Тургай (бәян)

Шундый-шундый хәлләр

Иң элек авыл халкын берничә сәер хәл шаккатырды.

Аның беренчесе — көтүче Галимҗан күргән серле төш иде. Туганнары

Зөһрә белән Әмирнең «менә бүген, менә бүген» дип бәби көткән көннәре

булганлыктан, төшен иң элек аларга сөйләде. Галимҗан килеп керү белән

үзенең көрәктәй учын Әмирнең учына шапылдатып сукты һәм шуннан соң

гына гөлдердек тавышы белән: «Мин әйтте диярсез, валлаһи, малаегыз була!»

— диде. Әлбәттә, тугыз ай буе малай көткән Әмир белән Зөһрә аңа ябырылды:

«Каян белдең?!» Галимҗан, кулларын күкрәк турына калкан шикелле күтәреп,

аларга таба каратты. Һөҗүм итмәгез миңа, янәсе. Шуннан соң гына төшен

сөйләргә тотынды:

— Шулай Чаптарга атланып, Каенлык чокырыннан менеп киләм, имеш.

Үзегез беләсез, бөтен дөньясы эсселектән корыган, җирләр яргаланган.

Кинәт, дөбер-шатыр күк күкрәп җибәрмәсенме! Шундый җилләп күкрәде,

башымдагы эшләпәм башкорт урманнары өстеннән очып барып юк булды.

Астан әллә көлгән, әллә дәшкән тавыш ишетелгәнгә үрелеп карасам, Чаптарның

аяк астыннан бер шәп-шәрә сабый, ике кулына таянып, аякларына басып

маташа. Матурлыгын күрсәгез! Үзе малай кеше. Ат астыннан чыкты да басуга

 таба йөгерде. Ул йөгергәндә, табан астыннан баскан саен көмеш очкыннар

чәчелеп кала. Карыйм, басу өстендә нәкъ минем Чаптар төсле ат басып тора,

муенына яшел камыт кигерелгән, артына гаҗәеп матур сабан тагылган. Ул

сабан төрәннәренең елык-елык килеп елтыравы күзләрне камаштыра. Атның

йөгәннәре дә, дилбегәсе дә ут төсле янып тора. Теге малай йөгереп килеп

дилбегәне кулына алуга, ат кузгалып та китте, сабан кара җирне әйләндереп сөрә

дә башлады. Үзе сөрә, артыннан ямь-яшел бәрхеттәй уҗым үсеп бара. Шунда

йөрәктән алырдай моңлы көй яңгырарга тотынды. Ул әллә теге сабаннан, әллә

теге җирдән килә — аермалы түгел иде. Шул арада «ышш» итеп җылы яңгыр

яварга тотынмасынмы! Бөтен җирдән сөт кайнаган төсле ак пар күтәрелә. Теге

малай да, сабан да, аны тартып баручы ат та яңгыр астында елкылдыйлар,

басуның сөргән җире һаман офыкка якыная. Шул малай янына барып Чаптарга

дәшмәкче булам — бер сүз әйтә алмыйм, төшеп йөгермәкче булам — ат өстеннән

төшәрлек хәл юк. Шунда музыка эчендә бәргәләнеп уянып киттем...

Галимҗанның төшеннән соң булган хәлләрне дәвам итик.

Март уртасыннан бирле кояш рәхимсез көйдергән дөнья көл төсенә кереп

бара иде.

Яргаланып каткан җир өстендә эссе һава көне-төне эленеп торды.

Җир күптән үлгән иде инде.

Үләннәр көйде, агач яфраклары шәлперәйде, кошлар тынды.

Апрель азагына һаваның эсселеге мунча ташы кайнарлыгын хәтерләтте.

Яланаяк җиргә бассаң, табаннарны туфрак утлы күмердәй өттерде.

Йөзләрдән елмаю качты, кешеләр сөйләшмәс булды, күзләрдә өмет

сүнде...

Шуннан соң ул туасы көнне нидер булды. Иң әүвәле чак-чак кына һава

хәрәкәте сизелде.

Агач яфраклары ишетелер-ишетелмәс кенә шыбырдашып куйды.

Җил... Җил терелгән!.. Бу — бәхет җиле иде! Әз генә салкынча кебек,

әнкәйләрнең сулышыдай җылы да кебек...

Җилнең дымсу исе бар иде. Шуннан соң җил урамнардан, ишегалларыннан,

бакчалардан, басулардан йөгерергә тотынды.

Каяндыр бәреп чыккан күз яшьләреннән күңелләр тулып китте.

И, җилкәем! Сине нечкә бил дип юкка гына җырларда җырламаганнар икән!

Һәр кагылуың тәнгә генә түгел, җанга да үтеп керә.

Адәм балалары өмет белән күккә карадылар.

Күк аларны аңлады.

Шуннан соңмы? Шуннан соң... Акрын гына сибәләп ләйсән яңгыр яварга

тотынды. Йөзләреннән яңгыр тамчылары акты, күзләреннән шатлык яшьләре

тәгәрәде.

Офыклардан офыкларны иңләп, мәңгелек яшәү җыры яңгырады.

Саргаеп беткән үләннәр баш калкытты, мең төрле кош уянды, һавалар хуш

ис белән тулды.

Җир киерелеп сулыш алды.

Офыклардан офыкларга иңләгән өмет җыры авыл кешеләрен басуларга

чакырды...

Туфракка тәүге бөртекләр чәчеләчәк шушы бәхетле көннең иртәсендә, авыл

халкын куандырып, бер бала дөньяга килде...

Авылның мәңгелек кендек әбисе, ничә яшьтә икәнен кешеләр дә, үзе дә

оныткан Шәмседоха карчык, баланы исән-имин кабул итеп, мунчалар кертеп,

чәйләр эчеп кайтып килгәндә, сазлырак бер урында таеп егылган. Иң гаҗәбе

шунда: Шәмседоха карчыкның ияген тезенә таба ничә еллар буе тартып торган

сеңере җибәргән, әби торып басканда төп-төз кешегә әверелгән. Әбинең биле

мәсьәләсенә килгәндә, баланың әтисе Әмир, аны минем малай туып кына

турайтты, дип горурланып сөйләп йөрде һәм моңа шактый халык ышанды.

Әлеге фаразны расларлык дәлилләр булмау сәбәпле, авыл халкы өчен бу сер

булып калды.

Инде малайның кендек каны тамган бәхетле йортка килик. Бик зурлап исем

кую мәҗлесе уздырдылар, Хәмзә хәзрәт малайга Ислам дигән исем кушты. Ул

апрель аеның бөреләре шартлап ачыла башлаган, туфрак, яз исе килеп торган

искиткеч җылы, якты бер көне иде. Мәҗлес төгәлләнгәч тә, хәзрәт белән Әмир

басуга юнәлде. Көндезге ашка әле генә туктаган чәчүчеләрнең табынына Әмир

мул итеп мәҗлес күчтәнәчләре таратты. Табында утырганда да, эшкә кузгалганда

да, һәркемнең игътибары зәңгәр күкне тутырып сайраучы тургайларда булды.

Аларның тавышлары туфрак исе таратучы басуларны шатлык дулкынына күмеп

кенә калмый, иксез-чиксез җиһанның үзәгенә үк күтәрелә кебек тоела иде.

Шушы гүзәллеккә шактый вакыт хәйран калып торганнан соң, Хәмзә хәзрәт

ике кулын күккә сузып болай диде:

— Оланнар! Әмир белән Зөһрәнең улына әле генә Ислам дип исем куеп

килдек, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип догалар кылдык. Әмма бирегә

килгәч, мине бер нәрсә әсир итте. Үз гомеремдә тургайларның бу кадәр

күплеген, бу кадәр берсен-берсе уздырып сайраганын күргәнем юк иде әле.

Җир йөзендә бары шатлык кына ташучы нибары бер кош бар. Ул — тургай.

Тургайлар моңлана белмиләр. Аларның сайравыннан гел шатлык, гел якты

нур гына ташый...

Хәзрәт, сүзләремнең чынлыгына ышаныгыз, дигәндәй бераз гына тынып

торды. Аның әйткәннәрен раслап, меңнәрчә тургайлар кояшның зәңгәр күктән

җиргә сузылган алтын кылларына кагыла-кагыла шатландылар, бер караганда,

җылы туфракка якынаеп, аның исен күкрәкләренә алдылар, икенче караганда,

зәңгәр күкнең күзгә күренмәс өрфия пәрдәсен канатлары белән зеңгелдәтеп,

очсыз-кырыйсыз биеклеккә атылдылар... Хәзрәт сүзен Әмиргә мөрәҗәгать

итеп төгәлләде:

— Сезнең малаегыз да бу дөньяның бер тургае булыр. Күңелем шулай

сизә.

Әлеге сүзләрдән соң хәзрәт озак итеп дога кылды. Аның изге теләге

тормышка ашкандырмы, әллә шулай булырга тиеш булгандырмы, малайны

Тургай дип кенә йөртә башладылар.

Шулай итеп, Гөлбакча авылында бәләкәй Тургай гомере башланды.

 

Бишек җыры астында

Ил улсыз булмас, җир гөлсез булмас дигәндәй, туу белән Тургайның беренче

авазлары, җан җылысы дулкын булып җиһанга җәелә башлады. Ана белән бала

— гөл белән лалә шул, беренче авазларыннан ук аңлаштылар. Зөһрә баласы

турында, маңгае киң — зиһенлелек билгесе, диде. Йөзе нурлы, тавышы моңлы,

димәк, күңеле йомшак, дип тә өстәде. Кул бармакларының аерылыбрак торуын

барысы да юмартлык билгесенә юрадылар.

Бишек җыры астында ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте:

Ай бишеге бар аның,

Гөл бишеге бар аның.

Өзгәләнеп сөяргә

Үз әнисе бар аның.

Песи гөлне тирбәтә,

Әннә мине тирбәтә,

Әби укый белгәнен,

Бабай сөйли күргәнен.

Тургайның әти-әнисен, әби-бабасын танып елмаюлары, чит кешедән

ятсынып каш җыерулары өйдәгеләр өчен олы тамаша булды. Тора-бара Тургай,

кинәт чыркылдап көлеп җибәреп, әллә нинди ят телгә охшаш кәлимәләр әйтеп,

бөтенесенең һушын алды. Өч ай тулыр-тулмаста аның алгы казнасында, вак

эремчек бөртеге кадәр генә булып, беренче теш күренде. Ул теш булмады, олы

эш булды. Бөтен күрше-күлән, туган-тумача шуны сөйләде, әйтерсең лә теш

түгел, чын мәрҗән чыккан иде. Әбисе белән бабасы ул тешне бергәләп тә,

аерым-аерым килеп тә карадылар. Бабасы: «Теге атнада гына врач бер тешемне

алган иде, Ходай шуның урынына оныгыма теш бирде», — дип куанса, әбисе:

«Теше барның эше бар», — дип юанды.

Малайның авызыннан «әббә», «әннә», «әттә», «бабба» дигән сүзләр ишетелә

башлагач, аның сөймәгән-үпмәгән бер җирен дә калдырмадылар. Ул көнне,

дөньяны ак юрганга төреп, беренче кар яуды. Тургайның әнисе кибеткә, әтисе

эшкә китте. Шәрифҗан бабасы, баскыч төбенә чыгып, ак кар бөртекләре белән

шаярып уйнаган чакларын сагынып басып тора иде. Фатыйма әбисе кече якта

катыкка оеткы салып маташканда... баланың еларга азапланган кебек «выггавыгга»дигән тавышы ишетелде. Әби оеткысын салып залга чыкса, тынсыз-өнсез

калды. Тургай бишекнең тышкы ягында аның читенә ике кулы белән ябышкан

килеш асылынып тормасынмы?! Чүпрәкләре бишек эчендә калганлыктан, үзе

шәп-шәрә, ике аягы чайкалып тора, үзе мыш-мыш сулый. Әбисе аны кочагына

алуга, бер аягы икенчесенә чалышып китеп, артындагы диванга дык итеп

утырды. Шул арада бабасы да кереп, аларны торгызыйм дип ике кулын сузып

иелгәндә, Тургай өскә таба чәптереп җибәрде. Аның тамчылары үзенә дә, әбисе

белән бабасына да җылы яңгыр шикелле коелды.

 

Бишектән котылу

Тургайның әбисе белән бабасы ул кичне бик озак йоклый алмыйча яттылар.

Ахырда акрын гына сүз башланды:

— Карт, син моңа ничек карыйсың?

— Нәрсәгә?

— Бу баланың бишек читенә ябышып асылынып торуына.

— Торды микән соң ул?

— Миңа ышанмыйсыңмыни?

— Сиңа ышанам мин. Күзләрең генә кайчакта олы әйберне бәләкәй итеп,

бер нәрсәне ике итеп күрүчән.

— Үзеңнең колагыңны бел! Бер сүз дәшмичә тик торганда, «Нәрсә дидең?»

дип бәйләнәсең.

— Иреннәрең мыймылдап, бер ачылып, бер ябылып торгач, әллә берәр

өметле нәрсә әйтә микән, дип сорыйм шул. Ярар, сорамам моннан ары.

— Сүз җаена гына әйтүем лә инде. Карале, балабызны екмыйча, канатлары

белән фәрештәләр саклагандыр, мөгаен.

— Былтыр баскычтан аягың таеп базга егылып төшкәндә, нишләп сине

сакламадылар икән соң?

— Белмим инде... Карале, мин ишегалдындагы турник тимеренә асылынып

караган идем. «Бер, ике» дигәнче дә тора алмадым, кулым ычкынды.

— «Өч, дүрт» диясең калган.

— Үртәп тормасана! Мин әйтәм, монда нидер бар...

— Бар шул, бар!.. Ничек бишек читеннән шуышып чыгарга кирәк?! Тауның

итәгеннән кубып авып төшүенә ышанам, тик моңа...

— Миңа ышанмыйсыңмыни?

— Үзең «бер» дигәнче дә асылынып тора алмагансың бит әнә. Монда

нәрсәдер бар...

— Ни икән соң ул? Җен-пәриләр түгелдер бит?

— Бала нидер тели... Әзер түгеллеген белми... Ул бездән аерылмакчы.

— Ни сөйлисең син?! Нишләп бездән аерылсын ул?

— Аңа шундый кодрәт бирелгән булырга мөмкин. Ул бит галәмнең бер

сабагы булачак. Хәзергә бөре генә... Кем белә, бәлкем аңа биеклеккә таба якты,

чиста юл язылгандыр...

— Бездән аерылыпмы?

— Безне ияртеп...

Алар төне буе аяк очларына гына басып залга үттеләр, бала егылып төшә

күрмәсен, дип бишекне каравылладылар. Ә иртәгесен кибеттән өр-яңа карават

алып кайттылар һәм Тургайны шунда күчерделәр. Карават дүрт яктан биек

арата белән әйләндерелгән, алай егылып төшәрлек түгел иде.

 

Чәнти бармак мәсьәләсе

Тургай үзен төргән чүпрәкләрне, өстенә салынган япмаларны һич тә

яратмый, кыймыл-камыл килеп бушайта, сүтә иде. Караватка күчкәч, ул ярым

шәрә килеш, туйганчы тәгәрәде, үрмәләде, араталарга тотынып басарга, йөрергә

маташты. Баланы ныклабрак карарга мөмкинлек тугач, аның һәр җиренә

игътибар итеп, күзәнәкне микроскоптан өйрәнгәндәй өйрәнә башладылар.

Әнисе «ике тамчы су кебек бер-беребезгә охшаганбыз», дигән уеның ныгый

баруыннан ләззәтләнде. Әтисе «башы, борыны, авызы үземнеке», дип куанды.

Әбисе «күзләрен карагыз әле, тач минеке бит», дип бот чапса, бабасы, кайсыдыр

төшләрендә үзенеке белән охшашлык табып, серле генә елмайды. Алар һәркайсы

хаклы иде һәм моңа берсе дә гаҗәпләнмәде. Гаҗәпләндергәне — Әмирнең

туганнан туганы Галимҗан булды. Тургай тугач, ул аның янына бик еш керә

торганга әйләнеп китте.

Әзмәвердәй эре гәүдәле бу ирне авыл халкы Гарәп дип йөртә. Аның кояшта

янган йөзе, мәче койрыгыдай күперенке кара кашлары, туры борыны, калын

иреннәре чыннан да гарәпне хәтерләтә иде. Сумаладай ялтырап торган бөдрә

чәчләре, тирән җыерчыклар белән сырланган йөзе аңа ничектер әкияти пәһлеван

серлелеге өсти. Ашаганда ризык валчыгы төшмәсен өчен көрәк кадәр кулының

учын ияге турында тотып тора. Әгәр ипи валчыгы-мазар идәнгә төшсә, аны

кадерләп алып, тузанын өрә, бисмилласын әйтеп, авызына каба. Галимҗан

иртәдән кичкә кадәр лом белән таш ватса да, аңардан беркемнең дә «арыдым»

дигән сүз ишеткәне юк. Күрәсең, ул бу дөньяга җирдә мәгърур атлап йөрү өчен,

сабантуйда батыр калу өчен һәм гомер буе ферма сыерларын көтү өчен яратылган

иде. Авыл халкы әйтмешли, Ходай үзенең шушы әзмәвердәй баласын нишләптер

бик каты рәнҗеткән — баладан мәхрүм иткән... Шуңа күрә аның үзе аерым гына

да, хатыны Нәбирә белән дә Тургай янына керүе табигый иде. Иң элек баланың

караваты янына килеп, идәнгә тезләнә, әллә нинди могҗиза күргәндәй, башын

ярым кыйгайтып, бер сүз дәшмичә Тургайга озаклап карап тора. Тирән итеп

сулыш алганы ишетелә, авызларын чәпелдәтеп куя, төкерекләрен йота. Аннары

могҗизага санаган шул баланың күперенке битенә тырнаклары яргаланып

беткән имән бармагы белән йомшак кына кагылып ала һәм, сабыйны куркытмас

өчен, икенче кулы белән авызын каплаган хәлдә, тыелып кына көлә... Бераздан

Галимҗан балага дәшә башлый. Тургай бер дә ятсынмый, карават аратасына

маңгаен терәп авыз ера, кулларын суза, Галимҗан аның нәни бармакларына

калын иреннәрен тери, ул бармакларның кытыклавыннан тамак төбендә нидер

сулык-сулык килә... Тургай, пых-пых килеп тырыша торгач, торып баса һәм,

өйдәгеләрне шаккатырып, үзенә күрә бер тамаша башлана. «Ыгы», ди Галимҗан.

«Ыгы», дип җавап бирә Тургай. Аларның ыгы-быгы сөйләшүе шактый дәвам

иткәннән соң, Галимҗан ярым пышылдап, гомергә булмаганча ягымлы тавыш

белән Тургайга мөрәҗәгать итә:

— И, балакаем, таныйсыңмы мине, туган итәсеңме? Әйе шул, якын

иткәнеңне күреп торам. Менә җәй җиткәч, мин сине болынга көтү көтәргә

алып барырмын. Андагы матурлыкны күрсәң син! Мин сине атка атландырып

йөрермен.

Ул көнне Галимҗан фермада сыерларга азык өләшеп кайткач, төш вакыты

җиткәндә килеп керде. Гадәттәгечә карават янына тезләнде, озаклап карап

торды, беренче «ыгы»ларын әйтә башлады да кинәт шым туктап калды. Аннары

сикереп торды да:

— Зөһрә, кил әле! — дип кычкырып җибәрде.

Тургайның әбисе белән бабасы түр якта нидер эшлиләр иде, Галимҗан,

ишектән башын гына тыгып, аларга да сөрән салды:

— Шәрифҗан абый, Фатыйматти, чыгыгыз монда!

Галимҗанның гайре табигый тавышыннан, дулкынланган йөзеннән котлары

алынып, тегеләр өчесе дә бала янына ташландылар.

— Әйт тизрәк, ни бар?! — дип кычкыра-кычкыра, Зөһрә бала караватын

ике мәртәбә урап чыкты.

— Сез бит берни дә белмисез! — диде Галимҗан күк күкрәгән тавыш

белән.

Бу тавышка хәтта Тургай да кулындагы уенчыгын төшереп җибәрде, авызын

ачкан хәлдә аңа карап тора башлады. Бөтенесе дә тын алудан туктадылар.

Галимҗанның буынтыклы озын имән бармагы, карават аратасыннан үтеп кереп,

Тургайның нәни аякларына барып терәлде.

— Ни булды?! — диеште әбисе белән бабасы, хафаланып.

— Беләсезме... аның аяклары!.. Аның аяклары!!!

Галимҗан сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча буылгандай туктады да, ике

аягының йон оекбашын салып атты һәм теге дәһшәтле имән бармагын

Тургайның кызыл тәпиләре өстендә биетергә кереште. Зөһрәнең дә, Шәрифҗан

белән Фатыйманың да авызлары ачылды. Алар, берни аңламаудан гаҗиз булып,

әле Тургайның аяклары өстендә биеп торучы имән бармакка, әле Галимҗанның

кырык бишенче үлчәмле шәрә аякларына карыйлар иде. Бу билгесезлек тулы

газаплы мизгел беркайчан да бетмәслек озын кебек тоелды.

— Аның аякларының нәкъ минеке төсле икәнен күрмисезме әллә?! —

Галимҗанның тантаналы сүзе дәвам итте:

— Безнең чәнти бармакларны карагыз әле! — Ул ярым чүгәләп, аягын

үкчәсенә куйды һәм чәнти бармагын селкетеп күрсәтте. — Исемсез бармак

белән тигез диярлек бит!

— Тигез! — диделәр бөтенесе берьюлы.

— Хәзер баланыкын карагыз!

Карадылар һәм беравыздан:

— Тигез! — диделәр.

— Күрдегезме нәсел тамырының ничек көчле икәнен?! — диде Галимҗан.

— Күрдек! — диделәр барысы да.

— Бүтән күрсәтеп тормам, — диде Галимҗан, оекбашларын киеп.

— Ярый, ярый, ышандык, — диештеләр бөтенесе бертавыштан.

Галимҗан, Тургайны ике кулына алып түшәмгә кадәр күтәрде дә, кайнар

иреннәре белән шәрә аяк табаннарын кат-кат үпте, урынына кадерләп салды

һәм җил-җил атлап чыгып китте. Ул түбән очтан югары очка кадәр һәрбер

очраган кешегә, кайберәүләрнең өйләренә үк кереп, әлеге хәлне сөйләп йөрде.

Ышанмаучыларына, оекбашларын салып, чәнти белән исемсез бармагын

күрсәтергә дә иренмәде. Кичкә кадәр дәвам иткән бу ярты көн аның соңгы

елларындагы иң бәхетле мизгелләреннән иде. Төштән соң аның урынына

фермага эшкә хатыны Нәбирә китте. Чөнки ул, Зөһрә янына кергәч, эшнең

нидә икәнен һәм Галимҗанның тиз генә кайтмаячагын аңлаган иде. Ә Галимҗан

авыл өйләрендә, урам баганаларында утлар кабынгач, тын гына ябалак-ябалак

кар ява башлаганда, җырлый-җырлый кайтты. Ул исерек иде, әмма аны беркем

дә гаеп итмәде, чөнки ул, гомумән, аракы капмый, шатлыктан гына сабыйларча

исерә иде. Галимҗанның җырлары арасында бүген бусы да яңгырады:

Сандугачым, бир канатың,

Сагынгач күрешергә.

Дусларыма очыйм әле,

Шатлыгым бүлешергә.

Ул ак карга басып урамнан кайтса да, күңеле әллә кайда биектә, сихри

рәхәтлек дөньясында йөзде.

 

Ай үсәсен көн үсеп

Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары җитте. Аяклары гына йөгереп

калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән

бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан «пылт» итеп килеп тә чыкты,

юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә җан иясенең

ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне

хәйран калдырды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул

урындыкларны бергә җыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа

мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә,

бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра,

көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә,

кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, сикерә, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп

китә... Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә,

тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса — вата, сытылса — сыта, акса — агыза,

түгелсә — түгә, буялса — буйый, ваклый, изә, тартып өзә, төкерекли, каера,

аера, сындыра, каба, чәйни, йота, ваклый, чокый, чемчекли...

Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә җене бармы? Әти-әнисе эштә

булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп

туктый. Ул баланы тыярга азапланудан йөрәкләре кага, сулышлары кысыла,

башлары әйләнә, телләре арый, аяк буыннары тотмас хәлгә килә, бил-аркалары

сызлый, күңелләрендә «әти-әнисе тизрәк кайтсын иде!» дигән уй бөтерелә...

Тургай иң элек әбисе белән бабасын уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте.

Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде — сәгать өстәлдән «очкан» иде инде.

Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар — тапмадылар.

«Будильникны кая куйдың?» дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр

җиргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма

таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан

килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә шатланды.

Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр «бала баласы балдан татлы»,

дип йөргән әбисе белән бабасы «заманына күрә баласы, атына күрә чанасы»,

дигән мәкальне куллануга күчте.

Намаз вакыты җитсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю җәелә. Ул, оста

разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре

куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә

буйый, битенә пудра тигерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә,

кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше

башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары

янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары

аны үсендереп җибәрә. Аннары көләргә яисә еларга мәҗбүр итәрлек нәрсәләр

эшли алгач, ул бер дә бәләкәй малай түгел инде хәзер! Күп хәрәкәтләнүдән

аның киемнәре тез турыннан, ике терсәгеннән бик тиз тишелеп чыга,

оекбашларыннан, чүәкләреннән аяк бармаклары, үкчәләре якты дөньяга елмая.

Аның күзгә күренми торган канатлары да бар иде бугай. Әнә шул канатлар

аны югары күтәрәләр, стена-ишекләр аша күрсәтми-сиздерми генә тышка

алып чыгалар иде.

Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга

тырышып карасалар, еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз

акырды, ишекне бикләсәләр — тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып

йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл

калмады. Һәм шунда бөтенесе «ах» иттеләр. Тургайны, әйтерсең, бүтән малай

белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер җимерүләр онытылды. Ул

җылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер,

суган, кыяр утыртышты, һәркөн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны

туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән

кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары

туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан

кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый

ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны

үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Җәй уртасы җиткәч, кыяр,

помидор, шалкан, карлыган, виктория җиләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне

кайгыртты, иренмичә җыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән

су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде. «И Ходаем, безне

олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә

булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә

теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән

соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич.

 

Куян һәм тиен күчтәнәче

Кыш көне Тургайга салкын тиде. Туктаусыз ютәлләде, тәне ут кебек кызыша,

уйнарга чыгарлык та хәле юк. Тәрәзәгә кыш бабай төшергән бизәкле үлән

сабакларына, яфракларга карап ята. Тәрәзәнең теге ягыннан яктырткан кояш

нурларында аларның бөгелеп-бөгелеп төшкән кыяклары матур булып елтырый,

вак-вак энәләре җем-җем итеп тышта уйнарга кызыктыра. Ишегалдына

йомышын йомышларга чыкканда, Акбай аны үзе янына чакыра, буыла-буыла чылбырын тарта, Тургай килгәч, ал аяклары белән ике җилкәсенә баса,

нишләргә белмичә сикергәли, битләрен ялап ала. Тургайны күреп, абзар эчендә

дә җанлану башлана. Тышта ничек якты, рәхәт. Ләкин аны алып чыккан бабасы

шундук керү ягына бора, салкын тидерәсең, ди. Керергә борылуга, моңаеп

болдырга сөялгән чанасы чакыра. Тау шуып кайткач куйган килеш. Ничә көннәр

Тургайны көтә әнә. Аны сагынганын белдереп, чананың табанын кулы белән

әз генә кысып тора да кереп китә.

Чирләмәгәндә ничек рәхәт булган икән! Көнгә әллә ничә мәртәбә көчли-көчли тәмсез дарулар эчерәләр, уколлар кадыйлар. Укол кадарга килгән апаны

күрү белән, Тургай юри акырып елый башлый. Уколның чебен тешләгән кебек

кенә чеметтерүенә аның исе дә китми. Шушылай интектерүдән туктасыннар,

дип юри акыра. Өч тамчы укол ничек терелтсен инде. Ул ашарга кыстаулары

тагын. Ниләр генә бирмиләр! Авызына учлап тутырырлар иде. Ә аның бер

дә кабасы килми. Кайчакта мультфильм карамакчы булса, аның да кызыгын

тапмый, телевизорны сүндерә дә куя.

Кесә телефоны матур көен сузуга, Тургай аны үрелеп алды. Әтисе икән.

Гадәттәге соравын бирде:

— Улым, даруларыңны эчтеңме?

— Эчтем, әтием.

— Ашадыңмы?

— Ашадым. Син кайда, әтием?

— Җәй көне әниеңнәр белән җиләк җыйган аланда әле мин.

— Әләй! — гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул.

— Урмандамыни?!

— Әйе.

— И, матурдыр анда, әтием. Әйеме?

— Бик матур, — диде әтисе. — Бөтен җир ап-ак кар астында. Җиләкләр

дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөҗәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар.

Юрганнары кояшта җем-җем итә. Алан уртасындагы теге чыршының

ботакларына калын булып кар яткан.

— Их, күрергә!.. — диде Тургай, торып утырып.

— Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым.

Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул,

кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Җиләккә барган көнне исенә

төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы

төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары, божаннар, төклетуралар гөжләп тора

иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә

үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын

җәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда, очалар

да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме җиләк

җыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр

күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан

уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай

үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында

ук иде аның очы. Болытларның акрын гына, чыршы очына тиеп, каядыр

киткәнен карады. Бервакыт балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән

үрмәләп кереп, кырмыска тешләгән икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән

араларында әллә нинди бөҗәкләр — чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар,

үрмәкүчләр, талпаннар мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай җиләк

җыймады, җиләкне әнисе белән әтисе җыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул

бөҗәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте,

кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау

алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре,

суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимергә

кысылып яньчелгән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш

кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары,

кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары, кыска мыеклылары,

бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары... Сыртына салгач,

тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып

ятучы андый бөҗәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш

егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр

ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны

тишкәләп ашап ята. Шул бөҗәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята ди. Ничек

салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да

төш күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур җәйге көн, теге урман

аланы, җиләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул!

Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Җиләген дә өзеп капмас,

карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр,

һәрберсенең исен генә иснәр иде... Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң

иде. Ник шулай була алмый икән?

...Әтисенең «УАЗ»игы белән кайтып туктаганы ишетелде. Озак та үтмәде,

ул килеп тә керде, кулына шакмаклы киндер сөлгегә төрелгән ниндидер әйбер

тоткан иде; чишенеп кулларын югач, аның янына килде, кулын маңгаена куеп

карады. Әтисенең учы салкынча, рәхәт иде.

— Әле температураң бетмәгән, улым. Ныграк дәваланырга кирәк.

Шунда ул, теге сөлгене сүтеп, аннан бер бәләкәй түгәрәк ипи алды.

Ипи чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар

итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде.

— Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп җибәрде, — дип әтисе ипине

Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге җәйге урманның исе дә, кар

исе дә килә иде. — Куян әйтте, минем ипине ашаса, терелер, диде.

Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп җитте, икесе дә шаккатып

тел шартлатты.

— Әнә ул тәмле орлыкларны куянның кызы сиңа дип сипкән.

— Кызы да бармыни?

— Бар.

— Ни төсле?

— Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри.

Мыеклары да бар.

— Матур икән. И, аякларын җылытыр идем мин аларның!

— Аларның оясы бар. Җәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең

орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп җыйдыра икән. Шул орлыклар

кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак

ди. Яле, кабып кара, улым.

Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә

охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Җиләк тәмеме, әллә теге

чакта әниләре җиләк җыйганда, алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак

тәмеме? Кабымлыгын йотып җибәргәннән соң, Тургай сорап куйды:

— Ә куяннар үзләре иписез нишли соң?

— Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата

бит. Куян кызы сине җәй көне кунакка чакырды. Тиен сиңа уйнарга чыршы

күркәләре җибәрде.

Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып

җибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә ачкылт ылыс исе таралды. Әбисе белән

бабасы да, тартма өстенә иелеп, «ә-ә-әх, исе дә исе!» диештеләр. Тургайның

борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә җибәрде. Аның янында утырган

Шаян, «Әптечи!» дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап

барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс

ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына

озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды.

Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык

тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре җиңел. Тургай аларны борынына тери-тери

иснәде. Әтисе бер күркәне идәнгә тәгәрәтеп җибәргән иде, Шаян и алып китте

инде тегене ал тәпиләре белән бәргәләп! Тешләп тә карады, шалтыр-шолтыр

тәгәрәтә торгач, аның артыннан диван астына ук кереп китте.

— Бүген кич ылысын кайнатып эчерермен, чиреңне куар, — диде әбисе,

Тургайны юатып.

— Бу күркәне ашасам, үстерәме? — дип сорады Тургай.

— Ул бит нык каты, — диде әтисе. — Аны ашамыйлар. Тиеннәр генә бик

яратып кимерә аны.

— Син, улым, куян җибәргән ипине аша, — диде бабасы.

Аннары алар чыгып киттеләр. Тургай ябынган юрганы өстенә чыршы

күркәләрен төрлечә матурлап тезде. Идәндә уйнап туйган Шаян сикереп менеп,

ул күркәләрне әвеш-тәвеш китерде, аяклары белән кузгатты, тәгәрәтте. Аннары

ул да төшеп китте. Әбисе дару эчергәч, Тургай күркәләрне бер җепкә тездерде.

Бабасы җепне тәрәзәгә аркылы тартты. Хәзер күркәләр гел аның алдында тора

торган булдылар. Кыш бабай ясаган серле үләннәр, яфраклар нишләптер теге

җәйге җиләкләрне, күбәләкләрне, төрле-төрле бөҗәкләрне гел искә төшерде.

Теге биек чыршы, аның ботакларында сикереп уйнаучы тиеннәр, менә бу

ипине җибәргән куян кызы күз алдыннан китмәде. Ул аларга пышылдамыйча,

иреннәрен генә кыймылдатып эндәшеп тә карады, аларның елмаеп карап

торуларын да күргән кебек булды. Әбисе чәй тәлинкәсе белән виктория җиләге

алып керде. Җиләкләр кып-кызыл, шундый эреләр иде.

— Менә, улым, суыткычтан алып җебеттем. Моны ашасаң, бер чирең дә

калмас, — дип тәлинкәне тәрәзә төбенә куйды.

Ул киткәч, Тургай өч җиләк капты, ипиен дә берничә мәртәбә тешләп

чәйнәде. Карыны ачканнан түгел, тизрәк тереләм дип, көчле буласы килгәнгә

ашады...

 

Бәяның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: