Тузгытылган күч (бәянның дәвамы)

Әсәрне башыннан монда укыгыз.

Төнге кунак

I

Иртәгесен Мәрзия йорт эшләреннән арынды да балаларын ияртеп идарә

бинасына, юк ла... хәзер инде аның законлы милкенә әйләнгән өенә килде.

Калай түбәле, кызыл кирпечтән салынган биниһая зур бу йорт аныкы,

Мәрзиянеке бит! Эчке хис кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачкан

чакта, ут өстендәге сөт кебек ташып чыкты. Ул ире белән кычкырышса

кычкырышты, әмма барыбер үз дигәнен итте, сатып алды бит уена кергән

йортны. Хәзер инде хыялындагыча чәмләп чукларга, бизәргә генә кала.

Элекке алпавытлар, морзалар ызбасы кебек булсын! Иңбашта ихатасы

белән күңелләрне яулар Мәрзия корган җәннәт. Капкадан кергәч тә, өй

бусагасына чаклы кызыл кирпечтән тезгән җыйнак юл булыр. Аның ике

ягына да гөлләр утыртырлар. Аллея астра, георгин, роза, лилия кебек

эре, төрле төсләрдәге чәчәкләр белән балкыр. Шуннан сул якка таба

крыжовник, карлыган, кура җиләге куаклары рәт-рәт булып тезелеп китәр.

Ә уңъяк суган, кыяр, кишер, помидор кебек яшелчә түтәлләре белән тулыр.

Арырак теплица куярга да исәбе бар Мәрзиянең. Ихатада сыер, сарыкка

түгел, тавыкларга да урын булмаячак. Туйды хуҗабикә тояклар белән изеп

сазлыкка әйләнгән маллы йорттан. Күпме чистартсаң, юсаң да, балалар

галош элеп бер-ике әйләнеп керсә, бусагаңа гына түгел, өеңә дә катламы

белән саз утыра. Баласы бала, мәчесе, көчеге дә паласыңа чүмәшеп яисә

караватка ук менеп, тәпиләрендәге мәтене коя бит, валлаһи... Шул саз,

пычрак белән алыша-алыша да диванага әйләнерсең. Юк, җитәр, таш

йортта суы, туалеты эчтә булыр Мәрзиянең!

Тышы шулай ялт итеп торыр бу йортның. Ә эче? Иң элек урам ягына караган

өч тәрәзәле, хисапчылар утырган бүлмәне дивар белән аерып кибет эшләрләр.

Иргә дә, хатынга да гадел кәсеп булыр бу. Тик Сания магазинындагы сыман ипи,

кәнфит, прәннек, шикәр кебек тәм-том сатмаслар. Юк, көндәшлек кирәкми!

Хуҗалык товарлары куярлар монда, югыйсә буяу, лак, кер порошогы артыннан

да 25 чакрымдагы райүзәккә машина куалар. Мәрзия үз кибетендә хатын-кыз

почмагы да ясар. Иннек-кершән, ислемайлар, шампуньнарның төрләре шәһәр

кибетләренекеннән һич тә ким булмас, язган булса.

Тагын нәрсә? Өйләренә керү өчен, һичшиксез, аерым ишек уярга кирәк.

Әнә кырый тәрәзә моңа бик кулай. Рамы барыбер какшаган. Ә... тәрәзә

дигәннән, барысын да еврога алмаштырырга кирәк. Бүген үк Бишкурайга

барып, Габдуллинга заказ бирергә онытмаска иде. Әй, Габделкаюм шатланыр

инде. Аңа нихәтле эш монда!

Тәрәзә дә, бүлмә дә ифрат күп, һава иркен. Инде балалар да берсе өстенә

берсе өелеп ятмаслар, Аллаһы боерса. Каенанасына да аерым бүлмә кебек

нәрсә әтмәлләргә кирәк. Югыйсә, намазын да тыныч кына укый алмый, бахыр,

Фәрһаты белән Ләйләсе йә намазлыгына килеп ауный, йә кочагына сикерә.

Намаз дип тормый, назлап сөеп куя инде каенанасы.

— Әй, оланнар, килегез әле монда, — дип кычкырды Мәрзия, төрлесе төрле

якка йөгерешеп, сикерешеп яткан балаларына яратып карап. — Килегез, кил!

Ягез, бергәләп карыйк, кайда кухня, кайда зал булыр? Кайда йокларбыз, кайда

дәресләр әзерләрбез? Ягез, сайлашыгыз! Әйдәгез!

Һәм Мәрзия йөз-биттә бер-берсенә шактый охшаш булсалар да, яшьтәге

аерымлыклар аркасында буй ягыннан кайсы колга, кайсы кәрлә булып күренгән

бәгырь кисәкләрен җитәкләп, идарәне бүләргә кереп китте...

Кичен табынны җыеп, савыт-сабаны урнаштыргач, Мәрзия диванга ире

янына килеп елышты.

— Әтисе, без бит бүген җыйнаулашып ызба карарга бардык. Үзегезгә

ошаган бүлмәне сайлап алыгыз, дигән идем, кызлар кассирныкын яратты.

Малайлар безгә бухгалтерныкын бирерсез, диләр. Утырышлар залын кухня

итәрбез, мөгаен. Иркен булыр, тышка да якын. Ә председатель утырган

төштә зур зал, кунак бүлмәсе булыр. Кояш анда көнозын — бер ягы

кыйблага карый, икенче яктан шәфәкъ тора. Матур булып бакча күренә...

Ә үзебезнең йокы бүлмәсе кайда булыр, җаным? Сиңа парторг бүлмәсе

ошамасмы?

— Миңа берсе дә ошамый. Әйттем бит, — диде Рәмзил, элекке тискәрелеген

күрсәтеп. — Андагы ызгыш-талашлардан гарык булган идем, инде шунда барып

яшәргәме? Үз нигезебездә ызба салып кергән булыр идек әле. Тактың башка

бәла!

— Рәмзил, мин сиңа ничә санап күрсәттем бит. Хакы өчләтә арзан, урыны

матур бу йортның. Менә күрерсең, ишек-тәрәзәләрен алмаштырырбыз, ремонт

ясарбыз да карап туймаслык булыр. Син ызба сала башласаң, өч-дүрт ел

төзелеш мәшәкатеннән, чокыр-чакырдан арынасы түгел, йортта мәхшәр куба!

Ә монысы бер-ике айдан әзер була, Ходай язса! Мин уйладым, Чардаклыдан

малярлар бригадасын чакырабыз, слесарьлар китерәбез. Рәмзил, бәлки үзең

дә җылылык батарейларын урнаштырырга керешерсең. Кешегә түләгәнче,

дим...

Хатын беркавым иренә сынап карап торды, тегесе янә сыртын кабартмагач,

күптән эчен пошырып торган нәрсәне тәвәккәлләп әйтеп салырга булды:

— Рәмзил, Штельманың белән араны өзәрсең, бәлки? Иртә-кич йөрергә,

унлап чакрым бит. Бензинга күпме китә? Аннары иң яхшысы — вакытында

туктавың хәерле... Җан тыныч булыр. Сергеевкага озаткан саен, энәләр өтә

мине. Монда кибет ачып җибәрербез, яшәргә җитәр әле. Рәмзил, ә?

— Акча яратасыңмы, җаным? — дип ир Мәрзиягә очкынлы карашын текәде.

— Яратасың. Һай, яратасың! Инде мәхәббәтең хакына түзәсең ул энәләргә.

Штельман белән бер мичәүгә җигелдем мин хәзер. Минем башкача сәмән

эшләү чарам юк. Аңладыңмы? — Һәм Рәмзил тавышын янә күтәрә төшеп әйтеп

салды. — Йорт мәрәкәсен үзең башладың, үзең очла, яме? Ә мине тынычлыкта

калдыр!

— Очлармын шул!.. Тик акчаны кая куйдың дип үзәккә генә үтмә, яме?

— дип үз чиратында кайнарлык белән җавап кайтарды Мәрзия.

Алгы яктан муенына дисбе элгән Һәдия карчык килеп чыкты:

— Рәмзил, нәрсә тавыш куптарасың? Ни бүлешә алмыйсыз? Балаларны

куркытасыз бит.

Улы эндәшмәде.

— Юк, әни, борчылма! Һаман шул өй мазасы инде, — диде килен кеше.

— Тарткалашмагыз! Бер сүздә булырга кирәк. Әле менә балаларны тыңлап

тордым. Әй сөенәләр, кечкенәләренә кадәр бытылдый. Ызба аларга бик ошаган.

Юк-бар сөйләп күңелләрен төшермәгез. Өй яме сезнең кулда.

Һәдия карчык бераз тын торды да үзен борчыганны әйтеп салды:

— Әле менә шуны уйлап торам. Мәрзия килен, ул таш Ленинны да сезгә

саттылармы соң? Мөселман йортына килешерме икән ул? Нишләтерсез үзен

дим?..

— Башка кайгың булмаса, Ленин хакында көяләнмә әле, әни! — диде

малае.

— Әни, без калай койма куярбыз, Ленин урамда калыр, — дип тынычландырды

каенанасын килен.

Гаиләдәге әлеге сөйләшүләрдән соң Мәрзия үзе сатып алган бинаны ызба

итеп тергезер өчен икеләтә-өчләтә җегәр белән эшкә кереште.

Бу заманда акчаң мул булса, әллә нәрсәләр ясарга, нинди генә юк әйберне

дә табарга була. Ходайга шөкер, тегене-моны кайтарырга дип кешегә ялынасы

да түгел, үзе руль артына утыра да ялт итеп китереп тә куя Мәрзия ремонтка

кирәкле нәрсәләрен. Баштарак бу авыл хатынына ярамаган тагын, дип берничә

яллаган урыс эшчесе «тяп-ляпка» эшли башлаган иде, хуҗабикә бураннар

туздырды. Осталар шундук майлаган кебек булдылар. Һәркайсының артыннан

«бишле» куярлык!

Ниһаять, барысы да Мәрзия теләгәнчә эшләнде. Ызба эчтән дә, тыштан

да ялт итте. Декабрь урталарында мамык-мамык ак кар явып торды, йорт күл

уртасындагы аккошка охшап калды. Үткән-сүткән түзмәде, эчкә дә кереп күз

салды. Тәмәке төтене, кәгазь-каләм исе белән ысланган стеналары ышкылып

каешланган һәм идән сайгаклары какшап бирчәйгән кәнсәләр дә шундый

күркәм кыяфәткә керә алыр икән, дип шаккатып чыктылар.

Мәрзия күченүне дә озакка сузмады. Яңа елны Сәгъдиевлар яңа мебель

белән җиһазланган һәм балалар чыр-чуыннан, олыларның бәйрәм белән үзара

котлашуларыннан яңгырап торган өйдә каршыладылар. Инде боларга матур

итеп, Һәдия әби әйткәнчә, шөкерана кылып яшәргә генә калды.

 

II

...Күмәч кебек түм-түгәрәк, әле бер телеме дә киселмәгән ел иртәсе. Рәмзил

торып ихатага чыккан. Әллә эшкә барырга җыена, әллә иске ихаталарындагы

мал-туарны барып карарга тели... Сәер, ак тынлык. Ул томанга да манчылган

бугай. Дөнья үзенә патша булган яңа Вакытның җиргә басуын, аяк атлап

китүен көтәме?

Чү, нәрсәдер гөрс итте. Ул да булмый, каршына дәү бер шәүлә килеп басты.

Ләхәүлә... Пьедесталыннан төшкән Ленин бит бу!

— Исәнмесез... Владимир Ильич! Яңа ел белән! — дип сихерләнеп кул сузды

Рәмзил. Әмма Ленин сәламне алмады, ашыгып сул кулын чалбар кесәсенә

тыкты, ә уңын пинжәк эченә яшерде:

— Тәк, тәк, Сәгъдиев... әфәнде, диик инде. Халык милкен үзләштереп,

күчемсез милек ясадың, димәк. Капитал туплыйсың, шулаймы? Йә, йә,

аңышмаганга салышма! Сүз колхоз кәнсәләре турында бара.

Рәмзил ярасына саксыз кагылган кеше кебек чыраен чытты. Авылда акча

үзләштерү хакында теләсә кем, авызына килгән теләсә нәрсә әйтсен, лып итеп

утыртырлык җавап табар иде, әмма революция юлбашчысыннан кисәк әче сүз

ишетү, үзенә таба гаеп атылу ирне исәнгерәтеп куйды:

— Сез нәрсә, Ильич? Ниткән әфәнде мин? Кем капитал туплый?..

Тик Ленин Рәмзилнең ык-мык килүен исәпкә дә алмады, телмәр тоткандагыча

кулын селкеп, кайнарланып сөйләп китте.

— Факт, Сәгъдиев, бер сез генә түгел, бүгенге Рәсәйдә йөзләр, меңнәр,

юк, хәтта миллионнар жуликларга әверелеп, оятсыз рәвештә җәмәгать милкен

үзләштерә, пролетар революция казанышларын юкка чыгара, шул нигездә илдә

капитализмны реставрацияләү бара. Хезмәт кешеләре өчен һәлакәтле сәяси

ситуациядә иң ачуны китергәне — эшчеләр һәм крестьяннар сыйныфының

деградацияләнүе. Уйларга да куркыныч, дөнья капитализмы янавы түгел, милли

буржуазиянең көчәюе түгел, бүгенге Рәсәй иминлегенә, кем дип уйлыйсыз,

люмпен пролетариат яный. Әйе, әйе, люмпен пролетариат! Элек без аның

кабахәтлеген, дошманга сатылуын даими фаш итсәк тә, бу кадәр җимергеч

көчен, аркага пычак кадау мөмкинлеген искә алмаганбыз. Әйт, Сәгъдиев! Каян

килеп чыктыгыз сез? Һәм нинди юллар белән сез урта сыйныф дип тәкъдир

иткән социаль катлам тәшкил иттегез? Бу сорау хәзер мине чиксез уйландыра.

Безнең большевистик тәгълиматта социализм чорындагы эшче-крәстиәннең

социаль һәм рухи таркалу мөмкинлекләренә аз гына да шик тотылмаган иде

бит. Чынлап, Сәгъдиев, бабаң— революционер, атаң— коммунист, анаң— яңа

тормыш төзү активисткасы, ә кайдан керде синең эчкә буржуазия корты? Әйт

миңа шуны!

Ленинның үзенә төбәлгән нәфрәтле карашыннан Рәмзил тәмам коелып

төште.

— Иптәш Ленин... Владимир Ильич... безне өстән котырттылар бит.

Үзгәртәбез, яңартабыз, диделәр. Тирә-юньдә шулкадәрле афёралы, шухыр-мухыр эшләр эшләнде, мин генә читтә калалмадым инде. Приватизациягә

катнаштым шул. Минем бит гаиләм бар, ишле: хатын, әнкәй һәм биш бала!

— Шулай укмыни? — Ленин кисәк күзгә күренеп үзгәрде. Күзләренә

мәрхәмәт, шәфкать чаткылары бөркеп чыкты. — Хуплыйм, Сәгъдиев!

Демографик хәлне яхшыртуга актив өлеш кертәсез, димәк. Аннары, күзәтүемчә,

син акчаңны паразит элементлар сыман азып-тузып йөрүгә түкмисең шикелле.

Һәрчак айнык, тәртипле күренәсең.

— Әйе, әйе, бар тапканны өйгә кайтарам инде, Ильич, хатынга бирәм, — дип

Рәмзил яктырып китте. — Аннары үзләштерә дию дә гайбәт бит. Саткан-алган,

түләгән-җыйган һәрнәрсә кәгазьдә, мөһер белән беркетелгән. Документлар

кулда, һичкем гаеп тагалмас!

— Йә, сафсата корма, Сәгъдиев, беләбез, сездәге базар икътисады — тик күз

буяу, халыкны алдау. Ул тулысынча байлар, маклерлар һәм аферистлар кесәсен

калынайтуга корылган. Баегыз, капитал туплагыз! Ничек җыясыз, алымнары,

юллары мөһим түгел. Шулаймы, Сәгъдиев? Тик бел, сезнең кая борсаң, шунда

килеп чыга торган законнардан тыш пролетар вөҗдан хөкеме бар әле. Бәлки

ул безгә кагылмый, диярсез. Намусны сату — кешелегеңне юкка чыгару ул,

эшкуар. Әйт, бармы, калганмы синдә вөҗдан, Сәгъдиев?

Йөрәге авырттырып чәнчеп куюдан Рәмзил кинәт күзләрен ачты. Тончыгудан

котылган кеше кебек еш-еш һава сулады. Кайда ул? Өнме, төшме күргәне?

Аның башы чатный иде. Кичә яңа ел төнен каршылап ныграк төшерелгән.

Бусы хак. Яңа өйгә күченеп килүләрен дә хәтерләде ир. Хатыны аңа түшәкне

элекке партком бүлмәсендәге диванга җәйгән иде шул. Ленин белән төшләнүе

дивардан, һавадан булды микәнни? Йә Алла, ничек бугаздан алды бит, сыйнфый

дошманы диярсең...

 

Карурманда кызыл алмалар...

I

Фәкыйрь балачак галәмәте булдымы бу, әллә табигатендә тәм-томга тартылу

көчле идеме, Рәмзил сабый чагыннан ук алма турында хыялланды. Учны

тутырган зур, кызыл, сусыл алма күрүгә үк, авызына сулар килә иде малайның.

Тәмен көн дә татый, диярсең. Мә, тот! Нәфес котырткан алмалар «Әлифба»,

«Букварь» битләрендә тәгәрәшеп ятты. Рәсем дәресләрендә, өйдә бар ясаганы

алма булды. Олылар сөйләгән оҗмахны да татлы алмалары белән адәмне

әсәрләткән бакча дип күзаллады ул. Тик кулына берәү дә нәфесен котырткан

алманы тоттырмады аның. Тәнәфестә яисә тегендә-монда бар кимергәне

кытырмачка әйләнгән ипи кыерчыгы булды... Шуны хәтерләпме, Рәмзил ата

кеше булгач, балаларын алмадан өзмәде. «Ашагыз, балакайлар, алмада витамин

бик күп!» Чынында бәхетле, җитеш дөньялы балачак Рәмзил күңелендә кулдагы

кызыл, сусыл алма белән төсмерләнә. Учларыннан алма өзелмәсен Сәгъдиев

сабыйларының!

Әмма алма хакында кысыр уйлардан, үкенечләрдән генә тормады Рәмзилнең

малай чагы. Каты бакыр чәче кебек холкы да үҗәт, таш тишеп чыгарлык иде.

Хәзер инде хәтерләргә дә оят, дүртенчедәме, бишенчедәме укыганда, яман

гадәткә күнекте ул. Дәресләре төштән соң башлана иде. Тавыклар сәхнәдәге

артистлар сыман берәм-берәм кетәклеккә менеп җырлап төшкәч, малай

качып кына шунда үрләп, кулына ике йомырка эләктерә һәм аларны чалбар

кесәсенә салып мәктәпкә юнәлә. Индук Закир бабайның алма бакчасы тыкрык

янәшәсендә генә. Моннан һәрчак башларны әйләндерә торган җимеш исләре

аңкый. Җәй уртасында да, көз дәвамында да биек читән белән тотылган бакчада

берсе артыннан берсе алмалар өлгереп тора...

Малай букчасын тотып, урыс капкалы пөхтә, җыйнак йортка килеп керә.

Киндер алъяпкыч бәйләп, такта ышкылап яткан яисә балта чабып, агач юнган

җиңел сөякле Закир карт каршыласа, юл уңа дип исәплә.

— Һай, күрми торам, безнең шәкерт килгән икән бит! Алма кирәкме? Бик

мәслихәт, алма ашасаң, баш эшли ул. Мәсьәләне ансат чишәрсең, иншаны

яхшылап язарсың, — дип сөйләнә-сөйләнә, карт малайның башыннан сыйпап

үтә, сарайга әйди һәм алдына кәрзине белән алма куя. — Эреләрен, кызылларын

сайлап ал, улым!

Инде җәй межинында да киез-катасын сөйрәп йөргән Мәхрүзәттәйгә

эләксәң, беттең, алмасы да тамакка гына төелә:

— Тагын күкәй урладыңмы? Әниең белсә, үтерә бит. Сине дә, мине дә

үтерә...

— Мәхрүзәттәй, башка килмәм, соңгысы, бир инде алмаңны?

— Алма да бетте. Әле менәтерәк кенә чуваш хатыны алып китте. Чиләге

белән...

Хәзер инде ике кесәдән ике ап-ак күкәйне чыгарып, чегәндәй кара чутырлы

карчыкка сузар чак. Ул ялт итеп алып, аларны итәктәге кесәләренә шудырып

куя һәм ишек артына кереп, кулларына ике муртайган алма тотып чыга. Башка

баш... Алма ашыйм дип алданганчы, күкәйләрне тишеп эчүең шәбрәк булыр

иде дә бит... И бу нәфес! Кетәклектәге кыек гамәле фаш ителеп, әнисенең тал

чабыгы алып берничә рәт аркага сыдыруы да алма нәфесенә җавап рәвешендә

булды...

Әйе, ишеткәне бар, нәфес тәмугка кертә. Тик нәфессез яшәп тә булмый.

Кешене бит тамак йөртә... Кыекмы, турымы — адәм йөрәгенә гамь өсти нәфес

— тамак. Әнисе белән «Уфалла» арбасын сөйрәп урманга менә башлагач,

Рәмзил дөньяның бу нечкәлекләренә дә акрынлап төшенә барды. Әйтәсе юк,

бер яктан, хурланды инде үзе кебек малайлар төрледән-төрле мотоциклларга

атланып яисә руль артына кәпрәеп утырып «Жигули»ларда җилдергәндә. Инде

арбага җигелгән «Ябага тай», күзләп йөргән кызларына очраса, җир тишегенә

үк кереп китәрдәй булды. Әмма икенче яктан «Уфалла» Рәмзилне табигать

баласы итте, әнисенә ифрат якынайтты, тормыш арбасын да үз чамасын белеп

тартырга өйрәтте.

Үлән кабарып, яшел хәтфә өстендә чәчәкләр күренә башлагач, Һәдиянең

телендә гел печән хәстәре була: «Улым, әйдәле, бер кочак булса да печән чабып

төшик әле. Кышын бит аның бөртеген дә табалмыйсың». Ана чалгысын җилкәгә

сала, малай арбаны тарта да юлланалар шулай урман эченә. Тик боларга зәрдә,

каз тәпие, әрекмән, яран гөле сыман, күләгәдә үскән көпшәк үләннәр ярамый.

Кипкәч, болардан җепселләр генә торып кала бит. Һәдиягә кояш астында

сутланган, ефәк кебек сыгылмалы, тыгыз сабаклы, купшы үрмәле һәм ак,

сары, зәңгәр чәчкәләреннән хуш исләр бөркелгән аклан үләне кирәк. Кышын

хуҗабикә әлеге печәнне лапас башыннан алып төшәр дә өйдә сикерешеп,

чабышып йөргән бәрәннәр, бәтиләр алдына элеп куяр: «Ашагыз, нәниләрем,

сезгә кәнфит инде бу!» Бозаулагач, печән, тансык сый итеп, сыер алдына да

төшерелә. «Әни, туйралык үләне «мүкләк» өчен дә кәнфитме?» «Юк, улым, ул

безгә шифалы каймак-сөт булып кайтыр».

Ананың уенда әнә шулай затлы урман печәне шәүләләнә. Ә малай һаман

әлеге дә баягы алма турында хыяллана. Әй, әкияттәге сеңлесен эзләүче Ваня

кебек очратсын иде ул юлында купшы алмагачны: «Әй Иван, татып кара

минем алмамны! Тәмләсәң, әйтәм сеңлең кая булганны...» Берәрсен бисмилла

әйтеп кабу гына түгел, арбасы белән үк төяп китәр иде Рәмзил купшы

алмагач җимешен... Ә Ваня аны татып карарга да теләмәгән була, вакыты юк,

янәсе...

Чынлап та, алмагачның урыны урман бит. Чикләвек, шомырт, балан үсә

ләса! Ник монда үсмәсен ул? Индук Закирның читән бакчасын гына үз итеп

җәелергә димәгән ич иркә алмагачка!

Урман эченә ераграк киткән саен, Рәмзил эзләгәнен табуына ныграк

өметләнә төшә. «Улым, кайук киттең? Борылыйк, адашырбыз...» «Әнә бит алда

яктылык, әни. Аклан түгелме? Барыйк әле!»

Дөрестән дә, беркөнне алар урман эченә шундый ерак кереп киттеләр ки,

тәмам ят, зур ачыклыкка килеп чыктылар. «Әни, күр әле, монда үлән хөррияте!»

«Күрәм, улым, монда арбабыз кынысыннан тулыр!» Ана уңышка сөенеп,

чалгысын селтәргә керешә, ә малай арбаны калдырып, тирә-юньне күзләргә

тотына. Монда аңа кеше кулы каккан казыклар очрый... Ишелгән читән дә

чалымлана. Берәрсе бакча ясаган булганмы соң? Һәм менә атлый торгач, малай

үз күзләренә үзе ышанмады... Алдында алмалары белән балкып алмагач тора

иде. Малай шундук берсенә үрелде. Зур, кызыл, сусыл... Тәме Закир картның

җәй межинында ук өлгерә торган алмасы кебек!

Рәмзил ау хисенә бирелгән җәнлек кебек елдамланып, якын-тирәне

айкарга кереште. Тәлгәшләрен аскан карлыган куаклары, кызыл җимешләр

авырлыгыннан иелеп төшкән кура җиләкләре өстенә килеп чыкты. Әһә, менә

янә бер алмагач... Тик монысы әллә картлыктан, әллә кышкы суыктан чирләп

корый башлаган... Малай зифа буйлы миләш ышыгында янә бер алмагачка тап

булды. Монысы да тырышып-тырышып җимешен өлгертеп ята бит, җанкай...

Тапты, тапты бит алмалыкны!

— Әни, тизрәк кил, алмалар бар!

— Китче, карурманда нинди алма ди? Печәне дә җитәр безгә!

— Әни, алдамыйм ла, валлаһи, алма! Карлыган, куриләк тә бар.

Улы чакырган төшкә, ниһаять, әнисе дә килеп җитә:

— Сөбханалла! Чынлап та, алма пешә икән бит!.. Карале, кара, карлыган,

куриләк тә җитешеп килә... Оҗмах бакчасымы соң бу, улыкаем?

Һәдия, шулай ук сихерләнеп, таңкалып, карашын тирә-юньгә йөгертә,

агачларга, куакларга үрелеп җимешләр татый.

Арбага печән төяп бастырыклап куйгач, алар җиргә утырып, Ходай биргән

нигъмәтләр белән сыйландылар. Ана шунда хисләнеп әйтеп куйды: «Әй,

улым, син булмасаң, нишләр идем икән мин?» «Ничек инде ул син булгач,

мин булмаска тиеш, ди, әни?» Рәмзил шунда эченнән генә янә уйлап та алды:

«Кайчагында бу олылар бигрәк тә юк нәрсәләр сөйли инде».

Үткәннәрне хәтерләп, Сәгъдиев үзендәге янә бер сыйфатны ачыклады. Сер

тота белә икән... Югыйсә, үзләренең яшерен акланына барып, печән белән

бергә янчык-янчык алма, чиләге белән карлыган, кура җиләге алып кайтканны

күрше үрдәк Әнәсе сизгән булган:

— Рәмзил, алма уйдыгыңны безгә дә күрсәт әле! — диде ул, урам малайлары

туп тибәргә җыелгач. — Сыйланасы килә бит. Закир карт урлатмый. Сезнекен

Ходай биргән, бүлешү тиеш! Әйдә, җәяү интегәсе түгел, мотоциклга атланабыз

да җилдерәбез!

Малайлар кыршавындагы Рәмзил аптырап калды. Әнисе күрше Гамбәрия

түти белән сөенечен уртаклашты микәнни соң? Хәзер аның малае Әнәс шуңа

бакылдап ятамы? Бак... Бак... Сертотмас Үрдәкне алып барсаң, акланнан саранча

явы үткән кебек булыр...

— Юк! — диде ул. — Ниткән уйдык? Карурманда ничек алма пешсен ди? Әни

Бишкурайдан ярты капчык онга алмашты карлыган, алманы. Ә печәнне юлда

чаптык. Шарлык үзәнендә печән каерылып үскән. Ышанмасаң, мотоциклыңа

атланып, җилдереп кенә карап кайт, Әнәс!

Ышандылар. Ышану тозагына төшмичә, кая китсеннәр әзергә бәзер

урам гуҗлары! Карурман уртасындагы татлы алманы Ходай аерым яраткан

бәндәләренә генә бирә бит ул. Моны әтрәк-әләм белән бүлешү язык та булыр

иде әле.

II

Ходайның рәхмәте, язмыш юлындагы бәхетле уйдыкларга Рәмзил кавырсыны

ныгыгач та берничә рәт тап булды бит.

Мәктәптә укыганда, малай көндәлек мәшәкатьләргә чумып, алдагы язмышы,

һөнәре хакында ваемсыз йөргән иде, өлгергәнлек аттестатын кулына алгач,

кинәт аптырап калды. Алда нишләргә, кая барырга? Әнисенең аһ-ваһлары,

бәргәләнүләре аның күңел вәсвәсәсен тагын да көчәйтә генә төште. Таянычлары

юк, анысы дөрес. Шәһәрдә торып институтта укырга кулларыннан килмәс, акча

кирәк. Унны бетердем, берәр ак эш бирегез, дип идарәгә барыр идең, аттестатлы

яшьләр белән буа буарлык хәзер... Рәмзилгә үзен солдатка җибәрүләрен көтәргә

генә калды. Ярар, яхшы итеп хезмәт итәрмен дә әфисәрлеккә үрләрмен, дип,

анда да үз-үзен тынычландырды егет кисәге.

Малаеның хәсрәте башына төштеме, әллә ил хастасы эләктеме, Һәдия ана

бер иртән үзен бик авыр хис итте. «Эшкә барма, ят, дәвалан, әни», — дип аның

урынына Рәмзил тавык фермасына эшкә китте. Элек тә берничә кат анасын

алмаштыргалаган иде ул, шөгыльне белә. Җиңнәрен сызганды да әтәч, тавык

халкын ашатырга тотынды. Эш арасында шаярышып алырга тиңдәшләре Әнисә,

Халисә бар, онытылып китте шулай.

Бу көнне кошчылык фермасын карарга председатель килгән икән. Чиләк,

соскы тотып кызлар белән көлешеп-шаярышып эшләп йөргән бакыр чәчле

сөйкемле егеткә карап, Шәкүр сорап куя: «Бу кем?» Аннары председатель

Рәмзил янына килеп сөйләшеп тә алды. Башта шаяртты:

— Күз тимәсен, кулларың эшкә ятып тора, үскәнем. Әллә соң фермада

каласыңмы? Матур кызлар бар, өйләнерсең, мөдир итәрбез. Ә кем, Сәгъдиев?

— Мин һич каршы түгел, Шәкүр абый!

— Ә чынлап сөйләшсәк, киләчәгең хакында нәрсә уйлыйсың соң, энем?

— Әллә ни уйлап булмый шул, Шәкүр абый. Әни чирли, мөмкинлекләр чикле.

Повестка килсә, солдатка китәргә дип торам... Кайгырасы юк, ашау — байдан, үлем

— Ходайдан... Дөнья күрермен! Сез әле сугышларда да йөргәнсез, Шәкүр абый.

Председатель дәшмәде, аяк очына карап бер моңаеп, бер елмаеп,

шомбайланып торган егеткә бераз күз атып торды да китеп барды.

Кичен Рәмзил әнисенә нәкъ рәис белән очрашуы хакында сөйләп кенә тора

иде, идарә йомышчысы Хәллә тәрәзә какты:

— Әй, Һәдия, сине Шәкүр чакыра. Малаең белән... Тиз бар!

Һәдия улы янәшәсендә пошаманга төшеп барды:

— Эшкә чыкмавымны яратмады микәнни... Әллә соң син берәр ярамаган

сүз әйттеңме үзенә... Кара аны, әрепләшә күрмә! Тыңлап кына тор... Үзем

сөйләшермен персидәтел белән...

Тик юкка көенгән ана. Шәкүр аларны бик якты йөз белән каршылады.

Һәдиядән хәл-әхвәлләр белешкәч, әйтеп салды:

— Сәгъдиева, егетне колхоз стипендиаты итеп институтка җибәрсәм, нәрсә

диярсең? Безгә экономист бик кирәк бит...

Бу кичтә ана бәреп чыккан куанычыннан бар чирен онытты, ә малай рухы

белән кинәт бер башка үсеп китте. Ул, Рәмзил Сәгъдиев, башкаладагы финанс-экономика институты студенты булачак! Бирим дигән колына, чыгарып куяр

юлына... Ана белән ул карурманда кызарып пешкән алмаларга юлыгып та

шулай шатланышкан иделәр бит.

Алмалы уйдыкны Рәмзил студент булгач та онытмады. Тик каникулда тамак

нәфесеннән бигрәк бирегә балачак эзләрен сагынып килде ул. Калада Дөмдөмне ай-һай нык җирседе бит! Әйтерсең, авыл белән кендеге береккән. Шуның

аша гүя тып-тын итеп йөрәккә сагыну-сагыш кәррәсе тибеп тора. Уйламаган

иде Рәмзил үзен кыз-кыркын кебек нечкә күңелле зат дип...

Менә ул таныш акланга аяк басты. Алмагачлар быел да җимеш бирәме икән?

Кайберсе ял итә ди бит...

Тик Рәмзил иртә өлгерә торганы, җәйгесе янына килеп чыкса, хәйран калды.

Монда нидер көйли-көйли берсе алма җыеп маташа. Тавыш ягымлы, килеш-килбәт ятышлы, кулда тырыс — әкияттәге үги кыз түгелме соң бу?

— Кем биредә минем рөхсәтемнән башка минем алмаларымны җыеп ята?

Ә! — Егет тавышына урман хуҗасы — аюга хас куркыныч төсмерләр өстәргә

тырышты.

Чынлап та, аркасы белән торган яшүсмер кыз алмагачка үрелгән кулын ялт

итеп аска шудырды, башын борды да курыккан боланныкы кебек зур елтыр

күзләрен Рәмзилгә текәде:

— Фу, котым ботыма төште... Көт, һәй, курыкты ди берәү. Бар, бар,

юлыңда бул, алпан-тилпән! Бу — безнең бакча. Әти утырткан, мин — хуҗа!

Белдеңме?

— Атаң кем атлы синең? Былтыр түгелме? — Һаман баягы тавышы белән

сөрәнләде егет, юри шагыйрьгә сылтау ясап.

— Кит, Шүрәле! Әллә кешечә сөйләшә дә белмисеңме син, и урман

сарыгы?

Кызның авызыннан шулай Тукай сүзләре бөркеп чыкты. Сүздә көчле бу!

Таптап узачак...

Рәмзил шуны уйлап дәшмәде. Чынлап та, гәпне үзгәртергә вакыт иде. Ул

үзендә кызның яшькелт карашын тоеп, алмагач янына килде, үрелеп алма алды

да шартлатып тешләде.

— Хәйран тәмле! Бу агачка син сулар сиптеңме? Җырлап үстердеңме,

чибәркәй?

Рәмзил үз-үзенә, теленә шаккатты, аңарда ниндидер әверелеш башланган

кебек. Өрфия япмадай кара тутлы, яшькелт күзле сылу кызыкай бөтен барлыгы

белән аны сихерли, башын әйләндерә бит. Тик сихергә каршы сихер бар. Теләсә

нинди кыз тискәрелеген аны мактау җиңә. Гөнаһсыз мәдхия, асыл башны түбән

идереп, серле күзләрне керфекләр астына качарга мәҗбүр итә... Егет мактавы,

назы белән көчле.

— Бу алмагачны үзеңдәге гүзәллекне арттыру өчен үстерәсеңме, дим...

Алмасында матурлык суы бармы, алиһәкәй? Әйт әле, әгәр фирма сере

булмаса?

Кыз чынлап оялып, эндәшми торды. Ниһаять, телгә килде:

— Кем син? Нишләп ялгызың йөрисең?

— Син дә бит әтряд белән түгелсең?

Һәм алар шулай сөйләшеп, бер-берсе белән танышып киттеләр. Кызның

исеме Мәрзия икән, якындагы Бишкурай авылыннан велосипедка атланып

килгән. Чынлап та, бакчаны монда атасы Җиһангир урман каравылчысы

булып торганда утырткан булган. Кызның балачагы урманда үткән, Бишкурай

мәктәбендә дүртенче класска чаклы укыган. Үзен Кордон кызы дип атап

йөрткәннәр. Шуннан соң инде алар Зирекле леспромхозына күчеп киткәннәр.

Әмма Мәрзия Бишкурайдагы апасына кунакка килгән саен Кордонга менә

икән. Кендек каны тамган җир бит, тарта...

Менә шулай күренмәс җепләр егет белән кызны, карурман акланына тартып

китереп, бер-берсе белән таныштыра, аннары мәхәббәт утларында яндыра һәм

ахыр чиктә кавыштырып та куя...

Әсәрнең дәвамын архивыбызга кереп укып бетерегез:

"Казан утлары" 1 сан, 2016

"Казан утлары" 2 сан, 2016

"КУ" 1, 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: