Тургай (бәянның дәвамы)

Бәянны башыннан монда укыгыз.

 

Күңелле сәяхәт

Тургай йоклап киткәнен сизмәде. Ул төш күрде. Менә ул теге аланга барырга

әзерләнеп йөри. Әбисе белән бабасыннан конфет-прәннекләр, кишерләр

сорап алып, барлык кесәләренә тутыра. Чанасын алып ишегалдыннан чыгып

кына өлгерә — инде урман юлыннан атлый, ул арада теге чыршы каршында

басып тора. Чыршы үзе ямь-яшел, ботакларында исәпсез-сансыз күркәләр

асылынып тора. Әмма алар гади күркәләр түгел, йолдыз төсле көмеш күркәләр,

ялтыр-ялтыр килеп күзләрне чагылдыралар. Шулар арасында тиен сикереп

уйнап йөри, көмеш күркәләрдән теллин-теллин, чеңгел-чеңгел иткән матур

тавышлар яңгырап тора. Шулчак ап-ак кар өстеннән куян кызы йөгереп килә.

Башына зәңгәрсу эшләпә кигән, иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә

тарткан, муенына чыршы күркәләрен гәрәбә итеп кигән, биленә зур алтын

аеллы, асылташлар белән бизәлгән каеш буган. Беләгендә күпереп торган, куян

йоныннан ясалган редикюле асылынып тора. Тургай, кесәләреннән алып, аның

редикюленә конфет-прәннек, кишер тутыра. Шуннан соң алар теге агачтагы

тиенне үзләре янына чакыралар, аңа ияреп ак кар өстендә сикергәлиләр,

туктаусыз көләләр. Тиен алар янына төшми, көмеш күркәләрне челтерәтеп

йөри бирә. Аларның шул күркәләрне тотып карыйсылары килә, чыршы янына

ук килеп, кулларын өскә сузып сикергәлиләр, тик күркәләргә бармак очлары

тиеп-тиеп кенә китә, тотып карарга буйлары җитми.

Шунда Тургайның үзләренең ындыр тавында чана шуасы килә. Чанасының

бавын тотып та өлгерми — шул арада алар тау башында басып та торалар икән.

Тургай иң элек чанага куян кызын утырта, арттан үзе утыра һәм кар бураннары

чыгарып төшеп китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә,

алар шатлыктан кулларын чәбәкләп көләләр. Тагын менәләр, тагын төшәләр.

Тауның уртасында бер сикертмәле җире бар, шунда чана күтәрелеп китеп

тәгәриләр.

Ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә һәм Тургай

уянып китә...

 

Күчтәнәч өчен сугыш

Караса, Әхтәм абый Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: «Икегез уйнагыз»,

— дип икенче бүлмәгә чыгып китте. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре,

колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул, тәрәзә

янына барып, чыршы күркәләрен тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан

төште.

— Каян алдың? — диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике

мәртәбә пыршылдатып.

— Тиен китереп бирде, — дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен.

Фаил маңгаен җыерып уйларга тотынды:

— Нинди тиен? Акчамыни?

Тургай көлеп җибәрде.

— Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме

әллә?

— Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени?

— Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән

кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер.

Фаилнең авызы сәер булып җәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә

алмый мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп

көлә. Җепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәмберәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп

селки башлады.

— Эчендә ни бар икән моның? — диде ул, мыгырдап. — Әйдә кисеп

карыйбыз.

Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга

уйлады:

— Аның эчендә тәмле җимеше бар ди. Җәй җиткәч кенә пешеп җитә ди.

Пешкәч алырбыз.

Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп

тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарчык ыргытып та уйнадылар. Фаил

тизрәк атты, күркә өемнәрен әллә ничә мәртәбә иште. Тургай куян ипиен әйтмәм

дигән иде, түзә алмады, тәрәзә төбендәге тартмадан аны да алып килде. Куянның

әтисенә биреп җибәргәнне сөйләгәнне авыз ачып тыңлады Фаил. Аның авызы

ябылмасын өчен, Тургай әле генә күргән төшен дә өстәде. Тургай куян ипиенең

тәмлелеген, аны ашаган кешенең бернидән дә курыкмавын һәм бик тиз үсәчәген

сөйләгәндә, Фаилнең авызы чәп-чәп итә башлады, ирен почмакларыннан

селәгәйләре ялтырап күренде. Куян кызы сипкән теге орлыкларны күрсәткәч,

Фаилнең түземе бетте, ул ике кулын ипигә таба сузды.

— Кабып кына карарга... әз генә... — диде ул, ялварулы карашын Тургайга

төбәп.

Тургай ипине бирде. Фаил аны комсызланып башта бер җиреннән, аннары

икенче урыныннан умырып капты. Авызы йон бияләй тыккан төсле ябыла

алмыйча калды. Фаил ашарга дигәндә беркайчан да сынатмый. Бу юлы да

бер күзен әз генә кысып, тешләрен ипигә батырды, көч-хәл белән чәйнәргә

тотынды. Аның бөтен бите, колаклары селкенеп торды. Бераздан йотып

җибәрде дә тагын ике мәртәбә умырып тешләп алды. Тургай аның туктарга

исәбе юклыгын аңлады.

— Китер ипине! — диде Тургай, аңа үрелеп.

Ләкин Фаил бер кулы белән ипине артына яшерде, икенчесе белән

тәлинкәдәге җиләкне учлап алып авызына капты һәм мырлый-мырлый тәмләп

чәйнәргә тотынды.

— Бир! — дип аның кулына ябышты Тургай.

Фаил мыш-мыш килеп һаман читкә тартылды, җиләк ябышкан иреннәре,

ипи тулып кабарган яңаклары гына селкенде. Тургай аның шул яңагын борып

чеметеп алды, Фаил акырып елап әтиләре янына йөгерде.

— Тургай мине чеметте! — дип елады Фаил.

— Чеметтеңмени, улым?

— Куян ипиен ашап бетерә бит инде! — диде Тургай, һаман ипиен эләктерә

алмыйча.

Фаил аны күз ачып йомганчы бер кулыннан икенчесенә күчерә, артына

яшерә иде. Әхтәм абый аның кулыннан ипине каерып алып Тургайга бирде.

— Син саран, саран! — диде Фаил, елый-елый. — Мин яңадан сезгә килмим

дә!

Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карап-карап торды да:

— Мә, ашап бетер! — дип ипине аңа сузды.

Фаил телен чыгарып аны үртәде:

— Бә-бә-бә!

Алар чыгып киттеләр.

— Нишләп бирмәдең соң, улым? — дип сорады әтисе, аларны озатып

кергәч.

Тургай бер сүз дә дәшмичә аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан

авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган һәм виктория

җиләгенә буялып беткән иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып

киткәнен һәм ул күркәләрне Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә

беләчәкләр иде әле...

 

Туган көн могҗизасы

Тургай апрельнең соңгы көнендә туган иде. Бүген аңа биш яшь. Әбисе белән

бабасы, әнисе белән әтисе аны ничегрәк котларбыз икән дип киңәшә-киңәшә,

иртәнге табынга җыелдылар. Тургайның әле иң матур төшләр күреп йоклый

торган чагы. Әнисе яңа гына пешергән өчпочмакларны өстәлгә куеп, алтын

йөгертелгән фарфор чәйнектән чынаякларга чәй агызырга керешкән иде.

Алар алгы бүлмәдә утыралар иде.

Шулчак түр якның ишеге ачылып китте һәм кулларын ике якка канаттай

җәйгән Тургай күренде. Аның, гадәттәгечә, күзләре кысылып беткән, күз

тирәләрендә язгы кояшны көнләштерерлек шаян сызыклар биешә. Киң шома

маңгае кояш үзе менеп утыргандай ялтырый. Ул сокланулы тавыш белән:

— Әләй, нинди тәмле исләр чыккан! — дип кычкырып җибәрде.

Барысы да аңа төбәлде. Тургайның әлеге сүзләре тамашаның башы гына

булган икән! Аның калын иреннәре, нидер әйтергә җыенгандай, тартылып-тартылып тордылар да тыела алмыйча җәелеп киттеләр, ап-ак тешләре ярымай

төсле балкыды, хәйләкәр очкыннар чәчүче коңгырт күзләре тагын да ныграк

кысылдылар. Шулчак күкрәгеннән ниндидер көмеш кыңгырауларны сыдырып

китергәндәй тавыш ишетелде, ул тавыш көмеш кәтүкләр өстеннән килде дә

әллә нинди рәхәт, тыелгысыз, бернинди чикне белмәстәй көлү булып яңгырады.

Бу көлүнең шатлыгы шул мизгелдә үк өйдәгеләрнең һәркайсын әсир итеп,

йөрәкләренә күчте. Тургай бөтен өйне яңгыратып, тәрәзәдән кергән кош

тавышларын күмәрлек итеп, онытылып-онытылып көлде... Аларның Тургайны

кочаклап аласы, күзләреннән үбәсе, кысып кочаклаган килеш аның бу сихри

көлүен дәвам иттерәсе һәм тын да алмыйча тыңлыйсы, җаннарына күпме сыя,

шулкадәр сыйдырасы килде.

Тургайның көлүенә иң элек күршеләрнең күркәләре «голдыр-голдыр» килеп

кушыла. Аннары каз-үрдәкләр, әтәч-тавык халкы көр тавыш белән сәлам бирә,

аның көлүен күтәреп ала. Урамнан узучылар да аны ишеткәндә туктап бу якка

борылалар, үзләре дә сизмәстән кушылып көләләр, бик озак елмаеп-көлеп

йөриләр.

Тургай Гөлбакча авылына әнә шундый сихри көлү алып килде. Хәмзә хәзрәт

аны илаһи көлү дип атады, оҗмах фәрештәләре, пәйгамбәрләр, әүлиялар гына

шулай рәхәт итеп көлә ала, диде. Сөйләшә башлавы һәм көлүе белән бергә

аның тагын бер сәер гадәте күренде. Ул барлык җан ияләре белән дә сөйләшә

иде: аларга иң ягымлы сүзләр белән дәшә, нәрсәдер сорый, нәрсәгәдер өйрәтә,

кайчакта үртәшеп тиргәп тә ала. Алар белән сөйләшү, көлү өчен бернинди

сәбәп тә кирәкми. Тургай кош-кортлар кычкырса, эт өрсә дә, бака чурласа да,

кошлар сайраса да, рәхәтләнеп көлә.

Алар барысы да аны таный, аңлый, шундый ук көр тавыш белән җавап

бирә, ишегалды, абзар-кура шау-гөр килә. Тургай каз-үрдәкләр, әтәч-тавыклар,

көтүдән кайткан сыер, сарыклар белән сөйләшә, аларны кочаклый, үбә,

араларында тезләнеп, үрмәләп, тәгәрәп йөри, ашарга сорап интектерсәләр,

өстенә менә башласалар, көлә-көлә бармак яный, пырдымсызланмаска куша,

телен чыгарып күрсәтә дә өйгә кереп югала яисә урамга чыгып йөгерә. Торабара Тургай өйдәге гөлләр, бакчадагы чәчәкләр, агачлар белән, күктәге кояш

белән, яңгыр тамчылары, кар бөртекләре белән дә бик яратып сөйләшкәнен

күрсәтте. Ул үзенең колачын җәеп, бөтен дөньяны үзенең кочагына кысмакчы

була, көн саен күбрәк колачлый, күбрәк аңлаша. Озын көн буе, кичкә кадәр

сузылучы бу илаһи гамәл һәр иртәдә ишегалдыннан башлана...

Җылак Пипи

Тургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде.

— Хәзер ашарыгызга бирәм, — диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе

белән куркытып.

Өйгә керергә барганда, бакчага борылды. Агач күләгәсе астында бабасы

аяклары кыйшайган иске эскәмиядә гәҗит укып утыра иде.

— Бабай, менә моны иснәп кара әле, — дип әремнәрне бабасының борынына

китерде.

Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәҗитен аскарак төшереп, бабасы

йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды

— күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып

җыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде һәм ул

«һәп-те-чччи-и!» дип төчкереп җибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка

тартылды һәм гәҗите шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан

авып төште. Тургай көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да

рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы

бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгереште.

— Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! — диде бабасы, торып баскач.

— Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты.

Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка

эчте дә, өйалдыннан җим савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә,

бәбкәләр йөгерешеп килеп җиттеләр. Тургай, улакка җим салды.

Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче тапкыр күргәндә кызык булган иде.

Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз

басып тора. Тургай, күзләрен угалый-угалый:

— Каз сары чәчкә аткан бит! — дип кычкырып җибәрде.

Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. «Ни дидең

әле, улым?» — дип шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә

дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч,

Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик шуннан бирле берәрсе урамда-мазар очраса: «Казыгыз чәчкә атмадымы әле?» — дип сорый торган булды.

Тургай бер дә аптырап калмый: «Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!» — дип

җавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде.

Бәбкәләр җим ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын,

дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына

ябышкан җимне төшерү өчен әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар,

кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен

гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз

лыбырдатып торалар. Аннары башларын чөеп, күккә караган томшыкларын

шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып җибәрәләр.

«Пип-пип!» дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын җәлеп итте. Җим

алырга дип улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан

чукырга тотынган иде. Тургай «Һайт!» диюгә, теге бәбкәләр читкә китте.

Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа аерым тәлинкәдә җим

калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә җитте, аның учыннан җимне кабаланып

ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул.

Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән

кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер

башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул җиткән, саламдай

нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк

каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә җитешә алмыйча интегә.

Гел артта йөри, ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин җитешә

алмыйм бит, дигәндәй елак тавышы белән «пип-пип» килә. Шуңа күрә аны

«Җылак Пипи» дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син

басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди.

«Җылак» ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты,

бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелт-сары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап

тора. Түгәрәк күзләре кап-кара. Томшыклары да сары, бәләкәч кенә борын

тишекләре бар, шуннан тын ала инде ул. Ул, сары тәпиләре белән атлап,

Тургайның иягенә үк килде, күперенке йоны сизелер-сизелмәс кенә иягенә үк

тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып

карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп

көлеп җибәрде. Җылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты,

битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән, менә

алмады. Тургай аны йомшак кына тотып яшел чирәмгә куйды да торып утырды.

Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа

якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды.

Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә

дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә

белми. Ана казга охшатып усалрак итеп: «Кы-кы-кы» — дисә, бәбкәләр дәррәү

йөгерешеп аның янына җыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый

сөенә. Тик сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да,

аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә

Җылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять,

үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда,

бер олы юан бәбкә кай арада килеп җиткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып

торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр

иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып җибәреп, алар турыннан ашап

йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Җылак

Пипи ишеләрен этеп кенә җибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле

икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана

казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып

йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганын ишетеп тора югыйсә. Ата

каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Юаншага ике-өч бәбкә

каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы

бәбкә азына бара. Аның җим ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми

үзе тирәсенә. Бүксәсе тулгач кына улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне

тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып җибәрә. Ул

моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан,

бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була.

Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе

барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора. Ләкин көне буе аны гына саклап

утыра алмыйсың. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның

тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә

барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда

очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп җибәрә. Тегеләр

моның артыннан олы гәүдәсе белән Юанша килгәнне күргәч, каршы торырга

куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен Юаншадан да

әшәкерәк талый, куркыта, җимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына

бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач,

ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды.

Җылак Пипи кебек нык куркак булганнарына җим дә азрак эләгә ахрысы,

гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә.

Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгереште. Тамаклары

туйды, инешкә төшәр вакытлары җитте. Аларның вакытны шулкадәр төгәл

белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче

мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып җибәрүгә, барысы да урамга

сибелештеләр дә инешкә төшү өчен юлны аркылы чыга башладылар. Җылак

Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз: «Ка-ка-ка», — килеп,

аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп

әллә нинди ялык-йолык зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды.

Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр,

Җылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә,

ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде. Тургай йөгереп

барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына

коты очып карады:

— «Пип» диген, «пип» диген! Ник дәшмисең?! — дип өзгәләнде ул, күз

яшьләрен йотып.

Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак

томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, җим ашаткач,

«пип-пип» дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны

куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар

иде... Ул арада теге машина хуҗасы да килеп җиткән иде.

— Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, — дип ул яшел акча сузды.

Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге

адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай

күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты:

— Акчаң үзеңә булсын! — диде ул, елавыннан туктый алмыйча.

Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге

кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә

кереште. Ул арада бабасы чыгып, машина хуҗасы белән сөйләшә башлады.

Теге кешенең:

— Күрмәдем бит, гафу итегез, — дигән сүзләре ишетелде. — Оныгыгыз

алмады акчамны. Мәгез инде...

— Онык алмагач, мин дә алмыйм, — диде бабасы, читкә атлап.

— Вәт ахмаклар! — Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм

выжылдап кузгалып киткәне ишетелде.

Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы

белән бергә Җылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар.

— Без аны ындырга алып барып күмик, улым, — диде бабасы.

— Юк, юк, — дип елады Тургай. — Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә

ул минем белән.

— Пиппибең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый.

— Үлү... — Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. — Үлү...

Ни соң ул?..

Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде:

— Үлгән җан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кыймшана да, йөри дә

алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны җиргә күмәргә кирәк.

— Ник?

— Җир өстендә бозыла, исләнә.

— Җир астында нишли?

— Череп бетә.

— Юк, юк, Пиппибем уяна минем!

Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды.

— Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! — дип Тургай аңа иярде.

Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде.

— Үлгәнмени? — дип сорады әбисе.

Бабасы бер генә сүз белән җавап бирде:

— Үлгән.

— Үлмәгән, үлмәгән! — диде Тургай. — Уяна ул. Шулай бит, әбием?

Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның җавабы кискен булды:

— Уянмый, улым...

Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады,

борынына җим дә тидереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора

бирде. Җылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны җиргә күмеп

куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар

арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Җылак

Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап

аңа карап торды. Әбисе «бәлеш пешердем» дип чакыргач та, Тургай «ашыйсым

килми» дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми,

эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән

кайткач, Җылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса

да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде

инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән

йолкып түшәде, үлән өстенә Җылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән

яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп

бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды.

Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп

киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан җим ашарга

килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан

нәрсәдер эзли дә алмас. Җылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп,

авызын пәп-пәп итә-итә йотып җибәрә иде. Ул шатлыгыннан «пип-пип» дип

кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга

карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга

идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек...

 

Бөтенесе мине чакыра...

Быел аның янына иптәш малайлары да җыела башлады. Араларында

Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсына, аңа иярә. Кайчакта

аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки

малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган

яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб

дип йөртәләр.

Бүген алар ярты көн буе Галимҗан абыйлары янында көтүлектә булдылар.

Дүрт малай — Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт шау-гөр килеп авылга җитеп

киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сызгырышканын,

Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде. Малайлар

көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган кебек

түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып,

кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе

селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре

кып-кызыл, симез. Аны малайлар Бүсмән дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның

әтисенең дә кушаматы Бүсмән Әхтәм.

Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман «р» хәрефен әйтә алмый интегә.

Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә нихәтле

өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка

бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан

караганда, ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул

машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык

әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы.

Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә

ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең

көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый.

Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн

мондый шигырь сөйләде:

Үләннәрдә, тугайларда

Тулган сөт кебек томан.

Чүмеч белән чиләкләргә

Тутырып булыр сыман.

Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый

белмәгәнен белмиләр ди бугай. Шуннан Бүсмән файдаланганнан артып калган

язулы кәгазьне кесәсеннән чыгарды.

— Яле укып күрсәт! — дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды.

— Бу бит кытайча, — дигән була.

— Син үзең кытайча! — дип көлделәр бөтенесе бергә.

Шуннан кушаматы Кытай булып китте.

Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның теге аксак

бәбкәсе шикелле җитешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан

сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү

дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат

сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан,

Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан

чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер кире кабасы бит.

Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка җәеп җибәрде.

— Галимҗан абый бүген менә шушының буе җәен каптырды! — диде

тантаналы төстә.

Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп җитте.

— Йә, йә, сөйлә әле, улым, — диде әнисе.

— Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, — диде бабасы,

хәйләкәр елмаеп.

— Тау башында булса гына инде, — диде әтисе, төрттереп.

Тургай бер сүз әйтмичә тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган

бәләкәй чыбыкны алып керде.

— Ул иң элек менә болай итте, — дип, Тургай кече яктан бер савытны

эшләпә итеп башына киде.

Аннары Галимҗан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып

шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик җентекләп кармакка

«саплады». «Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят», дип кармагына

төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен

көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына

тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына

күчерде, «пуф-пуф» дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле итеп бер

күзен кысты, «печт» итеп төкереп куйды. Кинәт ул сикерергә әзерләнгәндәй

тезләрен бөкте, бер аягын алга, икенчесен артка күчерде, күзләре «калкавыч»ка

төбәлде, авызы яртылаш ачылган кебек калды. Шуннан күзләрен уйнатырга,

кашларын сикертергә, иреннәрен кыеш-мыеш китерергә тотынды — имеш

тә черки кунды. Сул кулы белән чап итеп битенә сукты да уч төбенә карап

торды. Аннары ботын кашып алды да арттан билдән түбән йомшак җирен

баш бармак очы белән тиз-тиз кашырга тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән

тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән

саен җитдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз

генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. «Җитте, улым, тукта, көлдереп

үтерәсең», — дип ялындылар аңа. Ә ул алар ялынган саен Галимҗан абыйсын

дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп җибәрде һәм

Галимҗан абыйсы тавышы белән:

— Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! — дип кычкырды.

Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап ыргытты.

Аннары тагын кочагын җәеп күрсәтте:

— Менә шушының хәтле балык кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап

төште дә китте! Авызы, авызы... — ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте.

— Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, — ул кече яктан ике

кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. — Күзләре менә шушының кадәр иде!

— Галимҗан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң?

— Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш

тәмәке тартты, төкеренде. «Барыбер тотам мин аны!» дип кармагын яңадан

салган иде, теге балык килмәде шул...

Тургайның Галимҗан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә

барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде,

әнисенең җылы, йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе

белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына,

аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына

ук менеп утырды. Әнисе табын уртасына кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын

ачкач, аксыл бу күтәрелде — бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны

кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының

сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде.

Бәлешен ашап бетергәч, Тургай, рәхмәт әйтеп, ишеккә атлады.

Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу

чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс

ташып җәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп җитте,

Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга

күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып җитеп киләләр.

Тавык йомыркасыннан да бәләкәйрәк нәрсәләр иде, үстеләр дә җиттеләр. Бозау

да, Галимҗан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә

шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә

каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны

икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак

булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне

әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр.

Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә

бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән

җиргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре

белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп зурая.

Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә.

Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык җан иясенең тиресе, йоны, каурые

бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәпшәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә

менә үсмәгән гәүдәне каян аласың? Шушыларны уйлап, Тургай алмагачның

яфракларын битенә тидерде, чия, карлыган яфракларын куллары белән иркәләп,

иреннәрен каплады...

 

 

Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: