде сайлауның, төтен җибәреп, Дашкин җиңәчәк. Чынлап та, күпчелек тавыш белән «Ленин юлы» колхозчылары үзләренә башлык итеп Фердинанд Исхаковны сайлап куйдылар. Тыштан сиздермәскә тырышса да, җыелыш карарына иң көенгәне һәм гарьләнгәне парторг үзе булды. Алданды… Кәкре каенга ничек оста, шәп терәделәр аны! Беренче, Исхаковны сайлау таләпләре үтәлсен дип, сан-исәп өчен генә тәкъдим итә кебек тоелган иде. Белә бит Рәүф ул үтереп мактаган кешене. Кәгазьдәге сәясәт эчендә яшәп, акылы тәмам томаланган булуын, зур түрәләргә юбилей, бәйрәм кичәләрендә речь тотар, докладлар сөйләр өчен текстлар язып бирергә генә маһир икәнен белә ләса. Өлкәдә арттан этүчесе бар аның, шуның аркасында гына райком штатына эләгеп тора бит ул… Хәер, чукынсын, торса, урынында һаман мүкләнгәнче утырсын иде шулай. Тик нишләп аның колхозга башлык булып килүенә юл куйды соң партия секретаре? Аның бит үзенә Фердинанд белән бергә эшлисе бар. Их син — түнгән баш, куян йөрәк!

Шакиров, район вәкилләрен озаткач та, эңгер-меңгер дип тормады, Зәйтүнәнең өенә юнәлде.

— Ни хәл бу, Зәйтүнә Хәнифовна, — диде ул, шактый ярсып. — Сез бит безне пычаксыз суйдыгыз!

Чәчәкле халатын киеп, кухнясында савыт-саба шалтыратып торган хатын акланмады:

— Гаепле мин, Рәүф, гаепле… Тик син райкомга каршы баруның нәрсә икәнен беләсең. Дашкин миңа моны янә бик яхшы аңлатты. Ишетмәгәннәремне ишеттем мин өстән сыйпап, астан кисә торган тәти кешедән. Һаман күңел болгана! Миңа зал каршында самоотвод бирүдән башка чара калмады. Аңлавымча, Рәмзил белән дә шундый хәл килеп чыкты шикелле, Рәүф…

— Иштегез ишәк чумарын! — Рәүф фиркадәшләрен гаептән йолырга теләми иде. — Йә, хәзер Исхаков белән нишләрбез инде? Бу Шәкүр абый кебек колхоз өчен җан атмас, мыегын да селкетмәс. Әнә, кайбер күршеләр муеннарыннан бурычка батканнар. Без дә шул хәлгә төшсәк нишләрбез? Горбачёвта колхоз кайгысы юк. Бар белгәне пере-строй-ка! Ул мәрәкәләре белән кая китереп терәр безне?

— Рәүф, эчәсеңме? — диде Зәйтүнә кисәк. — Бераз тынычланырсың, ичмасам.

— Булса, салып бир! Йөрәк янганчы, хәмер янсын!

Бала-чага урын-җир әзерләп әвәрә килә иде. Рәүф, авыл мужикларынча, кырлы стаканны аяк өсте генә түңкәрде дә, хуҗабикәгә рәхмәт әйтеп, чыгу ягына атлады.

Аяклары өенә тартмады. Тәмәкесен кабызды, үзе дә сизмичә, басу юлына чыкты, балачактан ук ияләшкән калкулыкка юнәлде. Хәзер караңгы, ә көн яктысында монда дөнья уч төбендәге сыман. Күзләр манзараны күреп туймый, ә бар һава үпкәгә агыла кебек, рәхәт… Хәер, төн булса да, кырга яз сулышы таралган. Ара-тирә боз элпәсе аша уҗым төсмерләнә… Рәүфне һаман җыелыш хәлләре, гарьчел тойгылар эзәрлекләде. Кисәк ул Дашкиннан тәмам күңеле кайтып, элек һич татымаганча хисләнеп, тансыклап, Кукушкинны хәтерләде. Өстеңә ничек кенә дәһшәт булып ябырылмасын яисә үз дигәнен үтәтергә омтылмасын, ул барыбер сиңа аңлаешлы, ачык кеше булып кала иде. Әйткәнен эшләде, вәгъдәсендә торды Леонид Харитоныч. Бүгенге Беренче кебек халык алдында комедия корып, хезмәттәшләрен хурлыкка калдыру да аңа тәмам ят булды. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә, төлке Дашкин сыман, әллә нинди эз бутаулар ясап, чынлыктан читләшмәде, халык, коллектив фикеренә отыры каршы чыгарга базнат итмәде элеккеге Беренче. Ә яңасы — демократ! Үзгәртеп кору күбәләге!

Кызганыч, реалист Кукушкин буыны кысрыкланып сәяси мәйданнан китә, тамырсыз-йөгәнсез маргинал демократлар өере иҗтимагый аренага ыргыла. Зәйтүнә әйтмешли, өстән сыйпап, астан кисүче, йомшак җәеп катыга утыртучы адәмнәр гамәлдә ниләр башкарыр?

Март таңының офыкка карандаш белән генә сызган кебек зәгыйфь кызыллыгын «Ленин юлы» колхозының фирка җитәкчесе әнә шундый олы шик-шөбһәләр белән каршылады. Аның өйгә юлы үзәк урамнан, Ленин һәйкәле яныннан үтә иде. Нишләптер ул баганадагы ут яктысыннан хасил булган шәүләгә басарга җөрьәт итмичә туктап калды. Җентекләп сынның үзен күзәтергә кереште. Мәһабәт гәүдә кул изәгән тарафка күтәрелеп караса, аһ итте:

— Ильич, син кай тарафка өндисең? Таң бит бөтенләй башка яктан сызыла…

Скульптураны җәй көнендә урнаштырганнар иде шул. Башларында кибәк булганмы? Хашия карчык әйткәнчә, җәй һәм кыш фасылларында таң тарафы төрле якларга күчеп, Ленин кулы бик хаталана икән. Шайтан таңы ясый дигәнме? Кинәт Рәүфнең миен уй кисеп үтте: Ильич күрсәткән юл — кыйбла анык булмагач, бездә ил корабының юнәлешен бутаучы-үзгәртүче ялган узаманнар табыла, иман тотмаган һәм таянырга яраксыз иярченнәр килеп чыга.

Иярчен дигәннән, син үзең кем соң, диде эчке тавыш. Элекке, революция елларындагы аскет түгелсең. «Ватан өчен, Туган ил өчен!» — дип башларын сугышта салган коммунистларга да охшамагансың. Бу гамәлләреңнән күренеп тора. Ферма янганда, син дә шунда идең, ник утка син түгел, ә Шәкүр абыең керде? Җитди, хәтәр хәлләр килеп чыкса, үз-үзеңне саклау әмәлләре эзлисең, җаваплылыкны, җае чыкса, кешегә аударасың, Рәүф. Таны шуны! Фиркада эшләвең дә иман өчен түгел, акча хакына бит. Вазифа! Әйе, вакланды, зәгыйфьләнде хәзер большевик-коммунистлар, дип нәтиҗә ясап куйды башбирмәс эчке тавыш.

Тик, диде ул, моңа аерым коммунистлар гына гаепле түгел. Моңа партия үзе гаепле, чөнки үз әгъзаларыннан аерым каста ясады: хакимияткә утыртты, җитәкче, түрәләр итте, кешеләр өстеннән хөкем итүче судья да, җан алучы палач та булды сезнең фирка. Ә власть кешене боза бит ул, аның рухын тарката, Рәүф. Туры әйткәнгә ачуланма, халык сезнең өерне тычкан тотмаган ата мәчеләр итеп күрә…

Ниһаять, Рәүф Шакиров үзен байтактан борча кебек талаган сорауга шулай көтмәгәндә җавап тапты. Күрәзәлеге дә, теләсә кайсы багучыныкына караганда да, дөрескә чыкты. <...>

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 1, 2016
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: